Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраилдә карак

Исраилдә карак

КАРА, бу кеше үз чатырында нәрсәнедер яшерә! Ул матур киемнәр белән бер кисәк алтын һәм берничә көмеш тәңкәне күмә. Бу кеше аларны Әрихәдән алган. Әмма андагы бар әйберләр белән нәрсә эшләргә кирәк иде? Син хәтерлисеңме?

Аларның барысын да юк итәргә, ә көмеш белән алтынны Йәһвә чатыры өчен бирергә кирәк иде. Димәк, рәсемдәге кешеләр Аллаһының сүзен тыңламаган. Алар Аллаһының әйберләрен урлаган. Бу кешенең исеме Ахан, ә аның янында гаиләсе. Аннан соң нәрсә булган? Әйдә моны белик.

Ахан бу әйберләрне урлагач, Ешуа Гай шәһәренә каршы сугышыр өчен кешеләрне җибәрә. Ләкин алар җиңелә. Берничә кеше үтерелә, ә калганнары качып китә. Ешуа бик нык кайгыра. Ул, җиргә йөзтүбән ятып, Йәһвәдән: «Ни өчен син моны рөхсәт иттең?» — дип сорый.

Йәһвә аңа болай дип җавап кайтара: «Тор! Исраил гөнаһ эшләде. Ул юк итәргә яки Йәһвәнең чатырына бирергә кирәк булган әйберләрне алды. Ул матур киемне урлап, яшереп куйды. Бу әйберләрне һәм аларны алган кешеләрне юк итегез, шул чакта гына мин сезгә фатиха бирәчәкмен». Йәһвә Ешуага: «Бу начар кешене үзем күрсәтәм»,— дип әйтә.

Ешуа бөтен халыкны җыя, һәм Йәһвә начар кеше — бу Ахан икәнен күрсәтә. Ахан: «Мин гөнаһ эшләдем. Матур киемне, бер кисәк алтын һәм көмеш тәңкәләрне күрдем дә, аларны үземә аласым килде, һәм мин аларны алдым. Алар чатырымда күмелеп куелган»,— ди.

Бу әйберләрне табып Ешуага китереп бирәләр. Һәм ул Аханга болай ди: «Синең аркада без бәлагә эләктек. Моның өчен Йәһвә сиңа дә бәла җибәрәчәк!» Шуннан соң, халык Ахан белән гаиләсен таш атып үтерә. Бу вакыйга кеше әйберен беркайчан да алырга ярамый икәнен күрсәтә, шулай бит?

Шуннан соң Исраил кабат Гай шәһәренә каршы сугышка чыга. Бу юлы Йәһвә үзенең халкына ярдәм итә һәм алар җиңә.