Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Төрмәдән азат ителү

Төрмәдән азат ителү

РӘСЕМГӘ кара. Күрәсеңме: фәрештә төрмәнең ишекләрен ачып, Гайсәнең рәсүлләрен азат итә. Ничек соң алар төрмәгә эләккән? Әйдә моны белик.

Гайсә шәкертләренә изге рух иңгәч, бер көнне көндез Петер белән Яхъя Иерусалим гыйбадәтханәсенә бара. Гыйбадәтханә ишегенең төбендә тумыштан гарип бер кеше утыра. Аны монда һәр көнне алып киләләр, һәм ул гыйбадәтханәгә килгән кешеләрдән хәер сорашып утыра. Петер белән Яхъяны күргәч, ул алардан ялварып берәр нәрсә бирүләрен сорый. Нәрсә эшләр рәсүлләр?

Алар туктала да бу фәкыйрьгә карыйлар. «Миндә акча юк,— ди аңа Петер.— Әмма нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Гайсә исеме хакына әйтәм: тор да йөри башла!» Шулай дигәч, Петер аны уң кулыннан тотып күтәрә. Гарип кеше шунда ук сикереп тора һәм йөри башлый. Халык бу искиткеч могҗизаны күргәч, хәйран кала һәм бик нык шатлана.

«Бу могҗизаны без Гайсәне үледән терелткән Аллаһы көче белән эшләдек»,— ди Петер. Алар моны халыкка аңлатып торган вакытта дин җитәкчеләре килә. Аларның бик нык ачулары килә, чөнки Петер белән Яхъя Гайсәнең терелеп торганы турында сөйли. Шуңа күрә алар Петер белән Яхъяны тотып төрмәгә ябалар.

Икенче көнне дин башлыклары зур җыелыш җыя. Бу җыелышка Петер белән Яхъяны һәм шулай ук алар савыктырган кешене дә алып киләләр. «Сез бу могҗизаны нинди көч белән эшләдегез?» — дип сорый дин җитәкчеләре.

«Гайсәне үледән терелтеп торгызган Аллаһы көче белән эшләдек»,— дип аңлата Петер. Руханилар нәрсә эшләргә белмичә аптырап калалар, чөнки алар бу искиткеч могҗиза чыннан да булганын кире кага алмый. Шуңа күрә рәсүлләргә Гайсә турында сөйләмәскә кушып, аларны җибәрәләр.

Көннәр үтә, рәсүлләр Гайсә турында вәгазьләүләрен һәм авыруларны савыктыруларын дәвам итәләр. Бу могҗизалар турында хәбәр тирә-якка бик тиз тарала. Шуңа күрә Иерусалим янындагы шәһәрләрдән халык авыруларны савыктыру өчен рәсүлләр янына алып килә. Дин җитәкчеләре көнләшеп, рәсүлләрне кулга алып төрмәгә ябалар. Әмма рәсүлләр анда озак булмый.

Ә хәзер рәсемгә кара. Төнлә, Аллаһы фәрештәсе килеп төрмәнең ишеген ача да рәсүлләргә: «Чыгыгыз, гыйбадәтханәгә барып, халыкка сөйләвегезне дәвам итегез»,— ди. Ә иртән дин җитәкчеләре җибәргән кешеләр төрмәгә килсә, рәсүлләр анда юк. Соңрак алар рәсүлләрне гыйбадәтханәдә таба. Рәсүлләр анда халыкны өйрәтеп тора. Алар рәсүлләрне алалар да Югары киңәшмәгә алып киләләр.

«Без сезгә Гайсә турында өйрәтмәскә кушкан идек,— дип кычкыра дин җитәкчеләре.— Ә сез бөтен Иерусалимда өйрәтәсез». Рәсүлләр: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыны тыңларга тиешбез»,— дип җавап бирәләр. Шуңа күрә алар яхшы хәбәрне вәгазьләүләрен дәвам итәләр. Алар безгә яхшы үрнәк биргән, шулай бит?