Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләр

Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләр

Унынчы бүлек

Безнең көннәрдә үтәлә барган пәйгамбәрлекләр

Әгәр дә бүгенге дөнья хәлен XIX гасыр азагындагы хәл белән чагыштырсак, бик зур аерма күрербез. Әлбәттә, кайбер үзгәрешләр яхшы якка булган. Мәсәлән, күп кенә илләрдә кайчандыр үлемгә китерә торган авыруны хәзер дәваларга өйрәнгәннәр. Күп кенә кешеләр көндәлек тормышның, ата-бабалары күз алдына да китерә алмаган, уңайлыкларына рәхәтләнеп яши. Ә икенче яктан, XX гасыр коточкыч сугышлар һәм моңа кадәр булмаган вәхшилек белән аерылып торган. Безнең көннәрдә кешеләр саны кискен арта, тирә-як мохит пычрана, атом-төш, биологик һәм химик сугыш кораллары саны күбәя. Шуңа күрә кешелекнең иминлеге һәм хәтта исән калуы куркыныч астында. Ни өчен безнең көннәр шулкадәр нык аерылып тора?

1. а) Безнең көннәр нәрсә белән аерылып тора? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Заманыбызның ни өчен аерылып торганын аңларга нәрсә булышыр?

БУ СОРАУГА җавап бирер өчен, Изге Язмалардагы безнең көннәрдә үтәлә барган бер пәйгамбәрлеккә игътибар итәргә кирәк. Гайсәнең бу пәйгамбәрлеге Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгән булуын исбатлый. Ул шулай ук тиздән дөнья кискен үзгәрәчәк икәнен күрсәтә. Бу пәйгамбәрлек нәрсә турында? Аның үтәлә барганын ничек белеп була?

Гайсәнең бөек пәйгамбәрлеге

2, 3. Гайсәнең шәкертләре аңа нинди сорау биргәннәр, һәм моңа җавапны без кайдан табабыз?

2 Гайсәнең үлеме алдыннан аның янына шәкертләре килеп, Иерусалимдагы бөек гыйбадәтханә турында сораулар бирә башлаган. Аларга гыйбадәтханәнең зурлыгы да, ныклыгы да бик көчле тәэсир иткән. Ләкин Гайсә: «Боларның һәммәсен дә күрәсезме?.. Шуны белегез: монда таш өстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк!» — дигән (Маттай 24:1, 2).

3 Аның бу сүзләре шәкертләрен гаҗәпләндергәндер, һәм алар соңрак кабат аның янына килеп: «Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораганнар (Маттай 24:3). Гайсәнең җавабы Маттай китабының 24, 25 нче бүлекләрендә язылган. Аның сүзләре шулай ук Марк китабының 13 нче бүлегендә һәм Лүк китабының 21 нче бүлегендә китерелгән. Бу Гайсәнең иң бөек пәйгамбәрлеге.

4. Гайсәнең шәкертләре нәрсә турында сораулар биргән?

4 Дөресен генә әйткәндә, Гайсәнең шәкертләре берничә сорау биргән. Беренчедән, алар: «Бу кайчан булыр?» — дип сораган, ягъни аларның Иерусалим белән гыйбадәтханәнең җимереләчәк вакытын беләсе килгән. Икенчедән, алар Гайсәнең Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итүенең билгесен белергә теләгәннәр. Аларның шулай ук бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәнен күрсәтүче билгене дә беләсе килгән.

5. а) Гайсә пәйгамбәрлеге башта кайчан үтәлгән булган, әмма аның ахыргы үтәлеше кайчан булачак? б) Гайсә үз җавабын ничек башлаган?

5 Гайсә бу сорауларның икесенә дә җавап биргән. Аның пәйгамбәрлегенең өлеше б. э. I гасырында, Иерусалим 70 нче елда җимерелгәнче, үтәлгән (Маттай 24:4—22). Ләкин бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә хәтта зуррак та әһәмияткә ия. Гайсәнең җавабы 7, 8 нче шигырьләрдә язылган: «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр, әмма боларның барысы — тулгак тоту газапларының башлануы гына әле».

