Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар һәм сез

Изге Язмалар һәм сез

Ундүртенче бүлек

Изге Язмалар һәм сез

Бүгенге тәнкыйтьчеләр Изге Язмалар фәнни түгел, үз-үзенә каршы килә һәм ул мифлар җыентыгы гына дип әйтәләр. Әмма Гайсә Аллаһыга дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Фактлар тәнкыйтьчеләрнең сүзләрен түгел, ә Гайсәнең сүзләрен раслый. Бу Изге Язмалар тарихи яктан дөрес икәнен күрсәтә. Өстәвенә, Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле, анда хак пәйгамбәрлекләр язылган, тирән зирәклек бар һәм бу китап кешенең тормышына уңай яктан тәэсир итә. Моның барысы Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икәнен исбатлый. Рәсүл Паул: «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы»,— дигән (2 Тимутегә 3:16, 17).

1. а) Изге Язмалар турында фактлар нәрсәне раслый? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Изге Язмалар бу Аллаһы Сүзе дигән факт нәрсәне аңлата?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — кеше сүзе түгел, ә Аллаһы Сүзе, һәм бу факт безнең өчен бик мөһим. Чөнки Аллаһы бу китап аша кешеләр белән чыннан да аралаша, күп сорауларыбызга җавап бирә һәм авырлыкларыбызны ничек чишеп була икәнен күрсәтә. Бу шулай ук киләчәгебез Изге Язмаларда язылганча булачак дигәнне аңлата. Аллаһы Патшалыгы чыннан да идарә итә һәм тиздән бу Патшалык җирдән бөтен гаделсезлекне, җәбер-золымны һәм газапларны юк итәчәк.

2. Изге Язмалар бу Аллаһы Сүзе икәнен белү сезне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

2 Изге Язмалар бу Аллаһы Сүзе икәнен белү сезне, һич булмаса, аны тикшерергә дәртләндерергә тиеш. Шулай эшләүчеләр бәхетле булачак дип язган мәдхия җырлаучы: «Бозыкларга киңәшкә бармаган... кеше бәхет-сәгадәтле. Иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп тора ул» (Мәдхия 1:1, 2).

Ярдәмне кабул итегез

3, 4. а) Без кайбер өзекләрне аңламасак, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, безгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Кешеләргә Изге Язмаларны яхшырак аңлар өчен, кем һәрвакыт булышырга әзер?

3 Изге Язмаларны укыганда, сезгә, бәлкем, кайбер өзекләр аңлаешсыз булып күренер (2 Петер 3:16). Рәсүлләр китабында язылганча, андый хәлнең булуы ихтимал. Гайсә үлгәч берникадәр вакыт узганнан соң, бер хәбәш кешесе Изге Язмаларның Ишагыйя китабыннан пәйгамбәрлекләр укыган. Мәсихче Филип, шул хәбәшне күргәч, болай дип сораган: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» Хәбәш кайбер нәрсәләрне аңламаганга, Филиптән үзенә ярдәм итүен сораган (Рәсүлләр 8:30, 31).

4 Кушма Штатлардагы бер хатын-кыз моңа охшаш хәлгә эләккән. Ул регуляр рәвештә Изге Язмаларны укыган, әмма анда язылган күп кенә тәгълиматны аңламаган. Ул Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнү башлагач кына, Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне, мәсәлән, Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул һәм бу Патшалык кешеләргә нинди мул фатихалар китерәчәк икәнен аңлый башлаган. Сез Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итсәгез, алар сезгә дә Изге Язмаларда укыганнарны яхшырак аңларга ярдәм итәчәкләр.

Изге Язмалардагы киңәшләрне тотыгыз

5. Изге Язмалар буенча, нинди тормыш юлы бәхет китерә?

5 Безгә Изге Язмаларны укырга да, укыганнарыбыз буенча эш итәргә дә кирәк (Мәдхия 119:2, ЯД; Ягъкуб 1:25). Өстәвенә, Изге Язмаларда мондый дәртләндерүче сүзләр язылган: «Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез, Аңа өмет тотучы кеше сәгадәтле» (Мәдхия 33:9). Әйе, Изге Язмалар безне Аллаһыны сынарга дәртләндерә. Аллаһы сезнең өчен нәрсә иң яхшы икәнен белә. Һәм аның принциплары буенча яшәргә тырышып, сез моңа ышанычыгызны күрсәтә аласыз. Шул чакта гына сез бу чыннан да дөрес юл икәнен аңларсыз. Аллаһыга таянучы кешеләр генә чын мәгънәдә бәхетле.

