Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Грек Язмалары» тарих я уйдырмамы?

«Грек Язмалары» тарих я уйдырмамы?

Бишенче бүлек

«Грек Язмалары» тарих я уйдырмамы?

«Безнең көннәрдә дөньядагы бар булган китаплар арасында Грек Язмалары иң яхшы тикшерелгән китап»,— дип язган Ганс Кюнг үз китабында («Christ sein»). Аның сүзләре хак, чөнки соңгы 300 ел дәвамында Мәсихче Грек Язмаларына анализ ясар өчен аеруча зур тырышлыклар куелган, һәм аны энә күзе аша үткәргәннәр дип әйтеп була. Әйе, аның кебек яхшы тикшерелгән китап юк.

1, 2. а) Мәсихче Грек Язмаларын тикшерер өчен соңгы 300 елда нинди тырышлыклар куелган? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Кайбер тикшерүчеләр нинди сәер нәтиҗәләргә килгән?

БУ ТИКШЕРҮЧЕЛӘРНЕҢ кайберләре бик сәер нәтиҗә ясаган. Мәсәлән, XIX гасырда Германиядә яшәгән Людвиг Ноак сүзләре буенча, Яхъя язган Яхшы хәбәрне б. э. 60 елында Гайсәнең яраткан бер шәкерте язган. Һәм аның фикеренчә, бу — Яһүд булган! Жозеф Эрнест Ренан исемле бер француз Лазарны терелтү турында хәбәр ялган, һәм бу терелтүне, Гайсәне могҗизалар башкаручы кеше итеп күрсәтер өчен, Лазар үзе оештырган дип язган. Ә Германия теологы Густав Фолькмар язганча, чын Гайсә үзен Мәсих дип атарга хәтта җыенмаган да1.

2 Бруно Бауэр исемле тагын бер тикшерүченең сүзләре буенча, Гайсә кебек кеше беркайчан да яшәмәгән! Бер китапта Бауэр турында болай дип язылган: «Ул беренче мәсихчеләр динен барлыкка китерүгә Филон, Сенека һәм гностиклар зур өлеш керткән дип санаган. Ахырда ул Гайсә кебек тарихи шәхес беркайчан да булмаган дигән... Аның сүзләре буенча, мәсихчеләр дине икенче гасырның азагында яһүдләр диненнән яралган һәм анда стоицизм өстенлек иткән»2.

3. Күпләр Изге Язмаларны нинди китап дип саный?

3 Бүген бик сирәк кенә кеше андый карашта тора. Әмма бүгенге белгечләрнең сүзләренә игътибар итсәгез, сез шуны күрерсез: алар әле дә Мәсихче Грек Язмаларын риваятьләр, уйдырмалар һәм арттырып язылган хәбәрләр җыентыгы дип саный. Аларның бу сүзләре дөресме?

Алар кайчан язылган булган?

4. а) Ни өчен Грек Язмаларының язылган елын белү мөһим? б) Аның язылу елына кагылышлы кайбер карашларны әйтеп бирегез.

4 Берәр вакыйга турында уйдырма я риваять тусын өчен, вакыт узарга тиеш. Ә Грек Язмаларының китаплары кайчан язылган булган? Тарихчы Майкл Грант бу китапларның тарихи өлеше «Гайсә үлеменнән соң утыз-кырык ел узгач» языла башлаган дип әйткән4. Археолог Уильям Фоксвелл Олбрайт нәтиҗә ясап К. К. Торри сүзләрен китергән: «Яхшы хәбәрләрнең барысы да б. э. 70 елына кадәр язылган булган. Ә Гайсә үлеменнән соң егерме ел дәвамында чынында булмаганны яза алмаганнар, һәм андый нәрсәләр Яхшы хәбәрләрдә юк». Олбрайт үзе Яхшы хәбәрләр «б. э. 80 елларына» тәмамланган булган дигән карашта тора. Башкалар исә чак кына аерылып торган бүтән саннар китерсә дә, күпчелеге «Грек Язмалары» беренче гасырның ахырына тәмамланган булган дип ризалаша.

5, 6. Грек Язмаларының анда әйтелгән вакыйгалар булганнан соң күп тә үтмәстән язылган булуыннан без нинди нәтиҗәгә киләбез?