6. Маттай 24:7, 8 дәге Гайсәнең сүзләре нинди пәйгамбәрлек белән бәйле?

6 Гайсә күктә Патша булып идарә итә башлагач, җирдәге шартлар начар якка үзгәргән. Моны шулай ук Ачылыш китабында язылган шул ук вакыйгаларга кагылышлы дүрт җайдак турындагы пәйгамбәрлек раслый (Ачылыш 6:1—8). Бу җайдакларның беренчесе — җиңүче Патша буларак Гайсә үзе. Калган җайдаклар һәм аларның атлары Гайсә идарә итә башлагач җирдә булачак вакыйгаларны сурәтлиләр: сугышлар, ачлык һәм төрле сәбәпләр аркасында вакытсыз үлем. Бу ике пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәләме?

Сугышлар!

7. Пәйгамбәрлектәге икенче җайдак нәрсәнең прообразы булып тора?

7 Әйтелгән вакыйгаларны якынрак карап чыгыйк. Беренчедән, Гайсә: «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар»,— дип әйткән. Бу пәйгамбәрлек сугышлар турында. Ачылыш китабында язылган дүрт җайдакның икенчесе дә сугышларның прообразы булып тора. Аның турында болай дип әйтелгән: «Уттай җирән ат чыкты. Аның җайдагына, берсен-берсе үтерсеннәр өчен, барлык җиһанның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Һәм аңа зур кылыч бирелде» (Ачылыш 6:4). Кешелек инде меңләгән еллар сугышлар алып бара. Алайса ни өчен бу пәйгамбәрлек аеруча безнең көннәрдә игътибарыбызга лаек булырга тиеш?

8. Ни өчен сугышлар билгенең гаҗәеп үзенчәлеге булырга тиеш?

8 Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесе — сугышларның булуы гына түгел, ә ул үзе әйткән пәйгамбәрлектәге бар вакыйгаларның бер үк чорда үтәлүе. Шулай да сугышлар пәйгамбәрлекнең беренче үзенчәлеге булып искә алына, шуңа күрә ул гаҗәеп рәвештә үтәлергә һәм сугышлар игътибарыбызны үзенә җәлеп итәргә тиеш. Һәм һәр кеше шуның белән ризалашыр: кешелек тарихында XX гасырдагы кебек сугышларның әле булганы юк иде.

9, 10. Сугышлар турында пәйгамбәрлекләр ничек үтәлә башлаган?

9 Әйе, XX гасырдагы бөтендөнья сугышлары, үткән гасырлардагы сугышларга караганда, күпкә дәһшәтлерәк һәм һәлакәтлерәк булган. Мәсәлән, беренче бөтендөнья сугышында якынча 14 миллион кеше һәлак булган, кайбер илләрдә хәтта моның кадәр кеше дә яшәми! Чыннан да, җайдакка «берсен-берсе үтерсеннәр өчен, барлык җиһанның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелгән».

10 Пәйгамбәрлек буенча, үзе белән сугышлар алып килгән җайдакка «зур кылыч бирелгән». Бу шуны аңлата: сугыш кораллары тагы да һәлакәтлерәк булып киткән. Танклар, самолетлар, агулы газлар, су асты көймәләре һәм күп километр ераклыкка ата торган артиллерия кулланып, кешеләр үз якыннарын үтерүдә «остарып» киткән. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң кешеләр радио, радарлар, яңа ату кораллары, бактериологик һәм химик сугыш кораллары, огнеметлар, напалм, бомбаларның яңа төрләре, континентара баллистик ракеталар, атом-төш су асты көймәләре, самолетларның яңа төрләре һәм зур хәрби корабльләр куллана башлаган. Шулай итеп «зур кылыч» тагы да куркынычрак булып киткән.

«Тулгак тоту газапларының башлануы»

11, 12. Беренче бөтендөнья сугышы нинди мәгънәдә «тулгак тоту газапларының башлануы гына» булган?

