Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Бер кыз түрәгә булыша

Бер кыз түрәгә булыша

БУ КЫЗ нәрсә турында сөйли? Син беләсеңме? Ул Йәһвәнең пәйгамбәре Элиша хакында һәм аның Аллаһы ярдәме белән эшләгән барлык искиткеч эшләре турында сөйли. Бу хатын исраилле түгел, шуңа күрә ул Йәһвә турында бернәрсә дә белми. Ничек соң бу кыз аның өенә эләккән? Әйдә моны белик.

Бу хатын — сурияле. Аның ире Сурия армиясенең җитәкчесе Нагаман. Бу Исраил кызын Сурия гаскәриләре әсирлеккә алган һәм аны Нагаман хатынына хезмәтче итеп биргәннәр.

Нагаман бик каты махау авыруы белән авырый. Бу авыру аркасында кешенең тәненнән хәтта ит кисәкләре дә аерылып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә кыз Нагаман хатынына болай ди: «И, минем әфәндем Исраилдәге Йәһвәнең пәйгамбәре янына барса иде, ул аны авыруыннан савыктырыр иде». Тиздән бу сүзләрне Нагаманга җиткерәләр.

Нагаман сәламәтләнергә тели, шуңа күрә Исраилгә китә. Монда ул Элиша өенә бара. Элиша Нагаман янына хезмәтчесен җибәрә. Һәм аның аша Нагаманга Үрдүн елгасының суында җиде тапкыр чумып алырга куша. Нагаманның моңа бик нык ачуы чыга һәм ул: «Илемдәге елгалар Исраилдәге теләсә кайсы елгадан да яхшырак!» — дип әйтә дә китә.

Әмма Нагаманның бер хезмәтчесе: «Әфәндем, әгәр Элиша башка берәр авыррак нәрсә эшләргә кушса, син аны эшләгән булыр идең бит. Аны тыңлап, суга чумып ал»,— ди. Нагаман аның сүзен тыңлап, җиде тапкыр Үрдүн елгасына чумып ала. Шуннан соң аның тәне сау-сәламәт була!

Нагаман шатлана һәм Элиша янына килеп болай ди: «Хәзер мин бөтен җир йөзендә бердәнбер хак Аллаһы — Исраил Аллаһысы гына икәнлеген беләм. Миннән бу бүләкне кабул итче». «Юк, мин бу бүләкне алмыйм»,— ди Элиша. Элиша бу бүләкне алса, дөрес эшләмәячәк икәнен белә. Чөнки Нагаманны Йәһвә сәламәтләндерде. Әмма бүләкне Элишаның хезмәтчесе Гыйзинең аласы килә.

Һәм Гыйзи менә нәрсә эшли. Ул Нагаманны куып җитә дә болай ди: «Элиша янына дуслары килде һәм ул мине синең яныңа җибәрде. Ул үз дусларына синең бүләкләреңнең кайберсен алырга риза». Әлбәттә, бу ялган. Ләкин Нагаман Гыйзи ялган сөйли икәнен белми һәм аңа бүләкләрнең кайберсен биреп җибәрә.

Гыйзи өенә кайта. Әмма Элиша инде барысын белә. Бу турыда аңа Йәһвә әйткән була. Элиша Гыйзигә болай ди: «Шундый начар эш эшләгәнең өчен, Нагаманның махау авыруы сиңа күчә». Һәм бу сүзләр шунда ук үтәлә!

Безнең өчен нинди сабак? Беренчедән, без бу кыз кебек, Йәһвә турында сөйләргә тиеш. Бу бик яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Икенчедән, безгә, Нагаман кебек, тәкәббер булырга ярамый. Безгә Аллаһы хезмәтчеләрен тыңларга кирәк. Һәм өченчедән, без, Гыйзи кебек, ялган сөйләргә тиеш түгел. Без Изге Язмалардан бик күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз, шулай бит?