Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу китапның эчтәлеге

Бу китапның эчтәлеге

Бу китапның эчтәлеге

Китапханәгә беренче тапкыр кергән кеше андагы китаплар санын күргәч, югалып калырга мөмкин. Әмма аңа китаплар урнашкан тәртип кыскача гына аңлатып бирелгәч, ул кирәкле китапны тизрәк эзләп табар. Нәкъ шулай ук Изге Язмаларның эчтәлеген белсәң, кирәкле урынны тизрәк таба алырсың.

ГРЕК телендә библи́а дигән сүз татар теленә Изге Язмалар дип тәрҗемә ителгән. Бу грек сүзе «папирус төргәкләре» яки «китаплар» дигәнне аңлата1. Изге Язмалар б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 98 елына кадәр, якынча 1 600 ел язылган. Аны 66  китаптан торган «китапханә» дип атап була.

Беренче 39 китап, Изге Язмаларның якынча дүрттән өч өлеше, Еврей Язмалары дип атала, чөнки күбесенчә шул телдә язылган. Гадәттә бу китаплар өч төркемгә бүленә: 1) Яратылыштан алып Эстерга кадәр 17 китап — тарихи; 2) Әюптән алып Сөләйман Җырларының Җырларына кадәр 5 китап — шигъри; 3) Ишагыйядән алып Малахийгә кадәр 17 китап — пәйгамбәрлекләр. Еврей Язмаларында Җир белән кешелек тарихының башы һәм борынгы Исраил халкының тууыннан алып б. э. к. V гасырга кадәр тарихы турында язылган.

Изге Язмаларның калган 27 китабы — бу Инҗил. Ул шул вакыттагы халыкара тел булган грек телендә язылган. Инҗил китаплары мондый тәртиптә урнашкан: 1) 5 тарихи китап: Яхшы хәбәрләр һәм Рәсүлләр китабы; 2) 21 хат; 3) Ачылыш китабы. Инҗилдә Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары һәм хезмәте, шулай ук беренче мәсихчеләрнең хезмәте турында язылган.