11 Гайсә пәйгамбәрлегенең беренче өлеше: «Боларның барысы — тулгак тоту газапларының башлануы гына әле»,— дип тәмамлана. Бу сүзләр беренче бөтендөнья сугышы вакытында үтәлә башлаган, чөнки бу сугыш 1918 елда тәмамланса да, тынычлык озакка сузылмаган. Тиздән Эфиопия, Ливия, Испания, Россия, Һиндстан һәм башка илләрдә кыска вакытлы, әмма канкойгыч конфликтлар үткән. Аннан соң 50 миллионга якын кеше гомерен алып киткән дәһшәтле икенче бөтендөнья сугышы башланган.

12 Өстәвенә, тынычлык килешүләре төзелеп торса да һәм дөнья вакытлыча сугышсыз яшәсә дә, сугышлар әле дә дәвам итә. Бер хисапта 1960 елдан алып 1987 елга кадәр 81 сугыш үткән, һәм аларда 12 555 000 ир-ат, хатын-кыз һәм бала үтерелгән булган дип әйтелә. Ә 1987 елда, аңа кадәрге еллар белән чагыштырганда, сугышлар саны күпкә күбрәк булган1. Шулай ук хәрби чыгымнар һәр ел якынча 1 триллион доллар тәшкил итә, һәм бу бөтендөнья экономикасына зур зыян китерә2. Гайсәнең «халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» дигән пәйгамбәрлеге, һичшиксез, үтәлә. Үзе белән сугышлар алып килгән «уттай җирән ат» Җир буйлап аяусыз чабуын дәвам итә. Ә хәзер билгенең икенче үзенчәлегенә игътибар итик.

Ачлык!

13. Гайсә алдан ук нәрсә турында әйткән, һәм өченче җайдак турындагы пәйгамбәрлек аның сүзләре белән ничек туры килә?

13 Гайсә: «Урыны-урыны белән ачлык... булыр»,— дип алдан әйткән. Бу сүзләр Ачылыш китабында өченче җайдак турында әйтелгән белән туры килә: «Һәм кара ат күрдем, ә аның өстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде. Җан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: „Бер динарга бер савыт бодай, бер динарга өч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына һәм йөзем бакчаларына зыян китермә!“» (Ачылыш 6:5, 6). Әйе, каты ачлык турында алдан әйтелгән булган!

14. Гайсә пәйгамбәрлегенең дөреслеген 1914 нче елдан соң булган нинди ачлык очраклары исбатлый?

14 Бүген күп кенә илләрдә тормыш яхшы якка үзгәрә бара. Алайса бу пәйгамбәрлек үтәлә дип әйтеп буламы? Әгәр үзебез яшәгән дөньяга күз салсак, аның үтәлгәненә шик тә калмый. Тарихтан билгеле булганча, ачлык сугышлар һәм төрле бәла-казалар аркасында туа. Ә безнең заманда алар аеруча күп, шуңа күрә ачлыкның бер-бер артлы булып торуына шаккатасы да юк. Әйе, 1914 елдан башлап Җирнең төрле урыннарында ачлык булган. Бер хисап буенча, 1914 елдан соң 60 тан артык ачлык очрагы булган, һәм бу бәла-казаны Греция, Голландия, СССР, Нигерия, Чад, Чили, Перу, Бангладеш, Бенгалия, Кампучия, Эфиопия һәм Япония кебек бер-берсеннән ерак урнашкан илләр кичергән3. Кайбер очракларда ачлык берничә ел дәвам иткән, һәм аның аркасында миллионлаган кеше үлгән.

15, 16. Ачлыкның тагын нинди зыянлы төре бүген киң таралган?

15 Каты ачлык очраклары киң билгеле булса да, ачлык беткәч күп тә үтми кешеләр көндәлек тормышка ияләшә башлый. Ләкин ачлыкның тагын күпкә куркынычрак бер төре безнең заманда киң таралган. Аның бу төре китергән зыян ап-ачык күренми, шуңа күрә аны санга да сукмыйлар. Әмма ул елдан-ел кала бирә. Бу бәла-каза — ачлы-туклы яшәү. Аңардан якынча 800 миллион кеше интегә, һәм үсә барган илләрнең бишесендә ел саен 6 миллионнан артык бала үлә4.

