Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәзерге тормыш өчен файдалы киңәшләр

Хәзерге тормыш өчен файдалы киңәшләр

Хәзерге тормыш өчен файдалы киңәшләр

Безнең көннәрдә кешеләр киңәшләр язылган китапларны аеруча ярата. Гадәттә андый китаплар искерә, үзгәртелә яки алмашка башка китап куллана башлыйлар. Ә Изге Язмалар турында нәрсә әйтеп була? Аның соңгы китабын якынча 2000 ел элек язганнар. Әмма Изге Язмалар үзгәрмәгән: аңа заманына карап төзәтүләр кертелмәгән. Бу китапта безнең көннәр өчен файдалы киңәшләр бармы?

КАЙБЕР кеше: «Юк»,— дип әйтер. Мәсәлән, д-р Илай Чесен Изге Язмалар искергән дип саный һәм үз карашын болай дип аңлата: «Беркем дә бүген химия дәресләрендә 1924 елда бастырылган химия дәреслеген кулланырга кирәк дип әйтмәс»1. Бер яктан карасаң, ул дөресен әйтә. Чөнки безнең көннәрдә кешеләр психик сәламәтлек һәм кеше тәртибе турында инде күп белә. Шуңа күрә шундый сорау туа: андый борынгы китапта бүгенге тормышка файда китерә ала торган киңәшләр бармы?

Искерми торган принциплар

Әйе, заманнар үзгәрде. Шулай да безнең көннәрдә дә кешеләр яратуга һәм назга мохтаҗ. Алар бәхетле булырга һәм максатлы тормыш алып барырга тели. Аларга экономик авырлыкларны җиңеп чыгарга, гаиләне бәхетле итәргә һәм үз балаларын әхлак ягыннан дөрес тәрбияләр өчен киңәшләр кирәк. Изге Язмаларда бу яклардан иң яхшы киңәшләр бар (Вәгазьче 3:12, 13; Римлыларга 12:10; Көлессәйлеләргә 3:18—21; 1 Тимутегә 6:6—10).

Изге Язмаларда бирелгән киңәшләрдә кеше табигатен тирән аңлау чагыла. Андагы кайбер принципларны карап чыгыйк. Алар хәзерге тормышта файдалы һәм һәр заманда кулланырлык.

Гаилә өчен файдалы киңәшләр

Гаилә — «кеше җәмгыятенең борынгы һәм төп өлеше; ул буыннар арасындагы элемтәне саклый». Әмма безнең көннәрдә гаилә аяныч хәлдә. «Бүгенге дөньяда күп гаиләләр авырлыклар аркасында көчкә яши, бу авырлыклар хәтта гаиләне таркатырга тора» («UN Chronicle»)2. Изге Язмаларда гаилә тормышына кагылышлы нинди киңәшләр бар?

Беренчедән, Инҗилдә ир белән хатын өчен киңәшләр бирелгән. Мәсәлән, ирләргә болай дип әйтелә: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта» (Эфеслеләргә 5:28, 29). Ә «хатын исә ирен хөрмәт итсен» дип әйтелә Инҗилдә (Эфеслеләргә 5:33).

Бу киңәшләрне кулланган кеше нәрсә эшләячәк? Хатынын үз тәнен кебек яраткан ир хатынын нәфрәт итмәячәк һәм үзен аның белән тупас тотмаячак. Андый ир хатынын кыйнамый, мыскылламый, аның хисләрен исәпкә ала. Ул аны үз-үзен кебек кадерли һәм хөрмәт итә (1 Петер 3:7). Шуңа күрә аның хатыны аны ярата һәм үзенең никах аша якланганын сизә. Үзен шулай тотып әти кеше үз балаларына да яхшы үрнәк бирә: алар хатын-кызлар белән үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Ә үз ирен хөрмәт иткән хатын, аны әрләп яки кимсетеп, аның дәрәҗәсен төшермәячәк. Андый ир гаиләдәгеләр аңа ышана, аны хуплый һәм кадерли икәнен сизә.

Безнең көннәрдә бу киңәшләр файдалымы? Кызык, әмма гаиләләрне өйрәнгән белгечләр моңа охшаш нәтиҗәләр ясыйлар. Гаиләләргә киңәшләр бирү программасын җитәкләгән бер белгеч болай ди: «Гаиләдә ир белән хатын бер-берсен чын күңелдән яратып яшәсә, бу гаилә бәхетле. [...] Бу мөнәсәбәтләр нык булганда балалар, күрәсең, үзләрен имин хис итәләр»3.

Әгәр Изге Язмалардагы киңәшләрне гаилә буенча күп санлы белгечләрнең киңәшләре белән чагыштырсак, шуны күрербез: Аллаһы Сүзендәге киңәшләр файдалырак. Әле күптән түгел генә күп белгечләр никах уңышлы булмаса, моны хәл итәр өчен тиз һәм иң уңай юл — бу аерылышу дип өйрәтә иде. Ә бүген аларның күпләре кешеләрне ничек булса да үз никахларын саклап калырга өнди. Ләкин алар шактый зур зыян китергәннән соң гына моңа өйрәтә башладылар.

Ә Изге Язмаларда никахка кагылышлы акыллы, үзгәрми торган киңәшләр бар. Анда кайбер билгеле очракларда аерылышу рөхсәт ителә дип әйтелә (Маттай 19:9). Әмма җитди сәбәпсез аерылышу рөхсәт ителми (Малахий 2:14—16, АМТ). Анда тормыш иптәшеңә хыянәт итү хөкем ителә (Еврейләргә 13:4). Никахлы кешенең билгеле бурычлары бар, моның турында Изге Язмаларда: «Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр» *,— дип әйтелә (Маттай 19:5, 6; Яратылыш 2:24).

