Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар һәм фән

Изге Язмалар һәм фән

Сигезенче бүлек

Изге Язмалар һәм фән

1613 елда Италиядә яшәгән галим Галилей «Кояштагы таплар турында хатлар» дигән үзенең бер хезмәтен бастырган. Анда ул кояшның җир тирәсендә түгел, ә җирнең кояш тирәсендә әйләнгәненә дәлилләр китергән. Нәтиҗәдә, аны «ересьтә гаепләгәннәр», һәм аңа рим католик инквизициясе алдында җавап тотарга туры килгән. Ахыр чиктә, аны үз карашыннан баш тартырга мәҗбүр иткәннәр. Ни өчен җир кояш тирәсендә әйләнә дигән караш ересь булган? Чөнки Галилейне гаепләүчеләр андый караш Изге Язмаларда әйтелгәнгә каршы тора дип санаган.

1. а) Галилей җирнең кояш тирәсендә әйләнгәненә дәлилләр китергәч, нәрсә булган? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Изге Язмалар фәнни китап булмаса да, анда әйтелгәнне бүгенге фәнгә билгеле булганнар белән чагыштырганда нәрсә ачыклана?

БҮГЕН күп кенә кеше Изге Язмалар фәнгә каршы, ди, һәм моны дәлилләп Галилей очрагын китерә. Әмма Изге Язмалар фәнгә каршымы? Бу сорауга җавап биргәндә, шуны истә тотыйк: Изге Язмалар — бу тарихи китап, һәм анда пәйгамбәрлекләр, догалар, законнар, киңәшләр язылган, Аллаһы турында белем бирелгән. Ул фәнни китап түгел, шулай да анда фәнгә кагылышлы әйтелгән бар нәрсә фәнни яктан төгәл.

Җир шары

2. Изге Язмаларда Җир турында нәрсә әйтелгән?

2 Изге Язмаларда безнең планетабыз Җир турында әйтелгәнне карап чыгыйк. Әюб китабында: «[Аллаһы] төньякны бушлык өстеннән җәйгән, җирне бернәрсәсез бушлыкка элеп куйган»,— дип әйтелә (Әюб 26:7). Бу сүзләрне Ишагыйя пәйгамбәр язган мондый сүзләр белән чагыштырыйк: «Җир түгәрәге өстеннән Яшәүче бар» (Ишагыйя 40:22). Шулай итеп, Изге Язмалар буенча, Җир түгәрәк һәм «бернәрсәсез бушлыкка элеп куелган». Бу космонавтлар ясаган фотографияләр белән туры килә: бушлыкта түгәрәк Җир шары очып йөри.

3, 4. Җирдәге су әйләнеше нәрсә ул, һәм Изге Язмаларда аның турында нәрсә әйтелә?

3 Шулай ук Җирдәге гаҗәеп су әйләнешенә игътибар итик. Бер дәреслек китабында болай дип әйтелә: «Җир өстеннән һәм сулыклардан су парга әйләнә... һәм шул хәлендә югарыга күтәрелә... Су парлары, салкын һава белән очрашкач, башта вак-вак кына су тамчыларына, ә аннары кар бөртекләренә әйләнә. Су һәм кар тамчыларыннан болытлар хасил була. Болытлар әкренләп зураялар, анда кар бөртекләре күбәйгәннән-күбәя. Ниһаять, алар шулчаклы күбәеп китәләр, хәтта асылынып тора алмыйча ява башлыйлар... Җир өстенә явым-төшем булып яуган суның бер өлеше сулыкларга агып төшә, ә берникадәресе җиргә сеңә... Бөтен җир өстендәге дым кояш җылысы тәэсирендә берөзлексез парга әйләнеп тора. Шул рәвешле, су табигатьтә әйләнеш ясый»1.

4 Бу гаҗәеп процесс ярдәмендә җирдәге бар нәрсә үсә һәм яши. Су әйләнеше турында Изге Язмаларда 3 000 ел элек гади һәм ачык итеп болай әйтелгән булган: «Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тулып ташымый; сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан инеш-елга булып ага башлый» (Вәгазьче 1:7).

5. Мәдхия җырлаучының таулар турында язган сүзләре бүген моның турында билгеле булганнар белән ничек туры килә?

5 Изге Язмаларда тауларның барлыкка килүе турында әйтелгән сүзләр тагы да күбрәк гаҗәпләндерә. Геология буенча бер дәреслектә болай дип әйтелгән: «Таулар әле кембрий чорына хәтле барлыкка килеп җимерелә барган. Һәм бу процесс безнең көннәрдә дә өзлексез дәвам итә... Таулар инде юкка чыккан диңгез төпләреннән күтәрелгән һәм еш кына, озак вакыт узгач, кире суга баткан һәм кабат күтәрелгән»2. Моны мәдхия җырлаучы язган сүзләр белән чагыштырыгыз: «Син аны кием белән төргәндәй тирән сулар белән капладың. Һәм сулар таулар өстеннән торды... Син алар өчен әзерләгән урынга. Таулар күтәрелде, үзәннәр аска төште» (Мәдхия 104:6, 8, ЯД).