16 XX гасырда бу бәла-казадан ике көн эчендә үлгән кеше саны Хиросимада атом бомбасы шартлавыннан үлгән кеше санына тиң булган. Ә ике ел дәвамында ачлык һәм аңа бәйле сәбәпләр аркасында үлгән кешеләр саны ике бөтендөнья сугышында үлгән солдатлар саныннан да күбрәк булган. Шулай итеп, 1914 елдан башлап «урыны-урыны белән ачлык» булган дип әйтеп буламы? Һичшиксез!

Җир тетрәүләр

17. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, нинди һәлакәтле җир тетрәү булган?

17 Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң берничә ай үткәч, 1915 елның 13 гыйнвар көнендә, Абруццида (Италия) җир тетрәү булган, һәм 32 610 кешенең гомере өзелгән. Бу фаҗига Гайсә күктә Патша булып идарә иткән вакытта сугышлар һәм ачлык белән бергә тагын бер төр афәт булырга тиеш икәнен күрсәткән: «Урыны-урыны белән... җир тетрәүләр булыр». Сугышлар, ачлык һәм Италиядәге бу җир тетрәү «тулгак тоту газапларының башлануы гына» булган *.

18. Гайсәнең җир тетрәүләр турында пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

18 XX гасыр җир тетрәүләр гасыры булган. Массакүләм мәгълүмат чараларының үсеше ярдәмендә кешелек алар турында хәбәр алып тора. Аларның кайберләрен генә әйтеп китик. 1920 ел, Кытайда 200 000 кеше һәлак була; 1923 ел, Япониядә — 99 300 кеше; 1935 ел, хәзерге Пакистан җирендә — 25 000 кеше; 1939 ел, Төркиядә — 32 700 кеше; 1970 ел, Перуда — 66 800 кеше; 1976 ел, Таншаньда (Кытай) — 240 000 кеше (кайбер чыганаклар буенча 800 000)6; 2004 ел, Суматрада (Индонезия) 9 баллы җир тетрәү аркасында туган цунами 220 000 кешенең гомерен өзә *. Чыннан да, «урыны-урыны белән... җир тетрәүләр»!7

«Үләт»

19. Гайсә тагын нәрсә турында алдан әйткән, һәм дүртенче җайдак нәрсәнең прообразы булып тора?

19 Гайсә үз пәйгамбәрлегендә шулай ук чирләр турында да әйткән. Мәсәлән, Лүк язганча, Гайсә «урыны-урыны белән... үләтләр чыгар» дигән (Лүк 21:11). Бу пәйгамбәрлек Ачылыш китабында әйтелгән дүрт җайдак турындагы күренеш белән туры килә. Дүртенче җайдакның исеме «Үлем», һәм ул — төрле сәбәпләр аркасындагы вакытсыз үлемнең прообразы. Андый сәбәпләрнең икесе — «үләт һәм кыргый хайваннар» (Ачылыш 6:8).

20. Гайсәнең үләтләр турындагы пәйгамбәрлеге өлешчә ничек үтәлгән булган?

20 1918—1919 елларда 1 миллиардтан артык кеше испанка гриппы белән авырган, һәм бу чирдән 20 миллионнан артык кеше үлгән. Хәтта беренче бөтендөнья сугышында әзрәк кеше һәлак булган!8 Безнең көннәрдә медицина шактый алга китсә дә, «үләтләр» әле дә зыян китерә. Ни өчен? Чөнки ярлы илләрдәге кешеләрнең фәнни ачышлар белән кулланырга мөмкинлекләре юк, һәм алар, дәваланырга акчалары булмаганга, төрле авырулардан газап чигә һәм үлә.

21, 22. Бай һәм ярлы илләрдә яшәүче кешеләр нинди «үләтләрдән» интегә?