5 Грек Язмаларының беренче гасырда тәмамлануы нәрсәне аңлата? Олбрайт мондый нәтиҗә ясый: «Гайсәнең тулаем алганда әйткәннәренә дә һәм хәтта аерым әйтемнәренә дә берәр үзгәреш керсен өчен егерме-илле ел — бик әз вакыт»5. Профессор Гэри Хабермас болай дип өсти: «Яхшы хәбәрләр [язылган вакыт] анда әйтелгән вакыйгалар вакытына бик якын, ә борынгы тарихи хезмәтләрдә еш кына гасырлар элек булган вакыйгалар турында әйтелә. Шулай да бүгенге тарихчылар андый борынгы вакыйгаларны уңышлы гына сурәтләп бирә ала»6.

6 Шулай итеп, Мәсихче Грек Язмаларының тарихи өлеше, ким дигәндә, дөньяви тарих кебек ышанычка лаек. Беренче мәсихчеләр белән булган вакыйгалар берничә дистә ел үткәч язылган. Ә бу вакыт төрле уйдырмалар һәм риваятьләр туып киң таралсын өчен җитәрлек түгел.

Алар үз күзләре белән күргән

7, 8. а) Грек Язмалары язылган һәм таратылган вакытта кем әле исән булган? б) Брус сүзләреннән без нинди нәтиҗә ясарга тиеш?

7 Грек Язмаларының күп кенә китапларында анда язылган вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең шаһитлеге язылган, бу аның ышанычлы булуына зур өлеш кертә. Мәсәлән, Яхшы хәбәрне язган Яхъя: «Бу вакыйгаларга шаһитлек биреп, бу сүзләрне язган шәкерт — шул [Гайсә яраткан] шәкерт була»,— дигән үзе турында (Яхъя 21:24). Яхшы хәбәрнең башка китабын язган Лүк: «Алар ул вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күрүче Сүз хезмәтчеләре булган кешеләр безгә хәбәр иткәнчә яздылар»,— дип әйткән (Лүк 1:2). Ә терелгән Гайсәне күргән кешеләр турында рәсүл Паул: «Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 15:6).

8 Моның турында профессор Ф. Ф. Брус болай дип язган: «Кайбер язучылар Гайсәнең шәкертләре аның әйткән сүзләрен һәм эшләрен уйлап чыгарган дип санаган. Әмма моны эшләү бер дә мөмкин булмаган, чөнки шул елларда чын вакыйгаларны үз хәтерләрендә саклаган шәкертләрнең күбесе әле исән булган. [...] Шәкертләр берәр ялгышлык ясамас өчен (юри хата ясау турында әйтәсе дә юк) бик сак булганнар, чөнки моны көтеп кенә торган кешеләр аларны шунда ук фаш итәр иде. Шәкертләр вәгазьләгәндә, тыңлаучыларына инде билгеле булган фактларны кулланганнар, һәм бу аларның әйткәннәренә көч өстәгән. Алар „белгәнебезчә“ дип түгел, ә „белгәнегезчә“ дип сөйләгәннәр (Рәсүлләр 2:227.

Андагы хәбәр ышанычлымы?

9, 10. Грек Язмалары турында бер дә шикләнмичә нәрсә әйтеп була?

9 Шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең сүзләре дөрес язылган булса да, текстка үзгәрешләр, ягъни уйдырмалар һәм риваятьләр, бәлки, соңрак кертелгән булгандыр? Мәсихче Грек Язмалары, башка борынгы әдәбиятка караганда, белгәнебезчә, күпкә яхшырак сакланган. Курт һәм Барбара Аланд, Изге Язмаларның грек телендә язылган текстының белгечләре, күп гасырлар элек язылып безнең көннәргә кадәр сакланып калган якынча 5 000 кулъязма исемлеген китергән. Аларның кайберләре хәтта б. э. II гасырында язылган булган8. Шул кулъязмаларга нигезләнеп, грек телендә язылган текст, тулаем алганда, үзгәрешсез сакланган дип әйтеп була. Өстәвенә, бу текстның күп кенә борынгы тәрҗемәләре дә сакланган, һәм алар арасында хәтта б. э. 180 елында язылганы да бар. Алар да текст төгәл сакланган икәнен күрсәтә9.

