Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ КИСӘК

Гайсәнең тууыннан үлеменә кадәр

Гайсәнең тууыннан үлеменә кадәр

Мәрьям исемле гүзәл кыз янына Җәбраил фәрештә килә. Ул Мәрьямнең баласы туачак һәм ул патша булып мәңге идарә итәчәк дип хәбәр итә. Бу баланың исеме Гайсә, ул абзарда туа. Аны карарга дип көтүчеләр килә. Соңрак бер йолдыз бала янына көнчыгыштан кешеләрне алып килә. Кем аларга бу йолдызны күрергә сәләт биргән? Ничек Гайсәне үлемнән коткарып калганнар? Без моны соңрак белербез.

Шуннан соң без 12 яшьлек Гайсәнең укытучылар белән гыйбадәтханәдә сөйләшеп утырганын күрербез. 18 ел үткәч Гайсә суга чумдырылу үтә һәм Аллаһы кушкан эшне үти башлый: ул Патшалык турында вәгазьли. Аллаһы аны шуның өчен җиргә җибәргән була. Гайсә үзенә ярдәмче итеп 12 ир кешене сайлап ала һәм аларны үзенең рәсүлләре итә.

Гайсә шулай ук бик күп могҗизалар эшли. Ул меңләгән кешеләрне берничә икмәк кисәге һәм кечкенә балыклар белән тукландыра, ул авыруларны савыктыра һәм хәтта үлеләрне дә терелтә. Бу кисәкнең ахырында Гайсә тормышының соңгы көнендә нәрсә булганын һәм ничек аны үтергәннәрен белербез. Гайсә якынча өч ел ярым вәгазьли, шуңа күрә АЛТЫНЧЫ кисәк 34 елдан әз генә күбрәк вакытны үз эченә ала.

 

БУ КИСӘКТӘ

СИКСӘН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мәрьям янына фәрештә килә

Ул Мәрьямгә Аллаһыдан хәбәр алып килә: Мәрьям бәбәй табачак, аның бәбәе мәңге патша булачак.

СИКСӘН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә абзарда туа

Ни өчен хайваннар ашый торган урында булачак Патша туган?

СИКСӘН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Кешеләрне йолдыз алып бара

Йолдызчыларны Гайсәне янына кем алып килгән? Бу сорауга җавап сезне гажәпкә калдырырга мөмкин.

СИКСӘН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә

Гайсә башкалардан аерылып тора: олы яшьтәге укытучылар аның белән гыйбадәтханәдә сөйләшкәндә аңа карап соклана.

СИКСӘН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъя Гайсәне суга чумдыра

Яхъя гөнаһлы кешеләрне суга чумдыра, әмма Гайсә беркайчан да гөнаһ кылмаган. Ник Яхъя аны суга чумдыра?

СИКСӘН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә гыйбадәтханәне чистарта

Гайсә яратудан чыгып ярсу хисләрен белдерә.

ТУКСАНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Хатын-кыз белән кое янында

Гайсә тәкъдим итә торган су хатын-кызны сусаудан мәңгегә ничек азат итә ала?

ТУКСАН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә тауда өйрәтә

Аның Таудагы вәгазендә яңгыраган акыллы киңәшләре әле дә кулланырлык.

ТУКСАН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үлгәннәрне терелтә

Аллаһының көче ярдәмендә Гайсә ике гап-гади сүз дия дә, Яһирның кызын үледән терелтә.

ТУКСАН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә күп кешеләрне тукландыра

Меңләгән кешене ашатып, Гайсә нәрсәне исбат иткән?

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә балаларны ярата

Гайсә үз рәсүлләреннән балалар турында белем җыюларын гына түгел, ә алардан үрнәк алуларын да теләгән.

ТУКСАН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ничек Гайсә өйрәтә

Гайсәнең самарияле турындагы хикәясе — ул кулланырга ярата торган өйрәтү алымының бер мисалы.

ТУКСАН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә авыруларны сәламәтләндерә

Гайсә кылган могҗизалары белән нәрсәне исбат иткән?

ТУКСАН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Патша булып керә

Халык аны каршы ала, ләкин кайберәүләр моңа шатланмый.

ТУКСАН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Зәйтүн тавында

Гайсә үзенең дүрт рәсүленә безнең заманда үтәлә торган вакыйгалар турында сөйли.

ТУКСАН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Өске бүлмәдә

Ни өчен Гайсә үз шәкертләренә ел саен бу ашны уздырырга куша?

ЙӨЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә бакчада

Ник Яһүд Гайсәгә аны үбеп хыянәт итә?

ЙӨЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәне җәзалап үтерәләр

Баганада үләр алдыннан ул оҗмахның булачагын вәгъдә итә.