21 Мәсәлән, бөтен дөнья буенча якынча 500 миллион кеше бизгәк авыруыннан интегә. 200 миллионга якын кеше шистосоматоз белән авырый. Көнбатыш ярымшарында 16—18 миллион кешегә Шагас чире йоккан, һәм ул тагын 100 миллион кешегә йогарга мөмкин. Ә якынча 40 миллион кеше онхоцеркоздан интегә. Һәр ел диареядән миллионлаган бала үлә9. Туберкулез белән махау чире әле дә җитди проблема булып кала. Дөрестән дә, ярлылар «урыны-урыны белән... [булган] үләтләрдән» интегә.

22 Әмма «үләтләр» байларны да читләтеп үтми. Грипп чире, мәсәлән, байларга да, ярлыларга да йога. 1957 елда Кушма Штатларда гына бу авырудан 70 000 кеше үлгән. Ә Германиядә киләчәктә алты кешенең берсе рактан интегәчәк дип исәпләнә10. Шулай ук җенси юллар аша йога торган авырулар белән байлар да, ярлылар да чирли. Мәсәлән, гонорея чире һәр ел 62 миллион кешегә йога11. Ә сифилис, хламидиоз һәм җенси әгъзаларның герпесы кебек «үләтләр» безнең көннәрдә пандемия дәрәҗәсенә җиткән.

23. Безнең көннәрдә нинди «үләт» еш кына телгә алына?

23 Безнең көннәрдә «үләтләр» санына СПИД авыруы да керә. Бүген бу коточкыч авырудан тулысынча дәваланырлык дару юк, һәм бу чир белән авыручылар кыйбат дарулар кулланып нибары үз тормышлары өчен көрәшүләрен дәвам гына итә ала. Безнең көннәрдә бөтен дөнья буенча 42 миллион кеше СПИД авыруына китерә торган ВИЧ вирусын йөртә. ЮНЭЙДС оешмасы мондый саннар китерә: «СПИДтан иң зур зыян күргән 45 илдә 2000—2020 нче елларда бу авырудан 68 миллион кеше үләчәк»12. Чыннан да «үләт»! Пәйгамбәрлектә шулай ук кешеләр «кыргый хайваннардан» үләчәк дип әйтелгән иде. Бу сүзләр нәрсә аңлата?

«Кыргый хайваннар»

24, 25. а) Йәзәкил пәйгамбәр нинди «кыргый хайваннар» турында язган? б) Гайсә «кыргый хайваннар» турында нәрсә әйткән?

24 Безнең көннәрдә газеталарда кыргый хайваннар турында күбесенчә аларның берәр төренә юкка чыгу я башка берәр куркыныч янаса язалар. Кыргый хайваннар кешеләргә түгел, ә күбрәк кешеләр кыргый хайваннарга яный. Шулай да, кайбер илләрдә кыргый хайваннар, мәсәлән, Һиндстандагы юлбарыслар, кешеләрне үз корбаннары итә.

25 Әмма Изге Язмаларда башка төр кыргый хайваннарга игътибар ителә, һәм соңгы елларда нәкъ шушы төр кешеләрдә курку уята. Йәзәкил пәйгамбәр явыз кешеләрне кыргый хайваннар белән чагыштырып: «Аның мирзалары үз корбаннарын ботарлаучы бүреләрдәй: кан коялар, табыш дип җаннарны һәлак итәләр»,— дип әйткән (Йәзәкил 22:27). Гайсә «явызлык көчәячәк» дип пәйгамбәрлек иткәндә, аның шуны әйтәсе килгән: ул үзе күктән Патша булып идарә иткәндә, җирдә андый кыргый хайваннар булачак (Маттай 24:12). Рәсүл Паул да «соңгы көннәрдә» кешеләр «байлык яратучан... тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр» дип язган (2 Тимутегә 3:1—3). Бу сүзләр 1914 елдан башлап үтәләме?

26—28. Җинаять кылучы «кыргый хайваннарның» җир йөзе буйлап эзләнеп йөргәннәрен бөтен дөньядан алынган нинди хәбәрләр күрсәтә?