«Әүвәл»

6. Изге Язмалардагы нинди сүзләр галимнәрнең Галәм башлангычы турындагы теориясе белән туры килә?

6 «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты»,— дип башлана Изге Язмалар китабы (Яратылыш 1:1). Галимнәр, үз тикшерүләренә нигезләнеп, Галәмнең башлангычы булган дигән теория чыгарганнар. Әйе, без күреп торган Галәм кайчандыр булмаган. Астроном һәм ышанулары буенча агностик Роберт Ястров болай дип язган: «Изге Язмаларда [Галәмнең] яратылуы турындагы хәбәр астрономиягә билгеле булган белән, гомумән, туры килә: билгеле бер вакытта, көтмәгәндә, яктылык һәм энергия шартлаган; шуннан соң кешенең килеп чыгуына алып баручы вакыйгалар бер-бер артлы башланган»3.

7, 8. Күп кенә галимнәр Галәмнең башлангычында Аллаһының ролен танымаса да, нәрсәне танырга мәҗбүр?

7 Күп кенә галимнәр Галәмнең башлангычы бар дип ышанса да, аны «Аллаһы... яраткан» дигән сүзләр белән ризалашмый. Шулай да, бүген кайберәүләр Галәмнең төзелешендә ниндидер акыл сизелә дигән фикер белән ризалаша. Физика профессоры Фриман Дайсон болай дигән: «Галәмне һәм аның төзелешен күбрәк өйрәнгән саен, тагын да күбрәк шуңа дәлилләр күрәм: Галәм безнең барлыкка килүебез турында алдан белергә тиеш булган».

8 Шуннан соң ул болай дип өсти: «Карашлар һәм тел турында әйткәндә, мин XVIII нче түгел, ә XX гасыр гадәтләре буенча тәрбияләнгән, шуңа күрә Галәмнең төзелеше Аллаһының барлыгын раслый димим. Бер гипотеза буенча, Галәмдә барган процессларда ниндидер акыл сизелә, һәм минем шуны гына әйтәсем килә: Галәмнең төзелеше нибары бу гипотеза белән туры килә генә»4. Әлбәттә, аның сүзләре безнең заманга хас скептик карашны чагылдыра. Әмма андый карашны исәпкә алмаган кеше шуңа игътибар итәр: бүгенге фән һәм Изге Язмаларда «әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты» дигән сүзләр бер-берсе белән гаҗәеп туры килә (Яратылыш 1:1).

Сәламәтлек һәм санитария

9. Ни өчен Изге Язмалардагы инфекция йоккан кеше турында закон акыллы булган? (Әюб 12:9, 16а)

9 Изге Язмалар китабында әйтелгән тагын бер өлкәгә игътибар итик: сәламәтлек һәм санитария. Берәр исраилленең тәнендә табылган тап махау чире аркасында чыккан тап дигән нәтиҗәгә килсәләр, андый кеше башкалардан аерым яшәргә тиеш булган. «Авыруы төзәлгәнче, ул кеше нәҗес булып, тукталу урынының тышында ялгызы гына, аерым яшәргә тиеш» (Левиләр 13:46). Хәтта инфекцияләнгән киемнәрне яндырганнар (Левиләр 13:52). Инфекция таралмасын өчен, ул көннәрдә бу иң яхшы чара булган.

10. Кайбер илләрдәге кешеләргә Изге Язмалардагы гигиенага кагылышлы киңәшне тоту нинди файда китерер иде?

10 Тагын бер мөһим закон буенча, кеше тизәген тукталган урыннан читтә күмеп куярга кирәк булган (Канун 23:12, 13). Һичшиксез, бу закон исраиллеләрне күп кенә чирләрдән саклаган. Хәтта бүген дә кайбер илләрдә, чүп-калдыклар кеше яшәгән җирдән чыгарылмаганга күрә, кешеләр каты авырый. Шул җирдәге кешеләр меңләгән еллар элек Изге Язмаларда язылган закон буенча эш итсәләр, сәламәтлекләре күпкә яхшырак булыр иде.

11. Изге Язмалардагы психик сәламәтлеккә кагылышлы нинди киңәш акыллы булып чыккан?

