Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшәү өчен көрәш

Яшәү өчен көрәш

Икенче бүлек

Яшәү өчен көрәш

Изге Язмалар чыннан да Аллаһы Сүзе икәнен күрсәтүче дәлилләрне төрле темаларга бүлеп җепләргә тезгәндәй тезеп чыксаң, андый җепләр саны шактый күп булыр иде. Һәрбер андый нык «җепне» бергә үреп «бау» ясасаң, аны хәтта өзеп тә булмас иде. Бу һәм чираттагы бүлектә без андый «җепләрнең» берсен — Изге Язмалар китабының тарихын карап чыгарбыз. Бу гаҗәеп китапның безнең көннәргә кадәр сакланып калуы чыннан да могҗиза. Әйдәгез, аста китерелгән фактларны карап чыгыйк.

1. Изге Язмалар турында нинди мәгълүмат билгеле?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР үзенчәлекле китап. Ул 66 китаптан тора; аларның кайберләре кечкенә, кайберләре зур. Аларда законнар, пәйгамбәрлекләр, тарих, шигырьләр, киңәшләр һәм башка күп нәрсә язылган. Аларның 39 ын безнең эрага кадәр Аллаһыга тугры яһүдләр, ягъни исраиллеләр, язган. Бу китапларның күпчелеге еврей телендә язылган һәм Изге Язмаларның бу өлеше Еврей Язмалары (Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китаплары) дип атала. Калган 27 китапны грек телендә мәсихчеләр язган булган, һәм бу өлешне Грек Язмалары (Инҗил) дип атыйлар. Китапның эчтәлегеннән һәм башка борынгы чыганаклардан күренгәнчә, бу 66 китап 1 600 ел дәвамында язылган. Аны Мисыр бөтендөнья державасы заманында яза башлаганнар һәм Рим империясе идарә иткәндә тәмамлаганнар.

Изге Язмалар гына сакланып калган

2. а) Изге Язмалар языла башлаган чорда Исраил халкы нинди шартларда яшәгән? б) Шул ук чорда нинди башка әсәрләр язылган булган?

2 Өч меңнән артык ел элек, Изге Язмалар китабы языла башлаганда, Исраил бер кечкенә халык булган һәм Якын Көнчыгышта башка күп халыклар арасында яшәгән. Аларның Аллаһысы Йәһвә булган, ә тирә-яктагы халыклар башка күп төрле илаһларга һәм алиһәләргә табынганнар. Ул заманда исраиллеләрдән тыш башка халыкларның да дин белән бәйле әдәбияты булган. Ул халыклар үз милли хәзинәләре турында да язганнар. Мәсәлән, Месопотамиядәге Гильгамеш турындагы Аккад риваяте һәм угарит телендә язылган Рас-Шамра дастаны киң таралган булган (угарит — хәзерге төньяк Сурия җирендә элек кулланылган тел). Шул заманда мондый әсәрләр дә язылган булган: борынгы мисыр телендәге «Ипувер нәсыйхәте» белән «Неферти пәйгамбәрлеге», төрле илаһларга багышланган шумер телендәге мәдхияләр һәм аккад телендәге төрле пәйгамбәрлекләр1.

3. Изге Язмалар Якын Көнчыгышта шул ук чорда язылган дини әсәрләрдән кайсы яклардан аерылып тора?

3 Вакыт узу белән бу әсәрләр һәм хәтта шул халыкларның телләре дә онытылган булган. Археологлар һәм филологлар аларның барлыгын күптән түгел генә ачкан һәм бу әсәрләрне укырга өйрәнгән. Ә Еврей Язмаларының беренче китаплары безнең көннәргә кадәр сакланып калган, һәм аларны хәзер дә күп кеше укый. Кайвакыт белгечләр Еврей Язмалары өлешчә бу борынгы әдәби әсәрләрдән башлангыч алган, ди. Әмма шул әдәбиятның зур өлеше онытылган булган, ә Еврей Язмалары сакланып калган, һәм бу шуны күрсәтә: Изге Язмалар ул әдәби әсәрләрдән тулысынча аерылып тора.

Алар Сүзне саклап калдырганнар

4. Исраиллеләрнең нинди җитди авырлыклары аркасында Изге Язмаларның сакланып калуы шикле булган?