26 Әйе, үтәлә. Әгәр дә сез берәр зур шәһәрдә яшисез икән, сез моны үзегез дә беләсез. Ә инде моңа берәр шигегез булса, аста китерелгән газета өзекләренә игътибар итегез. Колумбия: «Үткән елны полициядә 10 000 үтерү очрагы һәм 25 000 кораллы талау очраклары теркәлде». Виктория (Австралия): «Җинаятьчелек кискен үсте». Кушма Штатларда сигез ел дәвамында яшүсмерләр катнашындагы үтерү очраклары 3 тапкыр арткан. Ә Лос-Анджелеста (Калифорния) 500 үтерү очрагының «75 проценты төрле җинаять төркемнәре ярдәмендә башкарылган».

27 Зимбабве: «Сабыйларны үтерүчеләр саны иң югары ноктага җитте». Бразилия: «Мондагы җинаятьчелек шундый артты һәм коралланган кеше саны шундый күп, җинаять турындагы хәбәрләр инде беркемне дә гаҗәпләндерми». Яңа Зеландия: «Көчләү һәм коточкыч җинаятьчелек полициягә тын бирми». «Яңа Зеландиядәге җәбер-золым шулкадәр артты ки, кешеләр үзләрен бер-берсе белән ерткычларча тота дип әйтеп була». Испания: «Испания җинаятьчелек белән көрәшә». Италия: «Сицилия мафиясе аркасында кабат кеше гомерләре өзелә».

28 Бу газеталардан алынган нибары берничә очрак кына. Һичшиксез, «кыргый хайваннар» җир йөзе буйлап эзләнеп йөри һәм кешеләрне үз тормышлары өчен куркып яшәргә мәҗбүр итә.

Яхшы хәбәрне вәгазьләү эше

29, 30. Христиан диненең нинди хәле Гайсә пәйгамбәрлегенең дөреслеген күрсәтә

29 Гайсә күктә Патша булып идарә иткәндә, диннәр белән нәрсә булырга тиеш? Бер яктан, Гайсә сүзләре буенча, диннәр үсеш алачак. «Күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар»,— дип әйткән ул (Маттай 24:11). Икенче яктан, ул, христиан динендә Аллаһы белән кызыксыну кими барачак икәнен күрсәтеп, болай дигән: «Явызлык көчәйгәнлектән, күпләрнең мәхәббәте суыныр» (Маттай 24:12).

30 Бу христиан диненең бүгенге хәлен төп-төгәл сурәтли. Бер яктан, бар илләрдә төп чиркәүләр кешеләрдән ярдәм күрми. Төньяк Европада һәм Англиядә протестант дине кайчандыр көчле булса, хәзер анда диннең тәэсире калмаган дип әйтеп була. Шул ук вакыт католик чиркәүләренә акчалата ярдәм әз күрсәтелә һәм аларның руханилары җитми. Икенче яктан, төрле дини төркемнәр барлыкка килә. Көнчыгыш диннәренә нигезләнгән табыну киң тарала, ә телевизор буенча чыгыш ясаган комсыз евангелистлар кешеләрдән миллионнарча доллар суыра.

31. Гайсә бүген чын мәсихчеләрне танырга булышучы нинди үзенчәлек турында әйткән булган?

31 Ләкин Гайсә оештырган һәм аның рәсүлләре вәгазьләгән чын мәсихчеләр дине турында нәрсә әйтеп була? Бу дин Гайсә күктән Патша булып идарә иткәндә дә яшәп килә. Әмма аны ничек танып була? Чын мәсихчеләр башка дин кешеләреннән күп кенә яклардан аерылып тора. Аларның бер үзенчәлекләре — бөтендөнья вәгазь эшендә катнашулары. Моның турында Гайсәнең пәйгамбәрлегендә болай диелә: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14).

32. Гайсәнең Маттай 24:14 тә язылган пәйгамбәрлеген үтәүдә нинди бердәнбер оешма катнашкан?

32 Безнең көннәрдә бу вәгазь эше киң колач алган! Бүген Йәһвә Шаһитләре дип аталган дини оешма бу эшне аеруча ашкынып алып бара (Ишагыйя 43:10, 12). 1919 елда сәясәттә катнашкан христиан дөньясының төп диннәре уңышсыз Милләтләр Лигасын яклап чыккан, ә Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча вәгазь эшен алып баруга әзерләнгән.