10 Һәрхәлдә, бер дә шикләнмичә шуны әйтеп була: Мәсихче Грек Язмаларын тәшкил иткән китапларның төп нөсхәләре тәмамланганнан соң, аларга бернинди дә уйдырмалар һәм риваятьләр кертелмәгән. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган аның тексты, асылда, шул китапларны язучылар ничек язган булса, шул килеш сакланып килгән. Шул заман мәсихчеләре дә бу китапларны кулланган, һәм бу аларның дөреслеген раслый. Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл булуына башка борынгы документларда дәлилләр табып буламы? Әйе, аларда кайбер дәлилләр бар.

Борынгы документлар

11. Тарихи документлар белән Грек Язмалары турында нәрсә әйтеп була?

11 Чынлыкта, Изге Язмалардан кала, Гайсә һәм аның рәсүлләре тормышындагы вакыйгаларны дәлилләүче документлар бик әз. Бу бер дә гаҗәпләндерми, чөнки беренче гасырда мәсихчеләр кечкенә төркем булган һәм сәясәттә катнашмаган. Шулай да тарихи документлардагы мәгълүмат Изге Язмаларда язылган белән туры килә.

12. Иосиф Флавий Чумдыручы Яхъя турында нәрсә язган?

12 Мәсәлән, б. э. 93 елында яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий, Һируд Антипасның бер сугышта җиңелүе турында язганда, болай дигән: «Кайбер яһүдләр Һируд армиясенең җиңелүен Аллаһының гадел җәзасы һәм Аллаһы Һирудтан, Чумдыручы дип аталган Яхъяны үтергәне өчен, үч алган дип санаган. Чөнки Яхъя яхшы кеше булса да һәм яһүдләрне тәкъва тормыш алып барырга, гадел һәм диндар булырга өндәсә дә, Һируд аны үтергән»10. Шулай итеп Иосиф Флавий Изге Язмалардагы Чумдыручы Яхъя кешеләрне тәүбәгә килергә чакырган тәкъва кеше булган һәм соңыннан аны Һируд үтергән дигән сүзләрне раслый (Маттай 3:1—12; 14:11).

13. Иосиф Флавий Ягъкуб белән Гайсәнең тарихи шәхесләр булганын ничек раслый?

13 Иосиф Флавий шулай ук Гайсәнең бер анадан туган энесе Ягъкубны да искә ала. Изге Язмаларда Ягъкуб башта Гайсәгә ышанмаган, ләкин соңрак Иерусалимда хөрмәтле өлкән булып киткән дип әйтелә (Яхъя 7:3—5; Гәләтиялеләргә 1:18, 19). Флавий Ягъкубны кулга алу турында болай дип яза: «[Баш рухани Анан] Югары киңәшмә хакимнәрен җыеп, Мәсих дип аталган Гайсәнең энесен Ягъкуб исемле кешене һәм башка кайберәүләрне алар алдына бастырган»11. Бу сүзләр белән Иосиф Флавий «Мәсих дип аталган Гайсәнең» дә чын тарихи шәхес булганын раслый.

14, 15. Тацит Изге Язмаларда язылган нинди сүзләрне раслый?

14 Шул заманда яшәгән башка язучылар да Грек Язмаларында әйтелгәнне раслый. Мәсәлән, Грек Язмаларында мондый фактлар китерелә: Гайсә Палестина җирләрендә вәгазьләп йөргәндә, кешеләр аны теләп кабул иткәннәр; Понти Пилат Гайсәне үлемгә хөкем иткәч, аның шәкертләре югалып калган һәм боеккан. Тиздән шул ук шәкертләр үз Раббылары Гайсәнең терелтелүе турында хәбәрне бөтен Иерусалим буенча батырлык белән вәгазьләп йөргәннәр. Ә берничә ел эчендә мәсихчеләр дине Рим империясенең бар җирләренә таралган (Маттай 4:25; 26:31; 27:24—26; Рәсүлләр 2:23, 24, 36; 5:28; 17:6).

15 Бу вакыйгаларның дөреслеген мәсихчеләр динен өнәп бетермәгән Рим тарихчысы Тацит күрсәтә. Б. э. II гасырының башында ул Неронның бу динне каты эзәрлекләве турында язганда болай дигән: «Аларның исемнәре Тибери көннәрендәге идарәче Понти Пилат җәзалап үтергән Мәсих исеменнән алынган; бу зарарлы хорафат вакытлыча юк ителсә дә, үз башлангычын алган Яһүдиядә генә түгел, әмма Римда да кабат калка башлады»12.

16. Изге Язмаларда әйтелгән нинди тарихи вакыйганы Светоний да искә ала?

