Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимда көтеп тору

Иерусалимда көтеп тору

РӘСЕМГӘ кара: бу Гайсәнең шәкертләре. Алар Гайсә сүзен тыңлап, Иерусалимда калганнар. Алар көтеп утырганда, кинәт өй эчендә тавыш күтәрелә. Ул кинәт искән көчле җил тавышына охшаш. Һәм һәр шәкертнең баш өстендә ялкын теле күренә. Бу ялкын телләрен рәсемдә күрәсеңме? Нәрсә булган соң?

Могҗиза булган! Гайсә күккә Атасы янына кире әйләнеп кайткач, үз шәкертләренә изге рух иңдерә. Изге рух шәкертләргә нинди сәләт бирә? Беләсеңме? Барлык шәкертләр дә төрле телләрдә сөйләшә башлый.

Ул вакытта Иерусалимда күп кенә кеше җыелган була. Алар көчле җил тавышына охшаш тавыш ишетеп, нәрсә булганын белер өчен җыелалар. Алар арасында Иерусалимга Илленче көн бәйрәменә килгән төрле милләт кешеләре бар. Алар хәйран кала! Чөнки Гайсә шәкертләре аларның туган телләрендә Аллаһының гаҗәеп эшләре турында сөйли.

«Алар бит барысы да Гәлиләя кешеләре,— дип гаҗәпләнә халык.— Ничек соң алар безнең илебездә сөйләшә торган телдә сөйли алалар?»

Шунда Петер урыныннан тора да, аларга барысын да аңлатып бирә. Бар халык ишетсен өчен, ул кычкырып сөйли. Ул Гайсәнең үтерелүе һәм Йәһвәнең аны терелтүе турында сөйли. «Хәзер Гайсә күктә, Аллаһының уң кулы ягында,— ди Петер.— Һәм ул вәгъдә ителгән изге рухны иңдерде. Шуңа күрә сез шушы могҗизаларны күреп-ишетеп торасыз».

Петер сүзләрен ишеткәч, күп кеше Гайсәгә эшләгән явыз эшләре өчен бик нык үкенәләр. Алар: «Безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорый. «Сезгә начар эшләрегезне калдырырга һәм суга чумдыру үтәргә кирәк»,— дип аңлата Петер. Шул ук көнне 3000 гә якын кеше суга чумдырылу үтә һәм Гайсәнең шәкертләре булып китә.