Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Юк, мин моңа ышанмыйм!»

«Юк, мин моңа ышанмыйм!»

НЬЮ-ЙОРК (АКШ) шәһәрендә яшәүче бер кеше болай дип сөйли: «Ул көнне улым Джонатан, дусларына кунакка китте. Бу әллә ни ерак түгел, булса шул берничә миль булыр. Хатыным Валентинаның аны анда бер дә җибәрәсе килми иде, чөнки һәрвакыт, юлда берәр хәл булыр дип, борчыла иде. Улым электроника белән мавыга иде, ә дусларында бу яктан тәҗрибә җыярлык урын бар иде, шуңа күрә ул аларга китте. Мин өйдә берүзем калдым, ә хатыным Пуэрто-Рикода үз туганнарында кунакта иде. „Улым тиздән кайтыр инде“,— дип уйлап утырганда ишеккә шалтыраткан тавыш ишетелде. „Менә кайтып та җитте“,— дип уйлаган идем дә, ләкин ул булып чыкмады. Ишек төбендә полиция һәм „Ашыгыч ярдәм“ хезмәткәрләре басып тора иде. Полицейский миннән: „Бу праваны таныйсызмы?“ — дип сорады. „Әйе, бу улым Джонатанның правасы“,— дидем мин. Шунда полицейский: „Без сезгә кайгылы хәбәр белән килдек. Юлда авария булган, һәм... улыгыз... улыгыз һәлак булган“,— диде. „Юк, мин моңа ышанмыйм!“ — дидем мин аңа ул вакытта. Бу хәбәр бездә, менә инде ничәмә еллар буе төзәлми торган, тирән яра калдырды».

«Без сезгә кайгылы хәбәр белән килдек. Юлда авария булган, һәм... улыгыз... улыгыз һәлак булган»

Барселонада (Испания) яшәүче бер әти кеше болай дип яза: «Алтмышынчы елларда без бик бәхетле бер гаилә идек. Минем хатыным Мария һәм өч балам бар иде. Ул чагында Давытка — 13, Пакитога — 11, Изабелга — 9 яшь иде.

Ләкин 1963 елның март аенда Пакито мәктәптән кайткач, башым бик каты авырта дип зарлана башлады. Без башта моның сәбәбен белмәдек, әмма тиздән, өч сәгатьтән соң ул үлгәч, аның баш миенә кан йөгергәне ачыкланды.

Пакито үлгәннән соң 30 дан артык ел үтте. Әмма аны юксынып әле дә бик кайгырабыз. Вакыт үтсә дә, һәм башка балаларың булса да, андый югалтуга дучар булган ата-аналар, үзләренең бер өлешләрен югалткандай хис итә».

Бу ике очрактан баланың үлеме ата-аналарга тирән һәм төзәлми торган яра сала икәне күренә. Бер табиб болай дип язган: «Гадәттә бала үлеме, өлкән яшьтәге кешенең үлеменә караганда, зур һәлакәт итеп кабул ителә һәм тирәнрәк җәрәхәт калдыра, чөнки гаилә бала үлемен бер дә көтми. [...] Бала үлеме киләчәккә өметләрне, булачак [улы, килене, оныклар белән] мөнәсәбәтләрне өзә, әле булачак вакыйгаларны җимерә». Баласы төшкән һәрбер хатын да шундый ук тирәнтен кичерешләр аша үтә.

Бер тол хатын болай дип сөйли: «Икенче бөтендөнья сугышы вакытында минем ирем Рассел Тын океандагы хәрби бер операциядә катнашкан. Ул табиб һәм берничә коточкыч сугышны үз күзләре белән күргән. АКШка кайткач ул тынычрак тормыш алып бара башлады, ә соңрак ул Аллаһыга хезмәт итә башлады. 60 яшь тулгач, ул йөрәге авыртуына зарлана башлады һәм күбрәк күнегүләр ясарга тырышты. Шулай да 1988 елның июль аенда инфаркт аркасында ул вафат булды. Бу мине тетрәтеп куйды. Мин аның белән хәтта саубулашырга да өлгермәдем. Ул минем өчен ир генә түгел, ә иң яхшы дустым да иде. Без 40 ел буе бергә гомер кичердек. Ә хәзер мин ялгыз яшәргә тиеш, мин моның нәрсә икәнен әле белми идем».