6. Бүген Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү акыллымы? Аңлатыгыз.

6 Кайберәүләр бу намуссыз, әхлаксыз, рәхимсез дөньяда Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү мөмкин түгел дип саный. Әмма күп кеше шул принциплар буенча яши. Кем? Африкадагы бер яшь ир-ат андый кешеләрне тапкан. Ул болай дип язган: «Менә инде берничә ел мин сезгә игътибар итеп, шуны күрәм: монда, Зимбабведа, сез генә — Йәһвә Шаһитләре генә — Мәсихкә охшарга тырышасыз... Сезнең оешма гына мине Аллаһы мәхәббәтенә һәм аның яхшы хәбәре нинди көчкә ия икәнлегенә ышандырды. Һәм моны сез сүзләрегез һәм басмаларыгыз белән генә түгел, ә яшәү рәвешегез белән күрсәттегез. Сез яхшы хәбәр буенча яшисез дә, һәм аны вәгазьлисез дә, ә күп кешеләр яхшы хәбәрне вәгазьләсә дә, аның буенча яшәми».

Изге Язмалар — ышанычлы чыганак

7. Изге Язмаларда хөкем ителгән нинди эшләр бүген киң таралган?

7 Рәсүл Паул Изге Язмалар «өйрәтү, шелтәләү, төзәтү... өчен файдалы» дигән (2 Тимутегә 3:16). Шулай да кайвакыт кешеләргә анда әйтелгәннәр ошамый. Мәсәлән, шул китапта гомосексуализм хөкем ителә, ләкин күпләр бүген андый яшәү рәвешен яраклы дип саный (Римлыларга 1:24—27; 1 Көринтлеләргә 6:9—11; 1 Тимутегә 1:9—11). Изге Язмаларда шулай ук әле тумаган баланың тормышы кадерле һәм аны белә торып юк итәргә ярамый дип әйтелә. Ләкин дөньяда ел саен якынча 50 миллион аборт ясала (Чыгыш 21:22, 23; Мәдхия 35:10; 138:14—16; Иремия 1:5). Безгә андый очракларда Изге Язмаларның карашын кабул итү авыр булса, нәрсә эшләргә?

8, 9. Безгә башта Изге Язмалардагы кайбер принциплар белән ризалашу авыр булса, нәрсәне истә тотарга һәм кемнең нормалары буенча яшәргә кирәк?

8 Мәсихчеләр Аллаһы Сүзе буенча яшәү һәрвакыт акыллы икәнен күрә. Ни өчен акыллы? Чөнки Изге Язмалардагы принципларны үтәү кешеләргә һәрчак файда гына китерә (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—11). Чыннан да, кешеләрнең акыллылыгы бик чикле. Алар үз эшләренең ахырын бик сирәк кенә алдан күрә ала. Иремия пәйгамбәр шуны таныган: «И Йәһвә, мин беләм, кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Иремия 10:23).

9 Тирә-якка карасак, без Иремиянең сүзләре белән ризалашырбыз. Кешеләр Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне тотмыйлар, шуңа күрә бүгенге дөньяда шулкадәр күп авырлыклар бар. Кешелекнең тынычсыз тарихы кешеләр әхлакка кагылышлы сорауларны уңышлы чишә алмый икәнен күрсәтә. Аллаһының зирәклеге кешенең зирәклегеннән күпкә югарырак. Үз акыллылыгыбызга таяныр урынына, Аллаһы сүзләренә тыңлаучан булсак, яхшырак булмасмы? (Гыйбрәтле сүзләр 28:26; Иремия 17:9).

Камил кеше юк

10, 11. а) Безнең гөнаһлы булуыбыз һәм без яшәгән дөнья Изге Язмалардагы нормаларны тотарга ничек комачаулый? б) Изге Язмалар безне нинди аралашуга дәртләндерә, һәм андый аралашуны кайда табып була?

