Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җеннәр — үтерүчеләр

Җеннәр — үтерүчеләр

Шайтан һәм аның җеннәре һәрвакыт мәрхәмәтсез һәм куркыныч булган. Борынгы вакытларда Шайтан тәкъва кеше Әюпнең хезмәтчеләрен һәм мал-туарын юк иткән. Аннары Иблис, «көчле җил» истереп, Әюпнең балалары җыелган йортка ябырылган. Әюпнең бар ун балалары да һәлак булган. Бу вакыйгалардан соң Шайтан Әюпнең үзен «аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр белән зарарлаган» (Әюп 1:7—19; 2:7).

Гайсә яшәгән вакытта җеннәр кайбер кешеләрне сукыр һәм телсез иткән (Маттай 9:32, 33; 12:22). Ә бер ир кешене алар үз-үзен таш белән җәрәхәтләргә этәргән (Марк 5:5). Бер малайны җен кычкырткан, җиргә еккан, һәм «аны каты итеп көзән җыера башлаган» (Лүк 9:42).

Элек җеннәр кайбер кешеләрне чирләткән һәм көзән белән җыерткан

Бүгенге көндә дә Шайтан һәм аның җеннәре аяусыз эш итә. Күктән бәреп төшерелгәннән бирле, аларның явыз эшләре арта гына. Бөтен дөнья буйлап булган күп кенә очраклар җеннәрнең никадәр кансыз икәнен күрсәтә. Кайбер кешеләрне алар авырулар белән газапландыра, башкаларны куркыныч төшләр белән интектерә һәм йокларга бирми. Ә кемнедер җеннәр җенси яктан мәсхәрә итә. Алар шулай ук кешеләрне акылдан яздыра һәм кеше үтерүгә я үз-үзенә кул салуга котырта.

Бүгенге көндә җеннәр кайбер кешеләрне көч куллануга котырта, ә башкаларны куркыныч төшләр белән интектерә

Суринамда яшәүче Линтина сөйләве буенча, җен аның гаиләсенең 16 әгъзасын үтергән, ә үзен 18 ел буе физик һәм психик яктан интектергән. Ул үз тәҗрибәсеннән «җеннәргә кешеләрне интектерү рәхәтлек китерә» икәнен аңлаган.

Әмма Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләрен Шайтан һөҗүмнәреннән яклый (Гыйбрәтле сүзләр 18:10).