Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Сөләйман гыйбадәтханә төзи

Сөләйман гыйбадәтханә төзи

АЛЛАҺЫ Давытка гыйбадәтханә планын биргән булган. Үлеме алдыннан ул аларны Сөләйманга тапшыра. Үзенең патша булып идарә итүенең дүртенче елында Сөләйман гыйбадәтханә төзи башлый һәм җиде ел ярымнан соң аны тәмамлый. Гыйбадәтханәне дистәләгән мең кеше төзи. Төзелешкә бик күп акча тотыла, чөнки анда бик күп алтын һәм көмеш кулланыла.

Гыйбадәтханәдә, чатырда кебек, ике бүлмә ясыйлар. Әмма алар ике тапкыр зуррак була. Сөләйман килешү сандыгын эчтәге бүлмәгә, ә чатырдагы башка әйберләрне икенче бүлмәгә куя.

Гыйбадәтханә төзелеп бетү хөрмәтенә бик зур бәйрәм оештырыла. Рәсемгә кара: Сөләйман гыйбадәтханә каршында тезләнеп, Йәһвәгә дога кыла: «Хәтта бөтен күк тә сине үзенә сыйдыра алмый, һәм бу гыйбадәтханә синең өчен бик кечкенә. Әмма, Аллаһым, синең халкың шушы урын ягына дога кылганда, син аны ишетче».

Сөләйман дога кылгач, күктән ялкын төшә һәм корбан итеп китерелгән хайваннарны йота. Гыйбадәтханә Йәһвәдән килгән якты ут белән тула. Бу шуны күрсәтә: Йәһвә доганы ишеткән, һәм ул гыйбадәтханә белән һәм Сөләйман догасы белән канәгать. Хәзер халык Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен чатырга түгел, ә гыйбадәтханәгә йөри.

Сөләйман бик күп еллар акыллылык белән идарә итә, һәм халык бәхетле яши. Әмма соңыннан Сөләйман чит илләрдән үзенә хатын итеп күп хатын-кызлар ала. Алар Йәһвәгә гыйбадәт кылмый. Рәсемдә күрәсеңме: шул хатыннарның берсе потка табынып тора? Соңыннан бу хатыннар Сөләйманны да үз илаһларына табынырга күндерә. Шуннан соң нәрсә була? Син беләсеңме? Сөләйман рәхимсез патшага әйләнә, һәм халык бәхетсез яши.

Йәһвәнең Сөләйманга ачуы чыга, һәм ул аңа болай ди: «Мин синнән патшалыкны алып, аны башка кешегә бирәчәкмен. Мин моны син исән чакта түгел, ә синең улың идарә иткәндә эшләячәкмен. Әмма улың патшалыгындагы бөтен кешеләрне дә аңардан тартып алмаячакмын». Ничек бу сүзләр үтәлер? Әйдә, моны белик.