Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы» буенча өйрәнү үткәрер өчен сораулар

«Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы» буенча өйрәнү үткәрер өчен сораулар

1 нче хикәя

Аллаһы барлыкка китерә башлый

  1. Барлык яхшы әйберләрне кем бирә? Мисал китер.

  2. Аллаһы беренче итеп кемне барлыкка китергән?

  3. Ни өчен беренче фәрештә башкалардан аерылып торган?

  4. Җир башта нинди булган? Сурәтләп бир. (Рәсемне кара.)

  5. Аллаһы, җирне хайваннарга һәм кешеләргә әзерләр өчен, нәрсә эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Иремия 10:12 не укы.

    Аллаһының барлыкка китергәннәре аша аның нинди сыйфатлары күренә? (Ишаг. 40:26; Рим. 11:33).

  2. Көлессәйлеләргә 1:15—17 не укы.

    Бар булганнарны барлыкка китерүдә Гайсә нинди роль уйнаган, һәм ничек бу безнең аңа карата мөнәсәбәтебезгә тәэсир итәргә тиеш? (Көл. 1:15—17).

  3. Яратылыш 1:1—10 ны укы.

    1. Ничек җир барлыкка килгән? (Ярат. 1:1).

    2. Барлыкка китерүнең беренче көнендә нәрсә булган? (Ярат. 1:3—5).

    3. Барлыкка китерүнең икенче көнендә нәрсә булганын сөйләп бир (Ярат. 1:7, 8).

2 нче хикәя

Гүзәл бакча

  1. Ничек Аллаһы безнең өчен җирне әзерләгән?

  2. Аллаһы нинди хайваннарны барлыкка китергән? Моны сөйләп бир. (Рәсемгә кара.)

  3. Ни өчен Едем бакчасы башка җирләрдән аерылып торган?

  4. Аллаһы бөтен җирнең нинди булуын теләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 1:11—25 не укы.

    1. Барлыкка китерүнең өченче көнендә Аллаһы нәрсә булдырган? (Ярат. 1:12).

    2. Барлыкка китерүнең дүртенче көнендә нәрсә булган? (Ярат. 1:16).

    3. 5 нче һәм 6 нчы көннәрдә Аллаһы нинди хайваннарны барлыкка ки тергән? (Ярат. 1:20, 21, 25).

  2. Яратылыш 2:8, 9 ны укы.

    Аллаһы бакчага нинди ике махсус агач утырткан, һәм алар нәрсәнең символы булган?

3 нче хикәя

Беренче ир-ат һәм хатын-кыз

  1. Өченче хикәядәге рәсем икенче хикәядәге рәсемнән нәрсә белән аерылып тора?

  2. Беренче ир кешене кем барлыкка китергән, һәм бу кешенең исеме ничек булган?

  3. Аллаһы Адәмгә нинди эш башкарырга кушкан?

  4. Ни өчен Аллаһы Адәмгә тирән йокы җибәргән?

  5. Адәм белән Хаува күпме яши алган һәм, Йәһвә нияте буенча, алар нәрсә эшләргә тиеш булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 2:4 не һәм искәрмәне укы.

    Аллаһының исеме ничек, һәм җиргә карата аның дәрәҗәсе нинди? (Чыг. 15:3; Дан. 4:14).

  2. Яратылыш 1:26—31 не укы.

    1. Аллаһы 6 нчы көндә нинди искиткеч затны барлыкка китергән, һәм нәрсә белән ул хайваннардан аерылып торган? (Ярат. 1:26).

    2. Аллаһы кешегә һәм хайваннарга азык итеп нәрсә биргән? (Ярат. 1:30).

  3. Яратылыш 2:7—25 не укы.

    1. Ничек Адәм хайваннарга исем кушу йөкләмәсен үтәгән? (Ярат. 2:19).

    2. Ничек Яратылыш 2:24 тә әйтелгән сүзләр безгә Йәһвәнең никахка, аерым яшәүгә һәм аерылышуга карашын аңларга ярдәм итә? (Мат. 19:4—6, 9).

4 нче хикәя

Ни өчен алар үз йортларын югалткан

  1. Адәм һәм Хаува белән нәрсә булган? Рәсемгә кара.

  2. Ни өчен Аллаһы аларга җәза биргән?

  3. Елан Хаувага нәрсә әйткән?

  4. Еланны кулланып, Хаува белән кем сөйләшкән?

  5. Ни өчен Адәм белән Хаува үзләренең оҗмах йортларын югалткан?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 2:16, 17 һәм 3:1—13, 24 не укы.

    1. Ни өчен еланның Хаувага биргән соравы Йәһвәне бозып күрсәткән? (Ярат. 3:1—5; 1 Яхъ. 5:3).

    2. Ни өчен Хаува мисалы безнең өчен кисәтүче мисал булып тора? (Флп. 4:8; Ягък. 1:14, 15; 1 Яхъ. 2:16).

    3. Адәм белән Хаува үз эшләре өчен җаваплы булырга теләмәгәннәрен ничек күрсәткәннәр? (Ярат. 3:12, 13).

    4. Едем бакчасының көнчыгышында куелган керубимнәр Йәһвә хакимлеген ничек яклаган? (Ярат. 3:24).

  2. Ачылыш 12:9 ны укы.

    Иблис кешеләрне Аллаһы хакимлегенә каршы күтәрүдә никадәр уңышлы булган? (1 Яхъ. 5:19).

5 нче хикәя

Авыр тормыш башлана

  1. Едем бакчасыннан читтә Адәм белән Хауваның тормышы нинди булган?

  2. Адәм һәм Хаува белән нәрсә була башлаган һәм ни өчен?

  3. Ни өчен Адәм белән Хауваның балаларына да картаерга һәм үләргә туры килер иде?

  4. Адәм белән Хаува Йәһвәгә буйсынса, аларның тормышы нинди булыр иде һәм балалары нинди шартларда яшәр иде?

  5. Хауваның тыңламаучанлыгы аңа нинди кайгы-авыртулар китергән?

  6. Адәм белән Хауваның беренче ике улының исемнәрен әйтеп бирегез.

  7. Рәсемдәге башка балалар кем?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 3:16—23 не һәм 4:1, 2 не укы.

    1. Җир туфрагына төшкән ләгънәт Адәм тормышында ничек сизелгән? (Ярат. 3:17—19; Рим. 8:20, 22).

    2. Ни өчен «яшәү» дигәнне аңлата торган Хаува дигән исем урынлы булган? (Ярат. 3:20, искәрмәне кара).

    3. Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгән булса да, Аллаһы алар турында ничек кайгырткан? (Ярат. 3:7, 21).

  2. Ачылыш 21:3, 4 не укы.

    «Әүвәлгедән» нәрсәнең юк ителүен син аеруча көтәсең?

6 нчы хикәя

Яхшы угыл һәм начар угыл

  1. Кабил һәм Һабил нинди эш башкаралар?

  2. Йәһвәгә нинди бүләк Кабил һәм нинди бүләк Һабил китергән?

  3. Ни өчен Йәһвәгә Һабилнең бүләге ошый, ә Кабилнең бүләге ошамый?

  4. Кабил нинди кеше, һәм ничек Йәһвә аны төзәтергә тырыша?

  5. Кабил үз энесе белән басуда калгач, нәрсә эшли?

  6. Кабил үз энесен үтергәч, аның белән нәрсә булганын сөйләп бир.

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 4:2—26 ны укы.

    1. Кабилнең куркыныч хәлен Йәһвә нинди сүзләр белән сурәтләгән? (Ярат. 4:7).

    2. Кабил үз йөрәк торышын ничек күрсәткән? (Ярат. 4:9).

    3. Йәһвә гаепсез канның түгелүенә ничек карый? (Ярат. 4:10; Ишаг. 26:21).

  2. 1 Яхъя 3:11, 12 не укы.

    1. Ни өчен Кабил рәнҗегән, һәм ни өчен бу безнең өчен кисәтү булып тора? (Ярат. 4:4, 5; Гыйб. сүз. 14:30; Ягък. 3:16).

    2. Гаиләбез тулысынча Йәһвәгә каршы булса да, без сафлыгыбызны саклый алабыз. Ничек бу Изге Язмаларда күрсәтелә? (Мәд. 26:10; Мат. 10:21, 22).

  3. Яхъя 11:25 не укы.

    Тәкъвалык өчен үлгән барлык кешеләр турында Йәһвә нинди ышандыру бирә? (Яхъ. 5:24).

7 нче хикәя

Кыю кеше

  1. Ханок башкалардан нәрсә белән аерылып торган?

  2. Ни өчен Ханок яшәгән көннәрдә кешеләр күп явызлык эшләгән?

  3. Кешеләр нинди явызлык эшләгән? (Рәсемне кара.)

  4. Ни өчен Ханокка кыюлык кирәк булган?

  5. Ул вакытта кешеләр күпме яшәгән, һәм Ханок күпме яшәгән?

  6. Ханок үлгәннән соң нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 5:21—24, 27 не укы.

    1. Ханокның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре нинди булган? (Ярат. 5:24).

    2. Изге Язмалар буенча, барысыннан да күбрәк кем яшәгән һәм ул ничә яшьтә үлгән? (Ярат. 5:27).

  2. Яратылыш 6:5 не укы.

    Ханок үлгәч, җирдәге хәл никадәр начарланган, һәм безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? (2 Тим. 3:13).

  3. Еврейләргә 11:5 не укы.

    Ханок нәрсә белән «Аллаһыга ярый алган», һәм Аллаһы аны ничек фатихалаган? (Ярат. 5:22).

  4. Яһүд 14, 15 не укы.

    Ничек бүгенге мәсихчеләр, Һармагедун сугышының якынлашуы турында кисәткәндә, Ханокның кыюлыгын үрнәк итеп тота ала? (2 Тим. 4:2; Евр. 13:6).

8 нче хикәя

Җирдәге әзмәверләр

  1. Аллаһының кайбер фәрештәләре Шайтанны тыңлагач, нәрсә булган?

  2. Ни өчен кайбер фәрештәләр, күктәге йөкләмәләрен калдырып, җиргә төшкәннәр?

  3. Ни өчен фәрештәләр өчен җиргә төшү һәм үзләренә кеше тәне алу явызлык булган?

  4. Фәрештәләрдән туган балалар кешеләрдән нәрсә белән аерылып торган?

  5. Фәрештәләрнең балалары, әзмәвер булып үскәч, рәсемдә күрсәтелгәнчә, нәрсә эшләгән?

  6. Ханоктан соң җирдә нинди яхшы кеше яшәгән, һәм ни өчен Аллаһы аны яраткан?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 6:1—8 не укы.

    Яратылыш 6:6 буенча, тәртибебез ничек Йәһвәгә тәэсир итә ала? (Мәд. 77:40, 41; Гыйб. сүз. 27:11).

  2. Яһүд 6 ны укы.

    Ни өчен Нух көннәрендә «торакларын ташлап киткән фәрештәләрнең» мисалы безнең өчен кисәтү булып тора? (1 Көр. 3:5—9; 2 Пет. 2:4, 9, 10).

9 нчы хикәя

Нух көймә төзи

  1. Нух гаиләсендә ничә кеше булган, һәм аның улларының исеме ничек?

  2. Аллаһы Нухка нинди махсус эш кушкан һәм ни өчен?

  3. Нух тирәдәге кешеләргә көймә турында сөйләгәндә, алар үзләрен ничек тоткан?

  4. Аллаһы Нухка хайваннар турында нинди боерык биргән?

  5. Аллаһы көймә ишеген япкач, Нух һәм аның гаиләсе нәрсә эшләргә тиеш булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 6:9—22 не укы.

    1. Ни өчен Нух Аллаһының искиткеч хезмәтчесе булган? (Ярат. 6:9, 22).

    2. Йәһвәнең җәбер-золымга карашы нинди, һәм ничек бу күңел ачулар сайлауга тәэсир итәргә тиеш? (Ярат. 6:11, 12; Мәд. 10:5).

    3. Йәһвә оешмасы аша җитәкчелек алганда, ничек без Нух үрнәге буенча эш итә алабыз? (Ярат. 6:22; 1 Яхъ. 5:3).

  2. Яратылыш 7:1—9 ны укы.

    Йәһвә камил булмаган Нухны тәкъва кеше дип санаган. Ничек бу безгә көч бирә? (Ярат. 7:1; Гыйб. сүз. 10:16; Ишаг. 26:7).

10 нчы хикәя

Зур туфан

  1. Ни өчен, яңгыр башлангач, беркем дә көймә эченә керә алмаган?

  2. Ничә көн һәм ничә төн Йәһвә җиргә яңгыр яудырган, һәм су никадәр биек күтәрелгән?

  3. Су җир йөзен каплый башлагач, көймә белән нәрсә булган?

  4. Әзмәверләр туфанда исән калганмы, һәм аларның аталары белән нәрсә булган?

  5. Биш айдан соң көймә белән нәрсә булган?

  6. Ни өчен Нух көймәдән козгынны очырткан?

  7. Ничек Нух суның җир йөзеннән киткәнен белгән?

  8. Аллаһы Нухка, ул гаиләсе белән көймәдә бер елдан артык вакыт үткәргәч, нәрсә әйткән?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 7:10—24 не укы.

    1. Ни дәрәҗәдә җирдәге тереклек юк ителгән булган? (Ярат. 7:23).

    2. Туфан сулары кими башлаганчы, күпме вакыт үткән? (Ярат. 7:24).

  2. Яратылыш 8:1—17 не укы.

    Яратылыш 8:17 дә Йәһвәнең җиргә карата баштагы ниятенең үзгәрмәгәне ничек күрсәтелгән? (Ярат. 1:22).

  3. 1 Петер 3:19, 20 не укы.

    1. Фетнә күтәргән фәрештәләр күккә кире кайткач, аларга нинди хөкем чыгарылган? (Яһү. 6).

    2. Нух һәм аның гаиләсе турындагы хәбәр Йәһвә үз халкын коткара ала икәненә ышанычыбызны ничек ныгыта? (2 Пет. 2:9).

11 нче хикәя

Беренче салават күпере

  1. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Нух көймәдән чыккач иң беренче итеп нәрсә эшләгән?

  2. Туфаннан соң Аллаһы Нухка һәм аның гаиләсенә нинди боерык биргән?

  3. Аллаһы нинди вәгъдә биргән?

  4. Салават күпере безгә нәрсәне искә төшерергә тиеш?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 8:18—22 не укы.

    1. Ничек без бүген Йәһвәгә «хуш ис» китерә алабыз? (Ярат. 8:21; Евр. 13:15, 16).

    2. Кешеләрнең йөрәк торышы турында Йәһвә нәрсә әйткән, һәм кайсы яктан безгә сак булырга кирәк? (Ярат. 8:21; Мат. 15:18, 19).

  2. Яратылыш 9:9—17 не укы.

    1. Җирдәге барлык җан ияләре белән Йәһвә нинди антлы килешү төзегән? (Ярат. 9:10, 11).

    2. Салават күпере турындагы антлы килешү никадәр озак көчендә булачак? (Ярат. 9:16).

12 нче хикәя

Кешеләр биек манара төзи

  1. Нәмруд кем булган, һәм Аллаһы аңа ничек караган?

  2. Ни өчен рәсемдә күрсәтелгән кешеләр кирпечләр ясый?

  3. Ни өчен төзелеш Аллаһыга ошамаган?

  4. Ничек итеп Аллаһы манара төзелешен туктаткан?

  5. Бу шәһәр ничек аталган булган, һәм бу исем нәрсә аңлата?

  6. Аллаһы кешеләрнең телләрен буташтыргач, алар белән нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 10:1, 8—10 ны укы.

    Нәмруд нинди сыйфатлар күрсәткән, һәм бу безне нәрсәдән кисәтә? (Гыйб. сүз. 3:31).

  2. Яратылыш 11:1—9 ны укы.

    Ни өчен кешеләр манара төзегән, һәм ни өчен бу төзелешнең уңышсыз булачагы билгеле булган? (Ярат. 11:4; Гыйб. сүз. 16:18; Яхъ. 5:44).

13 нче хикәя

Ибраһим — Аллаһы дусты

  1. Ур шәһәрендә нинди кешеләр яшәгән?

  2. Рәсемдәге кеше кем ул, кайчан туган һәм кайда ул яшәгән?

  3. Аллаһы Ибраһимга нәрсә эшләргә кушкан?

  4. Ни өчен Ибраһим Аллаһы дусты дип аталган?

  5. Урдан Ибраһим белән кем чыккан?

  6. Ибраһим Кәнган җиренә килгәч, Аллаһы аңа нәрсә дигән?

  7. Ибраһимга 99 яшь булганда, Аллаһы аңа нинди вәгъдә биргән?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 11:27—32 не укы.

    1. Кайсы яктан Ибраһим белән Лут туганнар булган? (Ярат. 11:27).

    2. Терах исемле кеше турында ул үз гаиләсен «ияртеп», Кәнган җирләренә күчеп киткән диелсә дә, чынлыкта гаиләнең күченергә әйдәүчесе Ибраһим булганын без кайдан беләбез? Ни өчен ул алай эшләгән? (Ярат. 11:31; Рәс. 7:2—4).

  2. Яратылыш 12:1—7 не укы.

    Ибраһим Кәнган җирләренә килеп җиткәч, Йәһвә Ибраһим белән килешүгә тагын нәрсә өстәгән? (Ярат. 12:7).

  3. Яратылыш 17:1—8, 15—17 не укы.

    1. Ибрамга 99 яшь булганда, аның исеме ничек итеп үзгәртелгән булган һәм ни өчен? (Ярат. 17:5).

    2. Сарага Йәһвә нинди фатихалар вәгъдә иткән? (Ярат. 17:15, 16).

  4. Яратылыш 18:9—19 ны укы.

    1. Яратылыш 18:19 буенча, әтиләрнең нинди йөкләмәләре бар? (Кан. 6:6, 7; Эфес. 6:4).

    2. Сара белән булган нинди хәл без Йәһвәдән бернәрсә дә яшерә алмаганыбызны күрсәтә? (Ярат. 18:12, 15; Мәд. 43:22).

14 нче хикәя

Аллаһы Ибраһимның иманын сыный

  1. Аллаһы Ибраһимга нинди вәгъдә биргән, һәм ничек Аллаһы аны үтәгән?

  2. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, ничек итеп Аллаһы Ибраһимның иманын сынаган?

  3. Ибраһим Аллаһының ни өчен Исхакны корбан итеп китерергә кушканын аңламаса да, нәрсә эшләгән?

  4. Ибраһим үз улын үтерер өчен пычак алгач, нәрсә булган?

  5. Никадәр нык Ибраһим Аллаһыга иман иткән?

  6. Аллаһы Ибраһимга корбан итеп китерсен өчен нәрсә биргән, һәм бу ничек булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 21:1—7 не укы.

    Ни өчен Ибраһим үз улын сигезенче көндә сөннәткә утырткан? (Ярат. 17:10—12; 21:4).

  2. Яратылыш 22:1—18 не укы.

    Ничек итеп Исхак үз әтисенә, Ибраһимга, буйсынуын күрсәткән, һәм ничек бу киләчәктәге зуррак мәгънәле вакыйгага күрсәткән? (Ярат. 22:7—9; 1 Көр. 5:7; Флп. 2:8, 9).

15 нче хикәя

Лутның хатыны артына борылып караган

  1. Ни өчен Ибраһим белән Лут аерылган?

  2. Ни өчен Лут яшәр өчен Содом шәһәрен сайлаган?

  3. Содомда яшәгән кешеләр нинди булган?

  4. Ике фәрештә Лутны нәрсә турында кисәткән?

  5. Ни өчен Лутның хатыны тозлы баганага әйләнгән?

  6. Лут хатыны белән булганнан нинди сабак алабыз?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 13:5—13 не укы.

    Кешеләр арасындагы авырлыкларны чишү турында әйткәндә, Ибраһим мисалыннан нинди сабак алабыз? (Ярат. 13:8, 9; Рим. 12:10; Флп. 2:3, 4).

  2. Яратылыш 18:20—33 не укы.

    Аллаһының Ибраһим белән сөйләшүе Йәһвә һәм Гайсәнең гадел хөкем итәчәгенә ничек безне ышандыра? (Ярат. 18:25, 26; Мат. 25:31—33).

  3. Яратылыш 19:1—29 ны укы.

    1. Изге Язмалардагы бу өзектән без Аллаһының гомосексуализмга карашы турында нәрсә аңлыйбыз? (Ярат. 19:5, 13; Лев. 20:13).

    2. Лут белән Ибраһим Аллаһының җитәкчелегенә нинди караш күрсәткән, бу безгә нинди сабак бирә? (Ярат. 19:15, 16, 19, 20; 22:3).

  4. Лүк 17:28—32 не укы.

    Материаль әйберләргә Лут хатынының карашы нинди булган, һәм ни өчен бу безнең өчен кисәтү булып тора? (Лүк 12:15; 17:31, 32; Мат. 6:19—21, 25).

  5. 2 Петер 2:6—8 не укы.

    Безнең, Лутның кебек, бу бозык дөньяга карашыбыз нинди булырга тиеш? (Йәз. 9:4; 1 Яхъ. 2:15—17).

16 нчы хикәя

Исхак яхшы хатын ала

  1. Рәсемдә күрсәтелгән ир белән хатын кем?

  2. Ибраһим үз улына хатын табар өчен нәрсә эшләгән һәм ни өчен алай эшләгән?

  3. Ничек итеп Ибраһимның хезмәтчесе үз догасына җавап алган?

  4. Ребекадан Исхакка кияүгә чыгарга телисеңме дип сорагач, ул нәрсә дип җавап биргән?

  5. Нәрсә Исхакны яңадан бәхетле иткән?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 24:1—67 не укы.

    1. Ибраһимның хезмәтчесен кое янында очраткач, Ребека нинди яхшы сыйфатлар күрсәткән? (Ярат. 24:17—20; Гыйб. сүз. 31:17, 31).

    2. Ибраһимның Исхак өчен эшләгәне бүгенге мәсихчеләр өчен кайсы яктан яхшы үрнәк бирә? (Ярат. 24:37, 38; 1 Көр. 7:39; 2 Көр. 6:14).

