Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә бакчада

Гайсә бакчада

ГАЙСӘ рәсүлләре белән өске бүлмәдән Гетсимәни бакчасына китә. Аларның монда берничә тапкыр булганы бар. Гайсә рәсүлләрен йокламыйча дога кылырга чакыра. Ә үзе бераз читкәрәк китеп, җиргә капланып дога кыла.

Шуннан соң ул рәсүлләре янына килә. Беләсеңме алар нәрсә эшли? Алар йоклый! Гайсә аларга өч тапкыр: «Йокламагыз»,— ди, ә алар өч тапкыр да йокыга китә. Өченче тапкыр әйләнеп кайткач, Гайсә аларга: «Ничек инде сез мондый вакытта йоклый аласыз ? — ди.— Нәкъ менә хәзер мин дошманнарым кулына биреләчәкмен».

Шул вакыт якынлашып килүче халык төркеменең тавышы ишетелә. Кылыч һәм күсәкләр белән коралланган кешеләр күренә! Аларның кулларында факеллар, һәм алар үзләренә юлны яктыртып килә. Халык төркеме якынайгач, бер кеше алардан аерылып Гайсә янына килә. Рәсемгә кара: ул Гайсәне үбә. Бу Яһүд Искариот! Ни өчен ул Гайсәне үбә?

«Яһүд, син миңа үбү белән хыянәт итәсеңме?» — дип сорый Гайсә. Әйе, Гайсәне үбеп, Яһүд килгән кешеләргә кем Гайсә икәнен күрсәтә. Шунда Гайсә дошманнары аны кулга алыр өчен, алга ташланалар. Әмма Петер Гайсәне яклый. Ул кылычын алып, янында торган кешегә селтәп җибәрә: кылыч бу кешенең башына чак кына тимичә, уң колагын кисеп ала. Әмма Гайсә аның колагына кагылып аны савыктыра.

Гайсә Петергә: «Кылычыңны урынына тыгып куй. Әгәр мин Атамнан сорасам, ул миңа меңләгән фәрештәләр ярдәмгә җибәрә. Әллә син моны белмисеңме?» — ди. Ул чыннан да моны эшли ала! Әмма Гайсә Атасыннан моның турында сорамый, чөнки белә: хәзер дошманнар аны үзләре белән алып китәргә тиеш, хәзер аларның вакытлары килде. Шуңа күрә ул аларга буйсына, һәм аны алып китәләр. Шуннан соң Гайсә белән нәрсә булган? Әйдә моны белик.