Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әбигыя белән Давыт

Әбигыя белән Давыт

ДАВЫТ каршысына килгән бу чибәр хатынның кем икәнен беләсеңме? Аның исеме Әбигыя. Ул бик акыллы хатын, һәм ул Давытны явыз эштән тоткарлап кала. Моның турында без белербез әле. Ә хәзер, әйдә Давыт белән нәрсә булганын белик.

Шаулдан качып киткәч, Давыт тау куышлыгында яшеренә. Аның янына абыйлары һәм башка туганнары килеп, аның белән бергә кала. Барлыгы 400 гә якын кеше килә, һәм Давыт аларның җитәкчесе була. Шуннан соң Давыт Моав патшасы янына барып болай дип үтенә: «Үзем белән нәрсә булачагын белгәнче, әти-әниемә синең яныңда калырга рөхсәт бирче». Аннан соң Давыт үзенең кешеләре белән бергә тауларда яшеренеп йөри.

Һәм менә Давыт Әбигыяне очрата. Аның ире Набал. Ул бай һәм аның күп җирләре бар. Аның шулай ук 3 000 сарыгы һәм 1 000 кәҗәсе бар. Набал — явыз кеше. Ә аның хатыны Әбигыя бик чибәр хатын. Әбигыйя ничек кешегә үзен дөрес тотарга икәнен белә. Бер тапкыр ул хәтта үз гаиләсен коткарып кала. Ничек? Әйдә моны белик.

Давыт һәм аның кешеләре Набалга яхшылык эшли. Алар Набалның сарыкларын сакларга ярдәм итәләр. Шуңа күрә бер көн Давыт бер үтенеч белән Набалга берничә кеше җибәрә. Ул вакытта Набал ярдәмчеләре белән бергә сарык йонын кыркыйлар. Бу бәйрәм көне, һәм Набал йортында тәмле ризык бик күп. Давыт кешеләре Набалга: «Без сиңа яхшылык эшләдек. Сарыкларыңның берсенә дә тимәдек, ә аларны сакларга ярдәм иттек. Шуңа күрә син безгә хәзер ризык бирче»,— дип әйтәләр.

«Мин сезнең кебек кешеләргә ризык бирмим»,— дип әйтә Набал. Ул бу сүзләрне зур ачу белән әйтә һәм Давыт турында да начар сүзләр сөйли. Бу кешеләр кайтып, Давытка барысын да сөйләп бирәләр. Аның ачуы чыга, һәм ул үз кешеләренә: «Кылычларыгызны алыгыз!» — дип әйтә. Һәм алар, Набал белән аның кешеләрен үтерер өчен, юлга чыга.

Набалның ачулы сүзләрен аның бер хезмәтчесе ишетә һәм бу турыда Әбигыягә сөйләп бирә. Әбигыя шунда ук ризык җыя һәм ишәкләргә төяп, юлга чыга. Давытны күргәч, ул ишәгеннән сикереп төшә һәм баш иеп аңа: «Әфәндем, минем ирем Набалның сүзләренә игътибар итмә. Ул акылсыз һәм күп ахмаклык эшли. Мин сезгә бүләк алып килдем. Аны алчы һәм безне гафу итче»,— ди.

«Син — акыллы хатын. Миңа эшләгән явыз эшләре өчен мин Набалны үтерергә чыккан идем, әмма син мине тотып калдың. Өеңә тынычланып кайт»,— дип әйтә Давыт. Соңыннан, Набал үлгәч, Әбигыя Давыт хатыннарының берсе була.