11 Изге Язмаларда гигиена турында әйтелгәндә, хәтта психик сәламәтлек тә искә алына. «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт, ә көнчелек — сөякләр өчен черек»,— дип әйтелә анда (Гыйбрәтле сүзләр 14:30). Соңгы елларда, медицина тикшерүләре буенча, безнең физик сәламәтлегебезгә психик сәламәтлегебез тәэсир итә икәне ачыкланды. Мәсәлән, Джонс Хопкинс университетында хезмәт иткән К. Б. Томас исемле галим 16 ел эчендә бер меңнән артык студентны күзәткән һәм шуны ачыклаган: аларның психик үзенчәлекләре төрле авыруларга бирелүчәнлек белән бәйле булган, ягъни авыр хәлләрдә борчылып һәм ярсып йөргән студентлар авыруларга тизрәк бирелүчән булган5.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

12. Ни өчен католик чиркәве Галилейның җир турында теориясе чиркәү кануннарына каршы килә дигән?

12 Әгәр Изге Язмалар фәнни яктан шулкадәр төгәл икән, ни өчен католик чиркәве Галилейның җир кояш тирәсендә әйләнә дигән сүзләре Изге Язмалар тәгълиматына каршы дип әйткән? Чөнки чиркәү җитәкчеләре Изге Язмаларның кайбер өзекләрен үзенчә аңлатып биргән6. Алар дөрес аңлатканмы? Әйдәгез, бу өзекләрнең икесен карап чыгыйк.

13, 14. Католик чиркәве Изге Язмалардагы нинди шигырьләрне дөрес кулланмаган? Аңлатыгыз.

13 Аларның берсендә: «Кояш калка да бата, аннан яңадан калыккан урынына ашыга»,— дип әйтелә (Вәгазьче 1:5). Чиркәү җитәкчеләренең сүзләре буенча, «кояш калка да бата» дигән сүзләр җир кояш тирәсендә түгел, ә кояш җир тирәсендә әйләнә дигәнне аңлата. Әмма без үзебез дә бүген кояш калка һәм бата дип әйтәбез, шул ук вакыт без кояш җир тирәсендә түгел, ә җир кояш тирәсендә әйләнә икәнен беләбез. Кояш калка һәм бата дип әйткәндә, без кояшның күзгә күренеп торган хәрәкәтен генә сурәтләп бирәбез. Вәгазьче китабының язучысы да нәкъ шулай эшләгән.

14 Икенче өзектә: «Син җирне нигезләренә нык беркеткән, ул гомер-гомергә авышмас»,— дип әйтелә (Мәдхия 103:5). Чиркәү җитәкчеләре бу сүзләрне Җир яратылганнан соң инде беркая да күчми тора дип аңлатканнар. Әмма бу өзектә җирнең хәрәкәтсез булуына түгел, ә аның үзгәрешсез булуына басым ясала. Җир беркайчан да «авышмас», ягъни юк ителмәс, һәм моны Изге Язмалардагы башка өзекләр дә раслый (Мәдхия 36:29; Вәгазьче 1:4). Бу шигырьдә дә җир белән кояшның хәрәкәте турында бернәрсә әйтелми. Галилей яшәгән заманнарда иркен фәнни фикер алышуларга Изге Язмалар түгел, ә чиркәү комачаулаган.

Эволюция һәм барлыкка китерү

15. Эволюция теориясе нәрсә ул, һәм аның белән Изге Язмалар арасында нинди аерма бар?

15 Шулай да күп кенә кеше бүгенге фән белән Изге Язмалар арасында бик зур аерма бар дип әйтер. Галимнәрнең күпчелеге, мәсәлән, эволюция теориясенә ышана. Бу теория буенча, миллионлаган еллар элек тормышның гади генә бер формасы туган, һәм бар тереклек үз башлангычын аңардан алган. Ә Изге Язмаларда тереклекнең һәр төре барлыкка китерелгән һәм «төрләренә карап» кына үрчи һәм кеше «туфрактан» яратылган булган дип әйтелә (Яратылыш 1:21; 2:7). Изге Язмалар фәнни яктан төгәл түгел булып чыгамы? Андый нәтиҗә ясар алдыннан, әйдәгез, фәннең теорияләренә түгел, ә аңа чыннан да билгеле булган фактларга игътибар итик.

16—18. а) Дарвинны эволюциягә ышанырга нәрсә дәртләндергән? б) Ни өчен Дарвинның Галапагос утрауларында күргәннәре Изге Язмаларда әйтелгәннәргә каршы килми дип әйтеп була?

