Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНАЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Мәңге яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк

Мәңге яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк

БУ КЕЧКЕНӘ кыз дуслары белән бергә нәрсә укый? Син күрәсеңме? Әйе, алар син укып утырган китапны — «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н укыйлар. Алар да «Мәңге яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк» дигән хикәяне укып утыра.

Бу хикәядән алар нәрсә турында белә? Мәңге яшәргә теләсәк, безгә башта Йәһвә һәм аның Улы Гайсә турында белем алырга кирәк. Изге Язмаларда: «Бердәнбер хак Аллаһы һәм аның җиргә җибәргән Улы Гайсә Мәсих турында белемнәр ал. Бу мәңгелек тормыш алып килә»,— дип әйтелә.

Без Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы Гайсә турында ничек белем ала алабыз? Моның өчен бер мөмкинлек — «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тулысынча укып чыгу. Бу китапта Йәһвә һәм Гайсә турында күп әйтелә, шулай бит? Анда шулай ук алар инде эшләгән һәм киләчәктә эшләячәк бик күп эшләр турында әйтелә. Әмма без бу китапны укып кына чикләнергә тиеш түгел.

Рәсемдә тагын бер китапны күрәсеңме? Бу — Изге Язмалар китабы. Синең кулыңдагы китапта Изге Язмаларның күп өзекләре китерелә. Сиңа берәрсе аларны укып бирсен. Изге Язмаларда без Йәһвәгә дөрес хезмәт итә алсын өчен һәм мәңгелек тормыш ала алсын өчен барысы язылган. Шуңа күрә Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә кирәк. Бездә андый гадәт булсын.

Әмма Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсих турында белү генә әз. Бездә алар турында һәм аларның өйрәткән тәгълиматлары турында күп белем бардыр, әмма бу мәңгелек тормыш алыр өчен җитми. Беләсеңме тагын нәрсә кирәк?

Безгә алган белемнәребез буенча яшәргә дә кирәк. Яһүд Искариотны хәтерлисеңме? Ул Гайсә сайлап алган 12 рәсүлнең берсе булган. Яһүд Йәһвә белән Гайсә турында бик күп белгән. Әмма аның белән нәрсә булган? Берникадәр вакыт үткәч, ул үз-үзен генә яратучан булып киткән һәм Гайсәне дошманнарына 30 көмеш тәңкәгә саткан. Шуңа күрә Яһүд мәңгелек тормыш алмаячак.

Хәтерлисеңме, 69 нчы хикәядә Гыйзи исемле кеше турында укыган идек? Гыйзи кеше киемен һәм акчасын алырга тели һәм шуңа күрә ялганлый. Әмма Йәһвә аңа моның өчен җәза бирә. Йәһвә кануннарына буйсынмасак, ул безгә дә җәза бирәчәк.

Әмма Йәһвәгә тугры хезмәт иткән яхшы кешеләр дә күп булган. Без дә алар кебек булырга теләмибезме? Кечкенә Шамуил яхшы үрнәк калдырган. Шамуил Йәһвәнең чатырында хезмәт итә башлаганда, аңа дүрт-биш яшьләр генә булган. Моның турында без 55 нче хикәядә укыдык. Хәтерлисеңме? Шуңа күрә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен беркайчан да иртә түгел.

Әлбәттә, без барыбыз да Гайсә Мәсих үрнәге буенча яшәргә телибез. 87 нче хикәядән Гайсә әле яшь булганда гыйбадәтханәдә башка кешеләр белән үзенең күктәге Атасы турында сөйләшкән икәнен белдек. Әйдә, без дә аның үрнәге буенча эш итик. Безнең Аллаһыбыз Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих турында күбрәк кешеләргә сөйлик. Әгәр шулай итсәк, Аллаһының җирдәге оҗмахында мәңге яши алачакбыз.