Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНБЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бер малай йокыга китә

Бер малай йокыга китә

РӘСЕМГӘ кара. Ни өчен бу малай җирдә ята? Әллә монда берәр нәрсә булган микән? Кара: өйдән чыккан кешеләр арасында Паул да бар! Ә Тимутене күрәсеңме? Әллә бу малай тәрәзәдән егылып төшкән микән?

Нәкъ шулай булган да. Монда, Троаста, Паул шәкертләр белән сөйләшеп утыра. Аңа иртәгә корабльгә утырып китәргә кирәк, шуңа күрә ул аларны озак күрмәячәк икәнен белә һәм төн уртасына кадәр алар белән сөйләшә.

Әүтух исемле малай тәрәзә төбендә утырганда йоклап китә. Ул чайкалып, өченче каттагы тәрәзәдән җиргә егылып төшә! Хәзер ни өчен кешеләр бик нык курыккан икәнен аңлыйсыңдыр. Малайны җирдән күтәреп алалар. Кызганычка каршы, ул үлгән.

Шунда Паул малайның өстенә ятып, аны кочаклый да, кешеләрне тынычландырып: «Борчылмагыз. Ул зыян күрмәде!» — ди. Әйе! Паул могҗиза эшли! Ул малайны терелтә! Барысы да бик нык куана.

Алар барысы өске бүлмәгә менеп ашыйлар. Ә Паул таң атканчы алар белән сөйләшеп утыра. Әүтухның хәзер йоклыйсы инде килми торгандыр! Шуннан соң Паул, Тимуте һәм аларның юлдашлары корабльгә утыра. Хәзер алар кайда юл тотар? Син беләсеңме?

Әле генә Паулның өченче миссионерлык сәяхәте тәмамланган, һәм ул кире өенә кайта. Сәяхәт иткәндә Паул Эфестә генә өч ел кала. Шуңа күрә аның бу сәяхәте икенчесенә караганда озаграк була.

Корабль Троастан чыккач, әз генә Милиттә туктап ала. Эфес шәһәре моннан берничә километр ераклыкта гына, шуңа күрә Паул Эфес җыелышының өлкәннәренә хәбәр җибәрә. Ул алар белән соңгы тапкыр сөйләшеп алырга тели, шуңа күрә аларны Милиткә чакыра. Аерылышу вакыты җиткәч, алар бик нык кайгыра!

Корабль Кайсариягә килеп җиткәч, Паул Филип исемле шәкерт өендә туктала. Монда Һагәб исемле пәйгамбәр Паулны кисәтә: ул Паулны Иерусалимда төрмәгә ябачаклар ди. Аның сүзләре үтәлә. Паул Кайсария төрмәсендә ике ел утыргач, аны Римга алып киләләр. Анда аны Рим хакименең, ягъни кайсар, суды белән хөкем итәр өчен алып баралар. Римга барганда Паул бер вакыйгага эләгә. Әйдә бу вакыйганы белик.