16 Рәсүлләр 18:2 дә «[Рим императоры] Кләүди кайсар барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргән» дип әйтелә. Римның икенче гасыр тарихчысы Светоний да шул ук әмерне искә алып болай дип язган: «Ул [Кләүди] Мәсих котыртып торган яһүдләрне Римнан куып чыгарган» («The Deified Claudius»)13. Шул көннәрдә яһүдләр мәсихчеләрнең тугры вәгазьләвенә каты каршы чыккан булган. Әгәр Римдагы хәл моның аркасында туган булса һәм, «Мәсих» дип язганда, Светоний Гайсә Мәсихне исәптә тоткан булса, тәртипсезлекнең сәбәбе Мәсих (ягъни Мәсих шәкертләре) түгел, ә яһүдләр булган.

17. Изге Язмаларда Гайсәнең могҗизалары һәм үлеме турында әйтелгәнне раслап, Юстин икенче гасырда укып булган нинди документны китерә?

17 Икенче гасырның урталарында яшәгән Юстин Җәфаланучы Гайсәнең үлеме турында: «Моның чыннан да булганын Понти Пилатның Эшләреннән белә аласыз»,— дип язган14. Юстин сүзләре буенча, шул ук «Эшләрдә» Гайсә кылган могҗизалар турында да әйтелә. «Аның моны [могҗизаларны] башкарганы турында Понти Пилатның Эшләреннән белә аласыз»,— дип язган Юстин15. Бу рәсми документ, «Эшләр», безнең көннәргә кадәр сакланып калмаса да, икенче гасырда ул, күрәсең, булган, һәм Юстин укучыларга үз сүзләренең дөреслеген тикшереп чыгарга киңәш биргән.

Археологик дәлилләр

18. Археология Понти Пилатның булганын ничек раслый?

18 Археологик ачышлар да Грек Язмаларында язылганнарны күз алдына китерергә булыша һәм раслый. Мәсәлән, 1961 елда Кайсариядәге рим театрының җимерекләре арасында Понти Пилат исеме язылган бер таш табылган16. Моңа кадәр Изге Язмаларда әйтелгән бу рим җитәкчесенең яшәгәнен раслаучы чыганаклар бик аз булган.

19, 20. Археология Лүк Изге Язмаларда искә алган нинди кешеләрнең чыннан да яшәгәнен раслый?

19 Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен Абилини өлкәсе белән Лусани җитәкчелек иткәндә башлаган (Лүк 3:1). Кайберәүләр бу сүзләрне шик астына алган, чөнки Иосиф Флавий Абилини җитәкчесе Лусани б. э. к. 34 елда үлгән дип язган, ә Яхъя ул вакытта әле тумаган да булган. Әмма археологлар Абилинидә тетрарх (өлкә башлыгы) булып хезмәт иткән башка бер Лусани турында язу тапкан. Һәм бу Лусани Римда кайсар булып Тибери идарә иткән вакытта яшәгән, ә Яхъя үз хезмәтен нәкъ шул вакытта башлаган17. Лүк, күрәсең, шул Лусани турында язган.

20 Рәсүлләр китабында Паул белән Барнаб Кипрга хезмәт сәяхәтенә җибәрелгән булган, һәм анда алар өлкә башлыгын, Серги Паул исемле «акыллы кешене», очратканнар дип әйтелә (Рәсүлләр 13:7). XIX гасырның урталарында Кипрда үткәрелгән казулар ярдәмендә б. э. 55 елында ясалган бер язу табыла, һәм анда Серги Паул искә алына. Моның турында археолог Эрнест Райт болай дип әйткән: «Бу өлкә башлыгы турында Изге Язмаларда һәм шул документта гына әйтелә, һәм шунсы кызык: Лүк бу кешенең исемен дә, титулын да төгәл язган»18.

21, 22. Археологик ачышлар Изге Язмаларда язылган нинди сүзләрнең дөреслеген раслый?

21 Паул Афинада «Билгесез илаһка» дип язылган корбан китерү урынын күргән (Рәсүлләр 17:23). Археологлар билгесез илаһларга багышланган латин язулы корбан китерү урыннарын элеккеге Рим империясенең төрле җирләрендә тапкан. Аларның берсе, Афинада кебек грек язулысы, Пергәм шәһәрендә урнашкан булган.

