Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә балаларны ярата

Гайсә балаларны ярата

РӘСЕМГӘ кара. Күрәсеңме: Гайсә бер баланы кочаклаган? Әйе, Гайсә чыннан да балалар турында кайгырта. Гайсәгә аның рәсүлләре карап тора. Нәрсә турында Гайсә аларга сөйли? Әйдә моны белик.

Гайсә һәм аның рәсүлләре әле генә озак сәяхәттән кайтканнар. Юлда барганда рәсүлләр арасында бәхәс туа. Шуңа күрә килеп җиткәч, Гайсә алардан: «Юлда барганда сез нәрсә турында бәхәсләштегез?» — дип сорый. Гайсә барысын белә, әмма ул алар дөресен әйтерме икәнен белергә тели.

Рәсүлләр җавап бирмиләр, чөнки алар юлда барган чакта араларында кем иң бөек дип бәхәсләшкәннәр иде. Кайбер рәсүлләр башкалардан өстенрәк булырга тели. Ничек соң Гайсә аларга бу теләк дөрес түгел икәнен аңлатып бирер?

Ул кечкенә малайны чакырып ала да, аны рәсүлләр каршысына бастырып куя. Шуннан соң аларга болай ди: «Шуны аңлагыз: сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, беркайчан да Аллаһы патшалыгына керә алмаячаксыз. Бу бала кебек үзен тоткан кеше патшалыкта бөек булачак». Ни өчен Гайсә алай дип әйткән? Син беләсеңме?

Гадәттә кечкенә балалар кем бөегрәк дип кызыксынмый. Шуңа күрә рәсүлләр балалардан үрнәк алырга һәм кем бөегрәк дип бәхәсләшмәскә тиеш булган.

Гайсә кечкенә балалар белән эчкерсез кызыксынуын тагын берничә тапкыр күрсәтә. Берничә ай үткәч, кайбер кешеләр үз балаларын Гайсә янына алып килә. Ә рәсүлләр аларны Гайсә янына җибәрми. Әмма Гайсә рәсүлләренә болай ди: «Балалар минем янга килсен һәм аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы патшалыгы менә шундыйларга бирелә». Гайсә балаларны кочаклап, аларны фатихалый. Әйе, Гайсә балаларны ярата. Моны белү күңелне күтәрә, шулай бит?