    3. Ни өчен без, Исхак кебек, уйланыр өчен вакыт табарга тиеш? (Ярат. 24:63; Мәд. 76:13; Флп. 4:8).

17 нче хикәя

Бер-берсенә охшамаган игезәкләр

  1. Исав белән Ягъкуб кем булган, һәм нәрсә белән алар аерылып торган?

  2. Бабалары Ибраһим үлгәндә, Исав белән Ягъкубка ничә яшь булган?

  3. Исавның нинди эше әтисе белән әнисен бик нык күңелсезләндергән?

  4. Ни өчен Исавның үз абыйсы Ягъкубка бик каты ачуы чыккан?

  5. Исхак үз улы Ягъкубка нинди күрсәтмә биргән?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 25:5—11, 20—34 не укы.

    1. Ребеканың ике улы турында Йәһвә нинди пәйгамбәрлек әйткән? (Ярат. 25:23).

    2. Дөньяга беренче булып туу хокукына Исавның һәм Ягъкубның карашында нинди аерма булган? (Ярат. 25:31—34).

  2. Яратылыш 26:34, 35; 27:1—46 ны һәм 28:1—5 не укы.

    1. Исавның рухи әйберләргә рәхмәтле булмаганы нәрсәдән күренгән? (Ярат. 26:34, 35; 27:46).

    2. Ягъкуб Аллаһы фатихасын ала алсын өчен, Исхак аңа нәрсә эшләргә кушкан? (Ярат. 28:1—4).

  3. Еврейләргә 12:16, 17 не укы.

    Исав мисалыннан күренгәнчә, изге нәрсәләрне ихтирам итмәгән кешеләрнең эшләре нәрсәгә китерә?

18 нче хикәя

Ягъкуб Харранга бара

  1. Рәсемдәге яшь хатын кем, һәм Ягъкуб аның өчен нәрсә эшләгән?

  2. Рахиләгә өйләнер өчен, Ягъкуб нәрсә эшләргә әзер булган?

  3. Ягъкубның Рахиләгә өйләнер вакыты җиткәч, Лабан нәрсә эшләгән?

  4. Ягъкуб, Рахиләне хатын итеп алыр өчен, нәрсә эшләргә ризалашкан?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 29:1—30 ны укы.

    1. Ягъкуб, Лабан аны алдатса да, үзенең намуслы кеше икәнлеген ничек күрсәткән, һәм бу безгә нинди сабак бирә? (Ярат. 25:27; 29:26—28; Мат. 5:37).

    2. Ничек Ягъкуб мисалыннан чын ярату белән гашыйк булу арасында аерма барлыгы күренә? (Ярат. 29:18, 20, 30; Җыр. 8:6).

    3. Нинди дүрт хатын Ягъкубка малайлар тапкан? (Ярат. 29:23, 24, 28, 29).

19 нчы хикәя

Ягъкубның зур гаиләсе

  1. Ягъкубның беренче хатыны Лия тапкан алты угылның исемнәрен әйт.

  2. Лиянең асрау кызы Зилфә Ягъкубка тапкан ике угылның исемнәрен әйт.

  3. Рахиләнең асрау кызы Билһа Ягъкубка тапкан ике угылның исемнәрен әйт.

  4. Рахилә улларының исемнәрен әйт, һәм ул икенче улын тапканда нәрсә булган?

  5. Ягъкубның ничә улы булган, һәм алардан нинди халык барлыкка килгән? (Рәсемгә кара.)

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 29:32—35; 30:1—26 ны һәм 35:16—19 ны укы.

    Ягъкубның 12 улы мисалыннан күренгәнчә, борынгы заманда яһүд малайларына ничек исем кушканнар?

  2. Яратылыш 37:35 не укы.

    Изге Язмаларда Динәнең исеме генә китерелсә дә, кайдан без Ягъкубның башка кызлары да булганын беләбез? (Ярат. 37:34, 35).

20 нче хикәя

Динә бәлагә эләгә

  1. Ни өчен Ибраһим белән Исхак үз балаларының кәнганлылар белән никахка керүләрен теләмәгән?

  2. Ягъкуб Динәнең Кәнган кызлары белән дус булуын хуплаганмы?

  3. Рәсемгә кара. Динәгә карап торган кеше кем, һәм ул нинди явыз эш эшләгән?

  4. Динәнең абыйлары Шәмгун белән Леви, Динә белән нәрсә булганын белгәч, нәрсә эшләгәннәр?

  5. Ягъкуб Шәмгун белән Левинең эшләгәннәрен хуплаганмы?

  6. Гаиләнең барлык бәлаләре нәрсәдән башланган?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 34:1—31 не укы.

    1. Динә Кәнган кызлары белән бер тапкыр гына аралашканмы? Аңлат. (Ярат. 34:1)

    2. Ни өчен Динә дә гыйффәтлеген югалтканы өчен өлешчә җаваплы булган? (Гәл. 6:7).

    3. Бүгенге яшьләр Динә белән булган хәлгә җитди караганнарын ничек күрсәтә ала? (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:33; 1 Яхъ. 5:19).

21 нче хикәя

Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә

  1. Ни өчен Йосыфның абыйлары аңардан көнләшкән, һәм нәрсә алар эшләгән?

  2. Йосыфның абыйлары аның белән нәрсә эшләргә тели, әмма Рубин нәрсә әйтә?

  3. Сәүдәгәр-исмәгыйлиләр үтеп барганда, нәрсә була?

  4. Йосыфның абыйлары, әтиләрен аның үлгәненә ышандырыр өчен, нәрсә эшли?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 37:1—35 не укы.

    1. Ничек мәсихчеләр, Йәһвә Шаһитенең берәрсе гөнаһ эшләсә, моның турында әйтеп, Йосыф үрнәге буенча эшли ала? (Ярат. 37:2; Лев. 5:1; 1 Көр. 1:11).

    2. Ни өчен Йосыф абыйлары үзләрен аның белән мәкерле тоткан? (Ярат. 37:11, 18; Гыйб. сүз. 27:4; Ягък. 3:14—16).

    3. Кайгы кичергәндә үзеңне ничек тоту табигый? Ягъкуб мисалыннан бу ничек күренә? (Ярат. 37:35).

22 нче хикәя

Йосыфны төрмәгә утырталар

  1. Йосыфны Мисырга алып киткәндә, аңа ничә яшь була, һәм анда аның белән нәрсә була?

  2. Ничек Йосыф төрмәгә эләгә?

  3. Йосыфка төрмәдә нинди җаваплы йөкләмә бирәләр?

  4. Йосыф төрмәдә фиргавеннең шәрабчесе һәм икмәкчесе өчен нәрсә эшли?

  5. Шәрабчене төрмәдән чыгаргач, нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 39:1—23 не укы.

    Йосыф көннәрендә зина кылуны тыя торган Аллаһының кануны язылмаганны исәпкә алсак, Йосыфны Потифар хатыныннан качарга нәрсә этәргән? (Ярат. 2:24; 20:3; 39:9).

  2. Яратылыш 40:1—23 не укы.

    1. Шәрабченең төшен һәм Йәһвәнең бу төшкә Йосыф аша биргән аңлатмасын кыска гына сөйләп бир (Ярат. 40:9—13).

    2. Икмәкче нинди төш күргән, һәм аның мәгънәсе нинди булган? (Ярат. 40:16—19).

    3. Ничек бүген ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеме Йосыф үрнәге буенча эш итә? (Ярат. 40:8; Мәд. 35:10; Яхъ. 17:17; Рәс. 17:2, 3).

    4. Ничек Яратылыш 40:20 дәге сүзләр мәсихчеләрнең туган көн үткәрүгә карашларын аңларга ярдәм итә? (Вәг. 7:1; Мар. 6:21—28).

23 нче хикәя

Фиргавеннең төшләре

  1. Бер төнне фиргавен белән нәрсә була?

  2. Ни өчен шәрабчы ахыр чиктә Йосыфны исенә төшерә?

  3. Рәсемгә кара. Фиргавен нинди ике төш күрә?

  4. Йосыф төшләрнең мәгънәсен ничек аңлатып бирә?

  5. Ничек итеп Йосыф Мисырда фиргавеннән соң иң зур дәрәҗәле кешегә әйләнә?

  6. Ни өчен Йосыфның абыйлары Мисырга килә, һәм ни өчен алар аны танымый?

  7. Йосыф нинди төшләрне исенә төшерә, һәм бу аңа нәрсәне аңларга ярдәм итә?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 41:1—57 не укы.

    1. Ничек Йосыф бар данны Йәһвәгә биргән, һәм ничек бүген мәсихчеләр аның үрнәге буенча эш итә ала? (Ярат. 41:16, 25, 28; Мат. 5:16; 1 Пет. 2:12).

    2. Мисырдагы муллык еллары һәм кытлык еллары ничек бүгенге Йәһвә халкының рухи хәле христиан дөньясының хәленнән аерылып тора икәнен күрсәтә? (Ярат. 41:29, 30; Амос 8:11, 12).

  2. Яратылыш 42:1—8 не һәм 50:20 не укы.

    Әгәр Йәһвә хезмәтчеләре яшәгән җирдә кешегә, аның дәрәҗәсенә хөрмәт күрсәтеп, баш ию гадәте булса, моны аларга эшләргә ярыймы? (Ярат. 42:6).

24 нче хикәя

Йосыф абыйларын сыный

  1. Ни өчен Йосыф үз абыйларын шымчы дип атый?

  2. Ни өчен Ягъкуб иң кече улы Ибнеямингә Мисырга барырга рөхсәт итә?

  3. Ничек Йосыфның көмеш касәсе Ибнеямин капчыгына эләгә?

  4. Ибнеяминне азат итәр өчен, Яһүд нәрсә тәкъдим итә?

  5. Йосыф абыйлары үзгәргәнме?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 42:9—38 не укы.

    Ни өчен Йосыфның Яратылыш 42:18 дәге сүзләре Йәһвә оешмасында җаваплылык бирелгән кешеләр өчен яхшы искә төшерү булып тора? (Них. 5:15; 2 Көр. 7:1, 2).

  2. Яратылыш 43:1—34 не укы.

    1. Рубин беренче угыл булса да, Яһүднең үз абыйлары исеменнән сөйләгәнлеге нәрсәдән күренә? (Ярат. 43:3, 8, 9; 44:14, 18; 1 Пар. 5:2).

    2. Ничек Йосыф үз абыйларын сынарга теләгән һәм ни өчен? (Ярат. 43:33, 34).

  3. Яратылыш 44:1—34 не укы.

    1. Абыйларыннан үзенең кем булуын яшерергә тырышып, Йосыф үзен кем дип күрсәткән? (Ярат. 44:5, 15; Лев. 19:26).

    2. Ничек Йосыфның абыйлары аңа карата нәфрәтләре инде юкка чыкканын исбатлаган? (Ярат. 44:13, 33, 34).

25 нче хикәя

Гаилә Мисырга күчә

  1. Йосыф үз абыйларына кем икәнлеген әйткәч, нәрсә була?

  2. Йосыф үз абыйларына ярату белән нәрсә аңлата?

  3. Фиргавен Йосыф абыйлары турында ишеткәч, нәрсә әйтә?

  4. Мисырга күчеп килгәндә, Ягъкуб гаиләсе никадәр зур булган?

  5. Ягъкуб гаиләсе нинди исем йөртә башлаган һәм ни өчен?

Өстәмә сораулар:

  1. Яратылыш 45:1—28 не укы.

    Йәһвә үз хезмәтчеләренә китерелгән зыянны да фатихага әйләндерә ала. Ничек Йосыф турындагы хәбәр моны күрсәтә? (Ярат. 45:5—8; Ишаг. 8:10; Флп. 1:12—14).

  2. Яратылыш 46:1—27 не укы.

    Мисырга барганда Йәһвә Ягъкубны нәрсәгә ышандырган? (Ярат. 46:1—4).

26 нчы хикәя

Аллаһыга тугры Әюб

  1. Әюб кем булган?

  2. Шайтан нәрсә эшләргә тырышкан һәм уңышлы булганмы?

  3. Йәһвә Шайтанга нәрсә эшләргә рөхсәт иткән һәм ни өчен?

  4. Ни өчен Әюбнең хатыны аңа: «Аллаһыны хурла һәм үл»,— дип әйткән? (Рәсемгә кара.)

  5. Йәһвә Әюбне ничек фатихалаган һәм ни өчен? (Икенче рәсемгә кара.)

  6. Әгәр без, Әюб кебек, Йәһвәгә тугры булсак, без нинди фатихалар алачакбыз?

Өстәмә сораулар:

  1. Әюб 1:1—22 не укы.

    Ничек бүген мәсихчеләр Әюб кебек эш итә ала? (Әюб 1:1; Флп. 2:15; 2 Пет. 3:14).

  2. Әюб 2:1—13 не укы.

    Шайтан аркасында булган авырлыкларга Әюб һәм аның хатыны нинди ике төрле караш күрсәткән? (Әюб 2:9, 10; Гыйб. сүз. 19:3; Мих. 7:7; Мал. 3:14).

  3. Әюб 42:10—17 не укы.

    1. Әюб алган фатихалар белән Гайсә тугры калганы өчен алган фатихалар арасында нинди охшаш яклар бар? (Әюб 42:12; Флп. 2:9—11).

    2. Әюб Аллаһыга сафлыгын саклаган өчен фатихалар алган. Ничек бу безгә көч бирә? (Әюб 42:10, 12; Евр. 6:10; Ягък. 1:2—4, 12; 5:11).

27 нче хикәя

Мисыр белән явыз патша идарә итә

  1. Рәсемдә камчы тотып торган кеше кем, һәм кемне ул кыйный?

  2. Йосыф үлгәч, Исраил халкы белән нәрсә булган?

  3. Ни өчен мисырлылар исраиллеләрдән курка башлаган?

  4. Исраил хатыннарына бала табарга ярдәм иткән хатыннарга фиргавен нинди боерык биргән?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 1:6—22 не укы.

    1. Йәһвә Ибраһимга биргән вәгъдәсен ничек үти башлаган? (Чыг. 1:7; Ярат. 12:2; Рәс. 7:17).

    2. Яһүдләрнең кендек әбиләре тормыш изгелегенә ничек хөрмәт күрсәткән? (Чыг. 1:17; Ярат. 9:6).

    3. Кендек әбиләре, Йәһвәгә тугрылыклары өчен, ничек фатихаланган? (Чыг. 1:20, 21; Гыйб. сүз. 19:17).

    4. Йәһвәнең Ибраһимга вәгъдә иткән орлыкка карата нияте бар. Ничек Шайтан бу ниятнең үтәлешенә каршы килергә тырышкан? (Чыг. 1:22; Мат. 2:16).

28 нче хикәя

Ничек яңа туган Муса коткарылган булган

  1. Рәсемдәге бала кем, һәм кемнең бармагын ул тотып тора?

  2. Мусаны үлемнән саклар өчен, аның әнисе нәрсә эшләгән?

  3. Рәсемдәге бәләкәй кыз кем, һәм ул нәрсә эшләгән?

  4. Фиргавен кызы баланы тапкач, Мәрьям нәрсә дип әйткән?

  5. Фиргавен кызы Мусаның әнисенә нәрсә дигән?

Өстәмә сорау:

  1. Чыгыш 2:1—10 ны укы.

    Сабый вакытта Мусаны тәрбияләр өчен һәм өйрәтер өчен аның әнисенең нинди мөмкинлеге булган, һәм бу бүгенге әти-әниләр өчен нинди үрнәк булып тора? (Чыг. 2:9, 10; Кан. 6:6—9; Гыйб. сүз. 22:6; Эфес. 6:4; 2 Тим. 3:15).

29 нчы хикәя

Ни өчен Муса качкан

  1. Муса кайда үскән, әмма үз әти-әнисе турында ул нәрсә белгән?

  2. Мусага 40 яшь булганда, ул нәрсә эшләгән?

  3. Сугышкан исраиллегә Муса нәрсә әйткән, һәм ул нинди җавап кайтарган?

  4. Ни өчен Муса Мисырдан качкан?

  5. Муса кая качкан, һәм кем белән ул анда танышкан?

  6. Мисырдан качкач, Муса 40 ел нәрсә эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 2:11—25 не укы.

    Мисыр гыйлемен еллар буе өйрәнүенә карамастан, Муса Йәһвәгә һәм үз халкына тугры икәнен ничек күрсәткән? (Чыг. 2:11, 12; Евр. 11:24).

  2. Рәсүлләр 7:22—29 ны укы.

    Муса исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан үз көче белән азат итәргә тырышкан. Бу безгә нинди сабак бирә? (Рәс. 7:23—25; 1 Пет. 5:6, 10).

30 нчы хикәя

Янып торучы куак

  1. Рәсемдә күрсәтелгән тау ничек атала?

  2. Муса сарыклары белән бу тау янына килгәч, нәрсә күргән? Моны сөйләп бир.

  3. Янып торучы куак арасыннан килгән тавыш нәрсә әйткән, һәм ул кемнең тавышы булган?

  4. Аллаһы Мусага Үз халкын Мисырдан чыгарырга кушкач, Муса нәрсә дигән?

  5. Халык Мусадан: «Сине кем җибәрде?» — дип сораса, Аллаһы аңа нәрсә дип әйтергә кушкан?

  6. Муса аны Аллаһы җибәргән икәнен ничек исбатлый алган?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 3:1—22 не укы.

    Берәр теократик йөкләмәне уңышлы үти алмыйбыз кебек тоелса да, ничек Муса мисалы Йәһвәнең безгә ярдәм итәчәгенә ышандыра? (Чыг. 3:11, 13; 2 Көр. 3:5, 6).

  2. Чыгыш 4:1—20 не укы.

    1. Мидьян җирләрендә үткәргән 40 ел эчендә Муса карашы ничек үзгәргән, һәм җыелышта берәр җаваплы йөкләмәләргә омтылган кешеләр моннан нинди сабак ала алалар? (Чыг. 2:11, 12; 4:10, 13; Мих. 6:8; 1 Тим. 3:1, 6, 10).

    2. Йәһвә безне үз оешмасы аша үгетләп төзәтсә дә, Муса мисалы безне нәрсәгә ышандыра? (Чыг. 4:12—14; Мәд. 102:14; Евр. 12:4—11).

31 нче хикәя

Муса һәм Һарун фиргавен янына килә

  1. Муса белән Һарун эшләгән могҗизалар исраиллеләргә ничек тәэсир иткән?

  2. Муса белән Һарун фиргавенгә нәрсә дип әйткән, һәм фиргавен нинди җавап кайтарган?

  3. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Һарун таягын ташлагач нәрсә булган?

  4. Йәһвә фиргавенгә ничек сабак биргән, һәм фиргавен нәрсә эшләгән?

  5. Унынчы җәзадан соң нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 4:27—31 не һәм 5:1—23 не укы.

    Фиргавеннең: «Мин Ходайны [«Йәһвәне», ЯД] белмим»,— дигән сүзләре нәрсәне аңлата? (Чыг. 5:2; 1 Пат. 2:12; Рим. 1:21).

  2. Чыгыш 6:1—13, 26—30 ны укы.

    1. Нинди мәгънәдә Йәһвә Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка үзен ачмаган? (Чыг. 3:13, 14; 6:3; Ярат. 12:8).

    2. Муса үзен Йәһвә биргән эшне башкарырга сәләтсез итеп сизсә дә, Аллаһы аны кулланган. Бу турыда уйлану бездә нинди хисләр уята? (Чыг. 6:12, 30; Лүк 21:13—15).

  3. Чыгыш 7:1—13 не укы.

    1. Муса белән Һарун, Йәһвәнең хөкемнәрен кыюлык белән фиргавенгә тапшырып, Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренә нинди үрнәк биргәннәр? (Чыг. 7:2, 3, 6; Рәс. 4:29—31).

    2. Йәһвә Мисыр илаһларыннан өстен булганын ничек күрсәткән? (Чыг. 7:12; 1 Пар. 29:12).

32 нче хикәя

Ун җәза

  1. Мондагы рәсемнәрне кулланып, Йәһвә Мисырга җибәргән беренче өч җәза турында сөйләп бир.

  2. Беренче өч җәза калган җәзалардан нәрсә белән аерылып торган?

  3. Дүртенче, бишенче һәм алтынчы җәзаларны сөйләп бир.

  4. Җиденче, сигезенче һәм тугызынчы җәзалар турында сөйлә.

  5. Унынчы җәза алдыннан Йәһвә исраиллеләргә нәрсә эшләргә кушкан?

  6. Унынчы җәза нинди булган, һәм аннан соң нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 7:19—8:23 не укы.

    1. Мисыр сихерчеләре Йәһвә җибәргән беренче ике җәзаны кабатлый алса да, өченче җәзадан соң нәрсә танырга мәҗбүр булганнар? (Чыг. 8:18, 19; Мат. 12:24—28).

    2. Ничек дүртенче җәзадан Йәһвә үз халкын якларга сәләтле икәне күренә? Моны белү якынлашып килә торган «зур газап» алдында Аллаһы халкында нинди хисләр уята? (Чыг. 8:22, 23; Ачыл. 7:13, 14; 2 Пар. 16:9).

  2. Чыгыш 8:24; 9:3, 6, 10, 11, 14, 16, 23—25 не һәм 10:13—15, 21—23 не укы.

    1. Ун җәза аша нинди ике төркем фаш ителгән булган, һәм бу безнең көннәрдә ул төркемнәргә карашыбызга ничек тәэсир итә? (Чыг. 8:10, 18, 19; 9:14).

    2. Ничек Чыгыш 9:16 дагы сүзләр Йәһвәнең Шайтанны безнең көннәргә кадәр калдырганын аңларга булыша? (Рим. 9:21, 22).

  3. Чыгыш 12:21—32 не укы.

    Ничек Коткарылу бәйрәме күпләр өчен котылырга мөмкинлек биргән, һәм бу бәйрәм нәрсәгә күрсәткән? (Чыг. 12:21—23; Яхъ. 1:29; Рим. 5:18, 19, 21; 1 Көр. 5:7).