33, 34. Патшалык турындагы яхшы хәбәр никадәр уңышлы таратыла?

33 Ул вакытта нибары 10 000 Йәһвә Шаһите булган, әмма алар алда аларны нинди эш көтә икәнен аңлаганнар һәм бу эшне курыкмыйча башкара башлаганнар. Алар мәсихчеләрне руханиларга һәм гади кешеләргә бүлү бу Изге Язмаларда әйтелгәннәргә каршы һәм рәсүлләр үрнәге буенча түгел икәнен аңлаганнар. Шуңа күрә аларның һәрберсе кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында сөйләргә өйрәнгән. Шулай итеп алар вәгазьчеләр оешмасы булып киткән.

34 Вакыт узу белән бу вәгазьчеләр каты каршылыклар белән очраша башлаган. Мәсәлән, Европада аларга каршы төрле тоталитар режимнар чыккан. Кушма Штатларда һәм Канадада алар закон белән бәйле авырлыклар кичергән, һәм аларга каршы халык төркемнәре күтәрелгән. Башка илләрдә аларга төрле дини фанатикларның басымына һәм явыз диктаторларның каты эзәрлекләүләренә каршы торырга туры килгән. Ә соңгы елларда алар бар нәрсәгә шикләнеп караган һәм үз теләкләрен канәгатьләндерү турында гына уйлаган кешеләр белән очраша. Моңа карамастан безнең көннәрдә 236 ил һәм территориядә яшәүче Йәһвә Шаһитләренең саны 7 миллионнан артып киткән. Патшалык турындагы яхшы хәбәрнең шулкадәр киң вәгазьләнгәне әле юк иде. Гайсәнең Патша булып идарә итүен күрсәтүче билгенең бу үзенчәлеге гаҗәеп үтәлә!

Моның барысы нәрсә аңлата?

35. а) Пәйгамбәрлекнең безнең көннәрдәге үтәлеше Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан иңдерелгәнен ничек күрсәтә? б) Гайсә әйткән билгенең үтәлеп баруы безнең көннәрдә нәрсә аңлата?

35 Һичшиксез, без Гайсә әйткән билгенең үтәлеп барганын үз күзләребез белән күрәбез. Аның үтәлеп баруы да Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан иңдерелгән булуына дәлил. Безнең замандагы вакыйгалар меңләгән еллар элек алдан әйтелгән булган. Моны бер кеше дә эшләргә сәләтле түгел. Бу билгенең үтәлеше шуны күрсәтә: без Гайсә Патша булып идарә иткән вакытта һәм бу дөнья төзелешенең ахырында яшибез (Маттай 24:3). Бу безнең өчен нәрсә аңлата? Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүе нәрсә китерәчәк? Үз ахырына нинди дөнья төзелеше якынлаша? Бу сорауларга җавап бирер өчен, безгә Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан иңдерелгәненә тагын бер көчле дәлилне карап чыгарга кирәк: аның өлешләре бер-берсе белән бәйле. Без моны чираттагы бүлектә карап чыгарбыз һәм Изге Язмаларның төп темасы безнең көннәрдә курку-хөрмәт уятучы иң югары ноктасына ничек якынлаша икәнен күрербез.

[Искәрмәләр]

^ 17 абз. 1914—1918 елларда ким дигәндә 5 җир тетрәү үткән. Аларның көче, Рихтер шкаласы буенча, 8 һәм күбрәк балл булган, бу Абруццидагы җир тетрәүдән күпкә көчлерәк. Әмма ул җирләрдә кешеләр күпләп яшәми, шуңа күрә бу җир тетрәүләргә әллә ни игътибар итмәгәннәр5.

^ 18 абз. Кайбер чыганакларда бу саннар монда китерелгәннәрдән аерылып торырга мөмкин. Һәрхәлдә, бар бу афәтләр һәлакәтле булган.

[Өйрәнү өчен сораулар]