22 Эфестә Паулга каршы чыккан көмешчеләр, Артемида алиһәнең сынын һәм гыйбадәтханәсенең сурәтен ясап, табыш алганнар. Эфес «бөек алиһә Артемиданы... саклаучы шәһәр» дип саналган булган (Рәсүлләр 19:35). Бу сүзләрнең дөреслеген Артемиданың борынгы Эфес тирәсендә табылган күп кенә кызыл балчык һәм мәрмәр сыннары раслый. Ә узган гасырда Артемиданың зур гыйбадәтханәсенең җимерекләре дә табылган булган.

Хак хәбәр булып яңгырый

23, 24. а) Грек Язмаларында хак хәбәр язылганына иң көчле дәлилне без кайдан табабыз? б) Изге Язмалардагы хәбәрнең дөрес булуын аның нинди үзенчәлеге раслый? Мисал китерегез.

23 Димәк, тарих һәм археология Грек Язмаларының тарихын күз алдына китерергә булыша һәм аның кайбер якларын раслый. Шулай да бу язмаларның дөрес булуына иң көчле дәлил булып бу китапларның үзләре кала. Укыганда, алар уйдырма кебек түгел, ә хак хәбәр булып яңгырый.

24 Иң элек, Грек Язмаларында бар нәрсә яшермичә язылган. Мәсәлән, Петер турында язылганнарны карап чыгыйк. Ул су өстеннән барганда, куркып бата башлаган. Соңрак Гайсә бу хөрмәт ителгән рәсүлгә: «Кит янымнан, шайтан!» — дигән (Маттай 14:28—31; 16:23). Башка бер очракта Петер Гайсәгә башкалар аны ташласа да, ул аны беркайчан да ташламаячак дигән. Ә үзе, сакка куелгач, йоклап киткән һәм соңрак үз Раббысыннан өч тапкыр ваз кичкән (Маттай 26:31—35, 37—45, 73—75).

25. Изге Язмаларны язучылар рәсүлләрнең нинди хаталары турында яшермичә язган?

25 Әмма Изге Язмаларда башка кешеләрнең дә хаталары турында яшермичә язылган: мәсәлән, рәсүлләр аларның арасында кем иң бөеге дип бәхәсләшкән (Маттай 18:1; Марк 9:34; Лүк 22:24); Ягъкуб белән Яхъяның әнисе, Гайсә янына барып, үз патшалыгында аларга иң зур урын бирүен үтенгән (Маттай 20:20—23); Паул белән Барнаб арасында «җитди каршылык» туган (Рәсүлләр 15:36—39).

26. Гайсәнең терелтелүе белән бәйле нинди җентеклекләр хак булганга Изге Язмаларга кертелгән булган?

26 Шунсы да игътибарга лаек: Лүк китабында Гайсәнең терелтелүе беренче булып «Гайсә белән Гәлиләядән килгән хатыннарга» билгеле булган дип әйтелгән. Ирләр өстенлек иткән беренче гасыр җәмгыятендә бу гадәттән тыш хәл булган. Менә ни өчен, Лүк язганча, «хатын-кызларның бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелган» (Лүк 23:55—24:11). Әйтик, Лүк бу хәбәрне уйлап чыгарган, ди. Нәрсәгә кирәк булган соң аңа шундый хөрмәтле кешеләрнең дәрәҗәләрен төшереп язу? Андый җентеклекләрне чыннан да булганга гына язалар.

Гайсә чыннан да яшәгән

27. Бер тарихчы Гайсәнең чыннан да яшәгәнен раслап нәрсә әйткән?

27 Күпләр Изге Язмаларда әйтелгән Гайсә — бу уйлап чыгарылган нибары яхшы кеше генә дип саный. Әмма тарихчы Майкл Грант болай ди: «Без борынгы тарихи кулъязмаларга ышаныч белән карыйбыз. Әгәр дә без Грек Язмаларына шундый ук тиешле ышаныч белән карасак, ул чакта без Гайсәнең чыннан да яшәгәнен кире кага алмаячакбыз. Мәҗүсиләрнең тарихи булулары беркайчан да шик астына алынмаган күпсанлы персонажлары бар, без бит аларны кире какмыйбыз»19.

28, 29. Ни өчен Гайсәнең Яхшы хәбәр китапларының дүртесендә дә, бер үк кеше итеп күрсәтелүе игътибарга лаек?