16 Эволюция теориясенең таралуына зур өлеш XIX гасырда Чарлз Дарвин керткән. Ул Тын океанындагы Галапагос утрауларында булганда, төрле утрауларда яшәгән тау чыпчыкларының бер-берсеннән чак кына аерылып торганына игътибар иткән һәм мондый нәтиҗәгә килгән: алар барысы да бер төрдән барлыкка килгән. Шуңа күрә ул бар тереклек тә гади бер формадан килеп чыккан дигән теорияне тарата башлаган. Дарвин уйлавынча, тереклекнең гади формалары табигый сайланыш ярдәмендә югарырак төзелешле формалар булып китәләр. Табигый сайланыш — бу организмның тирә-як шартларга җайлашып җиңеп чыгуы. Эволюция теориясе буенча, хайваннар балыклардан, кошлар сөйрәлүчеләрдән һәм башкалары икенче төрләрдән килеп чыккан.

17 Әмма Дарвинның шул утрауларда күргәннәре Изге Язмаларда әйтелгәннәргә бер дә каршы килми. Чөнки бу китап буенча, бер төр тереклеге бер-берсеннән чак кына аерылып тора ала. Мәсәлән, кешелек, төрле расаларга бүленгән булса да, бер үк ата-анадан барлыкка килгән (Яратылыш 2:7, 22—24). Шуңа күрә теге тау чыпчыклары, бер-берсеннән аерылып торса да, бер «ата-анадан» барлыкка килгән һәм тау чыпчыклары булып калган. Алар бөркет я лачын булып үзгәрмәгән бит!

18 Әйе, Дарвин тау чыпчыкларының яки башка бер төр тереклекнең бер-берсеннән чак кына аерылып торганына игътибар иткән. Ләкин бу бар тереклекнең — акуламы ул я акчарлакмы, фил я суалчанмы — бер «ата-анасы» бар дигән нәтиҗә ясарга нигез бирми. Шулай да, күп кенә галимнәр эволюция бу инде теория түгел, ә факт, ди. Башкалары исә, бу теориянең кимчелекле якларын таныса да, аңа барыбер ышаналар. Андый караш киң таралган. Әмма эволюция теориясенең дөреслеген һәм нәтиҗәдә Изге Язмаларның хаталы булуын күрсәтүче дәлилләр җитәрлекме? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Дәлилләр җитәрлекме?

19. Палеонтологик мәгълүматлар эволюциянеме яки барлыкка китерүнеме раслый?

19 Эволюция теориясенең дөреслеген ничек тикшереп була? Мәсәлән, палеонтологик мәгълүматлар ярдәмендә. Алар тереклек бер төрдән икенче төргә әкрен-әкрен генә үзгәрә барганмы икәнен күрергә булыша. Андый үзгәрешләргә дәлилләр бармы? Юк. Һәм моны күп кенә галим таный. Аларның берсе, Франсис Хитчинг, болай дип язган: «Әгәр сез хайваннарның төп төрләре арасында аларны берләштерүче төрләрне эзләсәгез, сез аларны таба алмаячаксыз»7. Шуңа күрә эволюционистлар Дарвин теориясе урынына башка төрле теорияләр тәкъдим итеп карыйлар. Төрле төр хайваннарының кинәт барлыкка килүе эволюцияне түгел, ә күбрәк аларның барлыкка китерелгәнен раслый.

20. Тере күзәнәкләрнең үрчүе эволюциянең була алмаганын ничек күрсәтә?

20 Хитчинг шулай ук шуңа игътибар иткән: тере организм башка организм булып китә алмый, ә нәкъ үзенә охшаш организмны гына булдыра ала, аның табигате шундый. Ул болай ди: «Тере күзәнәкләр нәкъ үзләренә охшаш күзәнәкләр булдырып үрчи. Андый төгәллеккә кеше ясаган бернинди машина да ирешә алмый. Шулай ук эчке чикләр дә бар. Мәсәлән, үсемлекләр билгеле зурлыкка ирешкәч, башка инде үсмиләр. Дрозофила үзгәрмичә шулай ук дрозофила булып кала»8. Галимнәр дистәләгән еллар мутацияләр ярдәмендә дрозофила төреннән башка берәр нинди төр булдырырга тырышса да, уңышсыз булып чыктылар.

Тормыш ничек башлангыч алган?

21. Пастер ясаган нинди нәтиҗә эволюционистлар алдында зур проблема тудыра?

21 Эволюционистлар тагын бер җитди сорауга җавап бирә алмыйлар: тормыш ничек барлыкка килгән? Тормышның беренче, кешеләр уйлаганча, безнең барыбызга башлангыч биргән гади формасы, ничек килеп чыккан? Гасырлар элек бу сорауга җавап бирү әллә ни авыр булмас иде. Чөнки күп кенә кешеләр болай дип уйлаган: чебеннәр черегән иттән, ә тычканнар иске чүпрәк өеменнән килеп чыга. Әмма бер йөздән артык ел элек Франция химигы Луи Пастер тере нәрсә тере булганнан гына барлыкка килә ала икәнен ачык күрсәткән.