4 Кеше карашыннан Изге Язмалар сакланып калмаска тиеш булган, чөнки аны язуда катнашкан кешеләргә һәм аларның халкына зур сынаулар һәм каты каршылыклар аша үтәргә туры килгән. Әйе, бу китапның безнең көннәргә кадәр сакланып калуы чыннан да могҗиза! Безнең эрага кадәр Еврей Язмаларын язуда катнашкан яһүд халкы чагыштырмача кечкенә булган. Бу халык бер-берсе белән хакимлек өчен сугышып торган куәтле хөкүмәтләр арасында яшәгән. Исраиллеләргә филистиләр, моаблылар, аммонлылар һәм эдомлылар кебек халыклар белән үз тормышлары өчен сугышлар алып барырга туры килгән. Аларның иле ике патшалыкка бүленгәч, төньяк патшалыкны явыз Ассирия империясе тулысынча диярлек юкка чыгарган, ә бабыллылар көньяк патшалыкны яулап алып, халыкны әсирлеккә алып киткәннәр, һәм 70 елдан соң аның калдыгы гына кире әйләнеп кайткан.

5, 6. Яһүдләрне милләт буларак юк итәр өчен нинди тырышлыклар куелган булган?

5 Исраиллеләрне шулай ук милләт буларак та юк итәргә тырышканнар. Мәсәлән, Муса көннәрендә фиргавен аларның яңа туган бар угылларын үтереп барырга кушкан. Әгәр аның бу боерыгы үтәлгән булса, яһүд халкы юкка чыккан булыр иде (Чыгыш 1:15—22). Гасырлар узгач, яһүд халкы Фарсы иле хакимлеге астында яшәгәндә, дошманнары аларны үтереп бетерергә план корганнар (Эстер 3:1—15). Әмма бу ният тормышка ашмаган, һәм яһүдләр бу вакыйганы Пурим бәйрәме дип атап безнең көннәрдә дә үткәрәләр.

6 Соңрак, яһүд халкы Сурия идарәсе астында яшәгәндә, патша Антиох IV аларны греклаштырыр өчен зур тырышлыклар куйган: аларны грекларның гореф-гадәтләрен тотарга һәм илаһларына табынырга мәҗбүр иткән. Әмма аның нияте дә чынга ашмаган. Яһүдләр юкка да чыкмаган һәм башка халыклар арасында да югалмаган, ә алар тирәсендә яшәгән милләтләрнең күбесе юкка чыккан. Яһүдләр белән бергә Еврей Язмалары да сакланып калган.

7, 8. Мәсихчеләрне эзәрлекләү Изге Язмаларны саклап калырга ничек комачаулаган?

7 Изге Язмаларның икенче өлешен, Грек Язмаларын, язуда катнашкан мәсихчеләрне дә җәберләгәннәр. Аларның җитәкчесен, Гайсәне, җинаятьчене кебек үтергәннәр. Аның үлеменнән соң Палестинадагы яһүдләрнең башлыклары мәсихчеләрнең эшләренә каршы чыккан, ә мәсихчеләр башка илләргә таралгач, яһүдләр аларның артыннан куа китеп, вәгазь эшен туктатырга тырышканнар (Рәсүлләр 5:27, 28; 7:58—60; 11:19—21; 13:45; 14:19; 18:5, 6).

8 Рим хакимнәре мәсихчеләргә башта каршылык күрсәтмәгән, ә император Нерон көннәрендә хәл үзгәргән. Тацит шул явыз идарәченең мәсихчеләрне «төрлечә каты җәзалавы» белән мактанган, һәм шул вакыттан башлап мәсихче булу җитди җинаять дип санала башлаган2. Б. э. 303 елында император Диоклетиан турыдан-туры Изге Язмаларга каршы чыккан: мәсихчеләр динен юк итәргә тырышып, ул аларның Изге Язмаларын яндырырга кушкан3.

9. Яһүдләрне һәм мәсихчеләрне юк итәргә тырышлыклар уңышлы булса, нәрсә булыр иде?