28 Гайсәнең яшәгәне турында гына түгел, ә аның нинди кеше булганы хакында да хәбәр хак булып яңгырый. Берәр персонажны уйлап чыгару һәм китапның башыннан алып ахырына кадәр аны сурәтләп бару бер дә җиңел түгел. Бу персонаж яшәгән булса гына, дүрт язучы аның турында яза алыр иде һәм аларның дүртесе дә аны бер төрле сурәтләп бирер иде. Яхшы хәбәр китапларының дүртесендә дә Гайсә бер үк төрле кеше итеп сурәтләнә. Бу Яхшы хәбәрнең хак булуын раслаучы ышандырырлык дәлил булып тора.

29 Майкл Грант урынлы бер сорау бирә: «Яхшы хәбәр китапларында ягымлы бер яшь ир-ат хисләргә бирелмичә, үзен табигый тотып һәм икейөзлелек күрсәтмичә төрле хәтта бозык хатын-кызлар белән, иркен аралаша торган һәм бар нәрсәдә дә тугры кеше буларак тасвирлана. Андый кеше итеп ул Яхшы хәбәр китапларының дүртесендә дә күрсәтелә. Бу ничек мөмкин булган соң?»20 Бу сорауга җавап бер: андый кеше чыннан да яшәгән һәм нәкъ Изге Язмаларда язылганча эш иткән.

Ни өчен алар ышанмый?

30, 31. Ни өчен күпләр, бар дәлилләргә карамастан, Грек Язмаларының тарихи яктан төгәллеген танымый?

30 Грек Язмаларының чын тарих булуына кире какмаслык дәлилләр булса да, ни өчен кайберәүләр аны чын тарих дип санамый? Ни өчен күпләр, аның кайбер өлешләрен хак дип санаса да, башка өлешләренә ышанырга теләми? Чөнки Изге Язмаларда галимнәр ышанырга теләмәгән күп кенә хәбәр язылган. Мәсәлән, анда Гайсә пәйгамбәрлекләрне үтәгән һәм үзе дә пәйгамбәрлекләр әйткән, шулай ук могҗизалар эшләгән һәм үлеменнән соң терелтелгән булган дип әйтелә.

31 Бүгенге көндә кешеләр бар нәрсәне шик астына алырга ярата, шуңа күрә андый вакыйгаларга ышанмый. Могҗизалар турында профессор Эзра Гоулд болай дип язган: «Кайбер тәнкыйтьчеләр үзләренең... могҗизалар булмый дип әйтергә хаклары бар дип саный»21. Кайберәүләр Гайсә, бәлки, дәвалагандыр да, әмма бу нибары психосоматик дәвалану гына булган, ди. Ә башка могҗизалар турында әйткәндә, күпләр аларны болай дип аңлата: аларны я уйлап чыгарганнар, я берәр вакыйганы бозып сөйләп биргәннәр.

32, 33. Кайберәүләр Гайсә эшләгән бер могҗизаны ничек аңлатырга тырыша, һәм ни өчен бу акылга ятышсыз?

32 Бер тапкыр Гайсә берничә икмәк һәм ике балык белән 5 000 нән артык кешене тукландырган дип әйтелә Изге Язмаларда (Маттай 14:14—22). XIX гасырның белгече Генрих Паулус уйлавынча, Гайсә һәм аның рәсүлләре, бу кешеләрнең ач булуын күргәч, бай кешеләргә үрнәк күрсәтергә булганнар һәм үзләрендә булган ризыкны кешеләргә таратып чыкканнар. Тиздән башкалар да үзләрендә булган ризык белән уртаклашканнар. Нәтиҗәдә, бар кешегә ризык җиткән.

33 Әгәр дә чыннан да шулай булган булса, бу яхшы үрнәкнең никадәр көчле булуына искиткеч дәлил булыр иде. Ни өчен алайса андый кызык һәм файдалы очракны бозып могҗиза итеп күрсәтергә кирәк булган ди? Чыннан да, могҗизаларны могҗиза дип танымыйча, аларны аңлатырга тырышу проблемалар гына тудыра. Аларның бар тырышлыклары ялгыш фаразларга нигезләнгән. Үз аңлатуларын алар могҗизалар булмый дигән фараз белән башлый. Әмма ни өчен алар могҗизалар булмый дип уйлый?

34. Изге Язмаларда чын пәйгамбәрлекләр һәм могҗизалар язылган икән, бу китап турында нинди нәтиҗә ясап була?