Үз тормышлары һәм моңа охшаш кичерешләре турында күп кенә кеше сөйләр иде, чөнки мондый хәлгә күп кенә кеше эләгә. Баласын, ирен, хатынын, ата-аналарының берәрсен, дустын югалтудан кайгыручы кешеләр, рәсүл Паулның сүзләре белән ризалашыр. Паул үлемне «соңгы дошман» дип атаган. Гадәттә, кешеләр бу куркыныч хәбәрне ишеткәч: «Юк, мин моңа ышанмыйм»,— ди. Әмма аннан соң башка хисләр кичерәләр (1 Көринтлеләргә 15:25, 26).

Әйдәгез, хәзер кайбер мөһим сорауларга җавап алыйк: «Үлем — ул яшәүнең ахырымы? Якын кешеләребезне кабат күрергә өмет бармы?»

Чын өметебез бар

Изге Язмаларны язуда катнашкан Паул: «Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак»,— дип язып, безнең үлемнән котылырга өметебез бар дигән (1 Көринтлеләргә 15:26). Ни өчен аның моңа ышанычы нык булган? Чөнки моңа аны терелеп торган Гайсә Мәсих үзе өйрәткән (Рәсүлләр 9:3—19). Шуңа күрә Паул: «Үлем кеше [Адәм] аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше [Гайсә Мәсих] аша килде. Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 15:21, 22).

Бер тапкыр Гайсә пәйгамбәр Наин шәһәрендә бер тол хатынны очраткан. Аның улы вафат булган, моны белгәч Гайсә бик нык кайгыга төшкән. Инҗилдә болай диелә: «Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп чыгалар иде. Бер тол хатынның бердәнбер улы үлгән икән. Шәһәрдән хатын белән бергә күп кешеләр чыгып килә иде. Раббы, хатынны күргәч, аны бик кызганды. „Елама“,— диде Ул хатынга. Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: „Егет, сиңа әйтәм, тор!“ — диде. Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп Гайсә аны анасына кайтарып бирде. Барысы да куркып калдылар һәм Аллаһыны данладылар. „Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде“,— диделәр». Игътибар итегез: Гайсә тол хатынны шулкадәр кызганган, хәтта улын терелтеп торгызган. Киләчәктә безне гаҗәеп вакыйгалар көтә! (Лүк 7:12—16).

Гайсә бу могҗизаны бар кешеләр алдында кылган. Алдарак ул кешеләргә «яңа күк» астында кешеләр җирдә яшәр өчен терелтеп торгызылачак дигән булган һәм бу могҗиза аның сүзләренең дөреслеген күрсәткән. Гайсә: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә»,— дигән (Ачылыш 21:1, 3, 4; Яхъя 5:28, 29; 2 Петер 3:13).

Андый могҗизаларның берсен Гайсә белән бергә йөргән 12 шәкертнең Петер исемлесе һәм башкалар да үз күзләре белән күргән булган. Алар хәтта терелтеп торгызылган Гайсәне күргәннәр. Бу Гәлиләя диңгезе буенда булган: «Гайсә аларга: „Ашарга килегез“,— диде. Шәкертләрнең берсе дә: „Син кем?“ — дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар Аның Раббы икәнен белделәр. Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга өләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде. Бу инде Гайсәнең, үледән терелтелгәннән соң, шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде» (Яхъя 21:12—14).

Шуңа күрә Петер бер дә шикләнмичә: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде»,— дип язган (1 Петер 1:3).

Ә рәсүл Паул терелтеп торгызуга ныклы өметен мондый сүзләр белән белдергән: «Мин... Муса канунын һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам. Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм» (Рәсүлләр 24:14, 15).

Шулай итеп, миллионлаган кешеләр үзләренең якыннарын кабат монда, җирдә, ләкин күпкә яхшырак шартларда күрергә бер дә шикләнмичә өметләнә алалар. Бу шартлар нинди булачак? Бу сорауга җавап шушы брошюраның азагында биреләчәк.

Ә хәзер, әйдәгез, якын кешесен югалткан кешеләрне борчыган сорауларга игътибар итик: «Якының үлгәч, кайгыру дөресме һәм аннан соң ничек яшәргә? Башкалар миңа ничек ярдәм итә ала? Мин кайгырган кешеләргә ничек ярдәм итә алам?» Тагын бер мөһим сорау: «Изге Язмаларда үлгәннәрнең киләчәге турында нәрсә әйтелә? Мин үлгән якыннарымны кайчан да булса кабат күрерменме? Алар кайда яшәячәкләр?»