9 Андый каршылыклар һәм милләтне юк итәргә тырышлыклар аркасында Изге Язмалар чыннан да юкка чыга алган. Әгәр яһүд халкы филистиләр белән моаблыларга ияреп китсә я безнең эрада яһүдләрнең, ә аннан соң Рим хакимнәренең мәсихчеләрне юк итәргә тырышлыклары уңышка ирешсә, Изге Язмаларны кем язып саклап калыр иде? Бәхеткә каршы, яһүдләр, ә аннан соң мәсихчеләр юк ителмәгән булган һәм Изге Язмалар сакланып калган. Шулай да тагын бер куркыныч булган, һәм ул Изге Язмаларны юкка чыгара алмаса да, аның төгәллегенә зыян китерә алган.

Хата кергән копияләр

10. Изге Язмаларны саклап калыр өчен нәрсә эшләгәннәр?

10 Онытылган борынгы әсәрләрнең күпчелеге ташка уеп я кызыл балчык такталарга язып ясалган булган. Ә Изге Язмаларның текстын папирус я пергамент кебек чери торган материалларга язганнар. Шуңа күрә аның төп нөсхәсе инде күптән юкка чыккан. Алайса Изге Язмалар ничек сакланып калган соң? Аны тырышып кулдан күчереп язганнар, һәм санап бетергесез күп копияләрен ясаганнар. Ул вакытта китап бастыру машиналары булмаганга, күчереп язу гадәти хәл булган.

11. Кулъязмаларны кулдан күчереп язганда, нәрсә котылгысыз булган?

11 Әмма кул белән күчереп язуның бер куркыныч ягы бар. Атаклы археолог һәм Британия музееның хезмәткәре Фредерик Кеньон болай дигән: «Берәр зур хезмәтне кулдан хатасыз күчереп яза алган кул да, ми дә әлегә юк. [...] Хаталар һәрвакыт булган»4. Берәр кулъязмага хата керсә, копияләр бу кулъязмадан ясалганда, шул хата кабатлана барган. Гасырлар дәвамында күп копияләр ясалганда, кешеләр, һичшиксез, аларга күп хаталар да керткәннәр.

12, 13. Еврей Язмаларының саклыгы өчен кем җаваплы булып киткән?

12 Изге Язмаларның меңләгән копияләре ясалганда, аның тексты үзгәрешсез калганмы? Моны ничек белеп була? Әйдәгез, башта Еврей Язмаларына игътибар итик. Б. э. к. VI гасырның икенче өлешендә, яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң, Еврей Язмалары текстының сакланып калуы өчен еврей галимнәре — соферимнар, ягъни күчереп язучылар, җаваплы булып киткән. Язмаларны гыйбадәт кылуда кулланыр өчен, инде алар күчереп яза башлаганнар. Бу эшне алар оста һәм намус белән башкарганнар, һәм алар ясаган копияләр югары сыйфатлы булган.

13 Ә б. э. VII гасырыннан башлап X гасырына кадәр соферимнарның эшләрен масоретлар («гореф-гадәт саклаучылар») дәвам иткән. Хәзер инде алар Еврей Язмаларын саклап калыр өчен җаваплы күчереп язучылар булган. Алар үз эшләрен бик пөхтә башкарганнар. Мәсәлән, масоретлар тиешенчә расланган копияне генә кулланырга тиеш булган, һәм аларга бернәрсәне дә яттан язарга рөхсәт ителмәгән. Алар һәр хәрефне тикшереп язганнар5. Профессор Норман Готтвальд масоретлар турында болай дигән: «Аларның үз эшләрен ни дәрәҗәдә пөхтә башкарганын раввиннарның таләбеннән күреп була: бар яңа ясалган копияләрне корректорлар укып барырга тиеш, ә хаталы копияләрне шунда ук алып ташларга кирәк»6.

14. Соферимнар белән масоретлар күчереп язган Изге Язмалар текстының төгәллеген расларга нинди ачыш булышкан?

14 Соферимнар һәм масоретлар үз эшләрен никадәр төгәл башкарган? 1947 елга кадәр бу сорауга җавап бирү авыр булган, чөнки моңа кадәр еврей телендәге тулы кулъязмаларның иң борынгысы б. э. X гасыр тексты булган. Әмма 1947 елны Үле диңгез янындагы тау куышлыгында бик борынгы кулъязмаларның өлешләре, шул исәптән Еврей Язмалары китапларының кайбер өлешләре, табылган. Алар арасында безнең эрага кадәр күчереп язылган өлешләр дә булган. Галимнәр аларны үзләрендә инде булган еврей кулъязмалары белән чагыштырган. Шулай итеп алар текстның төгәл күчереп язылганын раслый алган. Бу чагыштыру нәрсә күрсәткән?