33 нче хикәя

Кызыл диңгез аша үтү

  1. Мисырдан үз хатыннары һәм балалары белән күпме Исраил ир-аты чыккан, һәм аларга кем ияргән?

  2. Исраиллеләрне җибәргәч, фиргавен нәрсә хис иткән, һәм ул нәрсә эшләгән?

  3. Йәһвә, мисырлылар аның халкына һөҗүм итмәсен өчен, нәрсә эшләгән?

  4. Муса таягын Кызыл диңгезгә сузгач, нәрсә булган, һәм исраиллеләр нәрсә эшләгән?

  5. Мисырлылар исраиллеләр артыннан диңгезгә ташлангач, нәрсә булган?

  6. Исраиллеләр котылганнары өчен шатланганнарын һәм Йәһвәгә рәхмәтле булганнарын ничек күрсәткән?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 12:33—36 ны укы.

    Йәһвә, аның халкы Мисырда кол булып эшләгән барлык еллары өчен хезмәт хакын алсын өчен, нәрсә эшләгән? (Чыг. 3:21, 22; 12:35, 36).

  2. Чыгыш 14:1—31 не укы.

    Мусаның Чыгыш 14:13, 14 тә язылган сүзләре Йәһвә хезмәтчеләренә бүген, алар якынлашып килә торган Һармагедун сугышы алдында торганда, ничек тәэсир итәргә тиеш? (2 Пар. 20:17; Мәд. 90:8).

  3. Чыгыш 15:1—8, 20, 21 не укы.

    1. Ни өчен Йәһвә хезмәтчеләре аны мактап җырларга тиеш? (Чыг. 15:1, 2; Мәд. 104:2, 3; Ачыл. 15:3, 4).

    2. Йәһвәне Кызыл диңгез буенда мактап җырлаган Мәрьям һәм башка хатыннар мәсихче хатыннарга нинди үрнәк биргәннәр? (Чыг. 15:20, 21; Мәд. 67:12).

34 нче хикәя

Яңа ризык

  1. Рәсемгә кара. Халык җирдән нәрсә җыя, һәм ул ничек атала?

  2. Муса манна турында халыкка нәрсә әйткән?

  3. Йәһвә халыкка атнаның 6 нчы көнендә нәрсә эшләргә куша һәм ни өчен?

  4. Җиденче көнгә калган манна белән Йәһвә нинди могҗиза эшли?

  5. Йәһвә халыкны манна белән күпме вакыт тукландыра?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 16:1—36 ны һәм Саннар 11:7—9 ны укы.

    1. Мәсихче җыелыштагы теократик билгеләнүләрне хөрмәт итәргә кирәклеген Чыгыш 16:8 дә язылган сүзләр ничек күрсәтә? (Евр. 13:17).

    2. Чүлдә исраиллеләрнең исләренә аларның тормышлары Йәһвәгә бәйле икәнлеге һәр көн ничек төшерелеп торган? (Чыг. 16:14—16, 35; Кан. 8:2, 3).

    3. Гайсә маннаның нинди символик мәгънәсе турында әйткән, һәм бу «күктән икмәк» безгә нинди файда китерә? (Яхъ. 6:31—35, 40).

  2. Ешуа 5:10—12 не укы.

    Исраиллеләр ничә ел манна ашаган, ничек итеп бу алар өчен сынау булган, һәм бу безгә нинди сабак бирә? (Чыг. 16:35; Сан. 11:4—6; 1 Көр. 10:10, 11).

35 нче хикәя

Йәһвә үз кануннарын бирә

  1. Мисырдан чыгып якынча ике ай үткәч, исраиллеләр кайда туктый?

  2. Йәһвә халыкның нәрсә эшләвен тели, һәм алар нәрсә дип җавап бирә?

  3. Ни өчен Йәһвә Мусага ике таш такта бирә?

  4. Ун әмердән башка Йәһвә исраиллеләргә тагын нинди кануннар биргән?

  5. Гайсә Мәсих нинди ике әмерне иң мөһим дип атаган?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 19:1—25; 20:1—21; 24:12—18 не һәм 31:18 не укы.

    Чыгыш 19:8 дә язылган сүзләр ничек мәсихче багышлануның үз эченә нәрсә алганын аңларга ярдәм итә? (Мат. 16:24; 1 Пет. 4:1—3).

  2. Канун 6:4—6 ны, Левиләр 19:18 не һәм Маттай 22:36—40 ны укы.

    Мәсихчеләр Аллаһыны һәм якыннарын яратканнарын ничек күрсәтә? (Мар. 6:34; Рәс. 4:20; Рим. 15:2).

36 нчы хикәя

Алтын бозау

  1. Рәсемдәге кешеләр нәрсә эшли һәм ни өчен?

  2. Ни өчен Йәһвәнең ачуы чыга, һәм Муса, халыкның җырлап-биеп йөргәнен күргәч, нәрсә эшли?

  3. Муса берничә ир-атка нәрсә эшләргә куша?

  4. Бу вакыйга безне нәрсәгә өйрәтергә тиеш?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 32:1—35 не укы.

    1. Бу вакыйга чын гыйбадәт кылуны ялган дин белән бергә кушарга омтылуга Йәһвәнең карашы турында нәрсә ачыклый? (Чыг. 32:4—6, 10; 1 Көр. 10:7, 11).

    2. Ни өчен җыр һәм бию кебек күңел ачулар сайлаганда мәсихчеләр сак булырга тиеш? (Чыг. 32:18, 19; Эфес. 5:15, 16; 1 Яхъ. 2:15—17).

    3. Гаделлек ягында нык торып, Леви буыны нинди яхшы үрнәк калдырган? (Чыг. 32:25—28; Мәд. 17:26).

37 нче хикәя

Гыйбадәт кылу өчен чатыр

  1. Рәсемдә күрсәтелгән төзелеш ничек атала, һәм ул нәрсә өчен кулланылган?

  2. Ни өчен Йәһвә Мусага җайлы гына сүтелә торган чатыр ясарга кушкан?

  3. Чатырның түрендәге кечкенә бүлмәдә торган тартма нәрсә ул, һәм аның эчендә нәрсә саклана?

  4. Баш рухани итеп Йәһвә кемне сайлый, һәм баш рухани нәрсә эшләргә тиеш?

  5. Чатырның зур бүлмәсендә торган өч зур әйберне әйтеп бир.

  6. Чатырның ишегалдында нинди ике әйбер тора, һәм нәрсә өчен алар кулланылган?

Өстәмә сораулар:

  1. Чыгыш 25:8—40; 26:1—37; 27:1—8 не һәм 28:1 не укы.

    «Килешү сандыгы» өстендәге фәрештәләр нәрсәне символлаштырган? (Чыг. 25:20, 22; Сан. 7:89; 4 Пат. 19:15).

  2. Чыгыш 30:1—10, 17—21; 34:1, 2 не һәм Еврейләргә 9:1—5 не укы.

    1. Ни өчен Йәһвә чатырда хезмәт иткән руханиларның физик чисталыгының мөһимлегенә басым ясаган, һәм ничек бу безгә кагыла? (Чыг. 30:18—21; 40:30, 31; Евр. 10:22).

    2. Ничек рәсүл Паул мәсихче яһүдләргә язган хатында чатыр һәм Канун килешүе инде гамәлдән чыккан икәнен күрсәтә? (Евр. 9:1, 9; 10:1).

38 нче хикәя

12 шымчы

  1. Рәсемдәге йөзем тәлгәше турында син нәрсә әйтер идең, һәм аны кайдан алып килгәннәр?

  2. Ни өчен Муса Кәнган җиренә 12 шымчы җибәрә?

  3. Муса янына кайткач, 10 шымчы нәрсә әйтә?

  4. Ничек ике шымчы Йәһвәгә ышанганнарын күрсәтә? Аларның исемнәрен әйт.

  5. Ни өчен Йәһвәнең ачуы чыга, һәм ул Мусага нәрсә әйтә?

Өстәмә сораулар:

  1. Саннар 13:2—34 не укы.

    1. Җирне карап чыгар өчен кем сайланган, һәм аларның нинди искиткеч мөмкинлекләре булган? (Сан. 13:3, 4, 19—21).

    2. Ни өчен Ешуа белән Кәлебнең карашлары башка шымчыларның карашларыннан аерылып торган, һәм бу безгә нинди сабак бирә? (Сан. 13:29—31; Мат. 17:20; 2 Көр. 5:7).

  2. Саннар 14:1—38 не укы.

    1. Ни өчен безгә Йәһвәнең җирдәге билгеләнгән кешеләреннән зарланудан сакланырга кирәк? (Сан. 14:2, 3, 27; Мат. 25:40, 45; 1 Көр. 10:10).

    2. Ничек Саннар 14:24 тәге сүзләр Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесе белән кызыксынганын күрсәтә? (3 Пат. 19:18; Гыйб. сүз. 15:3).

39 нчы хикәя

Һарунның таягы чәчәк ата

  1. Муса белән Һарунга каршы кем күтәрелә, һәм алар Мусага нәрсә әйтә?

  2. Муса Корах белән аңа ияргән 250 кешегә нәрсә эшләргә куша?

  3. Муса халыкка нинди боерык бирә, һәм ул сөйләп бетергәннән соң нәрсә була?

  4. Корах һәм аңа ияргән 250 кеше белән нәрсә була?

  5. Һарун улы Эльязар үлгән кешеләрнең ладан яндыра торган савытлары белән нәрсә эшли һәм ни өчен?

  6. Ни өчен Йәһвә Һарунның таягын чәчәк аттыра? (Рәсемгә кара.)

Өстәмә сораулар:

  1. Саннар 16:1—49 ны укы.

    1. Корах белән аңа ияргән 250 кеше нәрсә эшләгән, һәм ни өчен моны Йәһвәгә каршы фетнә дип атап була? (Сан. 16:9, 10, 18; Лев. 10:1, 2; Гыйб. сүз. 11:2).

    2. Корах белән 250 «җәмгыять башлыгы» нинди дөрес булмаган караш үстергән? (Сан. 16:1—3; Гыйб. сүз. 15:33; Ишаг. 49:7).

  2. Саннар 17:1—11 не һәм 26:10 ны укы.

    1. Һарун таягының чәчәк атуы нәрсә күрсәткән, һәм ни өчен Йәһвә таякны килешү сандыгына салырга кушкан? (Сан. 17:5, 8, 10; Евр. 9:4).

    2. Йәһвә Һарунның таягы белән күрсәткән галәмәттән без нинди мөһим сабак алабыз? (Сан. 17:10; Рәс. 20:28; Флп. 2:14; Евр. 13:17).

40 нчы хикәя

Муса үз таягы белән кыяга суга

  1. Исраиллеләр чүлдә булганда, Йәһвә алар турында ничек кайгырта?

  2. Кадешта туктагач, исраиллеләр нәрсәдән зарлана?

  3. Халыкка һәм хайваннарга Йәһвә ничек итеп су бирә?

  4. Рәсемдә үзенә күрсәтүче кеше кем, һәм ни өчен ул алай эшли?

  5. Ни өчен Йәһвәнең Муса белән Һарунга ачуы чыга, һәм ул аларга нинди җәза бирә?

  6. Ор тавы янында нәрсә була, һәм кем Исраил халкының баш рухание итеп билгеләнә?

Өстәмә сораулар:

  1. Саннар 20:1—13, 22—29 ны һәм Канун 29:5 не укы.

    1. Йәһвәнең исраиллеләр турында чүлдә кайгыртуыннан без нинди сабак алабыз? (Кан. 29:5; Мат. 6:31; Евр. 13:5; Ягък. 1:17).

    2. Муса белән Һарун Йәһвәне Исраил халкы алдында данламагач, Йәһвә моңа ничек караган? (Сан. 20:12; 1 Көр. 10:12; Ачыл. 4:11).

    3. Муса Йәһвәдән алган җәзага ничек караган? Бу безгә нинди сабак бирә? (Сан. 12:3; 20:12, 27, 28; Кан. 32:4; Евр. 12:7—11).

41 нче хикәя

Бакыр елан

  1. Рәсемгә кара. Баганага нәрсә уралган, һәм ни өчен Йәһвә Мусага шулай эшләргә кушкан?

  2. Халыкның Аллаһы алар хакына эшләгән бар эшләре өчен рәхмәтсез булуы нәрсәдән күренә?

  3. Йәһвә кешеләргә җәза бирер өчен агулы еланнарны җибәргәч, кешеләр Мусадан нәрсә сорый?

  4. Ни өчен Йәһвә Мусага бакыр елан ясарга куша?

  5. Бу вакыйгадан без нинди сабак алабыз?

Өстәмә сораулар:

  1. Саннар 21:4—9 ны укы.

    1. Йәһвәнең биргәне белән канәгать булмаган исраиллеләр мисалы безне нәрсәдән кисәтә? (Сан. 21:5, 6; Рим. 2:4).

    2. Исраиллеләр гасырлар үткәннән соң бакыр еланны ничек кулланган, һәм Хизәкыйя патша нәрсә эшләгән? (Сан. 21:9; 4 Пат. 18:1—4).

  2. Яхъя 3:14, 15 не укы.

    Ни өчен баганага беркетелгән бакыр елан Гайсә Мәсихнең баганага кадаклануына туры килә торган символ булган? (Гәл. 3:13; 1 Пет. 2:24).

42 нче хикәя

Сөйләшә торган ишәк

  1. Валак ул кем, һәм ни өчен ул Бильямны чакырта?

  2. Ни өчен Бильямның ишәге юлга ята?

  3. Ишәк Бильямга нәрсә ди?

  4. Фәрештә Бильямга нәрсә дип әйтә?

  5. Бильям Исраилне каргарга тырышканда нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Саннар 21:21—35 не укы.

    Ни өчен Исраил амориләрнең Сигон патшасын һәм Васанның Ог патшасын тар-мар итә алган? (Сан. 21:21, 23, 33, 34).

  2. Саннар 22:1—40 ны укы.

    Бильям нинди ният белән Исраилне каһәрләргә тырышкан, һәм бу безгә нинди сабак бирә? (Сан. 22:16, 17; Гыйб. сүз. 6:16, 18; 2 Пет. 2:15; Яһү. 11).

  3. Саннар 23:1—30 ны укы.

    Бильям үзен Йәһвә хезмәтчесе итеп белдерсә дә, ничек аның эшләре бу алай түгел икәнен күрсәткән? (Сан. 23:3, 11—14; 1 Пат. 15:22).

  4. Саннар 24:1—25 не укы.

    Ничек Изге Язмалардагы бу хәбәр Йәһвә ниятләренең һичшиксез үтәләчәгенә ышанычыбызны ныгыта? (Сан. 24:10; Ишаг. 54:17).

43 нче хикәя

Җитәкче булып Ешуа билгеләнә

  1. Рәсемгә кара. Кем Муса янында басып тора?

  2. Йәһвә Ешуага нәрсә әйтә?

  3. Ни өчен Муса Нево тавы түбәсенә күтәрелә, һәм Йәһвә аңа нәрсә әйтә?

  4. Муса ничә яшендә үлә?

  5. Ни өчен кешеләр кайгыра, әмма шатлыклы булыр өчен нинди сәбәп бар?

Өстәмә сораулар:

  1. Саннар 27:12—23 не укы.

    Ешуа Йәһвәдән нинди җаваплы йөкләмә алган, һәм бүген Йәһвәнең үз халкы турында кайгыртучанлыгы ничек күренә? (Сан. 27:15—19; Рәс. 20:28; Евр. 13:7).

  2. Канун 3:23—29 ны укы.

    Ни өчен Йәһвә Муса белән Һарунга Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәгән, һәм бу безгә нинди сабак бирә? (Кан. 3:25—27; Сан. 20:12, 13).

  3. Канун 31:1—8, 14—23 не укы.

    Ничек Мусаның соңгы сүзләре аның Йәһвә җәзасын басынкылык белән кабул иткәнен күрсәтә? (Кан. 31:6—8, 23).

  4. Канун 32:45—52 не укы.

    Аллаһы Сүзе безнең тормышыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш? (Кан. 32:47; Лев. 18:5; Евр. 4:12).

  5. Канун 34:1—12 не укы.

    Муса Йәһвәне беркайчан күрмәгән булса да, Канун 34:10 дагы сүзләр аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә ачыклый? (Чыг. 33:11, 20; Сан. 12:8).

44 нче хикәя

Рәхәб шымчыларны качыра

  1. Рәхәб кайда яши?

  2. Рәсемдәге ике кеше кем, һәм ни өчен алар Әрихә шәһәренә килә?

  3. Әрихә патшасы Рәхәбкә нәрсә эшләргә куша, һәм Рәхәб нинди җавап кайтара?

  4. Рәхәб ике кешегә ничек ярдәм итә һәм аларга нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итә?

  5. Ике шымчы Рәхәбкә нинди вәгъдә бирә?

Өстәмә сораулар:

  1. Ешуа 2:1—24 не укы.

    Чыгыш 23:27 дә язылган Йәһвәнең вәгъдәсе, исраиллеләр Әрихә шәһәренә каршы чыккач, ничек үтәлгән? (Ешу. 2:9—11).

  2. Еврейләргә 11:31 не укы.

    Ничек Рәхәб мисалы иманның мөһимлегенә басым ясый? (Рим. 1:17; Евр. 10:39; Ягък. 2:25).

45 нче хикәя

Үрдүн елгасы аша үтү

  1. Йәһвә, исраиллеләр Үрдүн елгасы аша үтсен өчен, нинди могҗиза эшли?

  2. Үрдүн елгасы аша үтәр алдыннан исраиллеләр иманнарын ничек күрсәтергә тиеш?

  3. Ни өчен Йәһвә Ешуага елга төбеннән 12 зур таш алырга куша?

  4. Руханилар Үрдүн елгасыннан чыккач нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Ешуа 3:1—17 не укы.

    1. Бу вакыйгадан күренгәнчә, Йәһвә ярдәмен һәм фатихасын алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Ешу. 3:13, 15; Гыйб. сүз. 3:5; Ягък. 2:22, 26).

    2. Исраиллеләр, Вәгъдә ителгән җиргә керер өчен, елга аша үткәндә, Үрдүн елгасы нинди булган, һәм ничек бу Йәһвә исемен бөек иткән? (Ешу. 3:15; 4:18; Мәд. 65:5—7).

  2. Ешуа 4:1—18 не укы.

    Үрдүн елгасы төбеннән алынган һәм Гилгал җиренә салынган 12 таш ни өчен куелган булган? (Ешу. 4:4—7, 19—24).

46 нчы хикәя

Әрихә стеналары

  1. Йәһвә сугышчыларга һәм руханиларга алты көн дәвамында нәрсә эшләргә куша?

  2. Җиденче көнне алар нәрсә эшләргә тиеш?

  3. Рәсемгә кара. Нәрсә булган Әрихә стеналары белән?

  4. Ни өчен тәрәзәдән кызыл бау асылынып тора?

  5. Ешуа сугышчыларга шәһәрдәге кешеләр белән һәм көмеш, алтын, бакыр һәм тимер белән нәрсә эшләргә куша?

  6. Ике шымчыга нинди әмер бирелә?

Өстәмә сораулар:

  1. Ешуа 5:16—6:24 не укы.

    1. Исраиллеләрнең Әрихә шәһәрен 7 нче көнне уратып йөрүләре кайсы яктан Йәһвә Шаһитләренең соңгы көннәрдәге вәгазь эшенә охшаш? (Ешу. 6:14, 15; Ишаг. 60:22; Мат. 24:14; 1 Көр. 9:16).

    2. Ешуа 6:25 тә язылган пәйгамбәрлек якынча 500 елдан соң ничек үтәлгән, һәм бу безгә Йәһвә сүзләре турында нинди сабак бирә? (3 Пат. 16:34; Ишаг. 55:11).

47 нче хикәя

Исраилдә карак

  1. Рәсемгә кара. Әрихә шәһәреннән алынган кыйммәтле әйберләрне яшерүче ир-ат кем, һәм аңа кем ярдәм итә?

  2. Ни өчен Ахан белән аның гаиләсенең эшләгән эше шулхәтле җитди?

  3. Ешуа Йәһвәдән ни өчен Гай шәһәрендә җиңелдек дип сорагач, Йәһвә нәрсә дип җавап бирә?

  4. Ахан белән гаиләсе Ешуа янына килгәч, нәрсә була?

  5. Аханга чыгарылган хөкем нинди мөһим сабак бирә?

Өстәмә сораулар:

  1. Ешуа 7:1—26 ны укы.

    1. Ешуаның догалары аның Барлыкка Китерүчесе белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә ачыклый? (Ешу. 7:7—9; Мәд. 118:145; 1 Яхъ. 5:14).

    2. Ахан белән булган хәл нәрсә күрсәтә, һәм ни өчен бу безгә кисәтү булып тора? (Ешу. 7:11, 14, 15; Гыйб. сүз. 15:3; 1 Тим. 5:24; Евр. 4:13).

  2. Ешуа 8:1—29 ны укы.

    Безнең һәрберебезнең мәсихче җыелышка карата нинди җаваплылыгыбыз бар? (Ешу. 7:13; Лев. 5:1; Гыйб. сүз. 28:13).

48 нче хикәя

Акыллы гаваонлылар

  1. Гаваонлылар якында яшәгән кәнганлылардан нәрсә белән аерылып тора?

  2. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, гаваонлылар нәрсә эшли һәм ни өчен?

  3. Ешуа һәм Исраил җитәкчеләре гаваонлыларга нинди вәгъдә бирә, әмма өч көннән соң нәрсә ачыклана?

  4. Башка шәһәрләрнең патшалары гаваонлыларның Исраил белән тынычлык килешүе төзегәнен белгәч, нәрсә эшли?

Өстәмә сораулар:

  1. Ешуа 9:1—27 не укы.

    1. Йәһвәнең Исраил халкына «бу җирнең бар кешеләрен юк итәргә» дигән әмер биргәнен исәпкә алсак, гаваонлылар белән булган хәл Аллаһының нинди сыйфатларын ачыклый? (Ешу. 9:22, 24; Мат. 9:13; Рәс. 10:34, 35; 2 Пет. 3:9).

