Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы оҗмах вәгъдә итә

Аллаһы оҗмах вәгъдә итә

БУ РӘСЕМДӘ оҗмах күрсәтелгән. Андый итеп аны Аллаһы пәйгамбәре Ишагыйя күргәндер. Ишагыйя Юныстан соң яшәгән.

Оҗмах дигән сүз «бакча» яки «парк» дигәнне аңлата. Без бу китапта моңа охшашны күргән идек инде. Хәтерлисеңме? Рәсемдәге бакча Йәһвә Аллаһы Адәм белән Хаува өчен утырткан гүзәл бакчага охшаган, шулай бит? Шулай да бөтен җир йөзе кайчан да булса, оҗмах булырмы?

Йәһвә Ишагыйягә үзенең халкы өчен булачак оҗмах турында язарга кушкан: «Бүреләр белән сарыклар бергә дус яшәячәк. Бозаулар арысланнарның балалары белән бергә ашаячак, һәм аларны кечкенә балалар караячак. Хәтта сабыйга да, агулы елан янында уйнаганда, бернинди дә зыян булмаячак».

«Бу беркайчан да булмаячак,— дип каршы килер кайберәүләр.— Җирдә һәрвакыт кайгы-хәсрәт булган, һәм бу мәңге булачак». Әмма кайда Аллаһы Адәм белән Хауваны урнаштырган?

Оҗмахта. Алар Аллаһыны тыңламаганга гына бу гүзәл йортларын югалткан һәм картаеп үлгәннәр. Аллаһы үзен яраткан кешеләргә Адәм белән Хаува югалткан оҗмах булдырам дип вәгъдә бирә.

Бу оҗмахта бернәрсә дә зыян китермәячәк. Бөтен җирдә тынычлык булачак. Бар кешеләр дә сау-сәламәт һәм бәхетле булачак. Барысы да, Аллаһы алдан исәпләгәнчә булачак. Ничек Аллаһы җирне оҗмах итәчәк? Соңрак без моның турында күбрәк белербез.