15. а) Үле диңгез янында табылган төргәктәге Ишагыйя китабының текстын масорет тексты белән чагыштыру нәрсә күрсәтә? б) Үле диңгез янында табылган кайбер кулъязмалар белән бүгенге текстлар арасындагы аермадан нинди нәтиҗә ясап була? (Искәрмәне карагыз.)

15 Табылган иң борынгы кулъязмалар арасында Ишагыйя китабының кулъязмасы да бар, һәм аның текстының масоретлар күчереп язган текстка никадәр якын булуы гаҗәпләндерә. Профессор Миллар Бэрроус болай дип язган: «Ишагыйя төргәге һәм масорет тексты арасындагы күп кенә аермаларны күчереп язганда керә торган хаталар белән аңлатып була. Ул хаталарны исәпкә алмаганда, [Ишагыйя төргәге] урта гасыр кулъязмалары белән гаҗәеп туры килә. [Масорет текстының] күпкә алдарак язылган кулъязма белән туры килүе бүгенге кулланыштагы текстның, тулаем алганда, төгәл булуын күрсәтә»7. Ул болай дип өсти: «Меңгә якын ел үтсә дә, текст бер дә үзгәрмәгән дип әйтеп була. Ничек инде моңа гаҗәпләнмәскә!» *

16, 17. а) Ни өчен без Грек Язмаларының төгәл булуына шикләнмибез? б) Фредерик Кеньон Грек Язмаларының тексты турында нәрсә әйткән?

16 Грек Язмаларын исә грек телендә мәсихчеләр язганнар, һәм алар, яхшы итеп өйрәтелгән оста соферимнардан аермалы буларак, күбрәк һәвәс кешеләр булганнар, һәм аларның махсус белемнәре булмаган. Хакимнәр аларга җәза белән янап торса да, алар үз эшләрен бик җитди башкарганнар. Шуңа күрә бүгенге кулланыштагы текст үзенең төп нөсхәсенә, тулаем алганда, туры килә, һәм моңа ике дәлил бар. Беренчедән, Еврей Язмалары белән чагыштырганда, Грек Язмаларының кайбер китапларының копияләре язылган вакыт төп нөсхәнең язылган вакытына якынрак. Мәсәлән, Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең бер өлеше б. э. II гасырының беренче яртысында күчереп язылган, димәк бу копия Яхъя төп нөсхәне язган вакыттан илледән кимрәк ел үткәннән соң ясалган булган. Икенчедән, безнең көннәргә кадәр сакланган күпсанлы кулъязмалар бар. Алар текстның төгәллегенә ышанычлы бер дәлил булып тора.

17 Фредерик Кеньон моның турында болай дигән: «Шунсы ачык күренә: тулаем алганда, Изге Язмаларның тексты, аеруча Грек Язмалары, шикләр тудырмый. Чиркәүләрнең борынгы язучылары үз хезмәтләрендә Изге Язмалардан күп кенә өзек кулланган. Бу өзекләр, шулай ук Грек Язмаларының копияләре һәм тәрҗемәләре саны шулкадәр күп ки, аларның берсендә булса да шик тудырган шигырьнең дөрес варианты сакланган. Бу яктан Изге Язмаларга тиң китап юк»10.

Халыклар һәм аларның телләре

18, 19. Изге Язмаларны башка телләрдә дә укый алсыннар өчен, нәрсә башкарылган?

18 Изге Язмаларның беренче 39 китабының зур өлеше исраиллеләрнең телендә — еврей телендә язылган булган. Әмма еврей теле беркайчан да киң кулланышта булмаган. Изге Язмалар шул телдә генә калса, аны яһүд халкы һәм башка халыклардан нибары берничә кеше генә укып файда ала алыр иде. Шуңа күрә бу тел Изге Язмаларның сакланып калуына комачаулаган. Ләкин Искәндәриядә (Мисыр) яшәүче еврейләр дә аны укып файда ала алсын өчен, б. э. к. III гасырда Еврей Язмалары грек теленә тәрҗемә ителә башлаган. Ул вакытта грек теле халыкара тел булган, шуңа күрә шул вакыттан башлап Еврей Язмаларын инде башка халыклар да укый алган.