    2. Ешуа гаваонлылар белән төзегән килешүенә тугры булып, бүгенге мәсихчеләргә нинди яхшы үрнәк калдырган? (Ешу. 9:18, 19; Мат. 5:37; Эфес. 4:25).

  2. Ешуа 10:1—5 не укы.

    Бихисап күп кеше безнең көннәрдә кайсы яклардан гаваонлыларга охшарга тырыша һәм шуңа күрә нәрсәләр кичерә? (Ешу. 10:4; Зәк. 8:23; Мат. 25:35—40; Ачыл. 12:17).

49 нчы хикәя

Кояш туктый

  1. Рәсемгә кара. Ешуа нәрсә дип әйтә һәм ни өчен?

  2. Йәһвә Ешуага һәм аның сугышчыларына ничек ярдәм итә?

  3. Ешуа ничә патшаны җиңә, һәм моңа күпме вакыт кирәк була?

  4. Ни өчен Ешуага Кәнган җирен бүләргә кирәк?

  5. Ешуа ничә яшендә үлә, һәм шуннан соң халык белән нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Ешуа 10:6—15 не укы.

    Йәһвәнең Исраил өчен ай белән кояшны туктатуы бүген нәрсәгә ышанычыбызны ныгыта? (Ешу. 10:8, 10, 12, 13; Мәд. 17:4; Гыйб. сүз. 18:10).

  2. Ешуа 12:7—24 не укы.

    Кәнган җирендәге 31 патша кем ярдәмендә җиңелгән булган, һәм ни өчен бу безнең өчен мөһим? (Ешу. 12:7; 24:11—13; Кан. 31:8; Лүк 21:9, 25—28).

  3. Ешуа 14:1—5 не укы.

    Исраил кабиләләре арасында җир ничек бүленә, һәм бу булачак Оҗмахта җирнең бүленүе турында нәрсәгә күрсәтә? (Ешу. 14:2; Ишаг. 65:21; Йәз. 47:21—23; 1 Көр. 14:33).

  4. Хакимнәр 2:8—13 не укы.

    Кем, борынгы Исраилдәге Ешуа кебек, бүген мөртәтлеккә каршы тора? (Хак. 2:8, 10, 11; Мат. 24:45—47; 2 Тес. 2:3—6; Тит. 1:7—9; Ачыл. 1:1; 2:1, 2).

50 нче хикәя

Ике кыю хатын

  1. Кем ул хакимнәр? Аларның кайберләренең исемнәрен әйтеп бир.

  2. Дебораның нинди аерым өстенлеге бар, һәм бу үз эченә нәрсә ала?

  3. Иабин патша һәм аның гаскәр башлыгы Сисара Исраил халкына янаганда, Дебора Йәһвәдән Баракка нинди хәбәр җиткерә, һәм, аның сүзләре буенча, җиңү өчен кем дан алырга тиеш?

  4. Ничек Җаилә кыюлык күрсәтә?

  5. Иабин патша үлгәч нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Хакимнәр 2:14—22 не укы.

    Ничек исраиллеләр Йәһвә ачуын чыгарган, һәм бу безгә нинди сабак бирә? (Хак. 2:20; Гыйб. сүз. 3:1, 2; Йәз. 18:21—23).

  2. Хакимнәр 4:1—24 не укы.

    Бүгенге мәсихче хатын-кызлар Дебора белән Җаилә мисалларыннан иман итү һәм кыюлык турында нәрсәгә өйрәнә ала? (Хак. 4:4, 8, 9, 14, 21, 22; Гыйб. сүз. 31:30; 1 Көр. 16:13).

  3. Хакимнәр 5:1—31 не укы.

    Ни өчен Барак белән Дебора җырлаган җиңү җырын якынлашып килүче Һармагедун сугышына кагыла торган дога итеп санап була? (Хак. 5:3, 31; 1 Пар. 16:8—10; Ачыл. 7:9, 10; 16:16; 19:19—21).

51 нче хикәя

Рут белән Нагомия

  1. Нагомия Моав җирләренә ничек эләгә?

  2. Рут белән Өрпә кемнәр алар?

  3. Нагомия Өрпә белән Рутны үз өйләренә кайтырга өндәгәч, аларның һәрберсе нәрсә дип җавап бирә?

  4. Богаз ул кем, һәм Рут белән Нагомиягә ул ничек булыша?

  5. Богаз белән Руттан туган баланың исеме ничек, һәм ни өчен без ул исемне онытмаска тиеш?

Өстәмә сораулар:

  1. Рут 1:1—17 не укы.

    1. Рут үзенең тугры яратуын ничек күрсәтә? (Рут 1:16, 17).

    2. Ни өчен Рутның фикер йөртү рәвеше «башка сарыкларның» җирдә яшәгән майланганнарга карата мөнәсәбәтен яхшы итеп күрсәтә? (Яхъ. 10:16; Зәк. 8:23).

  2. Рут 2:1—23 не укы.

    Яшь хатын-кызларга Рут нинди яхшы үрнәк калдырган? (Рут 2:17, 18; Гыйб. сүз. 23:22; 31:15).

  3. Рут 3:5—13 не укы.

    1. Богаз Рутның яшь кешегә түгел, ә үзенә әзерлек белән кияүгә чыгуына нинди караш күрсәткән?

    2. Рутның тугры яратуы турындагы мисал безгә нинди сабак бирә? (Рут 3:10; 1 Көр. 13:4, 5).

  4. Рут 4:7—17 не укы.

    Мәсихче ир-атлар Богазга кайсы яклардан охшарга тырыша ала? (Рут 4:9, 10; 1 Тим. 3:1, 12, 13; 5:8).

52 нче хикәя

Гидеон һәм аның 300 сугышчысы

  1. Ни өчен исраиллеләр бәлагә очрый һәм нәрсә була?

  2. Ни өчен Йәһвә Гидеонга аның армиясендә бик күп кеше дип әйтә?

  3. Гидеон куркак кешеләргә кире өйләренә кайтырга кушкач, аның белән күпме кеше кала?

  4. Рәсемгә карап шуны аңлат: ничек итеп Йәһвә Гидеон армиясен 300 кешегә кадәр киметкән?

  5. Өч йөз кешене Гидеон ничек оештыра, һәм ничек исраиллеләр сугышта җиңә?

Өстәмә сораулар:

  1. Хакимнәр 6:36—40 ны укы.

    1. Ничек Гидеон Йәһвә ихтыярын белгән?

    2. Без бүген Йәһвә ихтыярын ничек белә алабыз? (Гыйб. сүз. 2:3—6; Мат. 7:7—11; 2 Тим. 3:16, 17).

  2. Хакимнәр 7:1—25 не укы.

    1. Ваемсызлык күрсәткән сугышчылардан аермалы буларак, уяу булып калган 300 кеше мисалыннан без нинди сабак алабыз? (Хак. 7:3, 6; Рим. 13:11, 12; Эфес. 5:15—17).

    2. Гидеонга карап өйрәнгән 300 кеше кебек, без дә Зуррак Гидеон Гайсә Мәсихкә карап ничек өйрәнә алабыз? (Хак. 7:17; Мат. 11:29, 30; 28:19, 20; 1 Пет. 2:21).

    3. Ничек Хакимнәр 7:21 дәге сүзләр безгә Йәһвә оешмасында бирелгән йөкләмәләр белән канәгать булырга ярдәм итә? (1 Көр. 4:2; 12:14—18; Ягък. 4:10).

  3. Хакимнәр 8:1—3 не укы.

    Кардәшләребез белән фикер каршылыклары килеп чыкканда, Гидеонның эфраимлеләр белән бәхәсне чишүеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Гыйб. сүз. 15:1; Мат. 5:23, 24; Лүк 9:48).

53 нче хикәя

Ифтах вәгъдәсе

  1. Ифтах кем ул, һәм нинди чорда ул яшәгән?

  2. Ифтах Йәһвәгә нинди вәгъдә бирә?

  3. Ни өчен, аммонлуларны җиңеп өйгә кайткач, Ифтах кайгыга төшә?

  4. Ифтах кызы әтисенең вәгъдәсе турында ишеткәч, нәрсә дип әйтә?

  5. Ни өчен халык Ифтах кызын ярата?

Өстәмә сораулар:

  1. Хакимнәр 10:6—18 не укы.

    Исраилнең Йәһвәгә тугры булмаганлыгы турындагы хәбәрдә нинди кисәтү бар? (Хак. 10:6, 15, 16; Рим. 15:4; Ачыл. 2:10).

  2. Хакимнәр 11:1—11, 29—40 ны укы.

    1. Ифтахның үз кызын «яндыру корбаны» итеп китерүе бу ул аны кеше корбаны итеп утта яндырмаган икәнлеген кайдан беләбез? (Хак. 11:31; Лев. 16:24; Кан. 18:10, 12).

    2. Ифтах үз кызын нинди мәгънәдә корбанга китергән?

    3. Ифтахның Йәһвәгә биргән үз вәгъдәсен үтәүгә карашыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Хак. 11:35, 39; Вәг. 5:3, 4; Мат. 16:24).

    4. Ни өчен Ифтах кызы мисалы яшь мәсихчеләргә тормышларын тулы вакытлы хезмәт итүгә багышлау турында сүз барганда яхшы үрнәк булып тора? (Хак. 11:36; Мат. 6:33; Флп. 3:8).

54 нче хикәя

Иң көчле кеше

  1. Җирдә яшәгән иң көчле кешенең исеме ничек, һәм кем аңа бу көчне биргән?

  2. Шимшон, рәсемдә күрсәтелгәнчә, зур арыслан белән нәрсә эшли?

  3. Рәсемгә кара. Шимшон Далиләгә нинди серне ача, һәм шуның аркасында ничек ул филистиләргә әсирлеккә эләгә?

  4. Ничек Шимшон үзенең үлгән көнендә 3000 филистиләрне үтерә?

Өстәмә сораулар:

  1. Хакимнәр 13:1—14 не укы.

    Маной белән аның хатыны балалар тәрбияләүдә әти-әниләргә нинди үрнәк калдырган? (Хак. 13:8; Мәд. 126:3; Эфес. 6:4).

  2. Хакимнәр 14:5—9 ны һәм 15:9—16 ны укы.

    1. Шимшон арысланны үтергән, үзен бәйләгән яңа бауларны өзгән, һәм бер мең кешене ишәк казналыгы белән үтергән. Бу хәбәрләрдән Йәһвәнең изге рухының эш итүе турында нәрсә ачыклана?

    2. Бүген изге рух безгә ничек ярдәм итә? (Хак. 14:6; 15:14; Зәк. 4:6; Рәс. 4:31).

  3. Хакимнәр 16:18—31 не укы.

    Начар кешеләр белән аралашу Шимшонга ничек тәэсир иткән, һәм моңардан безгә нинди сабак? (Хак. 16:18, 19; 1 Көр. 15:33).

55 нче хикәя

Кечкенә малай Аллаһыга хезмәт итә

  1. Рәсемдә күрсәтелгән баланың һәм башкаларның исемен әйтеп бир.

  2. Бер тапкыр Йәһвә чатырына килгәч, Һанна догада нәрсә әйтә, һәм Йәһвә ничек аңа җавап бирә?

  3. Йәһвә чатырында хезмәт итәр өчен алынганда, Шамуилга ничә яшь була, һәм әнисе аның өчен һәр ел нәрсә эшли?

  4. Ели улларының исемнәре ничек, һәм алар нинди кеше?

  5. Йәһвә Шамуилны ничек чакыра, һәм нәрсә әйтә?

  6. Үскәч, Шамуил кем була, һәм ул картайгач нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. 1 Патшалык 1:1—28 не укы.

    1. Елкана гаилә башлыклары өчен чын гыйбадәт кылуда җитәкчелек алуда нинди искиткеч үрнәк бирә? (1 Пат. 1:3, 21; Мат. 6:33; Флп. 1:10).

    2. Авыр мәсьәләне хәл итүдә Һанна нинди үрнәк калдырган? (1 Пат. 1:10, 11; Мәд. 54:23; Рим. 12:12).

  2.  

    Ничек Ели Йәһвәгә караганда күбрәк улларын олылаган, һәм бу безне нәрсә турында кисәтә? (1 Пат. 2:22—24, 27, 29; Кан. 21:18—21; Мат. 10:36, 37).

  3.  

    Сугыш барган урыннан нинди дүрт кайгылы хәбәр килә, һәм бу Елигә ничек тәэсир итә?

  4.  

    Исраиллеләр Йәһвәне ничек итеп рәнҗеткән, һәм ничек без бүген аның Патшалыгын тугры яклый алабыз? (1 Пат. 8:5, 7; Яхъ. 17:16; Ягък. 4:4).

56 нчы хикәя

Шаул — Исраилнең беренче патшасы

  1. Рәсемгә кара. Шамуил нәрсә эшли һәм ни өчен?

  2. Ни өчен Шаул Йәһвәгә ошый, һәм ул нинди кеше була?

  3. Шаул улының исеме ничек, һәм ул нәрсә эшли?

  4. Ни өчен Шаул үзе, Шамуилны көтмичә, корбан китерә?

  5. Шаул мисалыннан нинди сабаклар алабыз?

Өстәмә сораулар:

  1. 1 Патшалык 9:15—21 не һәм 10:17—27 не укы.

    Кешеләр Шаул турында аны хөрмәт итмичә сөйләгәндә, аның басынкылыгы аңа ашыгып эш итмәскә ничек ярдәм иткән? (1 Пат. 9:21; 10:21, 22, 27; Гыйб. сүз. 17:27).

  2. 1 Патшалык 13:5—14 не укы.

    Шаул Гилгалда нинди гөнаһ эшләгән? (1 Пат. 10:8; 13:8, 9, 13).

  3. 1 Патшалык 15:1—35 не укы.

    1. Шаул амаликиләрнең патшасы Агаг белән бәйле нинди җитди гөнаһ эшләгән? (1 Пат. 15:2, 3, 8, 9, 22).

    2. Ничек Шаул үзен акларга һәм гаепне башкаларга сылтарга тырышкан? (1 Пат. 15:24).

    3. Киңәш бирелгәндә, без нинди кисәтүне истә тотарга тиеш? (1 Пат. 15:19—21; Мәд. 140:5; Гыйб. сүз. 9:8, 9; 11:2).

57 нче хикәя

Аллаһы Давытны сайлый

  1. Рәсемдә күрсәтелгән яшь егетнең исеме ничек, һәм аның кыю икәнлеген без кайдан беләбез?

  2. Давыт кайда яши, һәм аның әтисенең һәм бабасының исемнәре ничек?

  3. Ни өчен Йәһвә Шамуилга Бәйтлехемдәге Ишай өенә барырга куша?

  4. Ишай җиде улын китергәннән соң нәрсә була?

  5. Давыт китерелгәч, Йәһвә Шамуилга нәрсә әйтә?

Өстәмә сораулар:

  1.  

    Ничек бу вакыйгалар Давытның батыр булуын һәм Йәһвәгә таянып яшәгәнен күрсәтә? (1 Пат. 17:37).

  2.  

    1. Йәһвәнең 1 Патшалык 16:7 дә язылган сүзләре безгә кешеләрне аермаска һәм аларның тышкы күренешенә генә карап алдан ук тискәре мөнәсәбәт булдырмаска ничек ярдәм итә? (Рәс. 10:34, 35; 1 Тим. 2:4).

    2. Ничек Шаул мисалы Йәһвә үзенең изге рухын кешедән алгач, бу буш урынга явыз рух, яки яман эшләр кылырга теләк, урнашырга мөмкин икәнен күрсәтә? (1 Пат. 16:14; Мат. 12:43—45; Гәл. 5:16).

58 нче хикәя

Давыт һәм Голиаф

  1. Голиаф Исраил армиясенә нинди тәкъдим ясый?

  2. Голиафның буе нинди, һәм аны үтергән кешегә Шаул патша нинди бүләк вәгъдә итә?

  3. Шаул Давытка син әле яшь булганга Голиафка каршы сугыша алмыйсың дип әйткәч, Давыт нинди җавап кайтара?

  4. Давытның Йәһвәгә таянганы аның Голиафка әйткән сүзләреннән ничек күренә?

  5. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Давыт Голиафны нәрсә белән үтерә, һәм шуннан соң филистиләр белән нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. 1 Патшалык 17:1—54 не укы.

    1. Ни өчен Давыт шундый кыю булган, һәм ничек без аның батырлыгын үрнәк итеп тота алабыз? (1 Пат. 17:37, 45; Эфес. 6:10, 11).

    2. Ни өчен мәсихчеләр ял иткәндә яки уйнаганда Голиаф күрсәткән ярышу рухыннан сакланырга тиеш? (1 Пат. 17:8; Гәл. 5:26; 1 Тим. 4:8).

    3. Давытның сүзләре аның Йәһвәнең ярдәменә ышанганына ничек күрсәтә? (1 Пат. 17:45—47; 2 Пар. 20:15).

    4. Бу хәбәр ике армия арасындагы сугыш чынында ялган илаһлар белән чын Аллаһы Йәһвә арасындагы сугыш булганлыгын ничек күрсәтә? (1 Пат. 17:43, 46, 47).

    5. Йәһвәгә өмет итеп, ничек майланган мәсихчеләрнең калдыгы Давыт үрнәге буенча эш итә? (1 Пат. 17:37; Ирем. 1:17—19; Ачыл. 12:17).

59 нчы хикәя

Ни өчен Давыт качарга тиеш

  1. Ни өчен Шаул Давыттан көнләшә, һәм ничек аның улы Йонафан аннан аерылып тора?

  2. Бер көнне, Давыт Шаул өчен арфада уйнаганда, нәрсә була?

  3. Шаул Давытка, аңа кызы Милхуләне кияүгә биргәнче, нәрсә эшләргә куша һәм ни өчен?

  4. Давыт Шаулга арфада уйнаганда, инде өченче тапкыр нәрсә була? (Рәсемгә кара.)

  5. Милхулә Давытны үлемнән ничек коткара, һәм шуннан соң Давыт җиде ел нәрсә эшли?

Өстәмә сораулар:

  1. 1 Патшалык 18:1—30 ны укы.

    1. Йонафанның Давытны нык итеп яратуы «башка сарыклар» һәм «кечкенә көтү» арасындагы үзара яратуга ничек алдан күрсәткән? (1 Пат. 18:1; Яхъ. 10:16; Лүк 12:32; Зәк. 8:23).

    2. Йонафан Шаулның мирасчысы булырга тиеш икәнен исәпкә алсак, 1 Патшалык 18:4 тәге сүзләр Йонафанның патша итеп сайланган кешегә гаҗәп буйсынуын ничек күрсәтә?

    3. Ничек Шаул мисалы көнләшүнең җитди гөнаһка китерә алганын күрсәтә, һәм безне нәрсәдән кисәтә? (1 Пат. 18:7—9, 25; Ягък. 3:14—16).

  2.  

    Йонафан Шаулга каршы чыгып, ничек үз тормышын куркыныч астына куйган? (1 Пат. 19:1, 4—6; Гыйб. сүз. 16:14).

60 нчы хикәя

Әбигыя белән Давыт

  1. Рәсемгә кара. Давыт каршысына килүче хатынның исеме ничек, һәм ул нинди сыйфат белән аерылып тора?

  2. Набал кем ул?

  3. Ни өчен Давыт Набал янына үтенеч белән берничә кешене җибәрә?

  4. Давыт кешеләренә Набал нәрсә әйтә, һәм Давыт моңа ничек җавап кайтара?

  5. Ничек Әбигыя үзенең акыллы хатын икәнлеген күрсәтә?

Өстәмә сораулар:

  1. 1 Патшалык 22:1—4 не укы.

    Без мәсихче кардәшләр буларак бер-беребезгә булышырга тиеш. Давытның гаиләсе бу яктан нинди искиткеч үрнәк калдырган? (Гыйб. сүз. 17:17; 1 Тес. 5:14).

  2. 1 Патшалык 25:1—43 не укы.

    1. Ни өчен Набал турында нәфрәт белән сөйлиләр? (1 Пат. 25:2—5, 10, 14, 21, 25).

    2. Әбигыя мисалыннан мәсихче хатыннар нәрсәгә өйрәнә ала? (1 Пат. 25:32, 33; Гыйб. сүз. 31:26; Эфес. 5:24).

    3. Әбигыя Давытны нинди ике начар эш кылудан тыеп калган? (1 Пат. 25:31, 33; Рим. 12:19; Эфес. 4:26).

    4. Ничек Давытның Әбигыя сүзләренә җавабы ир-атларга Йәһвә карашы белән хатын-кызларга карарга булыша? (Рәс. 21:8, 9; Рим. 2:11; 1 Пет. 3:7).

61 нче хикәя

Давыт патша итеп куела

  1. Шаул үз чатырында йоклаганда, Давыт белән Әбисай нәрсә эшләгән?

  2. Давыт Шаулга нинди сораулар бирә?

  3. Шаул белән аерылышкач, Давыт кайда китә?

  4. Давыт ни өчен бик каты кайгыра һәм хәтта матур җыр яза?

  5. Хеврон шәһәрендә патша итеп куелганда, Давытка ничә яшь була, һәм аның кайбер улларының исемнәре ничек?

  6. Давыт соңрак нинди шәһәрдә патшалык итә?

Өстәмә сораулар:

  1.  

    1. Давытның 1 Патшалык 26:10 да язылган сүзләре аның теократик тәртипкә карашы турында нәрсә ачыклый? (Мәд. 36:7; Рим. 13:2).

    2. Без яратучан игелек күрсәтү өчен көч куйганда кешеләр моңа яманлык белән кайтарса, ничек Давытның 1 Патшалык 26:23 тә язылган сүзләре дөрес караш сакларга ярдәм итә? (3 Пат. 8:32; Мәд. 17:21).

  2. 2 Патшалык 1:26 ны укы.

    Ничек мәсихчеләр бер-берсенә, Давыт белән Йонафан кебек, «эчкерсез ярату» үстерә ала? (1 Пет. 4:8; Көл. 3:14; 1 Яхъ. 4:12).

  3. 2 Патшалык 5:1—10 ны укы.

    1. Давыт ничә ел патшалык иткән, һәм аның идарәсен нинди чорларга бүлеп була? (2 Пат. 5:4, 5).

