Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ифтах вәгъдәсе

Ифтах вәгъдәсе

СИНЕҢ шундый хәлгә эләккәнең бармы: син вәгъдә бирәсең, ә аннан соң аны үтәргә авыр? Бу рәсемдәге кеше нәкъ шундый хәлгә эләккән, шуңа күрә ул күңелсез. Бу кеше — Ифтах исемле кыю Исраил хакиме.

Ифтах яшәгән көннәрдә исраиллеләр Йәһвәгә табынмый башлый. Алар кабат начар эшләр эшли. Шуңа күрә Йәһвә Аммон халкына аларны җәберләргә рөхсәт итә. Шунда исраиллеләр Йәһвәгә ялварып: «Без сиңа каршы гөнаһ эшләдек. Безне коткарчы!» — диләр.

Кешеләр үз начар эшләрендә тәүбә итәләр, һәм моны яңадан Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлап күрсәтәләр. Шуңа күрә Йәһвә бу юлы да аларга ярдәмгә килә.

Начар Аммон халкы белән сугышыр өчен, халык Ифтахны сайлап ала. Ифтах бу сугышта Йәһвәнең ярдәм итүен тели, шуңа күрә Йәһвәгә: «Әгәр син миңа Аммон армиясен җиңәргә булышсаң, өемнән беренче булып чыкканны сиңа бирәм»,— дигән вәгъдә бирә.

Йәһвә Ифтахның вәгъдәсен ишетә һәм аңа сугышта җиңеп чыгарга булыша. Ифтах өенә кайта. Кем аны беренче булып каршы алыр? Син беләсеңме? Аның бердәнбер баласы — аның кызы. «И, кызым! — дип елый Ифтах.— Син мине шундый зур кайгыга салдың. Әмма мин Йәһвәгә вәгъдә биргән идем һәм үз вәгъдәмне кире ала алмыйм».

Әтисенең вәгъдәсен белгәч, Ифтахның кызы башта кайгыра. Чөнки аңа әтисен һәм дусларын калдырырга туры киләчәк. Әмма ул гомере буе Силомда, Йәһвәнең чатыры янында хезмәт итәчәк. Шуңа күрә ул әтисенә: «Әгәр син Йәһвәгә вәгъдә биргәнсең икән, син аны үтәргә тиеш»,— ди.

Ифтахның кызы Силомга китә һәм Йәһвә чатыры янында хезмәт итә. Ел саен, дүрт көн дәвамында, Исраил кызлары Ифтахның кызы янына килеп, вакытны күңелле үткәрәләр. Йәһвәгә яхшы хезмәт иткәне өчен, халык Ифтахның кызын бик нык ярата.