Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар баш имәячәк

Алар баш имәячәк

БУ ӨЧ егетне хәтерлисеңме? Әйе, бу Данилның дуслары. Алар үзләренә ашарга ярамаган ризыктан баш тартканнар иде. Бабылда аларга Седрах, Мисах һәм Авденаго дигән исем бирәләр. Кара, хәзер алар нәрсә эшли? Ни өчен алар башка кешеләр белән бергә бу зур потка баш ими? Әйдә моны белик.

Йәһвә үзе язып биргән кануннарны — Ун әмерне хәтерлисеңме? Беренче канунда болай диелә: «Син миннән тыш башка илаһларга гыйбадәт кылырга тиеш түгел». Бу егетләр хәзер шул канунга буйсынып эш итә. Әйе, бу җиңел түгел.

Бабыл патшасы Набуходоносор зур пот ясый һәм аңа табыныр өчен бик күп атаклы кешеләрне чакыра. Ул халык алдында чыгыш ясый һәм мондый сүзләр әйтә: «Быргы, арфа һәм башка музыка коралларының тавышын ишеткәч, йөзтүбән капланып шушы алтын потка табыныгыз. Табынмаган һәрбер кеше кызган мичкә ташланачак».

Седрах, Мисах һәм Авденаго табынмый. Моны белгәч, Набуходоносорның бик нык ачуы чыга. Ул аларны алып килергә боерык бирә. Һәм аларга табынырга куша. Әмма егетләр Йәһвә Аллаһыга өметләнә һәм болай диләр: «Без хезмәт итә торган Аллаһыбыз безне коткара ала. Әмма ул безне коткармаса да, без синең алтын потыңа табынмаячакбыз».

Моны ишеткәч, Набуходоносорның тагы да ныграк ачуы чыга. Якында гына мич тора, һәм ул болай ди: «Мичне җиде тапкыр көчлерәк итеп кыздырыгыз!» Шуннан соң ул үз армиясендәге иң көчле ир-атларга Седрах, Мисах һәм Авденагоны бәйләп мичкә ташларга куша. Мич бик нык кыздырылган, шуңа күрә ялкын бу көчле ир-атларны үтерә. Әмма өч егет белән нәрсә булган?

Патша мичкә иелеп карый да, шакката: «Без кызган мичкә өч ир кешене бәйләп ташладык түгелме соң?» — ди ул.

«Әйе, патшам»,— дип әйтә аның хезмәтчеләре.

«Әмма мин ут эчендә йөрүче дүрт кешене күрәм. Алар бәйләнмәгән һәм аларга ут ялкыны да тими. Ә дүртенчесе илаһка охшаган»,— дип әйтә патша. Ул мич янына килә дә: «Седрах! Мисах! Авденаго! Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре, чыгыгыз!» — дип кычкыра.

Алар чыга, һәм барлык кеше ялкынның егетләргә бер зыян да китермәгәнен күрә. Шунда патша болай ди: «Седрах, Мисах һәм Авденагоның Аллаһысына дан! Ул үзенең фәрештәсен җибәреп, аларны коткарган, чөнки алар үзләренең Аллаһысыннан тыш бер илаһка да табынырга теләмәде».

Алар Йәһвәгә тугры калганнар. Бу безнең өчен үрнәк түгелме?