Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

93 нче хикәя

Гайсә күп кешеләрне тукландыра

Гайсә күп кешеләрне тукландыра

ЯҢА гына бер куркыныч вакыйга булган: Чумдыручы Яхъяны үтергәннәр. Аны патша хатыны Һирудия нәфрәт иткән, һәм ул патшаны Яхъяның башын чабарга мәҗбүр иткән.

Гайсә моның турында ишеткәч, бик нык борчыла, һәм аулак урынга китә. Әмма халык аның артыннан бара. Гайсә халык төркемен күргәч, аларны бик нык кызгана. Ул аларга Аллаһы патшалыгы турында сөйли һәм авыруларны савыктыра.

Шул кичне аның янына шәкертләре килә һәм: «Инде соң, ә тирә-якта беркем дә яшәми. Кешеләрне якын тирәдәге авылларга ризык алып кайтырга җибәр»,— диләр.

«Беркая да барырга кирәк түгел,— ди Гайсә.— Үзегез аларга ризык бирегез». Һәм Филиптән: «Бөтен кешеләр өчен кайдан ризык сатып алырга?» — дип сорый.

«Һәрбер кешегә әз генә булса да тисен өчен, бик күп акча кирәк»,— ди Филип. «Безнең ризыгыбызны күтәреп йөрүче малайның биш икмәге һәм ике кечкенә балыгы бар. Әмма бу күп санлы халыкны туендырырга җитмәс»,— ди Әндри.

«Халыкка чирәмгә утырырга кушыгыз»,— ди Гайсә. Һәм Аллаһыга ризык өчен рәхмәт әйтеп, ризыкны кисәкләргә бүлә. Шәкертләре икмәк белән балыкны халыкка тарата. Монда 5 000 ир-ат һәм бик күп мең хатын-кыз белән балалар җыелган була. Алар барысы да туйганчы ашый. Шәкертләре калган икмәкне җыйгач, барлыгы 12 тулы кәрзин була!

Шуннан соң Гайсә шәкертләренә көймәгә утырырга куша, һәм алар Гәлиләя диңгезе буйлап китәләр. Төнлә көчле давыл күтәрелә, һәм көймәне бер яктан икенче якка ыргыта башлый. Шәкертләр бик нык курка. Кинәт, таң атар алдыннан, алар үзләренә каршы су өстеннән килүче кешене күреп ала. Алар бу кем икәнен белми, шуңа күрә нык куркалар һәм кычкыра башлыйлар.

«Курыкмагыз, бу мин»,— ди Гайсә. Әмма алар һаман да ышанмый. Шунда Петер: «Раббы, әгәр бу чыннан да син икән, миңа су өстеннән үзең яныңа килергә куш»,— дип әйтә. «Кил»,— ди аңа Гайсә. Петер көймәдән чыгып, су өстеннән бара башлый! Әмма бер вакыт ул куркып китә һәм суга бата башлый. Ләкин Гайсә аны коткара.

Соңрак Гайсә тагын бер тапкыр меңләгән кешене тукландыра. Бу юлы ул аларны җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык белән тукландыра. Бу очракта да ризык бөтен кешегә җитә. Гайсә кешеләр турында кайгырта. Бу чыннан да искиткеч! Аллаһы аны патша итеп куйгач, без бернәрсә турында да борчылмыйча яшәячәкбез!