22, 23. Эволюционистларның сүзләре буенча, тормыш ничек башлангыч алган, әмма фактлар нәрсә күрсәтә?

22 Ә эволюционистлар үзләре тормышның барлыкка килүе турында нәрсә уйлый? Бер киң таралган теория буенча, тормыш миллионлаган еллар элек химик элементлар белән энергиянең үзеннән-үзе берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әмма Пастер ясаган нәтиҗә турында нәрсә әйтеп була? Бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Луи Пастер тикшерүләре шуны күрсәткән: җирдәге бүгенге физик һәм химик шартларда тормыш үзеннән-үзе барлыкка килә алмый. Ләкин миллиардлаган еллар элек җирдәге физик һәм химик шартлар бөтенләй башка булган»! («Большая медицинская энциклопедия»)9.

23 Әмма бүгенгесеннән бик нык аерылып торган шартларда да тере булган белән тере булмаган арасында аерма гаять зур. Майкл Дентон үзенең бер китабында болай дип яза: «[Табигатьтә] кристалл яки кар бөртеге кебек тере булмаган югары оештырылган әйберләр бар. Әмма тере күзәнәк белән алар арасында киң һәм үтә алмаслык упкын ята» («Evolution: A Theory in Crisis»)10. Тере булмаган нәрсә үзеннән-үзе беркайчан да тере булып китмәячәк. Изге Язмаларда тере нәрсә тере булганнан гына барлыкка килә алган, ягъни тормышны Аллаһы барлыкка китергән, дип әйтелә. Бу өстә китерелгән фактлар белән тулысынча туры килә.

Ә бәлки барлыкка китерелгән булгандыр?

24. Эволюция теориясенең бар кимчелекле якларына карамастан, ни өчен галимнәр аңа ышана?

24 Эволюция теориясенең бар кимчелекле якларына карамастан, күп кенә кеше тереклек барлыкка китерелгән дигән тәгълимат фәнни түгел һәм хәтта сәер дип саный. Ни өчен? Ни өчен хөрмәтле галим Франсис Хитчинг, эволюция теориясенең кимчелекле якларын ачыктан-ачык таныса да, тереклекнең барлыкка китерелгәненә ышанырга теләми?11 Майкл Дентон сүзләре буенча, эволюция теориясенең кимчелекләре булса да, бу теориягә барыбер өйрәтәчәкләр, чөнки барлыкка китерү турында тәгълиматлар «илаһи көчләрнең булуын таләп итә»12. Башкача әйткәндә, алар барлыкка китерүгә, моның өчен Барлыкка Китерүче кирәк булганга, ышанырга теләми. Монда да могҗизалар турында әйтелгән фикер яңгырый: могҗизалар илаһи көч ярдәмендә булдырыла, шуңа күрә алар була алмый!

25. Эволюция теориясенең фәнни яктан нинди кимчелекләре барлыкка китерү турындагы хәбәрне кире кагарга нигез бирми?

25 Эволюция теориясе үзе фәнни яктан бик шикле. Майкл Дентон Дарвинның эволюция теориясе турында болай дип әйтә: «Бу, тулаем алганда, тарихта инде булганны аңлату теориясе, шуңа күрә аның дөреслеген фәнни ысуллар белән, эксперимент ясап я үз күзләрең белән күзәтеп, тикшереп булмый. [...] Өстәвенә, бу теория берничә кабатланмас вакыйга — тормышның, интеллектның һәм башка нәрсәләрнең барлыкка килүе — белән бәйле. Алар кабатланмас булганга, аларны эксперимент аша тикшереп булмый»13. Шуны әйтергә кирәк: эволюция теориясе киң таралган булса да, аның аңлашылмаган урыннары да, кимчелекләре дә җитәрлек. Шуңа күрә ул Изге Язмаларда язылган тормышның башлангычы турындагы хәбәрне кире кагарга нигез бирми. Бу «кабатланмас» вакыйгаларның меңләгән еллар дәвам иткән иҗади «көннәрдә» ничек барлыкка килгәне турында төпле хәбәр Яратылыш китабының беренче бүлегендә язылган *.

Туфан чыннан да булганмы?

26, 27. а) Изге Язмаларда Туфан турында нәрсә әйтелә? б) Бөтен җир йөзен капларлык суның өлеше кайдан алынган булган?

26 Күп кенә кеше Изге Язмалар белән бүгенге фән арасында тагын бер «каршылык» күрә. Яратылыш китабында әйтелгәнчә, меңләгән еллар элек кешеләрнең явызлыгы шулкадәр арткан ки, Аллаһы аларны юк итәргә булган. Әмма ул тәкъва кеше Нухка зур агач көймә төзергә кушкан. Берникадәр вакыт узгач, Аллаһы җир йөзенә туфан китергән. Нух, аның гаиләсе һәм көймәдәге бар җәнлекләр генә исән калган. Туфан шулкадәр көчле булган ки, «күк астындагы барлык биек-биек таулар су астында калган» (Яратылыш 7:19).