    2. Кем Давытка бөеклек биргән, һәм ни өчен бу безгә искәртмә булып торырга тиеш? (2 Пат. 5:10; 1 Пат. 16:13; 1 Көр. 1:31; Флп. 4:13).

62 нче хикәя

Давыт йортында кайгы

  1. Йәһвә ярдәмендә Кәнган җирләре белән ахыр чиктә нәрсә була?

  2. Давыт бер кичне патша сараеның түбәсендә торганда нәрсә була?

  3. Ни өчен Йәһвәнең Давытка бик нык ачуы чыга?

  4. Йәһвә Давытның гөнаһын ачар өчен, аның янына кемне җибәрә, һәм бу ир-ат Давытның киләчәге турында нәрсә әйтә? (Рәсемгә кара.)

  5. Давыт нинди бәхетсезлекләргә очрый?

  6. Давыттан соң кем патша була?

Өстәмә сораулар:

  1.  

    1. Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итү безне яклый?

    2. Давытны гөнаһка нәрсә этәргән, һәм бу Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен нәрсәдән кисәтә? (2 Пат. 11:2; Мат. 5:27—29; 1 Көр. 10:12; Ягък. 1:14, 15).

  2. 2 Патшалык 12:1—18 не укы.

    1. Натан Давытка киңәш бирер өчен сайлаган юл өлкәннәрне һәм әти-әниләрне нәрсәгә өйрәтә? (2 Пат. 12:1—4; Гыйб. сүз. 12:18; Мат. 13:34).

    2. Ни өчен Йәһвә Давытка мәрхәмәт күрсәткән? (2 Пат. 12:13; Мәд. 31:5; 2 Көр. 7:9, 10).

63 нче хикәя

Акыллы Сөләйман патша

  1. Йәһвә Сөләйманга нинди сорау бирә, һәм ничек ул җавап кайтара?

  2. Сөләйманның үтенече Йәһвәгә ошаганга күрә, ул аңа нәрсә бирергә вәгъдә итә?

  3. Сөләйман янына ике хатын нинди авыр мәсьәлә белән килә?

  4. Рәсемгә кара. Сөләйман бу мәсьәләне ничек чишә?

  5. Сөләйман патшалык иткән вакытта нинди шартлар була һәм ни өчен?

Өстәмә сораулар:

  1. 3 Патшалык 3:3—28 не укы.

    1. Сөләйманның 3 Патшалык 3:7 дә язылган эчкерсез сүзләреннән Аллаһы оешмасында җаваплылык бирелгән ир-атлар нәрсәгә өйрәнә ала? (Мәд. 118:105; Гыйб. сүз. 3:5, 6).

    2.     

    3. Сөләйманның ике хатын арасындагы бәхәсне чишүе турында уйланганда, без Зуррак Сөләйманның, Гайсә Мәсихнең, киләчәк идарә итүе турында әйткәндә нәрсәгә ышана алабыз? (3 Пат. 3:28; Ишаг. 9:6, 7; 11:2—4).

  2. 3 Патшалык 4:29—34 не укы.

    1. Сөләйманның акыллы йөрәк турындагы үтенеченә Йәһвә нинди җавап кайтарган? (3 Пат. 4:29).

    2. Сөләйманның акыллы сүзләрен ишетер өчен кешеләрнең куйган тырышлыкларын исәпкә алсак, Аллаһы Сүзен өйрәнүгә карашыбыз нинди булырга тиеш? (3 Пат. 4:29, 34; Яхъ. 17:3; 2 Тим. 3:17).

64 нче хикәя

Сөләйман гыйбадәтханә төзи

  1. Сөләйман гыйбадәтханәне ничә ел төзи, һәм ни өчен төзелешкә шулхәтле күп акча китә?

  2. Гыйбадәтханәнең ничә төп бүлмәсе бар, һәм эчке бүлмәдә нәрсә тора?

  3. Гыйбадәтханә төзелеп беткәч, Сөләйман үз догасында нәрсә дип әйтә?

  4. Йәһвә Сөләйманның догасы белән канәгать икәнлеген ничек күрсәтә?

  5. Сөләйман хатыннары аны нәрсә эшләргә котырта, һәм Сөләйман белән нәрсә була?

  6. Ни өчен Йәһвәнең Сөләйманга ачуы чыга, һәм Йәһвә аңа нәрсә дип әйтә?

Өстәмә сораулар:

  1.  

    Давытның 1 Паралипоменон 28:9, 10 да язылган сүзләрен исәпкә алсак, һәр көн без нәрсә эшләргә тырышырга тиеш? (Мәд. 18:15; Флп. 4:8, 9).

  2.   

    1. Кеше төзегән бернинди бина да Аллаһы Тәгаләне сыйдыра алмый икәнен Сөләйман ничек күрсәткән? (2 Пар. 6:18; Рәс. 17:24, 25).

    2. Сөләйманның 2 Паралипоменон 6:32, 33 тә язылган сүзләреннән без Йәһвә турында нәрсә беләбез? (Рәс. 10:34, 35; Гәл. 2:6).

  3. 2 Паралипоменон 7:1—5 не укы.

    Аллаһы данын күргәч, Исраил халкы Йәһвәгә мактау сүзләре җырларга теләк сизгән кебек, Йәһвәнең үз халкына биргән фатихалары турында уйлану безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? (2 Пар. 7:3; Мәд. 21:23; 33:2; 95:2).

  4. 3 Патшалык 11:9—13 не укы.

    Ничек Сөләйманның мисалы ахырга тикле тугры булып калырга кирәклеген күрсәтә? (3 Пат. 11:4, 9; Мат. 10:22; Ачыл. 2:10).

65 нче хикәя

Патшалык бүленә

  1. Рәсемдә күрсәтелгән ике ир-атның исемнәре ничек, һәм алар кем?

  2. Ахия үзенең халаты белән нәрсә эшли, һәм бу нәрсәне аңлата?

  3. Сөләйман Йәробоам белән нәрсә эшләргә тырыша?

  4. Ни өчен халык Йәробоамны ун кабилә өстеннән патша итеп куя?

  5. Ни өчен Йәробоам ике алтын бозау ясый, һәм шуннан соң бу ил белән нәрсә була?

  6. Ике буынлы патшалык белән һәм Иерусалимдагы гыйбадәтханә белән нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. 3 Патшалык 11:26—43 не укы.

    Йәробоам нинди кеше булган, һәм Йәһвә аңа, ул Аллаһы кануннарын үтәсә, нәрсә вәгъдә иткән? (3 Пат. 11:28, 38).

  2. 3 Патшалык 12:1—33 не укы.

    1. Рәхәбамның хакимиятне дөрес кулланмавыннан әти-әниләр һәм өлкәннәр нинди сабак ала? (3 Пат. 12:13; 1 Пет. 5:2, 3).

    2. Яшьләр үз тормышларында җитди карарлар кабул иткәндә, җитәкчелек сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? (3 Пат. 12:6, 7; Гыйб. сүз. 1:8, 9; 2 Тим. 3:16, 17; Евр. 13:7).

    3. Йәробоамны алтын бозауга табыныр өчен ике үзәк булдырырга нәрсә этәргән, һәм ни өчен бу Йәһвәгә иман булмаганлыгын күрсәткән? (3 Пат. 11:37; 12:26—28).

    4. Ун буынлы патшалыкны чын гыйбадәт кылуга каршы фетнәгә кем күтәргән? (3 Пат. 12:32, 33).

66 нчы хикәя

Изебел — явыз хатын патша

  1. Кем ул Изебел?

  2. Ни өчен бер көнне Аһаб патшаның кәефе китә?

  3. Ире Аһаб Набуфиның йөзем бакчасын ала алсын өчен, Изебел нәрсә эшли?

  4. Изебелга җәза бирер өчен, Йәһвә кемне җибәрә?

  5. Рәсемгә кара. Иуй Изебел сарае янына килгәч, нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. 3 Патшалык 16:29—33 не һәм 18:3,4 не укы.

    Аһаб патшалык иткән вакытта Исраилдәге хәл нихәтле начар булган? (3 Пат. 16:33).

  2. 3 Патшалык 21:1—16 ны укы.

    1. Ничек Набуфи батырлык һәм Йәһвәгә тугрылык күрсәткән? (3 Пат. 21:1—3; Лев. 25:23—28).

    2. Аһаб мисалыннан күңел төшенкелеге турында әйткәндә без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (3 Пат. 21:4; Рим. 5:3—5).

  3. 4 Патшалык 9:30—37 не укы.

    Йәһвә ихтыярын үтәүдә Иуй күрсәткән ашкыну үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (4 Пат. 9:4—10; 2 Көр. 9:1, 2; 2 Тим. 4:2).

67 нче хикәя

Еһошафат Йәһвәгә өметләнә

  1. Еһошафат кем ул, һәм ул нинди вакытта яши?

  2. Ни өчен исраиллеләр курыккан, һәм аларның күбесе нәрсә эшләгән?

  3. Йәһвә Еһошафатның догасына нинди җавап бирә?

  4. Исраиллеләр сугыш урынына килгәнче үк, Йәһвә нәрсә эшли?

  5. Еһошафат безгә нинди үрнәк калдырган?

Өстәмә сораулар:

  1. 2 Паралипоменон 20:1—30 ны укы.

    1. Еһошафат Аллаһының тугры хезмәтчеләренә, куркыныч шартлар белән очрашканда, нәрсә эшләргә кирәклеген ничек күрсәткән? (2 Пар. 20:12; Мәд. 24:15; 61:2).

    2. Йәһвәнең һәрвакыт үз халкы белән аралаша торган каналы булганга күрә, безнең көннәрдә ул нинди канал белән куллана? (2 Пар. 20:14, 15; Мат. 24:45—47; Яхъ. 15:15).

    3. Йәһвә «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә сугыш» башлагач, безнең хәлебез ничек Еһошафатныкына охшаш булачак? (2 Пар. 20:15, 17; 32:8; Ачыл. 16:14, 16).

    4. Левиләргә охшарга тырышып, пионерлар һәм миссионерлар бөтендөнья вәгазь эшенә нинди өлеш кертә? (2 Пар. 20:19, 21; Рим. 10:13—15; 2 Тим. 4:2).

68 нче хикәя

Ике терелтелгән бала

  1. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән, һәм кечкенә малай белән нәрсә булган?

  2. Ильяс малай турында нәрсә дип дога кылган, һәм аннары нәрсә булган?

  3. Ильяска ярдәм иткән пәйгамбәрнең исеме ничек?

  4. Ни өчен Элишаны Сонам шәһәрендәге хатынның өенә чакырганнар?

  5. Элиша нәрсә эшләгән, һәм үлгән бала белән нәрсә булган?

  6. Ильяс һәм Элиша аша Йәһвә нинди көчен күрсәткән?

Өстәмә сораулар:

  1. 3 Патшалык 17:8—24 не укы.

    1. Ильясның тыңлаучанлыгы һәм иманы ничек сыналган булган? (3 Пат. 17:9; 19:1—4, 10).

    2. Ни өчен Сарепта шәһәрендә яшәүче тол хатынның иманын гаять көчле дип әйтеп була? (3 Пат. 17:12—16; Лүк 4:25, 26).

    3. Сарепта шәһәрендә яшәүче тол хатын белән булган хәл ничек итеп Гайсәнең Маттай 10:41, 42 дә язылган сүзләренең дөреслеген раслый? (3 Пат. 17:10—12, 17, 23, 24).

  2. 4 Патшалык 4:8—37 не укы.

    1. Сонам шәһәрендәге хатынның кунакчыллыгы нинди сабак бирә? (4 Пат. 4:8; Лүк 6:38; Рим. 12:13; 1 Яхъ. 3:17).

    2. Без Аллаһының хезмәтчеләренә ничек итеп игелек күрсәтә алабыз? (Рәс. 20:35; 28:1, 2; Гәл. 6:9, 10; Евр. 6:10).

69 нчы хикәя

Бер кыз түрәгә булыша

  1. Рәсемдәге кыз хуҗа хатынга нәрсә сөйли?

  2. Бу хуҗа хатын кем, һәм кыз аның өенә ничек эләккән?

  3. Элиша үзенең хезмәтчесе аша Нагаманга нәрсә дип әйтергә кушкан, һәм ни өчен Нагаманның ачуы чыккан?

  4. Нагаман үз хезмәтчесенең сүзен тыңлаганнан соң нәрсә булган?

  5. Ни өчен Элиша Нагаманның бүләгеннән баш тарткан, ләкин Гыйзи нәрсә эшләгән?

  6. Гыйзи белән нәрсә булган, һәм бу безгә нинди сабак бирә?

Өстәмә сораулар:

  1. 4 Патшалык 5:1—27 не укы.

    1. Кыз калдырган үрнәк хәзерге яшьләрне ничек рухландыра? (4 Пат. 5:3; Мәд. 8:3; 148:12, 13).

    2. Безгә Изге Язмага нигезләнгән киңәш бирелгәндә, ни өчен Нагаманның мисалын хәтеребезгә төшерергә кирәк? (4 Пат. 5:15; Евр. 12:5, 6; Ягък. 4:6).

    3. Элишаның эш итүен Гыйзинеке белән чагыштырып, без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (4 Пат. 5:9, 10, 14—16, 20; Мат. 10:8; Рәс. 5:1—5; 2 Көр. 2:17).

70 нче хикәя

Юныс һәм зур балык

  1. Юныс кем ул, һәм Йәһвә аңа нәрсә эшләргә кушкан?

  2. Йәһвә кушкан җиргә барырга теләмичә, Юныс нәрсә эшләгән?

  3. Юныс, диңгез тынсын өчен, диңгезчеләргә нәрсә эшләргә кушкан?

  4. Су астына киткәч, Юныс белән нәрсә булган? (Рәсемгә кара.)

  5. Юныс зур балыкның карынында күпме булган, һәм ул анда нәрсә эшләгән?

  6. Коры җиргә эләккәч, Юныс нәрсә эшләгән, һәм безгә бу нинди сабак бирә?

Өстәмә сораулар:

  1. Юныс 1:1—2:1 не укы.

    Юныс Нинәвәдә яшәүчеләргә вәгазьләргә дигән йөкләмәсенә ничек караган? (Юн. 1:2, 3; Гыйб. сүз. 3:7; Вәг. 8:12).

  2. Юныс 2:2, 3, 11 не укы.

    Юныс белән булган хәл Йәһвәнең догаларыбызга җавап бирәчәгенә ышанычыбызны ничек итеп ныгыта? (Мәд. 21:25; 33:7; 1 Яхъ. 5:14).

  3. Юныс 3:1—10 ны укы.

    1. Юныс башта үз йөкләмәсен үтәргә теләмәгән, әмма Йәһвә аны куллануын дәвам иткән. Ни өчен бу безгә көч бирә? (Мәд. 102:14; 1 Пет. 5:10).

    2. Ни өчен Юныс Нинәвәдә вәгазьләгәндә булган хәл безгә участогыбыздагы кешеләргә карата алдан ук тискәре фикердә булудан сакланырга кирәклеген күрсәтә? (Юн. 3:6—9; Вәг. 11:6; Рәс. 13:48).

71 нче хикәя

Аллаһы оҗмах вәгъдә итә

  1. Ишагыйя кем булган, ул кайчан яшәгән, һәм Йәһвә аңа нәрсә күрсәткән?

  2. «Оҗмах» дигән сүз нәрсә аңлата, һәм бу сүз нәрсәне исеңә төшерә?

  3. Йәһвә Ишагыйягә киләчәк яңа оҗмах турында нәрсә язарга кушкан?

  4. Адәм белән Хаува үзләренең гүзәл йортларын ничек югалткан?

  5. Йәһвә үзен яратучы кешеләргә нәрсә вәгъдә итә?

Өстәмә сораулар:

  1. Ишагыйя 11:6—9 ны укы.

    1. Аллаһы Сүзендә яңа дөньяда кешеләр белән хайваннар арасында булачак тынычлык ничек сурәтләнә? (Мәд. 148:10, 13; Ишаг. 65:25; Йәз. 34:25).

    2. Ишагыйянең сүзләре бүген рухи мәгънәдә Йәһвәнең хезмәтчеләре арасында ничек үтәлә? (Рим. 12:2; Эфес. 4:23, 24).

    3. Кешеләрдә хәзерге вакыттагы һәм яңа дөньяда булачак үзгәрешләр өчен кем хөрмәткә лаек? (Ишаг. 48:17, 18; Гәл. 5:22, 23; Флп. 4:7).

  2. Ачылыш 21:3, 4 не укы.

    1. Изге Язмада Аллаһының җирдә кешеләр белән туры мәгънәдә түгел, ә күчерелмә мәгънәдә яшәве ничек күрсәтелә? (Лев. 26:11, 12; 2 Пар. 6:18; Ишаг. 66:1; Ачыл. 21:2, 3, 22—24).

    2. Нинди күз яше һәм нинди авырту башка булмаячак? (Лүк 8:49—52; Рим. 8:21, 22; Ачыл. 21:4).

72 нче хикәя

Аллаһы Хизәкыйя патшага булыша

  1. Рәсемдәге кеше кем ул, һәм ул нигә бик зур бәлагә эләккән?

  2. Хизәкыйя Аллаһы алдына нинди хатларны җәеп салган, һәм ул нәрсә дип дога кылган?

  3. Хизәкыйя нинди патша булган, һәм Йәһвә аңа Ишагыйя пәйгамбәр аша нинди хәбәр җибәргән?

  4. Рәсемнән күренгәнчә, Йәһвәнең фәрештәсе ассириялеләр белән нәрсә эшләгән?

  5. Ике буынлы патшалык бераз вакыт тынычлыкта яшәсә дә, Хизәкыйя үлгәннән соң нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1.  

    1. Ассириянең вәкиле Рабсак ничек итеп исраиллеләрнең иманын какшатырга тырышкан? (4 Пат. 18:19, 21; Чыг. 5:2; Мәд. 63:4).

    2.     

  2. 4 Патшалык 19:1—37 не укы.

    1. Ничек авыр вакытларда Йәһвә халкы Хизәкыйягә охшарга тырыша? (4 Пат. 19:1, 2; Гыйб. сүз. 3:5, 6; Евр. 10:24, 25; Ягък. 5:14, 15).

    2. Сеннахирим патша нинди өч җиңелү кичергән, һәм ул пәйгамбәрлек рәвештә кемне сурәтләгән? (4 Пат. 19:32, 35, 37; Ачыл. 20:2, 3).

  3. 4 Патшалык 21:1—6, 16 ны укы.

    Ни өчен Манашшене Иерусалимда идарә иткән иң бозык патшаларның берсе дип атап була? (2 Пар. 33:4—6, 9).

73 нче хикәя

Исраилнең соңгы яхшы патшасы

  1. Патша булып идарә итә башлаганда Йошиягә ничә яшь булган, һәм җиде ел патшалык иткәннән соң, ул нәрсә эшли башлаган?

  2. Беренче рәсемгә кара. Йошия нәрсә эшли?

  3. Кешеләр гыйбадәтханәне төзекләндергәндә, баш рухани Хәлки анда нәрсә таба?

  4. Ни өчен Йошия үз өстендәге киемнәрен ерткан?

  5. Олдана исемле пәйгамбәр хатын Йошиягә Йәһвәдән нинди хәбәр җиткергән?

Өстәмә сораулар:

  1. 2 Паралипоменон 34:1—28 не укы.

    1. Йошия балачаклары авырлыкта үткән кешеләргә нинди үрнәк биргән? (2 Пар. 33:21—25; 34:1, 2; Мәд. 26:10).

    2. Йошия идарә итүенең 8 нче, 12 нче һәм 18 нче елларында чын гыйбадәт кылуны алга җибәрү өчен нинди мөһим адымнар ясаган? (2 Пар. 34:3, 8).

    3. Йошия патша һәм баш рухани Хәлки үрнәгеннән гыйбадәт кылу урыныбызны тиешле хәлдә тоту турында нәрсәгә өйрәнә алабыз? (2 Пар. 34:9—13; Гыйб. сүз. 11:14; 1 Көр. 10:31).

74 нче хикәя

Батыр кеше

  1. Рәсемдәге яшь кеше кем ул?

  2. Иремия үзенең пәйгамбәр булып билгеләнүенә ничек караган, һәм Йәһвә аңа нәрсә дип әйткән?

  3. Иремия халыкка өзлексез нинди хәбәр игълан иткән?

  4. Руханилар ничек итеп Иремияне туктатырга тырышкан, ләкин ул куркуга бирешмәгәнен ничек күрсәткән?

  5. Үзләренең явыз юлларын калдырмаганнары өчен исраиллеләр белән нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Иремия 1:1—8 не укы.

    1. Иремиянең мисалыннан күренүенчә, кешене Йәһвәгә хезмәт итәргә нәрсә яраклы итә? (2 Көр. 3:5, 6).

    2. Иремиянең үрнәге яшь мәсихчеләрне нәрсәгә дәртләндерә? (Вәг. 12:1; 1 Тим. 4:12).

  2. Иремия 10:1—5 не укы.

    Иремия ничек итеп ачык мисал ярдәмендә потларга өметләнүнең файдасызлыгын күрсәтә? (Ирем. 10:5; Ишаг. 46:7; Авв. 2:19).

  3. Иремия 26:1—16 ны укы.

    1. Безнең көннәрдә кисәтү хәбәре таратканда, майланган калдык ничек итеп Йәһвәнең Иремиягә бирелгән «бер сүзен дә төшереп калдырма» дигән боерыгын үти? (Ирем. 26:2; Кан. 4:2; Рәс. 20:27).

    2. Иремия Йәһвә Шаһитләренә халыкларга Йәһвә кисәтүләрен игълан итүдә нинди искиткеч үрнәк калдырган? (Ирем. 26:8, 12, 14, 15; 2 Тим. 4:1—5).

  4. 4 Патшалык 24:1—17 не укы.

    Яһүдиянең Йәһвәгә тугры булмавы нинди аяныч нәтиҗәләргә китергән? (4 Пат. 24:2—4, 14).

