Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

12 шымчы

12 шымчы

РӘСЕМДӘГЕ җиләк-җимешләргә күз сал. Нинди зур йөзем тәлгәше! Аны колгага асып алып килер өчен, ике ир кеше кирәк булган. Шулай ук инҗир белән анар җимешләренә дә кара. Кайдан соң бу гаҗәеп җимешләр? Кәнган җиреннән. Исеңдәме: кайчандыр бу җирдә Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб яшәгән. Ләкин ачлык башлангач, Ягъкуб үз гаиләсе белән Мисырга күчеп киткән. Һәм хәзер, якынча 216 ел үткәч, Муса исраиллеләрне кире Кәнганга алып кайта. Алар чүлдәге Кадеш дигән җиргә киләләр.

Кәнган җирендә начар кешеләр яши. Шуңа күрә Муса 12 шымчыны җибәргәндә аларга болай ди: «Анда күпме кеше яши һәм никадәр алар көчле икәнен белегез. Үсемлекләр үсәр өчен җир яхшымы-юкмы икәнен карап чыгыгыз. Һәм шул җирдә үскән нинди дә булса җимешләр алып кайтыгыз».

Шымчылар кире Кадешка әйләнеп кайткач, Мусага: «Кәнган чыннан да яхшы җир»,— дип сөйлиләр. Һәм үз сүзләренең дөреслеген күрсәтеп, кайбер җиләк-җимешләрне китерәләр. Әмма ун шымчы: «Анда зур һәм көчле халык яши. Ул җирне яулап алырга дип керсәк, үләчәкбез»,— дип әйтә.

Бу сүзләрне ишеткәч, исраиллеләр куркып кала һәм зарлана башлый: «Мисырда яки бу чүлдә үлгән булсак, яхшырак булыр иде. Без сугышта үләрбез, ә хатыннарыбыз белән балаларыбызны әсир итәчәкләр. Әйдәгез, Муса урынына яңа баш сайлап, кире Мисырга кайтыйк!»

Әмма ике шымчы Йәһвәгә өметләнә һәм халыкны тынычландырырга тырыша. Бер шымчының исеме Ешуа, ә икенчесенең исеме Кәлеб. Алар болай диләр: «Курыкмагыз, Йәһвә безнең белән. Без җирне җиңел яулап алырбыз». Әмма халык тыңламый. Алар хәтта Ешуа белән Кәлебне үтермәкче булалар.

Йәһвәнең ачуы чыга һәм ул Мусага болай ди: «20 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган бер кеше дә Кәнган җиренә кермәячәк. Алар Мисырда да, чүлдә дә мин эшләгән могҗизаларны күрделәр, әмма әле дә миңа ышанмыйлар. Шуның өчен алар 40 ел чүл буйлап йөриячәк. Аларның соңгысы үлгәнче йөриячәкләр. Ешуа белән Кәлеб кенә Кәнган җиренә керәчәк».