19 Изге Язмаларның икенче өлеше язылганда, грек теле әле дә киң кулланылган, шуңа күрә соңгы 27 китап шул телдә язылган булган. Шулай да кайберәүләр грек телен аңламаганнар. Шуңа күрә Изге Язмаларның еврей һәм грек телләрендә язылган өлешләре тиздән беренче гасырларда киң таралган телләргә — сурия, копт, әрмән, грузин, гот һәм хәбәш телләренә тәрҗемә ителгән. Ә Рим империясенең дәүләт теле латин теле булганга, бу телгә бик күп тәрҗемәләр ясалган. Шунда бер «рәсми тәрҗемәдә» ихтыяҗ туган. Аны б. э. якынча 405 елында тәмамлаганнар, һәм ул «Вульгата» («киң таралган», «гомум кабул ителгән») дип аталган.

20, 21. Изге Язмалар нинди каршылыкларга карамастан сакланып калган, һәм ни өчен?

20 Шулай итеп, күп каршылыкларга карамастан, Изге Язмалар безнең эраның беренче гасырларына кадәр сакланып калган. Аны саклап калуда катнашкан кешеләрнең саны аз булган, аларны нәфрәт иткәннәр һәм эзәрлекләгәннәр, аларның тормышлары авыр булган, ә дөнья аларга дошманнарча караган. Андый шартлар булса да, копияләргә үзгәрешләр кермәгән, һәм Изге Язмалар башка күп халыклар сөйләшкән телләргә тәрҗемә ителгән.

21 Ни өчен Изге Язмаларны саклап калу шулкадәр авыр булган? Бу китапның үзендә: «Бөтен дөнья исә явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дип әйтелгән (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә бу дөнья Изге Язмаларның бастырылуына каршы килсә дә, моңа шаккатасы юк. Башка күп төрле әдәбиятның андый авырлыклар белән очрашмыйча да онытылган булуын исәпкә алсак, ни өчен соң Изге Язмалар сакланып калган? Анда бу сорауга да җавап бар: «Раббы сүзе мәңге тора» (1 Петер 1:25). Изге Язмалар чыннан да Аллаһы Сүзе икән, бер кеше дә аны юк итә алмый. Һәм бу сүзләр безнең көннәргә кадәр хак булып кала.

22. Б. э. IV гасырының башында нинди вакыйга булган?

22 Әмма б. э. IV гасырында бер вакыйга аркасында Изге Язмаларга яңа һөҗүмнәр башлана, һәм бу вакыйга Европа тарихына бик зур йогынты ясый. Диоклетиан Изге Язмаларның бар копияләрен юк итәргә тырышканнан соң ун ел үткәч, империянең сәясәте кискен үзгәрә һәм «мәсихчеләр» дине законлаштырыла. Б. э. 325 елында, 12 ел узганнан соң, Рим императоры Никея шәһәрендә җыелган «мәсихче» җыелышта инде рәис булып утыра. Ни өчен андый үзгәреш, бер яктан уңай кебек күренсә дә, чынында Изге Язмалар өчен куркыныч булган? Бу сорауга җавап чираттагы бүлектә биреләчәк.

[Искәрмә]

^ 15 абз. Үле диңгез янында табылган кулъязмаларның кайберләре бүгенге Изге Язмалар тексты белән алай ук төгәл туры килми. Кайвакыт аермалар бик күп. Әмма бу аермалар текстның төп мәгънәсе үзгәргән дигәнне аңлатмый. Америка дини университеты хезмәткәре Патрик Скехэн сүзләре буенча, аермалар күпчелек очракларда Изге Язмаларның «башка өлешләрен исәпкә алып аның текстын эшкәртү аркасында туган; нәтиҗәдә текстка сүзләр өстәлгән, әмма мәгънәсе шул ук калган... Моны изге текстны эчкерсез хөрмәт итү карашы белән башкарганнар; текстны эшкәртеп Изге Язмаларның текстын (алай дип әйтеп булса) Изге Язмаларның үзе белән аңлатырга тырышканнар»8.

