Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Зәйтүн тавында

Зәйтүн тавында

РӘСЕМГӘ кара: Гайсә Зәйтүн тавында утыра. Аның янында дүрт рәсүле дә бар. Бу бертуган абыйлы-энеле Петер белән Әндри һәм Ягъкуб белән Яхъя. Еракта Аллаһының Иерусалимдагы гыйбадәтханәсе күренеп тора.

Гайсә ишәк баласына утырып, Иерусалимга кергәннән соң инде ике көн үткән. Бүген сишәмбе. Гайсә инде гыйбадәтханәгә барып килгән. Анда аны руханилар тотып, үтерергә тырышканнар. Ләкин Гайсәне яраткан халыктан куркып моны эшләмәгәннәр.

Гайсә бу руханиларга: «Сез еланнар һәм елан токымыннан!» — ди. Ул шулай ук аларны кисәтә: Аллаһы аларга явыз эшләре өчен җәза бирәчәк ди. Шуннан соң Гайсә Зәйтүн тавына менә, һәм анда аның дүрт рәсүле аңа сораулар бирә. Беләсеңме нәрсә турында алар сорый?

Алар киләчәк турында сорый. Алар белә: Гайсә бөтен җир йөзендәге явызлыкны бетерәчәк. Әмма алар бу кайчан булачак икәнен белергә тели. Кайчан Гайсә кайтыр һәм Патша булып идарә итә башлаячак?

Гайсә аның җирдәге шәкертләре аның кайтуын күрмәячәк икәнен белә. Чөнки Гайсә күктә булачак, ә аны анда күреп булмый. Шуңа күрә Гайсә үзенең Патша булып идарә итүе башлангач, җирдә нинди вакыйгалар булачак икәнен сөйли. Нинди ул вакыйгалар?

Гайсә зур сугышлар булачак ди, күп кенә кешеләр авырулардан һәм ачлыктан интегәчәк һәм бөтен җирдә җәбер-золым таралачак дип әйтә. Ул шулай ук зур җир тетрәүләр булачак ди. Һәм бөтен җир шары буенча Аллаһы патшалыгы турындагы яхшы хәбәр вәгазьләнәчәк ди Гайсә. Бу вакыйгалар безнең көннәрдә үтәләме? Әйе! Шуңа күрә без бер дә шикләнмичә Гайсә күктән идарә итә дип әйтә алабыз. Тиздән ул җирдәге бөтен явызлыкны юк итәчәк.