Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Данил арысланнар чокырында

Данил арысланнар чокырында

РӘСЕМГӘ кара. Күрәсең, Данил зур бәлагә эләккән. Шулай да арысланнар аңа тими! Беләсеңме ни өчен? Кем аны арысланнар янына ташлаган? Әйдә моны белик.

Бу вакытта Бабылда Дари исемле патша идарә итә. Данил мәрхәмәтле һәм акыллы, шуңа күрә Дари аны ярата һәм үз патшалыгында хаким итеп куя. Ә башка кешеләр Данилдан көнләшә башлый, һәм менә нәрсә алар эшли.

Алар Дари патша янына килеп, мондый сүзләр әйтә: «И, патша, без сиңа закон чыгарырга кирәк дип уйлыйбыз. Бу закон буенча, 30 көн буе патшадан башка бернинди илаһка да, кешегә дә дога кылырга ярамый. Ә кеше бу законны бозса, аны арысланнар янына ташларга кирәк». Дари ни өчен аларның андый закон чыгарырга теләгәннәрен аңламый. Әмма аңа бу закон ошый, һәм ул бу законны чыгарырга куша. Хәзер аны үзгәртеп булмый инде.

Данил бу закон турында белеп ала. Аның һәр көн өенә кайтып дога кылу гадәте бар, һәм ул бу гадәтен үзгәртми. Начар кешеләр Данил Йәһвәгә дога кылуын һич тә туктатмаячак икәнен белә. Алар шатлана, чөнки аларга Данилны юк итәр өчен төзелгән планнары үтәлгән кебек күренә.

Дари патша ул кешеләрнең ни өчен андый закон чыгарырга теләгәннәрен белгәч, бик нык кайгыра. Ләкин ул бу законны үзгәртә алмый, шуңа күрә Данилны арысланнар чокырына ташларга куша. Ә Данилга патша болай ди: «Үзең хезмәт иткән Аллаһың сине коткарыр дип өметләнәм».

Дари кайгыра һәм төнлә йоклый алмый. Иртә белән ул арысланнар чокыры янына йөгереп бара. Бу рәсемдә аны күрәсеңме? Ул болай дип кычкыра: «Данил, тере Аллаһының хезмәтчесе! Үзең хезмәт иткән Аллаһың сине арысланнардан коткардымы?»

«Аллаһы арысланнарның авызын каплар өчен фәрештәсен җибәрде, һәм алар миңа тимәде»,— дип җавап бирә Данил.

Патша чын күңелдән шатлана. Ул Данилны чокырдан чыгарып, анда Данилдан котылырга теләгән начар кешеләрне ташларга куша. Теге кешеләр чокыр төбенә төшеп тә җитә алмый, арысланнар аларга ташлана һәм бөтен сөякләрен сындырып бетерә.

Шуннан соң Дари патша үз патшалыгындагы барлык кешеләргә болай дип яза: «Барлык кешеләргә Данилның Аллаһысын хөрмәт итәргә боерам. Ул бөек могҗизалар эшли. Ул Данилны арысланнардан коткарды».