Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Акыллы патша Сөләйман

Акыллы патша Сөләйман

ЯШЬ егет Сөләйман патша булып идарә итә башлый. Ул Йәһвәне ярата һәм әтисе Давыт биргән яхшы киңәш буенча яши. Сөләйман Йәһвә йөрәген сөендерә, шуңа күрә бер көн Аллаһы аңардан: «Сөләйман син миннән нәрсә алырга теләр идең?» — дип сорый.

«Йәһвә Аллаһым,— ди Сөләйман.— Мин бик яшь һәм ничек җитәкчелек итәргә икәнен белмим. Шуңа күрә синең халкың белән дөрес җитәкчелек итәр өчен, син миңа акыллылык бир».

Сөләйманның сүзләре Йәһвәне шатландыра. Һәм ул аңа вәгъдә бирә: «Син үзеңә озын гомер дә, байлык та сорамадың, ә акыллылык сорадың, шуңа күрә мин сиңа акыллылык бирермен. Андый акыл бер кешедә дә булганы юк иде әле. Һәм мин сиңа син сорамаган байлык белән данны да бирермен».

Тиздән Сөләйман янына бер авыр мәсьәләне чишәр өчен ике хатын килә. Аларның берсе: «Мин бу хатын белән бер йортта торам. Минем улым туды, өч көннән соң аның да улы туды. Төнлә аның улы үлгән. Һәм мин йоклап ятканда, ул үзенең үлгән баласын минем яныма салып, минем баламны үзенә алган. Мин йокымнан уянып киткәч, янымда үле баланы күрдем һәм ул минем балам түгел икәнен аңладым».

Шунда икенче хатын аның сүзен бүлдереп: «Юк! Тере бала — минеке, ә үлгән бала — аныкы!» — ди. «Юк! Синең балаң үле, ә минеке тере! — ди беренче хатын. Алар шулай үзара бәхәсләшеп торалар. Нәрсә эшләр Сөләйман?

Ул кылыч алып килергә куша һәм: «Бу тере сабыйны икегә чабып бүлегез дә, хатыннарның һәрберсенә бирегез»,— ди.

«Туктагыз! — дип ялвара баланың чын анасы.— Зинһар, баланы үтермәгез. Аны аңа бирегез!» Әмма икенче хатын: «Бала миңа да, сиңа да булмасын; әйдәгез, чабыгыз»,— ди.

Шунда Сөләйман: «Баланы үтермә! Аны беренче хатынга бир. Ул аның чын анасы»,— ди. Ничек Сөләйман моны аңлаган? Бары тик чын ана гына үз баласын нык ярата һәм, баласын үтермәсеннәр өчен, аны башка хатынга бирергә риза. Халык моның турында ишеткәч, үз патшаларының шундый акыллы булуына бик шатлана.

Сөләйман патшалык иткәндә, Аллаһы халыкка фатиха бирә: бодай, арпа, йөзем, инҗир һәм башка җимешләрнең уңышлары мул була. Халык матур итеп киенә һәм яхшы йортларда яши. Бар нәрсә мул була.