75 нче хикәя

Бабылдагы дүрт егет

  1. Рәсемдәге дүрт егет кем, һәм алар ничек Бабылга эләккән?

  2. Набуходоносор бу дүрт егеткә карата нәрсә ниятләгән, һәм ул үзенең хезмәтчеләренә нинди әмер биргән?

  3. Данил үзенә һәм өч дустына нинди ризык һәм эчемлекләр бирүләрен сораган?

  4. Ун көн дәвамында яшелчә ашаганнан соң, Данил һәм аның өч дусты башка егетләр белән чагыштырганда нинди булып күренгән?

  5. Данил һәм аның өч дусты патша сараена ничек эләккән, һәм нинди яктан алар патшаның һәркайсы рухание һәм акыл иясеннән яхшырак дип табылган?

Өстәмә сораулар:

  1. Данил 1:1—21 не укы.

    1. Вәсвәсәләргә каршы тору һәм кимчелекләр белән көрәшү өчен, бездән нинди көч кую таләп ителергә мөмкин? (Дан. 1:8; Ярат. 39:7, 10; Гәл. 6:9).

    2. Ничек яшьләр кайберәүләр «татлы ризык» дип саный торган нәрсәләрне «татып карау» вәсвәсәсенә яки басымына дучар булырга мөмкин? (Дан. 1:8; Гыйб. сүз. 20:1; 2 Көр. 6:17—7:1).

    3. Изге Язмалардагы дүрт яһүди егет хакындагы вакыйга безгә дөньяви белем алу турында нәрсәне аңларга ярдәм итә? (Дан. 1:20; Ишаг. 54:13; 1 Көр. 3:18—20).

76 нчы хикәя

Иерусалим җимерелә

  1. Иерусалим һәм исраиллеләр белән нәрсә булган? (Рәсемне кара.)

  2. Йәзәкил кем ул, һәм Йәһвә аңа күренештә нинди җирәнгеч эшләр күрсәткән?

  3. Йәһвә, исраиллеләр аны хөрмәт итмәгәнгә күрә, нинди вәгъдә биргән?

  4. Набуходоносор патша, исраиллеләр аңа каршы баш күтәргәннән соң, нәрсә эшләгән?

  5. Ни өчен Йәһвә исраиллеләрнең мондый коточкыч һәлакәткә очравына юл куйган?

  6. Ничек итеп Исраил җирендә бер кеше дә калмаган, һәм җир никадәр озак кешесез булган?

Өстәмә сораулар:

  1. 4 Патшалык 25:1—26 ны укы.

    1. Седекия кем ул, аның белән нәрсә булган, һәм моның белән ничек итеп Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлгән? (4 Пат. 25:5—7; Йәз. 12:13—15).

    2. Йәһвә Исраилнең тугрылыксызлыгы өчен кемне җаваплы дип исәпләгән? (4 Пат. 25:9, 11, 12, 18, 19; 2 Пар. 36:14, 17).

  2. Йәзәкил 8:1—18 не укы.

    Ни өчен христианнар кояшка табынган мөртәт исраиллеләргә охшаш? (Йәз. 8:16; Ишаг. 5:20, 21; Яхъ. 3:19—21; 2 Тим. 4:3).

77 нче хикәя

Алар баш имәячәк

  1. Набуходоносор патша халыкка нинди боерык биргән?

  2. Ни өчен Данилның өч дусты алтын потка тезләнеп табынмаган?

  3. Набуходоносор өч яһүдкә потка тезләнеп табыну өчен тагы бер мөмкинлек биргәч, ничек алар Йәһвәгә өметләнгәннәрен күрсәткән?

  4. Набуходоносор Седрах, Мисах һәм Авденаго белән нәрсә эшләргә кушкан?

  5. Мич эченә иелеп карагач, Набуходоносор нәрсә күргән?

  6. Ни өчен патша Седрах, Мисах һәм Авденагоның Аллаһысын данлаган, һәм бу өч егет безгә нинди үрнәк күрсәткән?

Өстәмә сораулар:

  1. Данил 3:1—30 ны укы.

    1. Аллаһы хезмәтчеләренең сафлыклары сыналганда, аларның барысы да өч яһүди егет күрсәткән нинди караш буенча эш итәргә тиеш? (Дан. 3:17, 18; Мат. 10:28; Рим. 14:7, 8).

    2. Йәһвә Аллаһы Набуходоносорга нинди мөһим сабак биргән? (Дан. 3:28, 29; 4:31, 32).

78 нче хикәя

Кул стенага яза

  1. Бабыл патшасы оештырган зур мәҗлес вакытында, кунаклар Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсеннән алынган савыт-сабалардан шәраб эчкәндә, нәрсә булган?

  2. Балтасар акыл ияләренә нәрсә дип әйткән, ләкин алар нәрсә эшли алмаган?

  3. Патшаның анасы нәрсә эшләргә дип әйткән?

  4. Данилның аңлатуы буенча, ни өчен Аллаһы кулга бу сүзләрне стенага язарга кушкан?

  5. Данил стенадагы сүзләрне ничек аңлаткан?

  6. Данил сөйләп торган чакта нәрсә булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Данил 5:1—31 не укы.

    1. Аллаһыдан курку һәм Балтасар стенадагы язуны күргәндә кичергән курку арасындагы аерманы күрсәт (Дан. 5:6, 7; Мәд. 18:10; Рим. 8:35—39).

    2. Ни өчен Данилга, Балтасар һәм аның зур түрәләре алдында сөйләгәндә, зур кыюлык кирәк булган? (Дан. 5:17, 18, 22, 26—28; Рәс. 4:29).

    3. Ничек Данил китабының 5 нче бүлегендә Йәһвәнең хакимлегенә басым ясала? (Дан. 4:14, 22; 5:21).

79 нчы бүлек

Данил арысланнар чокырында

  1. Дари кем ул, һәм аның Данилга мөнәсәбәте нинди булган?

  2. Көнләшүчән кешеләрнең тәкъдиме буенча, Дари нәрсә эшләгән?

  3. Яңа закон турында белгәннән соң, Данил нәрсә эшләгән?

  4. Ни өчен Дари шулхәтле кайгырган, хәтта йоклый алмаган, һәм ул иртә белән нәрсә эшләгән?

  5. Данил Дарига нәрсә дип җавап кайтарган?

  6. Данилны үтерергә тырышкан явыз кешеләр белән нәрсә булган, һәм Дари үзенең патшалыгындагы барлык кешеләргә нәрсә дип язган?

Өстәмә сораулар:

  1. Данил 6:1—28 не укы.

    1. Ни өчен Данилга каршы заговор безгә дошманнарның Йәһвә Шаһитләренең хәзерге эшчәнлеген туктатырга тырышуларын исебезгә төшерә? (Дан. 6:7; Ишаг. 10:1; Рим. 8:31).

    2. Аллаһының хезмәтчеләре ничек итеп «хакимлек итүче җитәкчеләргә» буйсынуда Данил үрнәге буенча эш итә ала? (Дан. 6:5, 10; Рим. 13:1; Рәс. 5:29).

    3. Ничек без Йәһвәгә «даимилек» белән хезмәт итүдә Данилның үрнәген тота алабыз? (Дан. 6:16, 20; Флп. 3:16; Ачыл. 7:15).

80 нче хикәя

Аллаһы халкы Бабылдан чыга

  1. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, исраиллеләр нәрсә эшли?

  2. Кир ничек итеп Йәһвәнең Ишагыйя тарафыннан язылган пәйгамбәрлеген үтәгән?

  3. Кир Иерусалимга кайта алмаган исраиллеләргә нәрсә эшләргә кушкан?

  4. Кир Иерусалимга кайтучыларга нәрсә биргән?

  5. Исраиллеләргә Иерусалимга кайтып җитү өчен күпме вакыт кирәк булган?

  6. Ничә ел ил бөтенләй кешесез булган?

Өстәмә сораулар:

  1. Ишагыйя 44:28 һәм 45:1—4 не укы.

    1. Йәһвә Кир турындагы пәйгамбәрлекнең һичшиксез үтәләчәгенә ничек басым ясаган? (Ишаг. 55:10, 11; Рим. 4:17).

    2.     

  2. Езра 1:1—11 не укы.

    Ничек без Иерусалимга кайтырга мөмкинлеге булмаган кешеләр үрнәге буенча, тулы вакытлы хезмәт башлый алган кардәшләргә булыша алабыз? (Езр. 1:4, 6; Рим. 12:13; Көл. 4:12).

81 нче хикәя

Алар Аллаһы ярдәменә таянган

  1. Ничә кеше Бабылдан Иерусалимга кадәр озын юлга чыккан, һәм анда килгәч, алар нәрсә күргәннәр?

  2. Килгәннән соң, исраиллеләр нәрсә төзи башлаган, ләкин аларның дошманнары нәрсә эшләргә тырышкан?

  3. Аггей белән Зәкәрия кемнәр ул, һәм алар халыкны нәрсәгә өндәгән?

  4. Ни өчен Фафнай Бабылга хат җибәргән, һәм ул нинди җавап алган?

  5. Езра, Аллаһының гыйбадәтханәсен төзекләндерергә кирәк икәнен белеп алгач, нәрсә эшләгән?

  6. Рәсемгә кара. Езра нәрсә турында дога кыла, Йәһвә аның догасына ничек җавап бирә, һәм бу безгә нинди сабак бирә?

Өстәмә сораулар:

  1. Езра 3:1—13 не укы.

    Әгәр без Аллаһының җыелышы булмаган җиргә эләгәбез икән, безгә нәрсә эшләвебезне дәвам итәргә кирәк? (Езр. 3:3, 6; Рәс. 17:16, 17; Евр. 13:15).

  2. Езра 4:1—7 не укы.

    Зеруббабел Аллаһы халкына конфессияара эш итүләргә карата нинди үрнәк күрсәткән? (Чыг. 34:12; 1 Көр. 15:33; 2 Көр. 6:14—17).

  3. Езра 5:1—5, 17 һәм 6:1—22 не укы.

    1. Ни өчен дошманнар гыйбадәтханә төзү эшен туктата алмаган? (Езр. 5:5; Ишаг. 54:17).

    2. Ничек яһүди өлкәннәрнең эш итүе мәсихче җыелыштагы өлкәннәрне, каршылык белән очрашканда, Йәһвәнең җитәкчелеген эзләргә дәртләндерә? (Езр. 6:14; Мәд. 31:8; Рим. 8:31; Ягък. 1:5).

  4. Езра 8:21—23, 28—36 ны укы.

    Берәр эш башлар алдыннан, Езраның үрнәгенә ияреп, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Езр. 8:23; Мәд. 126:1; Гыйб. сүз. 10:22; Ягък. 4:13—15).

82 нче хикәя

Мардокәй һәм Эстер

  1. Мардокәй белән Эстер кемнәр алар?

  2. Ни өчен Артаксеркс патша үзенә яңа хатын эзләгән, һәм ул кемне сайлап алган?

  3. Кем ул Һәмән, һәм нәрсә аның ачуын китергән?

  4. Нинди закон чыгарылган, һәм Мардокәйдән хәбәр алгач, Эстер нәрсә эшләгән?

  5. Һәмән белән һәм Мардокәй белән нәрсә булган?

  6. Исраиллеләр үз дошманнарыннан ничек котылган?

Өстәмә сораулар:

  1. Эстер 2:12—18 не укы.

    Ничек Эстер «басынкы һәм тыныч рух» кыйммәтле икәнен күрсәткән? (Эст. 2:15; 1 Пет. 3:1—5).

  2. Эстер 4:1—17 не укы.

    Эстергә саф гыйбадәт кылуны яклап эш итәргә мөмкинлек бирелгән кебек, безгә Йәһвәгә тугрылыгыбызны күрсәтер өчен нинди мөмкинлек бирелә? (Эст. 4:13, 14; Мат. 5:14—16; 24:14).

  3. Эстер 7:1—6 ны укы.

    Ничек безнең көннәрдә Аллаһының күп хезмәтчеләре, Эстер кебек, эзәрлекләүләр кичерергә әзер булганнар? (Эст. 7:4; Мат. 10:16—22; 1 Пет. 2:12).

83 нче хикәя

Иерусалимның стеналары

  1. Стеналары булмаган Иерусалимда исраиллеләр үзләрен ничек хис иткән?

  2. Нихами кем ул?

  3. Нихами нинди эш башкарган, һәм ни өчен бу бик җаваплы эш булган?

  4. Нинди хәбәр Нихамине кайгыга төшергән, һәм ул нәрсә эшләгән?

  5. Артаксеркс патша ничек итеп Нихамигә игелек күрсәткән?

  6. Дошманнар төзелеш эшләрен туктата алмасын өчен, Нихами төзелеш эшләрен ничек оештырган?

Өстәмә сораулар:

  1. Нихами 1:4—6 ны һәм 2:1—20 не укы.

    Ничек Нихами Йәһвәнең җитәкчелеген эзләгән? (Них. 2:4, 5; Рим. 12:12; 1 Пет. 4:7).

  2. Нихами 3:3—5 не укы.

    Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр фекойлеләрнең эш итүләреннән һәм, аларга капма-каршы буларак, аларның «иң күренеклеләренең» эш итүләреннән нәрсәгә өйрәнә ала? (Них. 3:5, 27; 2 Тес. 3:7—10; 1 Пет. 5:5).

  3. Нихами 4:1—23 не укы.

    1. Исраиллеләрне, көчле каршылыкларга карамастан, төзелешне дәвам итәргә нәрсә дәртләндергән? (Них. 4:6, 8, 9; Мәд. 49:15; Ишаг. 65:13, 14).

    2. Исраиллеләрнең үрнәге кайсы яклардан безнең өчен дәртләндерү булып тора?

  4. Нихами 6:15 не укы.

    Иерусалим стеналарының якынча ике ай эчендә төзеп бетерелүе иманның көче турында нәрсә күрсәтә? (Мәд. 55:4, 5; Мат. 17:20; 19:26).

84 нче хикәя

Мәрьям янына фәрештә килә

  1. Рәсемдәге хатын кем ул?

  2. Җәбраил Мәрьямгә нәрсә дип әйткән?

  3. Мәрьям ир белән яшәмәсә дә, аның баласы булачагын Җәбраил ничек аңлаткан?

  4. Мәрьям Элисабет янына килгәч нәрсә булган?

  5. Мәрьямнең баласы булачагын белгәч, Йосыф нәрсә эшләргә теләгән, һәм ни өчен ул соңыннан үз карарын үзгәрткән?

Өстәмә сораулар:

  1. Лүк 1:26—56 ны укы.

    1. Аллаһы Улының тормышы рухи сферадан Мәрьямнең күкәй күзәнәгенә күчерелгән булган. Лүк 1:35 кә нигезләнеп, Мәрьямнең күкәй күзәнәгендә Адәмнән мирас итеп алынган камилсезлек турында нинди нәтиҗә ясап була? (Агг. 2:11—13; Яхъ. 6:69; Евр. 7:26; 10:5).

    2. Ничек Гайсәгә ул әле туганчы хөрмәт күрсәтелгән? (Лүк 1:41—43).

    3. Аллаһы оешмасында аерым йөкләмәләр алган мәсихчеләргә Мәрьям нинди искиткеч үрнәк күрсәткән? (Лүк 1:38, 46—49; 17:10; Гыйб. сүз. 11:2).

  2. Маттай 1:18—25 не укы.

    Гайсәгә Иммануил дигән исем бирелмәсә дә, ни өчен аның җирдәге роле бу исемнең мәгънәсенә туры килгән? (Мат. 1:22, 23; Яхъ. 14:8—10; Евр. 1:1—3).

85 нче хикәя

Гайсә абзарда туа

  1. Рәсемдәге кечкенә бала кем ул, һәм Мәрьям аны кая сала?

  2. Ни өчен Гайсә мал-туар абзарында туган?

  3. Абзарга нинди ир-атлар якынлашып килә, һәм фәрештә аларга нәрсә дип әйткән? (Рәсемне кара.)

  4. Ни өчен Гайсә махсус бала булган?

  5. Ни өчен Гайсә хокук буенча Аллаһы Улы дип атала?

Өстәмә сораулар:

  1. Лүк 2:1—20 не укы.

    1. Кайсар Август Гайсәнең тууына кагылышлы пәйгамбәрлекнең үтәлүендә нинди роль уйнаган? (Лүк 2:1—4; Мих. 5:2).

    2. Кеше ничек итеп «Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләр» исәбендә була ала? (Лүк 2:14; Мат. 16:24; Яхъ. 17:3; Рәс. 3:19; Евр. 11:6).

    3. Әгәр Коткаручының тууы басынкы яһүд көтүчеләрен бик нык шатландырганын исәпкә алсак, бүген Аллаһы хезмәтчеләренә шатланыр өчен нинди тагы да зуррак сәбәп бар? (Лүк 2:10, 11; Эфес. 3:8, 9; Ачыл. 11:15; 14:6).

86 нчы хикәя

Кешеләрне йолдыз алып бара

  1. Рәсемдәге кешеләр кемнәр алар, һәм ни өчен аларның берсе якты йолдызга күрсәтеп тора?

  2. Ни өчен Һируд патша борчылган, һәм ул нәрсә эшләгән?

  3. Якты йолдыз бу кешеләрне кая алып килгән, һәм ни өчен алар туган җирләренә башка юл белән кайтып киткән?

  4. Һируд нинди боерык биргән һәм ни өчен?

  5. Йәһвә Йосыфка нәрсә эшләргә кушкан?

  6. Бу яңа йолдызны кем кабызган һәм ни өчен?

Өстәмә сорау:

  1. Маттай 2:1—23 не укы.

    Гайсә янына йолдызчылар килгәндә, аңа ничә яшь булган һәм ул кайда яшәгән? (Мат. 2:1, 11, 16).

87 нче хикәя

Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә

  1. Рәсемгә кара. Гайсә кайда утыра, һәм аңа ничә яшь?

  2. Һәр елны Йосыф һәм аның гаиләсе нәрсә эшләгән?

  3. Ни өчен бервакыт Йосыф белән Мәрьямгә, көне буе юлда булганнан соң, кире Иерусалимга барырга туры килгән?

  4. Йосыф белән Мәрьям Гайсәне кайда тапканнар, һәм андагы кешеләр нәрсәгә хәйран калган?

  5. Гайсә әнисе Мәрьямгә нәрсә дип әйткән?

  6. Ничек без, Аллаһы турында күбрәк белергә тырышып, Гайсә үрнәге буенча эш итә алабыз?

Өстәмә сораулар:

  1. Лүк 2:41—52 не укы.

    1. Канун буенча, ел саен була торган бәйрәмнәргә ирләрнең генә килүе таләп ителсә дә, Йосыф белән Мәрьям әти-әниләргә нинди яхшы үрнәк калдырган? (Лүк 2:41; Кан. 16:16; 31:12; Гыйб. сүз. 22:6).

    2. Гайсә әти-әниләргә итагатьле булуда балаларга нинди үрнәк күрсәткән? (Лүк 2:51; Кан. 5:16; Гыйб. сүз. 23:22; Көл. 3:20).

  2. Маттай 13:53—56 ны укы.

    Изге Язмаларда Гайсәнең нинди дүрт энесенең исемнәре аталган, һәм соңрак аларның икесе мәсихчеләр җыелышында нинди йөкләмәләр алган? (Мат. 13:55; Рәс. 12:17; 15:6, 13; 21:18; Гәл. 1:19; Ягък. 1:1; Яһү. 1).

88 нче хикәя

Яхъя Гайсәне суга чумдыра

  1. Бу рәсемдә кемнәр күрсәтелгән?

  2. Суга чумдырылу ничек үтә?

  3. Яхъя гадәттә кемнәрне суга чумдырган?

  4. Гайсә Яхъядан нинди аерым бер сәбәп аркасында үзен суга чумдыруын сораган?

  5. Аллаһы Гайсәнең суга чумдырылуы белән канәгать булганын ничек күрсәткән?

  6. Гайсә 40 көнгә аулак урынга киткәч нәрсә булган?

  7. Гайсәнең беренче шәкертләренең кайберләре кемнәр булган, һәм Гайсә нинди беренче могҗиза эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 3:13—17 не укы.

    Гайсә, суга чумдырылу үтеп, шәкертләренә нинди үрнәк күрсәткән? (Мәд. 39:8, 9; Мат. 28:19, 20; Лүк 3:21, 22).

  2. Маттай 4:1—11 не укы.

    Гайсәнең Изге Язманы оста кулланганы ничек безне Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә дәртләндерә? (Мат. 4:5—7; 2 Пет. 3:17, 18; 1 Яхъ. 4:1).

  3. Яхъя 1:29—51 не укы.

    Чумдыручы Яхъя үзенең шәкертләренең игътибарын кемгә юнәлдергән, һәм ничек без аңа охшарга тырыша алабыз? (Яхъ. 1:29, 35, 36; 3:30; Мат. 23:10).

  4. Яхъя 2:1—12 не укы.

    Ничек Гайсәнең беренче могҗизасы Йәһвә үз хезмәтчеләрен «яхшылыктан» мәхрүм итми икәнен күрсәтә? (Яхъ. 2:9, 10; Мәд. 83:12; Ягък. 1:17).

89 нчы хикәя

Гайсә гыйбадәтханәне чистарта

  1. Ни өчен гыйбадәтханә эчендә мал-туар сатканнар?

  2. Ни өчен Гайсәнең ачуы чыккан?

  3. Рәсемгә кара. Гайсә нәрсә эшли, һәм күгәрчен сатучыларга ул нәрсә дип әйтә?

  4. Гайсәнең шәкертләре аның бу эшләрен күргәч, нәрсәне исләренә төшергән?

  5. Гәлиләягә кире әйләнеп кайтканда, Гайсә нинди өлкә аша үткән?

Өстәмә сорау:

  1. Яхъя 2:13—25 не укы.

    Гайсәнең гыйбадәтханәдәге «акча алмаштыручыларга» ачуланганын исәпкә алсак, Патшалык Залында үткәрелгән сәүдә эшләренә ничек карарга кирәк? (Яхъ. 2:15, 16; 1 Көр. 10:24, 31—33).