Башка бер белгеч болай дип өсти: «Кайбер яклар аңлашылмаса да, шуны әйтергә кирәк: безнең бүгенге текстыбыз элек яшәгән авторларның (кайберләре якынча 3 000 ел элек яшәгән) сүзләрен, тулаем алганда, төгәл җиткерә һәм, аермалар булса да, Еврей Язмаларында язылган хәбәрнең әһәмиятле булуына җитди шикләр тумаска тиеш»9.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 нчы биттәге рамка]

Изге Язмаларның ышанычка лаек тексты

Изге Язмалар текстының никадәр төгәл сакланып калганын күрер өчен, аны борынгы заманнан сакланып калган башка төр әдәбият, мәсәлән Греция һәм Рим язучыларының әсәрләре, белән чагыштыру җитә. Бу әсәрләрнең күбесе Еврей Язмалары тәмамланганнан соң язылган булган. Греция һәм Рим халкын юк итәргә дә тырышмаганнар, һәрхәлдә моның турында язма хәбәрләр юк, һәм аларның әдәбияты, ул сакланып калса да, каршылыкларга карамастан сакланып калган дип тә әйтеп булмый. Шулай да, әйдәгез, профессор Ф. Ф. Брусның сүзләренә игътибар итик:

«Б. э. к. 58—50 елларда язылган Кайсарның „Галлар сугышы“ дигән әсәренең берничә борынгы кулъязмасы гына сакланган. Һәм аларның тугызы я уны гына укырлык хәлдә, ә иң борынгы копиясе шул Кайсардан соң якынча 900 ел узгач кына ясалган булган».

«Б. э. к. 59—б. э. 17 елларында яшәгән Тит Ливий Рим тарихы турында 142 китап язган. Аларның 35 е генә сакланып калган. Бу китаплар турында безгә игътибарга лаек күп дигәндә 20 кулъязмадан билгеле, һәм аларның берсе генә б. э. IV гасырында күчереп язылган, һәм анда III—VI китапларның өлешләре сакланган».

«Тацит б. э. якынча йөзенче елларында язган 14 „Тарихлар“ китабының нибары дүртесе һәм тагын берсенең өлеше генә сакланып калган. Ә ул язган 16 „Анналлар“ китабының унысы тулысынча һәм икесе өлешчә генә сакланган. Бу бөек тарихи хезмәтләрнең зур өлешләре ике борынгы кулъязмага, берсе IX, ә икенчесе XI гасырда, күчереп язылган булган».

«Фукидид язган „Тарих“ китабы (б. э. к. якынча 460—400 еллар) безгә 8 борынгы кулъязмадан билгеле, һәм аларның иң борынгысы б. э. якынча 900 елда күчереп язылган. Бу китапның шулай ук безнең эраның башында берничә папирус төргәккә күчереп язылган копияләре сакланган».

«Геродот язган „Тарих“ китабының да (б. э. к. якынча 488—428 еллар) шундый гына копияләре бар. Шулай итеп, Геродот белән Фукидид китапларының иң борынгы кулъязмалары төп нөсхә язылганнан соң 1 300 дән артык ел узгач кына ясалган булган. Шулай да, борынгы филология буенча белгечләрнең берсе дә аларның китаплары ышанычка лаек түгел дигән сүзләр белән ризалашмас иде» («The Books and the Parchments», 180 нче бит).

Ә Изге Язмалар өлешләренең меңләгән кулъязмалары сакланып калган, һәм Грек Язмаларының кулъязмалары төп нөсхә язылганнан соң якынча йөз ел үткәч ясалган булган. Бу фактларны өстә әйтелгән фактлар белән чагыштырыгыз.

[13 нче биттәге иллюстрация]

Еврейләр кечкенә халык булган, һәм аларга һәрвакыт көчлерәк халыклар янап торган. Бу борынгы рельефта күрсәтелгәнчә, Ассирия гаскәрләре яһүдләрне әсирлеккә алып китә

[14 нче биттәге иллюстрация]

Китап бастыру машиналары уйлап чыгарылганчы, Изге Язмаларны кулдан күчереп язганнар

[16 нчы биттәге иллюстрация]

Нерон идарә иткәндә, мәсихче булу җитди җинаять дип саналган

[21 нче биттәге иллюстрация]

Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабының төргәкләре, меңнән артык ел үтсә дә, бу китапның, асылда, үзгәрешсез калганын күрсәтә

[23 нче биттәге иллюстрация]

Император Диоклетиан Изге Язмаларны юк итә алмаган