Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Искиткеч киләчәк

Искиткеч киләчәк

Тиздән Шайтан һәм аның җеннәре чылбырланачак

Шайтан һәм аның җеннәре кешелекне бүтән алдамаячак. Йәһвә инде аларны күкләрдән бәреп төшергән (Ачылыш 12:9). Тиздән Аллаһы кабат Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы чыгачак. Рәсүл Яхъя Аллаһы биргән күренеш турында болай дип язган: «Шуннан соң мин күктән төшүче фәрештәне күрдем. Аңарда упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр бар иде. Ул аждаһаны, борынгы еланны — Иблис Шайтанны тотып алды да аны 1 000 елга чылбырлап куйды һәм, ул халыкларны инде юлдан яздыра алмасын өчен, аны 1 000 елга упкынга ыргытты, упкынны бикләп куйды һәм мөһер сукты» (Ачылыш 20:1—3). Соңрак Шайтан һәм аның җеннәре мәңгегә юк ителәчәк (Ачылыш 20:10).

Явыз кешеләр дә юк ителәчәк (Зәбур 37:9, 10; Лүк 13:5).

Үлгәннәр терелтеләчәк!

Үлгән кешеләр җирдәге тормышка кайтачак

Шайтан һәм аның җеннәре юк ителгәч, Йәһвә кешелеккә мул фатихалар яудырачак. Искә төшерик: үлгәннән соң, кеше яшәүдән туктый, ул юк була. Гайсә үлемне тирән, төшсез йокы белән чагыштырган (Яхъя 11:11—14). Ни өчен ул шундый чагыштыру китергән? Чөнки Гайсә үлем йокысына талган кешеләр яңадан тормышка кайтачак вакытның килеп җитәчәген белгән. Ул болай дип әйткән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта... кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15 белән чагыштырыгыз).

Үлгән кешеләр монда, җирдә тормышка кайтачак. Үлем турындагы хәбәрләр урынына терелтү турындагы хәбәрләр яңгыраячак! Үлем йокысыннан уянган яраткан якыннарыбызны каршы алу нинди шатлыклы булачак!