90 нчы хикәя

Хатын-кыз белән кое янында

  1. Ни өчен Гайсә Самареядәге кое янында туктаган, һәм шунда очраткан хатынга ул нәрсә дип әйткән?

  2. Хатын нигә гаҗәпләнгән? Гайсә аңа нәрсә дип әйткән һәм ни өчен?

  3. Хатын Гайсә нинди су турында сөйли дип уйлаган, әмма чынлыкта Гайсә нәрсә турында әйткән?

  4. Ни өчен хатын Гайсәнең аның турында белгәннәренә гаҗәпләнгән, һәм Гайсә моны кайдан белгән?

  5. Бу вакыйга безгә нинди сабак бирә?

Өстәмә сораулар:

  1. Яхъя 4:5—43 не укы.

    1. Гайсәгә охшарга тырышсак, без башка милләт яки социаль дәрәҗәле кешеләргә ничек караячакбыз? (Яхъ. 4:9; 1 Көр. 9:22; 1 Тим. 2:3, 4; Тит. 2:11).

    2. Гайсәнең шәкерте булу кешегә рухи яктан нинди файда китерә? (Яхъ. 4:14; Ишаг. 58:11; 2 Көр. 4:16).

    3. Самареяле хатын белгәннәрен кадерләгән һәм аларны шатланып башкаларга сөйләгән. Ничек без аңа охшарга тырыша алабыз? (Яхъ. 4:7, 28; Мат. 6:33; Лүк 10:40—42).

91 нче хикәя

Гайсә тауда өйрәтә

  1. Рәсемгә кара. Гайсә кешеләрне кайда өйрәтә, һәм аның янында кемнәр утыра?

  2. 12 рәсүлнең исемнәрен әйтеп бир.

  3. Гайсә вәгазьләгән Патшалык нәрсә ул?

  4. Гайсә кешеләрне нәрсә турында дога кылырга өйрәткән?

  5. Гайсә кешеләрне бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәргә өйрәтә?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 5:1—12 не укы.

    Без үз рухи ихтыяҗларыбызны аңлаганыбызны ничек күрсәтә алабыз? (Мат. 5:3; Рим. 10:13—15; 1 Тим. 4:13, 15, 16).

  2. Маттай 5:21—26 ны укы.

    Ничек Маттай 5:23, 24 тә кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез Йәһвә белән мөнәсәбәтебезгә тәэсир итә икәненә басым ясала? (Мат. 6:14, 15; Мәд. 132:1; Көл. 3:13; 1 Яхъ. 4:20).

  3. Маттай 6:1—8 не укы.

    Мәсихчеләргә үз-үзең алдыңда тәкъва булуның нинди төрләреннән сакланырга кирәк? (Лүк 18:11, 12; 1 Көр. 4:6, 7; 2 Көр. 9:7).

  4. Маттай 6:25—34 не укы.

    Йәһвә безнең турыда материаль яктан кайгырта. Ничек Гайсә моңа өметләнергә өйрәткән? (Чыг. 16:4; Мәд. 36:25; Флп. 4:6).

  5. Маттай 7:1—11 не укы.

    Без Маттай 7:5 тәге ачык мисалдан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Гыйб. сүз. 26:12; Рим. 2:1; 14:10; Ягък. 4:11, 12).

92 нче хикәя

Гайсә үлгәннәрне терелтә

  1. Рәсемдәге кызның әтисе кем булган, һәм ни өчен ул һәм аның хатыны бик кайгырган?

  2. Яһир, Гайсәне тапкач, нәрсә эшләгән?

  3. Гайсә Яһирнең өенә барганда нәрсә булган, һәм юлда Яһирга нинди хәбәр җиткергәннәр?

  4. Ни өчен Яһирнең өендәге кешеләр Гайсәдән көлгән?

  5. Гайсә, өч рәсүле һәм кызның әти-әнисе белән кыз янына бүлмәгә кергәч, нәрсә эшләгән?

  6. Гайсә тагы кемнәрне терелткән, һәм бу нәрсәне күрсәтә?

Өстәмә сораулар:

  1. Лүк 8:40—56 ны укы.

    Гайсә ничек акыллылык күрсәтеп, кан китүдән газап чиккән хатын-кызга кызгануын белдергән, һәм мәсихче өлкәннәр моннан нәрсәгә өйрәнә ала? (Лүк 8:43, 44, 47, 48; Лев. 15:25—27; Мат. 9:12, 13; Көл. 3:12—14).

  2. Лүк 7:11—17 не укы.

    Ни өчен үлем аркасында якыннарын югалткан кешеләр Гайсәнең Наин шәһәрендәге тол хатынга әйткән сүзләреннән зур юаныч таба ала? (Лүк 7:13; 2 Көр. 1:3, 4; Евр. 4:15).

  3. Яхъя 11:17—44 не укы.

    Гайсә якыннарыбыз үлгәндә кайгыру табигый икәнен ничек күрсәткән? (Яхъ. 11:33—36, 38; 2 Пат. 18:33; 19:1—4).

93 нче хикәя

Гайсә күп кешеләрне тукландыра

  1. Чумдыручы Яхъя белән нәрсә булган, һәм бу Гайсәгә ничек тәэсир иткән?

  2. Гайсә үзенең артыннан ияргән халык төркемен ничек ашаткан, һәм тагы күпме азык калган?

  3. Ни өчен шәкертләр төнлә бик нык курыккан, һәм Петер белән нәрсә булган?

  4. Гайсә икенче тапкыр кешеләрне ничек ашаткан?

  5. Ни өчен Гайсәнең җир өстеннән Аллаһы билгеләгән Патша булуы безне шатландыра?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 14:1—32 не укы.

    1. Без Маттай 14:23—32 дән Петернең характеры турында нәрсә белдек?

    2. Петернең җитлеккән булып киткәне һәм үзенең импульсив характерын җиңгәне Изге Язмада ничек күрсәтелә? (Мат. 14:27—30; Яхъ. 18:10; 21:7; Рәс. 2:14, 37—40; 1 Пет. 5:6, 10).

  2. Маттай 15:29—38 не укы.

    Ничек Гайсә Атасы биргән нәрсәләргә хөрмәт күрсәткән? (Мат. 15:37; Яхъ. 6:12; Көл. 3:15).

  3. Яхъя 6:1—21 не укы.

    Мәсихчеләр хакимият турында әйткәндә ничек Гайсә үрнәген тота? (Яхъ. 6:15; Мат. 22:21; Рим. 12:2; 13:1—4).

94 нче хикәя

Гайсә балаларны ярата

  1. Озак сәяхәттән кайтып килгәндә, рәсүлләр нәрсә турында бәхәсләшкән?

  2. Ни өчен Гайсә кечкенә баланы чакырып алып, аны рәсүлләр янына бастырган?

  3. Рәсүлләр нинди мәгънәдә балаларга охшарга тиеш булганнар?

  4. Бу вакыйгадан соң берничә ай үткәч, Гайсә балаларны яратканын ничек күрсәтә?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 18:1—4 не укы.

    Ни өчен Гайсә ачык мисаллар кулланып өйрәткән? (Мат. 13:34, 36; Мар. 4:33, 34).

  2. Маттай 19:13—15 не укы.

    Патшалык фатихаларын алыр өчен, без балаларга хас нинди сыйфатлар үстерергә тиеш? (Мәд. 24:9; 137:6; 1 Көр. 14:20).

  3. Марк 9:33—37 не укы.

    Күренекле урынга омтылу турында әйткәндә, Гайсә үзенең шәкертләрен нәрсәгә өйрәткән? (Мар. 9:35; Мат. 20:25, 26; Гәл. 6:3; Флп. 2:5—8).

  4. Марк 10:13—16 ны укы.

    Гайсә никадәр игътибарлы булган, һәм мәсихче өлкәннәр аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала? (Мар. 6:30—34; Флп. 2:1—4; 1 Тим. 4:12).

95 нче хикәя

Ничек Гайсә өйрәтә

  1. Бер кеше Гайсәгә нинди сорау биргән һәм ни өчен?

  2. Берәр нәрсәгә өйрәтер өчен, Гайсә кайчакта нәрсә сөйләгән, һәм без яһүдләр белән самареялеләрнең мөнәсәбәтләре турында инде нәрсә белдек?

  3. Гайсәнең хикәясендәге Әрихә шәһәренә барган яһүд белән нәрсә булган?

  4. Шул ук юлдан үтеп баручы рухани һәм левиле нәрсә эшләгәннәр?

  5. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, кыйналган яһүдкә кем ярдәм иткән?

  6. Бу вакыйганы сөйләп бетергәннән соң, Гайсә үзеннән сораган кешегә нинди сорау биргән, һәм ул нинди җавап кайтарган?

Өстәмә сораулар:

  1. Лүк 10:25—37 не укы.

    1. Турыдан-туры җавап бирү урынына, ничек Гайсә канунчыга бирелгән соравы турында уйланырга ярдәм иткән? (Лүк 10:26; Мат. 16:13—16).

    2. Гайсә үзен тыңлаган кешеләргә башкаларга карата алдан ук тискәре мөнәсәбәтне җиңәргә ярдәм итәр өчен, ачык мисалларны ничек кулланган? (Лүк 10:36, 37; 18:9—14; Тит. 1:9).

96 нчы хикәя

Гайсә авыруларны сәламәтләндерә

  1. Ил буйлап йөргәндә, Гайсә нәрсә эшләгән?

  2. Суга чумдырылганына якынча өч ел үткәннән соң, Гайсә үзенең рәсүлләренә нәрсә турында хәбәр иткән?

  3. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән, һәм Гайсә бу хатын өчен нәрсә эшләгән?

  4. Ни өчен Гайсәнең җавабы аның белән бәхәсләшкән дин җитәкчеләрен оятка калдырган?

  5. Гайсә үзенең шәкертләре белән Әрихә шәһәре янында булганда, юл буенда хәер сорап утыручы ике сукыр кеше өчен нәрсә эшләгән?

  6. Ни өчен Гайсә могҗизалар эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 15:30, 31 не укы.

    Йәһвәнең көче нинди искиткеч рәвештә Гайсәнең эшләрендә чагылган, һәм ничек бу безгә Йәһвәнең яңа дөньяда үтәячәк вәгъдәләрен аңларга ярдәм итә? (Мәд. 36:29; Ишаг. 33:24).

  2. Лүк 13:10—17 не укы.

    Гайсә үзенең кайбер иң күренекле могҗизаларын шимбә көнне эшләгән. Ничек бу Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында кешелекне нинди котылу көтә икәнен күрсәтә? (Лүк 13:10—13; Мәд. 45:10; Мат. 12:8; Көл. 2:16, 17; Ачыл. 21:1—4).

  3. Маттай 20:29—34 не укы.

    Ничек бу вакыйга Гайсәнең, эше күп булса да, һәрчак кешеләргә ярдәм итәргә вакыт тапканын күрсәтә, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? (Кан. 15:7; Ягък. 2:15, 16; 1 Яхъ. 3:17).

97 нче хикәя

Гайсә патша булып керә

  1. Гайсә Иерусалим янындагы бер кечкенә авылга килгәч, шәкертләренә нәрсә эшләргә кушкан?

  2. Рәсемгә кара. Гайсә Иерусалим шәһәре янына җитеп килгәндә нәрсә булган?

  3. Гайсәнең сукыр һәм гарип кешеләрне савыктырганын күргәч, балалар нәрсә эшләгән?

  4. Гайсә ярсыган руханиларга нәрсә дип әйткән?

  5. Ничек без Гайсәне данлаган балалар үрнәге буенча эш итә алабыз?

  6. Гайсәнең шәкертләре нәрсә белергә теләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 21:1—17 не укы.

    1. Гайсәнең патша булып Иерусалимга керүе Рим империясендә җиңү белән кайткан гаскәр башлыкларының шәһәргә керүеннән ничек аерылып торган? (Мат. 21:4, 5; Зәк. 9:9; Флп. 2:5—8; Көл. 2:15).

    2. Гайсә гыйбадәтханәгә кергәндә, Исраил малайларының 117 нче мәдхиядән өземтә китереп «кычкырганнарыннан» яшьләр нәрсәгә өйрәнә ала? (Мат. 21:9, 15; Мәд. 117:25, 26; 2 Тим. 3:15; 2 Пет. 3:18).

  2. Яхъя 12:12—16 ны укы.

    Гайсәне сәламләргә чыккан кешеләрнең кулындагы хөрмә ботаклары нәрсә символлаштыра? (Яхъ. 12:13; Флп. 2:10; Ачыл. 7:9, 10).

98 нче хикәя

Зәйтүн тавында

  1. Рәсемдә Гайсәне тап. Аның янында кемнәр утыра?

  2. Гайсә гыйбадәтханәдә булганда, руханилар нәрсә эшләргә тырышкан, һәм Гайсә аларга нәрсә дип әйткән?

  3. Рәсүлләр Гайсәдән нәрсә турында сораган?

  4. Ни өчен Гайсә рәсүлләренә үзе күктә Патша булып идарә иткәндә җирдә булачак кайбер вакыйгаларны сөйләгән?

  5. Гайсәнең сүзләре буенча, җирдәге бөтен явызлыкны юк итү алдыннан нинди вакыйгалар булачак?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 23:1—39 ны укы.

    1. Изге Язмалар буенча, дөньяви титулларны куллану кайбер очракларда урынлы булса да, Гайсәнең Маттай 23:8—11 дәге сүзләре мәсихчеләр җыелышында мактаулы титуллар куллану турында нәрсә күрсәтә? (Рәс. 26:25; Рим. 13:7; 1 Пет. 2:13, 14).

    2. Кешеләргә мәсихчеләр булырга комачауларга тырышып, фарисейләр нәрсә кулланган, һәм хәзерге вакытта дин җитәкчеләре ничек шундый ук ысуллар куллана? (Мат. 23:13; Лүк 11:52; Яхъ. 9:22; 12:42; 1 Тес. 2:16).

  2. Маттай 24:1—14 не укы.

    1. Маттай 24:13 тә ничек чыдамлы булуның мөһимлегенә басым ясала?

    2. Маттай 24:13 тә «ахыр» дигән сүз нәрсә аңлата? (Мат. 16:27; Рим. 14:10—12; 2 Көр. 5:10).

  3. Марк 13:3—10 ны укы.

    Марк 13:10 дагы нинди сүзләр яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең ашыгыч булуын күрсәтә, һәм Гайсәнең бу пәйгамбәрлеге безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? (Рим. 13:11, 12; 1 Көр. 7:29—31; 2 Тим. 4:2).

99 нчы хикәя

Өске бүлмәдә

  1. Рәсемдә сурәтләнгәнчә, Гайсә һәм аның 12 рәсүле ни өчен зур өске бүлмәгә җыелган?

  2. Бүлмәдән кем чыгып бара, һәм ул нәрсә эшләргә җыена?

  3. Коткарылу бәйрәме ашы тәмамлангач, Гайсә нинди мөһим ашны башлап җибәргән?

  4. Коткарылу бәйрәме исраиллеләргә нинди вакыйганы исләренә төшергән, һәм бу мөһим аш Гайсәнең шәкертләренә нәрсәне хәтерләренә төшерә?

  5. Раббының кичке ашыннан соң Гайсә үзенең шәкертләрен нәрсәгә өндәгән, һәм алар нәрсә эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 26:14—30 ны укы.

    1. Маттай 26:15 тә Яһүднең Гайсәгә хыянәт итүе белеп эшләнгән эш икәне ничек күрсәтелә?

    2. Гайсәнең түгелгән каны нинди ике яктан файда китерә? (Мат. 26:27, 28; Ирем. 31:31—33; Эфес. 1:7; Евр. 9:19, 20).

  2. Лүк 22:1—39 ны укы.

    Нинди мәгънәдә Яһүднең эченә Шайтан кергән? (Лүк 22:3; Яхъ. 13:2; Рәс. 1:24, 25).

  3. Яхъя 13:1—20 не укы.

    1. Яхъя 13:2 буенча, Яһүдне кылган эшендә гаепләп буламы, һәм Аллаһының хезмәтчеләре өчен монда нинди сабак бар? (Ярат. 4:7; 2 Көр. 2:11; Гәл. 6:1; Ягък. 1:13, 14).

    2. Гайсә үзенең шәкертләренә нинди искиткеч үрнәк калдырган? (Яхъ. 13:15; Мат. 23:11; 1 Пет. 2:21).

  4. Яхъя 17:1—26 ны укы.

    Гайсә үз шәкертләре турында «бер булсыннар» дип дога кылганда, аның нәрсә әйтәсе килгән? (Яхъ. 17:11, 21—23; Рим. 13:8; 14:19; Көл. 3:14).

100 нче хикәя

Гайсә бакчада

  1. Өске бүлмәдән чыккач, Гайсә үз рәсүлләре белән кайда киткән, һәм ул аларны нәрсәгә өндәгән?

  2. Рәсүлләре янына әйләнеп кайткач, Гайсә нәрсә күргән, һәм бу ничә тапкыр кабатланган?

  3. Бакчага кемнәр килгән, һәм рәсемдә күрсәтелгәнчә, Яһүд Искариот нәрсә эшләгән?

  4. Ни өчен Яһүд Гайсәне үпкән, һәм Петер нәрсә эшләгән?

  5. Гайсә Петергә нәрсә дип әйткән, һәм ни өчен Гайсә Аллаһыдан ярдәмгә фәрештәләр җибәрүен сорамаган?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 26:36—56 ны укы.

    1. Ни өчен Гайсәнең үз шәкертләренә киңәш бирү ысулы хәзерге вакытта мәсихче өлкәннәр өчен бик яхшы үрнәк булып тора? (Мат. 20:25—28; 26:40, 41; Гәл. 5:17; Эфес. 4:29, 31, 32).

    2. Гайсә үз якыннарыңа каршы корал куллануга ничек караган? (Мат. 26:52; Лүк 6:27, 28; Яхъ. 18:36).

  2. Лүк 22:39—53 не укы.

    Гетсимәни бакчасында фәрештә Гайсәне ныгыткан чакта, бу Гайсәнең иманы какшаганын белдергәнме? Аңлат (Лүк 22:41—43; Ишаг. 49:8; Мат. 4:10, 11; Евр. 5:7).

  3. Яхъя 18:1—12 не укы.

    Гайсә үзенең шәкертләрен дошманнардан ничек яклаган, һәм без аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Яхъ. 10:11, 12; 18:1, 6—9; Евр. 13:6; Ягък. 2:25).

101 нче хикәя

Гайсәне җәзалап үтерәләр

  1. Гайсәнең үлеме өчен башлыча кем җаваплы?

  2. Дин башлыклары Гайсәне кулга алгач, рәсүлләр нәрсә эшләгән?

  3. Иң баш рухани Кәяфәснең өендә нәрсә булган?

  4. Ни өчен Петер чыгып, бик каты елаган?

  5. Гайсә кире Пилат янына җибәрелгәннән соң, баш руханилар нәрсә дип кычкырган?

  6. Җомга көнне көндез нәрсә булган, һәм Гайсә үзенең янында баганада асылынып торучы җинаятьчеләрнең берсенә нәрсә вәгъдә иткән?

  7. Гайсә әйткән оҗмах кайда булачак?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 26:57—75 не укы.

    Яһүдләрнең Югары киңәшмә әгъзалары үз йөрәкләренең явыз булуын ничек күрсәткән? (Мат. 26:59, 67, 68).

  2. Маттай 27:1—50 не укы.

    Ни өчен Яһүднең үкенүе чын булмаган дип әйтеп була? (Мат. 27:3, 4; Мар. 3:29; 14:21; 2 Көр. 7:10, 11).

  3. Лүк 22:54—71 не укы.

    Гайсә кулга алынган төнне Петернең Гайсәдән ваз кичүеннән без нинди сабак алабыз? (Лүк 22:60—62; Мат. 26:31—35; 1 Көр. 10:12).

  4. Лүк 23:1—49 ны укы.

    Гайсә, кешеләр аның белән гаделсез эш иткәндә, моңа ничек җавап кайтарган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? (Лүк 23:33, 34; Рим. 12:17—19; 1 Пет. 2:23).

  5. Яхъя 18:12—40 ны укы.

    Бервакыт Петер кешеләрдән куркуга бирелсә дә, соңыннан аның төзәлгәне һәм күренекле рәсүл булып киткәнлеге нәрсәдән күренә? (Яхъ. 18:25—27; 1 Көр. 4:2; 1 Пет. 3:14, 15; 5:8, 9).

  6. Яхъя 19:1—30 ны укы.

    1. Гайсәнең материаль әйберләргә нинди дөрес карашы булган? (Яхъ. 2:1, 2, 9, 10; 19:23, 24; Мат. 6:31, 32; 8:20).

    2. Ни өчен Гайсәнең нәкъ үләр алдыннан әйтелгән сүзләре аның ахырга кадәр Йәһвә хакимлеген яклаганына тантаналы белдерү булган? (Яхъ. 16:33; 19:30; 2 Пет. 3:14; 1 Яхъ. 5:4).

102 нче хикәя

Гайсә исән

  1. Рәсемдә сурәтләнгән хатын-кыз һәм ике ир кеше кемнәр, һәм алар кайда?

  2. Ни өчен Пилат баш руханиларга Гайсәнең каберен сакларга гаскәриләр җибәрергә кушкан?

  3. Гайсә үлгәннән соң өченче көнне иртән иртүк бер фәрештә нәрсә эшләгән, һәм баш руханилар ничек эш иткәннәр?

  4. Ни өчен хатын-кызлар, Гайсәнең кабере янына килгәч, гаҗәпкә калган?

  5. Ни өчен Петер белән Яхъя Гайсәнең кабере янына йөгергәннәр, һәм алар анда нәрсә күргәннәр?

  6. Гайсәнең гәүдәсе белән нәрсә булган, ләкин шәкертләренә үзенең терелгәнен раслар өчен, Гайсә нәрсә эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Маттай 27:62—66 һәм 28:1—15 не укы.

    Гайсә терелгәннән соң, ни өчен баш руханилар, фарисейләр һәм аксакаллар изге рухка каршы гөнаһ кылуда гаепле булып чыккан? (Мат. 12:24, 31, 32; 28:11—15).

  2. Лүк 24:1—12 не укы.

