Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИДЕНЧЕ КИСӘК

Гайсәнең терелүеннән алып Паулны төрмәгә утыртканчыга кадәр

Гайсәнең терелүеннән алып Паулны төрмәгә утыртканчыга кадәр

Гайсә өченче көнгә үледән терелтелгән булган. Шул ук көнне ул үзенең шәкертләренә биш тапкыр күренә. Һәм 40 көн шулай эшли. Соңыннан ул берничә генә шәкертнең күз алдында күккә күтәрелә. Ун көн үткәч, Аллаһы Гайсәнең Иерусалимдагы шәкертләренә изге рух иңдерә.

Соңрак Аллаһының дошманнары рәсүлләрне төрмәгә яба, әмма фәрештә аларны азат итә. Эстефән исемле шәкертне ташлар атып үтерәләр. Әмма Гайсә үз дошманнары арасыннан бер кешене үзенең махсус хезмәтчесе итеп сайлый. Аны рәсүл Паул дип атыйлар. Без моның турында белербез әле. Гайсә үлеменнән соң өч ел ярым үткәч, Аллаһы рәсүл Петерне яһүд булмаган Көрнилигә һәм аның бөтен гаиләсенә вәгазьләргә җибәрә.

Ә 13 ел үткәч, Паул үзенең беренче вәгазь сәяхәтенә китә. Икенче тапкыр сәяхәт иткәндә аңа Тимуте кушыла. Без Паул һәм аның юлдашлары белән сәяхәт вакытында булган дулкынландыргыч вакыйгалар турында белербез. Соңыннан Паулны Римдагы төрмәгә ябалар. Ике ел үткәч, аны иреккә чыгаралар, әмма соңыннан кабат төрмәгә ябып үтерәләр. ҖИДЕНЧЕ кисәктә якынча утыз ике ел дәвамында булган вакыйгалар бәян ителә.

 

БУ КИСӘКТӘ

ЙӨЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә исән

Фәрештә Гайсәнең каберен каплаучы ташны читкә тәгәрәткәч, сакта торган гаскәриләр күргәннәреннән куркуга бирелә.

ЙӨЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә бикләнгән ишек аша бүлмәгә керә

Ни өчен Гайсәнең шәкертләре аны үледән терелгәннән соң танымый?

ЙӨЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә кире күккә кайта

Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә соңгы әмерен бирә.

ЙӨЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимда көтеп тору

Ни өчен Гайсә үз шәкертләренә Илленче көн бәйрәмендә изге рух иңдергән?

ЙӨЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Төрмәдән азат ителү

Яһүдләрнең дини җитәкчеләре рәсүлләрне вәгазьләмәсеннәр дип төрмәгә утырта, әмма Йәһвәнең аларга карата нияте башка.

ЙӨЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Эстефәнне ташлар атып үтерәләр

Эстефәнгә ташлар атканда, ул кайнар дога кыла.

ЙӨЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Дәмәшәкъ юлында

Сукырайтучы яктылык һәм күктән килгән тавыш Шаулның тормышын үзгәртә.

ЙӨЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Петер Көрнили янына килә

Аллаһы төрле милләтләрдән я төрле халыклардан булган кешеләргә бертигез карыймы?

ЙӨЗ УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Тимуте — Паулның яңа ярдәмчесе

Тимуте өйдән чыгып китеп Паулга иярә һәм әллә кайларда була.

ЙӨЗ УНБЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бер малай йокыга китә

Әүтух Паулның икенче нотыгында түгел, ә беренче нотыгында йокыга китә. Беренче һәм икенче нотык арасында бер могҗиза була.

ЙӨЗ УНИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Утрау янында корабль һәлакәте

Өмет өзелгәч кенә, Паул Аллаһыдан хәбәр ала. Аллаһы аны исән калачагында ышандыра.

ЙӨЗ УНӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паул Римда

Төрмәдә булуына карамастан Паул үзенең рәсүл булу вазифасын ничек башкара ала?