Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рәхәб шымчыларны качыра

Рәхәб шымчыларны качыра

БУ ИР-АТЛАР бәлагә эләккән. Аларга тизрәк качарга кирәк, юкса аларны үтерәчәкләр. Алар — Исраил шымчылары, ә аларга ярдәм итүче хатын — Рәхәб. Ул Әрихә шәһәренең стенасындагы йортта яши. Ни өчен бу кешеләр бәлагә эләккән? Әйдә моны белик.

Исраиллеләр Үрдүн елгасы аша үтеп, Кәнган җиренә керергә әзер. Әмма Ешуа алдан ике шымчы җибәрә. Ул аларга: «Барыгыз, җирне һәм Әрихә шәһәрен карап кайтыгыз»,— ди.

Әрихәгә килеп җиткәч, шымчылар Рәхәб өенә бара. Әмма кемдер Әрихә патшасына: «Бүген кич белән безнең җирне карарга дип, ике Исраил кешесе килде»,— дип хәбәр итә. Патша Рәхәб өенә үзенең кешеләрен җибәрә. Алар Рәхәбкә: «Өеңдәге кешеләрне безнең янга чыгар!» — диләр. Әмма Рәхәб шымчыларны өй түбәсенә яшерә һәм болай ди: «Ниндидер кешеләр килгән иде, ләкин мин аларның кайдан килгәннәрен белмим. Караңгы төшә башлау белән, алар шәһәр капкасы ябылганчы дип тиз генә чыгып киттеләр. Тизрәк атласагыз, аларны куып җитә алырсыз!» Һәм кешеләр куа китә.

Алар киткәч, Рәхәб өй түбәсенә менә дә һәм шымчыларга болай ди: «Мин Йәһвәнең бу җирне сезгә бирәчәген беләм. Сез Мисырдан чыккач, ул сезнең өчен Кызыл диңгезне урталай бүлгән. Ул шулай ук Сигон белән Ог патшаларын үтергән. Без моның турында ишеттек. Мин сезгә яхшылык эшләдем, сез дә миңа яхшылык эшләгез. Әти-әниемне һәм абый-апаларымны исән калдырасыз дип вәгъдә бирегез».

Шымчылар аның бу үтенечен үтәргә сүз бирә, ләкин Рәхәбкә дә бер таләпне үтәргә кирәк. Алар аңа болай дип әйтә: «Бу кызыл бауны ал да, тәрәзәң кырыена бәйләп куй. Үз өеңә бар туганнарыңны җый. Без Әрихәне алырга килгәч, тәрәзәңдәге бауны күрербез һәм өеңдәге бер кешене дә үтермәбез». Кире әйләнеп кайткач, шымчылар Ешуага барысын сөйләп бирәләр.