34 Еврей һәм Грек Язмаларында төгәл тарихи мәгълүмат бирелгән, әмма шул ук вакыт аларда төрле пәйгамбәрлекләр һәм могҗизалар турында әйтелә. (4 Патшалык 4:42—44 не чагыштыр.) Бу пәйгамбәрлекләр һәм могҗизалар чын булса, Аллаһы чыннан да Изге Язмаларны иңдергән, һәм бу китап кеше сүзе түгел, ә Аллаһы сүзе булып чыга. Киләсе бер бүлектә без пәйгамбәрлекләрне карап чыгарбыз әле, ә башта Изге Язмаларда язылган могҗизаларга игътибар итик. Безнең заманда аларга ышану акыллымы?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 66 нчы бит]

Яхшы хәбәрләрдәге Гайсәнең терелүе турында беренче булып хатын-кызларга билгеле булган дигән хәбәр чын булмаса, ни өчен аның турында язганнар?

[56 нчы биттәге рамка]

Хәзерге тәнкыйть сынау аша үтмәгән

Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре аны нигезсез шик астына алалар. Моңа мисал итеп Раймонд Браунның сүзләрен китерик. Ул Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр турында болай дип язган: «[XIX—XX] гасырларда галимнәр бу Яхшы хәбәр китабына шикле караш белән караганнар. Алар бу китап хәтта II гасырның икенче яртысында язылган булган һәм ул борынгы грек дөньясының иҗаты, шуңа күрә ул тарихи түгел һәм аның Палестинадагы насаралы Гайсәгә бернинди дә катнашы юк дип санаган...

Археология, төрле документлар һәм текстка кагылышлы көтелмәгән ачышлар аларның бу фаразларын тулысынча тар-мар иткән. Бу ачышлар тәнкыйтьчеләрнең киң таралган карашларын шик астына алырга этәрде һәм аларның Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрне скептик тикшерүләренең нигезе ышанычсыз булуын күрсәтте. [...]

Бу Яхшы хәбәр б. э. I гасырында, хәтта иртәрәк язылган булып чыкты. [...] Әмма иң кызыгы шул: кайбер белгечләр бу Яхшы хәбәрне язуга Зебедәй улы Яхъя үз өлешен керткән дип кабат фаразлый башлый!»3

Бу Яхшы хәбәрне гадәттә Яхъя язган дип саныйлар. Ни өчен бу шулкадәр сәер булып күренергә тиеш? Моның бердәнбер сәбәбе шул: тәнкыйтьчеләр моңа ышанырга теләмиләр.

[70 нче биттәге рамка]

Изге Язмаларга тагын бер һөҗүм

Тимоти Вебер болай дип язган: «Изге Язмалар тәнкыйтьчеләренең эзләнүләре аркасында күп кенә гади халык [Изге Язмаларны] аңлый алуларына шикләнә башлады. [...] А. Т. Пирсон күп протестантларның өмете өзелгән дип яза һәм моның сәбәбен аңлата: „Католик дине кебек, [тәнкыйтьчеләр] бу китапны галимнәр генә аңлата ала дип, Аллаһы Сүзен гади халыктан ераклаштыра; Рим Аллаһы Сүзе белән кеше арасына рухани куйса, тәнкыйтьчеләр Аллаһы Сүзе белән иман итүче арасына белемле аңлатучыны куя“»23. Шулай итеп, хәзерге заман Изге Язмалар тәнкыйтьчеләренең эзләнүләре — бу Изге Язмаларга тагын бер һөҗүм генә.

[62 нче биттәге иллюстрация]

Пергәмдәге бу корбан китерү урыны, күрәсең, «Билгесез илаһка» багышланган булган

[63 нче биттәге иллюстрация]

Артемиданың мәһабәт гыйбадәтханәсенең җимерекләре. Эфеслеләр аның белән горурланган

[64 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда Петер Гайсәдән ваз кичкән дип яшермичә әйтелә

[67 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда Паул белән Барнаб арасында «җитди каршылык» туган дип яшермичә язылган

[68 нче биттәге иллюстрация]

Яхшы хәбәрнең дүртесендә дә Гайсә турында язылганнарның бер-берсе белән бәйле булуы аларның дөреслеген күрсәтә

[69 нчы биттәге иллюстрация]

Бүгенге тәнкыйтьчеләрнең күпчелеге могҗизалар булмый дип саный