Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күктә булган фетнә

Күктә булган фетнә

Шайтан елан аша Хаува белән сөйләшкәч, тегесе Аллаһыга каршы фетнәгә кушылган

Йәһвә барлыкка китергән бар рухи затлар бик яхшы булган. Әмма соңрак бер фәрештә явыз булып киткән. Бу фәрештә — Шайтан Иблис. Шайтан кешеләрнең Йәһвәгә түгел, ә үзенә табынуларын теләгән. Бу нәрсәгә китергән?

Гадән бакчасында тәмле җимешләр китерүче күп төрле агачлар үскән. Йәһвә Адәм белән Хаувага һәркайсы агачның җимешен ашарга рөхсәт иткән. Тик бер агачтан гына ашарга ярамаган. Аллаһы аларга, шул агачтан ашасалар, «һичшиксез, үләчәкләр» дип әйткән (Яратылыш 2:9, 16, 17).

Беркөн Хаува берүзе булганда, аның белән елан сөйләшә башлаган. Әлбәттә, елан үзе сөйләмәгән, елан аша Шайтан Иблис сөйләшкән. Шайтан Хаувага, тыелган җимешне ашаса, Аллаһы кебек зирәк булачак дигән. Ул шулай ук Хаува үлмәячәк дип әйткән. Әмма бу сүзләр ялган булган. Кызганычка каршы, Хаува, Шайтанга ышанып, тыелган җимешне ашаган. Хаува җимешне Адәмгә дә биргән, ул да ашаган (Яратылыш 3:1—6).

Чынбарлыкта булган шушы вакыйгадан күргәнебезчә, Шайтан — фетнәче һәм ялганчы. Ул Хауваны, тыелган җимешне ашаса, үлмәячәк дип алдаган. Ләкин Хаува да, Адәм дә ахыр чиктә үлгән. Шайтан үзе үлмәгән, әмма, Аллаһыга каршы фетнә күтәргәнгә, киләчәктә ул барыбер юк ителәчәк. Ләкин әлегә ул исән. Ул кешеләрне алдавын дәвам итә һәм кешеләрне Аллаһы законнарын бозарга котырта (Яхъя 8:44).

Башка фәрештәләрнең фетнәсе

Соңрак кайбер башка фәрештәләр дә явыз юлга баскан. Алар җирдәге хатын-кызларның чибәрлегенә игътибар иткән һәм алар белән җенси мөнәсәбәткә керергә теләгән. Шуңа күрә алар, җиргә төшеп, үзләренә ир-атлар тәнен алган һәм хатын-кызларга өйләнгән. Болай эшләү Аллаһының ниятенә каршы булган (Яратылыш 6:1, 2; Яһүд 6).

Җеннәр, җиргә төшеп, хатын-кызлар белән әхлаксызлык кылган

Бу кешелеккә күп газап китергән. Фәрештәләрнең хатыннары тудырган балалар гади генә балалар булмаган. Алар явыз һәм мәрхәмәтсез әзмәверләр булып үскән. Ахыр чиктә җир йөзе җәбер-золым белән тулган, һәм Йәһвә явыз кешеләрне Туфан сулары белән юк итәргә булган. Туфан вакытында тәкъва Нух һәм аның гаиләсе генә исән калган (Яратылыш 6:4, 11; 7:23).

Әмма явыз фәрештәләр үлмәгән, ә, физик тәннәрен калдырып, кире күккә кайткан. Шулай да алар җәзасыз калмаган. Аллаһы аларны үзенең тәкъва фәрештәләрдән торган гаиләсенә кире кабул итмәгән. Шул вакыттан башлап Йәһвә аларга инде кеше тәнен алырга рөхсәт итмәгән. Киләчәктә, хөкем көнендә, алар юк ителәчәк (2 Петер 2:4; Яһүд 6).

Шайтан күктән бәреп төшерелгән

Шайтан һәм аның җеннәре күктән бәреп төшерелгән

XX гасырның башында күктә сугыш булган. Изге Язмаларның Ачылыш китабында моның турында болай дип әйтелә: «Һәм күктә сугыш башланды: Микаил [терелтелгән Гайсә Мәсих] үз [яхшы] фәрештәләре белән аждаһага [Шайтанга] каршы, ә аждаһа үз [явыз] фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма алар җиңә алмады, һәм күктә алар өчен урын инде табылмады. Шулай итеп бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды. Аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды».

Бу нәрсәгә китергән? Шул ук өзектә болай дип әйтелә: «Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!» Яхшы фәрештәләрнең куаныр өчен чыннан да сәбәпләре бар, чөнки Шайтан һәм аның явыз фәрештәләре, ягъни җеннәр, күктән куып чыгарылган. Ә җирдә яшәүче кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда: «Ә җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште»,— диелә (Ачылыш 12:7—9, 12).

Әйе, Шайтан һәм аның җеннәре кешеләрне алдый һәм аларга күп кайгы китерә. Алар Аллаһының явыз дошманнары.