    Ничек Гайсәнең терелүе белән бәйле вакыйгалар Йәһвәнең хатыннарны ышанычлы шаһитләр дип исәпләвен күрсәтә? (Лүк 24:4, 9, 10; Мат. 28:1—7).

  3. Яхъя 20:1—12 не укы.

    Яхъя 20:8, 9 да, Изге Язмалардагы берәр пәйгамбәрлекнең үтәлешен тулысынча аңламасак, түземле булырга кирәк икәнлеге ничек күрсәтелә? (Гыйб. сүз. 4:18; Мат. 17:22, 23; Лүк 24:5—8; Яхъ. 16:12).

103 нче хикәя

Гайсә бикләнгән ишек аша бүлмәгә керә

  1. Мәрьям бакчачыга охшаткан кешегә нәрсә дип әйткән, һәм ничек ул аның чынлыкта Гайсә икәнен аңлаган?

  2. Эммаус дип аталган авылга юл тоткан ике шәкерт белән нинди вакыйга булган?

  3. Ике шәкерт рәсүлләргә Гайсәне күргәннәре турында сөйләгәндә нәрсә булган?

  4. Гайсә үз шәкертләренә ничә тапкыр күренгән?

  5. Шәкертләрнең Раббыны күргәннәре хакында ишеткәч, Томас нәрсә дип әйтә, һәм сигез көннән соң нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Яхъя 20:11—29 ны укы.

    Гайсәнең Яхъя 20:23 тәге сүзләре кешеләрнең гөнаһлар кичерергә хакы бар дигәнне белдерәме? Аңлат (Мәд. 48:3, 8; Ишаг. 55:7; 1 Тим. 2:5, 6; 1 Яхъ. 2:1, 2).

  2. Лүк 24:13—43 не укы.

    Йөрәгебез Изге Язмалардагы хакыйкатьне үзләштерсен өчен, без аны ничек әзерли алабыз? (Лүк 24:32, 33; Езр. 7:10; Мат. 5:3; Рәс. 16:14; Евр. 5:11—14).

104 нче хикәя

Гайсә кире күккә кайта

  1. Бервакыт Гайсәне ничә шәкерте күргән, һәм Гайсә аларга нәрсә турында сөйләгән?

  2. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул, һәм Гайсә мең ел патшалык иткән вакытта җирдә тормыш нинди булачак?

  3. Гайсә ничә көн дәвамында шәкертләренә күренгән, һәм хәзер аңа нәрсә эшләргә вакыт җиткән?

  4. Шәкертләрен калдырып китәр алдыннан, Гайсә аларга нәрсә дип әйткән?

  5. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен сөйлә, һәм Гайсә ничек күздән югалган?

Өстәмә сораулар:

  1. 1 Көринтлеләргә 15:3—8 не укы.

    Ни өчен рәсүл Паул Гайсәнең терелүе турында нык ышанып сөйли, һәм мәсихчеләр бүген нәрсә турында ышаныч белән сөйли ала? (1 Көр. 15:4, 7, 8; Ишаг. 2:2, 3; Мат. 24:14; 2 Тим. 3:1—5).

  2. Рәсүлләр 1:1—11 не укы.

    Рәсүлләр 1:8 дә алдан әйтелгәнчә, вәгазь эше никадәр киң таралган? (Рәс. 6:7; 9:31; 11:19—21; Көл. 1:23).

105 нче хикәя

Иерусалимда көтеп тору

  1. Рәсемгә кара. Гайсәнең Иерусалимда көтеп калган шәкертләре белән нәрсә булган?

  2. Иерусалимга килгән кешеләр нинди могҗиза күргән?

  3. Петер җыелган кешеләргә нәрсә аңлата?

  4. Петерне тыңлап бетергәннән соң, кешеләр нәрсә хис иткән, һәм Петер аларга нәрсә эшләргә дигән?

  5. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә ничә кеше суга чумдырылган?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 2:1—47 не укы.

    1. Петернең Рәсүлләр 2:23, 36 дагы сүзләре ничек Гайсәнең үлеме өчен бөтен Яһүд халкы җаваплы булганын күрсәтә? (1 Тес. 2:14, 15).

    2. Петер Изге Язмаларга нигезләнеп фикер йөртүдә нинди яхшы үрнәк биргән? (Рәс. 2:16, 17, 29, 31, 36, 39; Көл. 4:6).

    3. Петер Гайсә бирергә вәгъдә иткән «Күкләр Патшалыгы ачкычларының» беренчесен ничек кулланган? (Рәс. 2:14, 22—24, 37, 38; Мат. 16:19).

106 нчы хикәя

Төрмәдән азат ителү

  1. Бер көнне гыйбадәтханәгә барганда, Петер һәм Яхъя белән нәрсә булган?

  2. Петер аяклары гарип кешегә нәрсә дип әйткән һәм аңа акчадан да кыйммәтлерәк нәрсә биргән?

  3. Ни өчен дин башлыкларының ачулары чыккан, һәм алар Петер һәм Яхъя белән нәрсә эшләгәннәр?

  4. Петер дин башлыкларына нәрсә дип әйткән, һәм дин башлыклары рәсүлләрдән нәрсә таләп иткәннәр?

  5. Ни өчен дин башлыклары көнләшкәннәр, һәм рәсүлләр икенче тапкыр төрмәгә ябып куелганнан соң нәрсә булган?

  6. Рәсүлләрне Югары киңәшмәгә алып килгәч, алар нәрсә дип әйткәннәр?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 3:1—10 ны укы.

    Без могҗизалар эшли алмасак та, ничек Петернең Рәсүлләр 3:6 дагы сүзләре безгә Патшалык хакындагы хәбәрнең кыйммәтлеген аңларга ярдәм итә? (Яхъ. 17:3; 2 Көр. 5:18—20; Флп. 3:8).

  2. Рәсүлләр 4:1—31 не укы.

    Аллаһыга хезмәт иткәндә каршылыклар белән очрашканда, ничек без беренче гасырда яшәгән мәсихче кардәшләр үрнәге буенча эш итә алабыз? (Рәс. 4:29, 31; Эфес. 6:18—20; 1 Тес. 2:2).

  3. Рәсүлләр 5:17—42 не укы.

    Ничек элек тә һәм хәзерге вакытта да Йәһвә Шаһите булмаган кайбер кешеләр вәгазь эшенә акыллылык белән караган? Мисаллар китер (Рәс. 5:34—39).

107 нче хикәя

Эстефәнне ташлар атып үтерәләр

  1. Эстефән кем ул, һәм Аллаһы ярдәмендә ул нәрсә эшли алган?

  2. Эстефәннең нинди сүзләре дин башлыкларын ярсыткан?

  3. Бу кешеләр Эстефәнне шәһәрдән алып чыккач, аның белән нәрсә эшли?

  4. Киемнәрне саклаган яшь кешенең исеме ничек булган? (Рәсемне кара.)

  5. Үләр алдыннан, Эстефән Йәһвәдән нәрсә турында сораган?

  6. Берәрсе безнең белән үзен начар тотса, без, Эстефәнгә охшарга тырышып, нәрсә эшли алабыз?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 6:8—15 не укы.

    Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эшен туктатырга тырышып, дин җитәкчеләре нинди хәйләләр корган? (Рәс. 6:9, 11, 13).

  2. Рәсүлләр 7:1—60 ны укы.

    1. Эстефәнгә Югары киңәшмә алдында яхшы хәбәрне оста итеп якларга нәрсә ярдәм иткән, һәм ул нинди үрнәк калдырган? (Рәс. 7:51—53; Рим. 15:4; 2 Тим. 3:14—17; 1 Пет. 3:15).

    2. Безнең хезмәткә каршылык күрсәтүче кешеләргә безгә ничек карарга кирәк? (Рәс. 7:58—60; Мат. 5:44; Лүк 23:33, 34).

108 нче хикәя

Дәмәшекъ юлында

  1. Эстефән үтерелгәннән соң, Шаул нәрсә эшләгән?

  2. Шаул Дәмәшекъкә барганда нәрсә булган?

  3. Гайсә Шаулга нәрсә эшләргә кушкан?

  4. Гайсә Һананига нинди боерык биргән, һәм ничек Шаул яңадан күрә башлаган?

  5. Шаулны ничек атый башлаганнар, һәм ул нәрсә эшләгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 8:1—4 не укы.

    Ничек яңа гына туган мәсихче җыелыш кичергән эзәрлекләүләр мәсихчеләр диненең таралуына булышлык иткән, һәм безнең көннәрдә моңа охшаш хәлләр булганмы? (Рәс. 8:4; Ишаг. 54:17).

  2. Рәсүлләр 9:1—20 не укы.

    Гайсә Шаулга бирергә җыенган йөкләмә нинди өч өлештән торган? (Рәс. 9:15; 13:5; 26:1; 27:24; Рим. 11:13).

  3. Рәсүлләр 22:6—16 ны укы.

    Ничек без Һанани кебек була алабыз, һәм ни өчен бу мөһим? (Рәс. 22:12; 1 Тим. 3:7; 1 Пет. 1:14—16; 2:12).

  4. Рәсүлләр 26:8—20 не укы.

    Ни өчен Шаулның мәсихче булып китүе Аллаһыга ышанмаган тормыш иптәше белән яшәгәннәргә көч бирә? (Рәс. 26:11; 1 Тим. 1:14—16; 2 Тим. 4:2; 1 Пет. 3:1—3).

109 нчы хикәя

Петер Көрнили янына килә

  1. Рәсемгә кара. Тезләнеп торган ир кеше кем ул?

  2. Фәрештә Көрнилигә нәрсә дип әйткән?

  3. Петер Яфуда, Шимун өенең түбәсендә булганда, Аллаһы аңа нәрсә күрсәткән?

  4. Ни өчен Петер Көрнилигә тезләнмәскә һәм үзенә табынмаска кушкан?

  5. Ни өчен Петер белән килгән яһүд шәкертләре гаҗәпкә калганнар?

  6. Петернең Көрнилигә килгәненнән без нинди мөһим сабак алабыз?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 10:1—48 не укы.

    Без Петернең Рәсүлләр 10:42 дә язылган сүзләреннән Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше турында нәрсә белдек? (Мат. 28:19; Мар. 13:10; Рәс. 1:8).

  2. Рәсүлләр 11:1—18 не укы.

    Йәһвәнең башка халык кешеләренә карата ихтыяры ачыклангач, Петер ничек эш иткән, һәм ул безгә нинди үрнәк калдырган? (Рәс. 11:17, 18; 2 Көр. 10:5; Эфес. 5:17).

110 нчы хикәя

Тимуте — Паулның яңа ярдәмчесе

  1. Рәсемдәге егет кем, ул кайда яши, һәм аның әнисе белән әбисенең исемнәре ничек?

  2. Паул Тимутедән: «Ерак җирләрдәге кешеләргә вәгазьләр өчен Силас һәм минем белән белән бергә барырга телисеңме?» — дип сорагач, Тимуте нәрсә дип җавап кайтарган?

  3. Кайда Гайсәнең шәкертләре беренче тапкыр мәсихчеләр дип аталганнар?

  4. Антиухеядән соң Паул, Силас һәм Тимуте нинди шәһәрләрдә булган?

  5. Тимуте Паулга ничек ярдәм иткән, һәм яшьләр үзләренә нинди сорау бирә ала?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 9:19—30 ны укы.

    Рәсүл Паул, яхшы хәбәргә каршы килү белән очрашкач, ничек итеп саклык күрсәткән? (Рәс. 9:22—25, 29, 30; Мат. 10:16).

  2. Рәсүлләр 11:19—26 ны укы.

    Рәсүлләр 11:19—21, 26 дагы шигырьләрдән ничек Йәһвә рухының вәгазь эше белән җитәкчелек иткәне күренә?

  3. Рәсүлләр 13:13—16, 42—52 не укы.

    Шәкертләрнең эзәрлекләүләргә карамастан өмет өзелүгә бирелмәгәнлеге Рәсүлләр 13:51, 52 дән ничек күренә? (Мат. 10:14; Рәс. 18:6; 1 Пет. 4:14).

  4. Рәсүлләр 14:1—6, 19—28.

    Ни өчен «аларны... Раббының кулларына тапшырдылар» дигән сүзләр турында уйлану безгә, яңа килгәннәргә булышканда, чиктән тыш борчылмаска ярдәм итә? (Рәс. 14:21—23; 20:32; Яхъ. 6:44).

  5. Рәсүлләр 16:1—5 не укы.

    Ничек Тимутенең сөннәткә утыртылырга әзер булуы «һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә» эшләүнең мөһимлегенә басым ясый? (Рәс. 16:3; 1 Көр. 9:23; 1 Тес. 2:8).

  6. Рәсүлләр 18:1—11, 18—22 не укы.

    Гайсәнең вәгазь эшен җитәкләүдә ни дәрәҗәдә катнашуы турында Рәсүлләр 18:9, 10 дагы сүзләр нәрсә ачыклый, һәм шуңа күрә без нәрсәгә тулысынча ышана алабыз? (Мат. 28:20).

111 нче хикәя

Бер малай йокыга китә

  1. Рәсемгә кара. Җирдә яткан малай кем ул, һәм аның белән нәрсә булган?

  2. Малайның үлгәнен күргәч, Паул нәрсә эшләгән?

  3. Паул, Тимуте һәм аларның башка юлдашлары кая китә, һәм алар Милиттә тукталган чакта нәрсә булган?

  4. Һагәб исемле пәйгамбәр Паулны нәрсә дип кисәткән, һәм бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 20:7—38 не укы.

    1. Паулның Рәсүлләр 20:26, 27 дә язылган сүзләре буенча, ничек без «сезнең каныгызда минем гаеп юк» дип әйтә алабыз? (Йәз. 33:8; Рәс. 18:6, 7).

    2. Ни өчен өлкәннәр, башкаларны өйрәткәндә, «тугры сүзне тотарга» тиеш? (Рәс. 20:17, 29, 30; Тит. 1:7—9; 2 Тим. 1:13).

  2. Рәсүлләр 26:24—32 не укы.

    Гайсә биргән вәгазьләү йөкләмәсен үтәр өчен, Паул үзенең Рим гражданы булуын ничек кулланган? (Рәс. 9:15; 16:37, 38; 25:11, 12; 26:32; Лүк 21:12, 13).

112 нче хикәя

Утрау янында корабль һәлакәте

  1. Крит утравы янында Паул барган корабль белән нәрсә булган?

  2. Корабльдәге кешеләргә Паул нәрсә дип әйткән?

  3. Корабль ничек итеп җимерелгән?

  4. Җитәкче итеп билгеләнгән йөзбашы нинди боерык биргән, һәм ничә кеше ярга чыккан?

  5. Алар чыккан утрау ничек атала, һәм һава торышы яхшырганнан соң, Паул белән нәрсә була?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 27:1—44 не укы.

    Ни өчен Паулның Римга сәяхәт итүе турындагы хәбәрне уку Изге Язмаларда язылганнарның төгәллегенә ышанычыбызны ныгыта? (Рәс. 27:16—19, 27—32; Лүк 1:3; 2 Тим. 3:16, 17).

  2. Рәсүлләр 28:1—14 не укы.

    Әгәр Мальтада яшәүче мәҗүсиләр дә рәсүл Паулга һәм аның юлдашларына карата «гадәттән тыш кунакчыл» булган икән, мәсихчеләр нинди булырга һәм моны аеруча ничек эшләргә тиеш? (Рәс. 28:1, 2; Евр. 13:1, 2; 1 Пет. 4:9).

113 нче хикәя

Паул Римда

  1. Паул, Римдагы төрмәдә утырганда, кемнәргә вәгазьләгән?

  2. Рәсемгә кара. Өстәл артында кем утыра, һәм ул Паулга ничек ярдәм иткән?

  3. Кем ул Эпафрудит, һәм ул үзе белән Филиппуйга нәрсә алган?

  4. Ни өчен рәсүл Паул үзенең якын дусты Филимунга хат язган?

  5. Иреккә чыккач, Паул нәрсә эшләгән, һәм соңрак аның белән нәрсә булган?

  6. Йәһвә Изге Язмаларның соңгы китапларын язарга кемне дәртләндергән, һәм Ачылыш китабында нәрсә турында әйтелә?

Өстәмә сораулар:

  1. Рәсүлләр 28:16—31 не һәм Филиппуйлыларга 1:13 не укы.

    Паул Рим төрмәсендә утырганда вакытын ничек кулланган, һәм аның какшамас иманы мәсихчеләр җыелышына ничек тәэсир иткән? (Рәс. 28:23, 30; Флп. 1:14).

  2. Филиппуйлыларга 2:19—30 ны укы.

    Паул Тимуте белән Эпафрудитны кадерләвен ничек күрсәткән, һәм ничек без Паул үрнәге буенча эш итә алабыз? (Флп. 2:20, 22, 25, 29, 30; 1 Көр. 16:18; 1 Тес. 5:12, 13).

  3. Филимунга 1—25 не укы.

    1. Паул нәрсәгә нигезләнеп Филимунны дөрес булганны эшләргә өндәгән, һәм ничек бу бүгенге өлкәннәр өчен үрнәк булып тора? (Фил. 9; 2 Көр. 8:8; Гәл. 5:13).

    2. Паул җыелыштагы башка кешеләрнең вөҗданын хөрмәт иткән. Ничек бу аның Филимунга 13, 14 тә язылган сүзләреннән күренә? (1 Көр. 8:7, 13; 10:31—33).

  4. 2 Тимутегә 4:7—9 ны укы.

    Ни өчен без, ахырга тикле тугры булып калсак, Паул кебек, Йәһвәнең безне бүләкләячәгенә тулысынча ышана алабыз? (Мат. 24:13; Евр. 6:10).

114 нче хикәя

Бар явызлык юкка чыга

  1. Ни өчен Изге Язмаларда күктәге атлар турында әйтелә?

  2. Аллаһының җирдә яшәүче явыз кешеләргә каршы сугышы ничек атала, һәм бу сугышның максаты нинди?

  3. Рәсемгә кара. Бу сугыш белән кем җитәкчелек итәчәк, ни өчен ул таҗ кигән, һәм аның кылычы нәрсә аңлата?

  4. Аллаһы явыз кешеләрне юк итәчәк. Ни өчен безгә, 10 нчы, 15 нче һәм 33 нче хикәяләрне исәпкә алсак, моңа гаҗәпләнәсе юк?

  5. Аллаһы хәтта аңа табынабыз дип әйткән явыз кешеләрне дә юк итәчәк. Ничек бу 36 нчы һәм 76 нчы хикәяләрдән күренә?

Өстәмә сораулар:

  1. Ачылыш 19:11—16 ны укы.

    1. Ак ат өстендәге җайдакның Гайсә Мәсих икәнлеге Изге Язмаларда ничек күрсәтелә? (Ачыл. 1:5; 3:14; 19:11; Ишаг. 11:4).

    2. Гайсәнең өске киеменә чәчрәгән кан ничек аның тулысынча җиңәчәген күрсәтә? (Ачыл. 14:18—20; 19:13; Ишаг. 63:1—6).

    3. Ак атка атланган Гайсә артыннан ияргән гаскәрләр санына, бәлки, кем керә? (Ачыл. 12:7; 19:14; Мат. 25:31, 32).

115 нче хикәя

Җирдә яңа оҗмах

  1. Җир оҗмах итеп үзгәртелгәч, без, Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, нинди шартларда яшәячәкбез?

  2. Оҗмахта яшәүчеләргә Изге Язмаларда нинди вәгъдә бирелә?

  3. Кайчан Гайсә мондый искиткеч үзгәрешләр ясаячак?

  4. Гайсә, Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак нәрсә эшләячәген күрсәтер өчен, җирдә булганда нинди эшләр кылган?

  5. Гайсә һәм аның белән бергә күктән җир өстеннән идарә итүчеләр нәрсә турында кайгыртачак?

Өстәмә сораулар:

  1. Ачылыш 5:9, 10 ны укы.

    Ни өчен без Меңьеллык патшалык вакытында җир өстеннән идарә итүче кешеләрнең кызганучан һәм мәрхәмәтле патшалар вә руханилар булачагына тулысынча ышана алабыз? (Эфес. 4:20—24; 1 Пет. 1:7; 3:8; 5:6—10).

  2. Ачылыш 14:1—3 не укы.

    144 мең кешенең маңгайларында Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган. Бу нәрсәне символлаштыра? (1 Көр. 3:23; 2 Тим. 2:19; Ачыл. 3:12).

116 нчы хикәя

Мәңге яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк

  1. Мәңге яшәргә теләсәк, безгә кем турында белем алырга кирәк?

  2. Рәсемдәге кечкенә кыз һәм аның дусларының үрнәгенә ияреп, без Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә турында ничек белә алабыз?

  3. Рәсемдә син тагы нинди китап күрәсең, һәм ни өчен аны еш укырга кирәк?

  4. Йәһвә һәм Гайсә турында белем алудан тыш, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, тагы нәрсә эшләргә кирәк?

  5.  

  6. Ул безгә нинди үрнәк калдырган?

  7. Ничек без Гайсә Мәсихнең үрнәгенә иярә алабыз, һәм шулай эшләүчеләрне нинди киләчәк көтә?

Өстәмә сораулар:

  1. Яхъя 17:3 не укы.

    Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында белем алу — бу хәтердә төрле вакыйгаларны саклау гына түгел. Ничек бу Изге Язмалардан күренә? (Мат. 7:21; Ягък. 2:18—20; 1 Яхъ. 2:17).

  2. Мәдхия 144:1—21 не укы.

    1. Йәһвәне мактар өчен бик күп сәбәп бар. Аларның кайберсен әйтеп бир (Мәд. 144:8—11; Ачыл. 4:11).

    2. Йәһвәнең «һәркемгә дә игелекле» икәне нәрсәдән күренә, һәм ни өчен бу безне аңа тагы да якынайтырга тиеш? (Мәд. 144:9; Мат. 5:43—45).

    3. Әгәр Йәһвә безнең өчен кадерле икән, бу безне нәрсә эшләргә дәртләндерәчәк? (Мәд. 118:171, 172, 175; 144:11, 12, 21).