27 Бөтен җир йөзен капларлык су кайдан алынган булган? Изге Язмаларның үзендә бу сорауга җавап бар. Барлыкка китерүнең башында, атмосфера формалаша башлаганда, «гөмбәз астындагы сулар» һәм «гөмбәз өстендәге сулар» барлыкка килгән (Яратылыш 1:7; 2 Петер 3:5). Туфан килгәч, «күк капулары ачылган» дип әйтелә Изге Язмаларда (Яратылыш 7:11). Күрәсең, «гөмбәз өстендәге сулар» җиргә төшеп Туфан суларының өлеше булып киткән.

28. Аллаһының борынгы хезмәтчеләре, шул исәптән Гайсә дә, Туфанны нинди вакыйга дип санаган?

28 Бүгенге китапларда Туфан еш кына миф итеп күрсәтелә. Ул мифмы я ул чыннан да булганмы? Бу сорауга җавап бирер алдыннан шуны әйтеп китәргә кирәк: Йәһвәнең Туфаннан соң яшәгән хезмәтчеләре Туфанны миф дип түгел, ә чын тарихи вакыйга дип санаганнар. Мәсәлән, Ишагыйя, Гайсә, Паул һәм Петер аның чын вакыйга булуына шикләнмәгәннәр (Ишагыйя 54:9; Маттай 24:37—39; Еврейләргә 11:7; 1 Петер 3:20, 21; 2 Петер 2:5; 3:5—7). Шулай да, Туфан белән бәйле кайбер сорауларга җавап алырга кирәк.

Туфан сулары

29, 30. Туфанның була алганын җирдәге сулар турындагы нинди фактлар күрсәтә?

29 Җир йөзен тулысынча сулар каплаган булган дигән сүзләр уйлап чыгарылмаганмы? Юк. Хәтта безнең көннәрдә дә җир йөзенең җитмеш проценты су белән капланган, һәм утыз проценты гына — коры җир. Өстәвенә, җирдәге төче суның 75 проценты җир йөзенең төрле урыннарында, шул исәптән полюсларда да, боз рәвешендә саклана. Әгәр бу боз эресә, диңгез сулары күпкә югарырак күтәрелер иде, һәм Нью-Йорк белән Токио кебек шәһәрләр су астында калыр иде.

30 Шулай ук бер энциклопедиядәге сүзләргә игътибар итик: «Коры җирнең диңгез өсте тигезлегеннән уртача биеклеге 840 метр, ә диңгезләрнең уртача тирәнлеге күпкә зуррак — 3 790 метр. Бу тирәнлекне бар сулыкларның йөззурлыгына тапкырласак, без Бөтендөнья океанның күләмен табар идек. Бу күләм диңгез өсте тигезлегеннән өстәрәк урнашкан коры җирнең күләменнән 11 тапкыр зуррак булып чыгар иде» («The New Encyclopædia Britannica»)14. Димәк, таулар белән диңгез упкыннарын бертигез итсәк, бөтен җир йөзен берничә мең метр тирәнлектәге су каплар иде.

31. а) Туфан була алсын өчен, аңа кадәр җир йөзе нинди булырга тиеш булган? б) Туфан алдыннан тауларның түбәнрәк, диңгез тирәнлекләренең сайрак була алганын нәрсә күрсәтә?

31 Туфан була алсын өчен, аңа кадәр упкыннар, бүгенгесе белән чагыштырганда, сайрак, ә таулар түбәнрәк булырга тиеш булган. Андый хәл була алганмы? Бер китапта болай дип әйтелә: «Кайчандыр миллионлаган еллар элек бүген биек-биек таулар торган урыннарда океаннар һәм тигезлекләр булган. [...] Материк платаларының хәрәкәтләре аркасында коры җир бер яктан өскә күтәрелә, ә икенче яктан су астына убылып төшә һәм анда кала. Шул өскә күтәрелгән өлешләрдә җәнлек һәм үсемлек бик сирәк кенә очрый»15. Таулар белән диңгез тирәнлекләре я аска төшеп, я өскә күтәрелеп торганга күрә, кайчандыр, күрәсең, таулар бүгенгедәй биек, ә диңгез тирәнлекләре андый тирән булмаган.

32. Туфан сулары белән нәрсә булган? Аңлатыгыз.