10 Без тагын бер яктан ярдәмгә мохтаҗ, һәм Изге Язмаларда моның турында әйтелә. Һәрбер кешенең тумыштан килгән гөнаһ эшләргә омтылышы бар. «Кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә» (Яратылыш 8:21; Римлыларга 7:21). Без Изге Язмалар принциплары буенча яшәмәгән дөньяда торганга, хәл катлаулана. Шуңа күрә безгә Изге Язмаларны аңлар өчен генә түгел, ә алган белемне кулланыр өчен ярдәм кирәк. Менә ни өчен Изге Язмалар безне Аллаһы нормалары буенча яшәргә теләгән кешеләр белән аралашырга дәртләндерә. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Яманнар җыенын нәфрәт иттем, бозыклар белән утырмам. [...] Әй Ходай, җыеннарда Сине данлыйм». Ә бүтән мәдхиядә: «Кешеләрнең бергә торуы бик яхшы һәм ничек күңелле!» — дип әйтелә (Мәдхия 25:5, 12; 132:1).

11 Аралашу — Йәһвә Шаһитләренең гыйбадәт кылуының мөһим өлеше. Һәр атна алар берничә очрашу, ә вакыт-вакыт конгресслар үткәрә. Андый очрашуларда алар Изге Язмаларны бергәләп өйрәнә һәм андагы принципларны ничек тормышта кулланып була икәне турында фикер алыша. Йәһвә Шаһитләре — бу бөтендөнья кардәшлек. Алар бер-берсен дәртләндереп тора һәм бер-берсенә Изге Язмалардагы югары нормаларны тотарга ярдәм итә (1 Петер 2:17). Без сезне дә аларның очрашуларына чакырабыз, һәм сез үзегез андый аралашу ничек сезгә дә булыша ала икәнен күрерсез (Еврейләргә 10:24, 25).

Аллаһы Сүзе буенча яшәгез

12. Изге Язмалар — бу Аллаһы Сүзе икәнен белү безгә нинди фатихалар китерә?

12 Изге Язмалар — бу Аллаһы Сүзе икәнен белү безгә фатихалар китерә һәм безне җаваплы итә. Андый фатихаларның берсе — беркая да табып булмый торган көндәлек тормыш өчен җитәкчелек. Моннан тыш, без Аллаһы мәхәббәте турында беләбез: ул безне йолып алыр өчен үз Улын биргән. Шуңа күрә безнең мәңгелек тормышка өметебез бар (Яхъя 3:16). Без шуны да аңлыйбыз: хәзер Гайсә Патша булып идарә итә, һәм тиздән ул җирдән явызлыкны юк итәчәк. Һәм без Аллаһы вәгъдә иткән гадел «яңа күкне һәм яңа җирне» ышаныч белән көтәбез (2 Петер 3:13).

13. Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп кабул итү безгә нинди җаваплылык йөкли?

13 Ләкин җаваплылыкны да истә тотарга кирәк: без Изге Язмаларны өйрәнергә һәм аның сүзләрен чын күңелдән кабул итәргә тиеш. Аллаһы үзе болай дип безне чакыра: «Улым! Минем нәсыйхәтләремне онытма һәм боерыкларымны йөрәгеңдә сакла» (Гыйбрәтле сүзләр 3:1). Кешеләрнең күпчелеге Изге Язмаларга кеше сүзенә кебек карый. Әмма без үз тормышыбыз белән «һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак» икәнен кыюлык белән күрсәтергә тиеш (Римлыларга 3:4). Аллаһы зирәклеге сезнең тормышыгыз белән җитәкчелек итсен. «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен. [...] Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Сез Аллаһы Сүзенә тыңлаучан булсагыз, бу тормышыгызга хәзер һәм мәңге файда китерәчәк.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 187 нче бит]

Безгә Изге Язмаларны укырга да, укыганнарыбыз буенча эш итәргә дә кирәк

[Тексттан алынган өзек. 188 нче бит]

Изге Язмалардагы принципларны үтәү кешеләргә һәрчак файда гына китерә