32 Туфаннан соң җир йөзен каплаган сулар белән нәрсә булган? Алар, күрәсең, диңгез тирәләренә агып төшкән. Ничек? Галимнәр континентлар зур платалар өстенә урнашкан дип уйлый. Бу платаларның хәрәкәтләре аркасында җир кабыгы урыны-урыны белән я аска, я өскә күтәрелергә мөмкин. Бүгенге көндә бу платаларның чикләрендә гаять зур, 10 километрдан артык тирәнлектәге, су асты упкыннары бар16. Күрәсең, бу платалар Туфан аркасында хәрәкәткә килгән, һәм диңгез төбе аска төшкән. Моның нәтиҗәсендә, упкыннар барлыкка килгән, һәм сулар шунда агып төшкән *.

Туфан «эзләре» калганмы?

33, 34. а) Туфанның булганын галимнәр ачкан нинди фактлар исбатларга мөмкин? б) Галимнәр бу фактларны ялгыш аңлаткандыр дип әйтү дөресме?

33 Әгәр дә бөек туфан булган булса, ни өчен галимнәр аның «эзләрен» тапмаган? Күрәсең, алар тапканнар, әмма бу «эзләрне» башка төрле аңлатканнар. Мәсәлән, фәндә гомум кабул ителгән караш буенча, җир йөзендә берничә бозлык чоры булган, һәм җир йөзе шул чордагы зур бозлыклар аркасында формалашкан. Әмма бозлык җир йөзенә китергән үзгәрешләр кайвакыт су аркасында да булырга мөмкин. Шуңа күрә Туфан «эзләре» ялгыш бозлык чорының дәлилләре итеп аңлатылган булуы ихтимал.

34 Моңа охшаш хаталар тарихта инде булган. Бозлык чоры теориясе чыккан вакыт турында бер фәнни журналда болай дип әйтелгән: «Бертөрлелек философиясе буенча, алар [галимнәр] геология тарихының һәрбер дәверендә бозлык чорының билгеләрен таба иделәр. Әмма соңгы елларда бу дәлилләрне кабат тикшереп чыгу шуны ачыклаган: бозлык чорларының күбесе булмаган. Шулай ук башта утырмаларны, ягъни катламнарны, бозлык калдырган дип уйласалар, чынында алар пычрак ташкыннары, су асты убылмалары һәм болганчык су агымнары аркасында барлыкка килгән икәне ачыкланган. Ягъни алар үзе белән океан төбе буйлап ләм, ком һәм вак ташлар алып барган болганчык су аркасында туган»18.

35, 36. Палеонтологик мәгълүматларда һәм геологиядә Туфанга кагылышлы нинди дәлилләр табып була? Аңлатыгыз.

35 Туфанның «эзләрен» шулай ук палеонтологик мәгълүматларда да табып була. Бу мәгълүматлар буенча, кайчандыр Европа җирләрендә кылычтеш юлбарыслар үз корбаннарын эзләп йөргән, Төньяк Американы гаять зур атлар гизгән һәм Себердә мамонтлар тукланып йөргән. Бервакыт, бөтен җир йөзендәге бар бу хайваннар үлгән. Нәкъ шул вакытта һава торышы кискен үзгәргән. Себердә дистәләгән мең мамонт бик кыска вакыт эчендә суыктан үлеп боз булган *. Чарлз Дарвинның яхшы билгеле булган замандашы Алфред Уоллес исәпләвенчә, шул хайваннар ниндидер гадәттән тыш бөтендөнья вакыйга аркасында үлгән19. Күпләр бу вакыйга — Туфан дип саный.

36 Бер фәнни журналда болай дип әйтелгән: «Шуны истә тоту мөһим: бөек туфан турында тарих — бу кешелек культурасында иң киң таралган хикәят... Шулай да Якын Көнчыгыш чыганакларында сакланган иң борынгы хикәятләрдә, бәлки, чыннан да булган гаять зур туфан турында әйтелә торгандыр. Ул, күрәсең, күп мең еллар элек... плювиаль чорларның берсендә булган» («Biblical Archaeologist»)20. Плювиаль чорларда җир йөзе, бүгенге көннәр белән чагыштырганда, күпкә дымлырак һәм төче сулы күлләр күпкә зуррак булган. Бу дымлылык, бер теория буенча, каты яңгырлар һәм бозлык чорының тәмамлануы аркасында туган. Ә кайберәүләр андый чиктән тыш югары дымлылык Туфан аркасында булган дип саный.

Кешелек хәтерендә уелып калган

37, 38. Бер галим дәлилләргә нигезләнеп Туфанның була алганын ничек күрсәткән, һәм без Туфанның булганын кайдан беләбез?

37 Геология фәне профессоры Джон Маккамбелл бер тапкыр болай дип язган: «Изге Язмаларда әйтелгән һәлакәт [Туфан] һәм эволюцион бертөрлелек арасында зур аерма бар. Әмма бу аерма геология мәгълүматлары аркасында түгел, ә аларны аңлату аркасында туа. Ә бу аңлату аңлатучының чыгышына һәм фаразлавына бик нык бәйле»21.

38 Туфан кешелек хәтерендә уелып калган, һәм бу Туфанның чыннан да булганын күрсәтә. Аляскадан алып Тын океанның көньяк утрауларына кадәр — бөтен җир шарында Туфан турында борынгы хикәятләр бар. Бу вакыйга турында хикәяләр Америкадагы әле Колумбка кадәр булган цивилизацияләргә билгеле булган, һәм Австралиядә яшәүче аборигеннар да Туфан турында хатирәләр саклыйлар. Бар бу хикәятләр бер-берсеннән чак кына аерылып торса да, асылда аларда бер үк вакыйга турында сүз бара: җирне тулысынча су каплаган, берничә кеше генә көймә ясап исән калган. Бу фактларның барысы да Туфан — тарихи вакыйга икәнен күрсәтә *.

39. Изге Язмалар кеше сүзе түгел, ә Аллаһы сүзе икәненә нинди өстәмә дәлил бар?

39 Шулай итеп, төп яклардан Изге Язмалар бүгенге фән белән туры килә. Алар бер-берсе белән туры килмәгән очракларда фән китергән дәлилләр шикле. Ә туры килгәндә, Изге Язмаларда әйтелгәннәр бик төгәл, һәм аларны кеше акылыннан күпкә югарырак акыл рухландырган икәнен күрәбез. Әйе, Изге Язмаларның фән белән туры килүе бу китап кеше сүзе түгел, ә Аллаһы сүзе икәнен кабат исбатлый.

[Искәрмәләр]

^ 25 абз. Эволюция һәм барлыкка китерү турында күбрәк белер өчен, «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 32 абз. Бер китапта боз җир кабыгына басым ясый дип әйтелә. Анда, мәсәлән, болай диелгән: «Әгәр Гренландияне каплаучы боз эресә, бу утрау якынча 2 000 футка [600 метрга] күтәрелер иде». Шуңа күрә кинәт килгән Туфан сулары да, җир кабыгына бик нык басым ясап, аны үзгәртә алган («Planet Earth—Glacier»)17.

^ 35 абз. Бер исәпләү буенча, биш миллион.

^ 38 абз. Туфан турында күбрәк белер өчен «Изге Язманы аңлау» (инглиз) дигән китапның беренче томындагы 327, 328, 609—612 нче битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[105 нче биттәге рамка]

«Туфрактан»

«Тере организмнарда туфрактагы бөтен химик элементлар бар, бу элементлар тере булмаган материядә дә бар»,— дип әйтелә бер китапта («The World Book Encyclopedia»). Димәк, тере организмнардагы, шул исәптән кешеләрдәге, төп химик элементларны җирдә дә табып була. Бу Изге Язмалардагы мондый сүзләр белән туры килә: «Алла адәмне туфрактан яратты» (Яратылыш 2:7).

[107 нче биттәге рамка]

Аллаһыга охшатып яратылган

Кеше белән кайбер хайваннарның охшаш яклары бар дип, кайберәүләр аларның бер-берсе белән бәйле булуына басым ясый. Әмма алар шуның белән ризалашыр: кешенең уйланырга сәләте аны һәркайсы хайваннан күпкә өстенрәк куя. Ни өчен кешенең планнар төзергә, яшәү уңайлырак булсын өчен тирә-якны үзгәртергә, яратырга сәләте һәм югары интеллекты белән вөҗданы бар? Ни өчен ул үткәне, хәзерге һәм киләчәк тормышы турында уйлана ала? Эволюция моңа җавап бирә алмый. Ә Изге Язмаларда җавап бар: «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты» (Яратылыш 1:27). Акыл, әхлак һәм сәләтләре ягыннан кеше үзенең күктәге Атасына охшаш.

[99 нчы биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда җир бушлыкта эленеп тора дип әйтелә. Бу космонавтларның күргәннәре белән туры килә

[102 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда Җирнең Кояш тирәсендә һәм Кояшның Җир тирәсендә әйләнүе турында бернәрсә дә әйтелми

[112, 113 нче биттәге иллюстрация]

Таулар белән диңгез упкыннары бертигез булса, бөтен җир йөзен тирән су каплар иде

[114 нче биттәге иллюстрация]

Мамонтлар бик кыска вакыт эчендә суыктан үлеп боз булган

[115 нче биттәге иллюстрация]

Луи Пастер тере нәрсә тере булганнан гына барлыкка килә ала икәнен исбатлаган

[109 нчы биттәге схема/иллюстрация]

Изге Язмалар су әйләнешен төгәл сурәтләп бирә