Изге Язмалардагы никах турындагы киңәш безнең көннәрдә дә файдалы. Ир белән хатын бер-берсен яратса, хөрмәт итсә һәм никах — бу махсус мөнәсәбәтләр икәнен аңласа, никах та һәм гаилә дә сакланып калыр.

Ата-аналар өчен файдалы җитәкчелек

Берничә дистә ел элек күп кенә ата-аналар балалар тәрбияләү буенча «алдынгы карашларга» бирелеп, балага «барысы да рөхсәт ителә» дип саныйлар иде8. Алар балага чик кую аларга зыян китерергә һәм аларның үз көчләренә ышануны какшатырга мөмкин дип курыккан. Бала тәрбияләү буенча киңәшчеләр ата-аналар үз балаларын йомшак кына төзәтергә тиеш дип өйрәткән. Әмма хәзер аларның күпләре җәзага карашларын үзгәрткән, ә ата-аналар җәзаны бирергәме яки юкмы дип аптырап йөри.

Әмма Изге Язмаларда балалар тәрбияләү буенча ачык, акыллы киңәшләр язылган булган. Инҗилдә якынча 2000 ел элек: «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез»,— диелгән булган (Эфеслеләргә 6:4). «Үгет-нәсыйхәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «тәрбияләү, өйрәтү» дигәнне аңлата9. Әти-әни үз баласына андый үгет-нәсыйхәт биреп, үз яратуын күрсәтә дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 13:24). Балаларга әхлак турында төгәл җитәкчелек һәм яхшылык белән яманлык турында аңлаешлы аңлатма бирелсә, алар бәхетле булып үсә. Җәза алганда, балалар әти-әниләренең алар турында кайгыртканын сизә һәм үзләренең хаталарын күрә ала.

Әмма ата-аналар «әдәпкә утырту чыбыгын», ягъни аларга бирелгән хакимиятне беркайчан да кирәгеннән артык кулланмаска тиеш * (Гыйбрәтле сүзләр 22:​15; 29:15). «Аталар, балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз»,— дип әйтелә Инҗилдә (Көлессәйлеләргә 3:21). Изге Язмаларда шулай ук кыйнап тәрбияләү һәрвакыт та уңышлы түгел икәне күрсәтелә. Гыйбрәтле сүзләр 17:10 да: «Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар; акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас»,— дип әйтелә. Анда баланы киләчәктәге начар эшләрдән коткарып калу өчен дә аңа җәза бирергә киңәш ителә. Канун 11:19 да ата-аналар балаларны әхлак ягыннан өйрәтер өчен һәрбер уңайлы очракны кулланыгыз дип әйтелә (Канун 6:6, 7 не дә карагыз.)

Шулай итеп, Изге Язмаларда ата-аналарга һәркайсы заманда да кулланырлык киңәш бирелә: балаларны ярату белән тәрбияләргә һәм эзлекле булырга. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бу киңәш чынлап та уңышлы *.

Кешеләрне бер-берсеннән аерган киртәләрне җимерәбез

Безнең көннәрдә кешеләр раса, милләт һәм этник төркемнәргә карап бүленгән. Моның аркасында дөньядагы сугышларда күп кеше үлгән. Тарихка күз салсак, шундый нәтиҗәгә килербез: төрле раса һәм милләт кешеләренең бер-берсен аермыйча, тиешле мөнәсәбәт күрсәтеп тату яшәүләре бик шикле. «Моны хәл итәр өчен йөрәгебезне үзгәртергә кирәк»,— дип әйткән Африканың бер дәүләт эшлеклесе11. Әмма кеше йөрәген үзгәртү җиңел түгел. Шулай да Изге Язмаларның хәбәре кеше күңеленә бик нык тәэсир итә һәм башка кешеләрне тиң күрергә өйрәтә. Ничек? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Инҗилдә Аллаһы «бер кешедән барлык халыкларны бар итте» дип әйтелә. Димәк, бер милләт икенчесеннән өстенрәк түгел (Рәсүлләр 17:26). Изге Язмаларда чынлыкта бер генә раса — кеше токымы — бар дип әйтелә. Инҗилдә «Аллаһыга... охшарга тырышыгыз» һәм «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— диелә (Эфеслеләргә 5:1; Рәсүлләр 10:34, 35). Изге Язмаларда язылганны җитди караш белән кабул иткән һәм аның җитәкчелеге буенча яшәргә тырышкан кешеләрне бу китаптагы белемнәр берләштерә. Ул аларга нык тәэсир итә, кешеләрне бер-берсеннән аерган киртәләрне җимерә. Бер мисал карап чыгыйк.

Гитлер Европада сугыш алып барганда, мәсихчеләрнең бер төркеме — Йәһвә Шаһитләре — гаепсез кешеләрне үтерергә ризалашмаган. Алар Аллаһыга яраклы булырга теләгәнгә башка кешеләргә каршы «кылыч күтәрмәгәннәр» (Ишагыйя 2:3, 4; Михей 4:3, 5). Алар Изге Язмаларның бер милләт икенчесеннән югары түгел дигән сүзләренә чын күңелдән ышанган (Гәләтиялеләргә 3:28). Йәһвә Шаһитләре сугышларда катнашудан баш тарткан, шуңа күрә концлагерьларга ябылган кешеләр арасында алар беренчеләр булган (Римлыларга 12:18).

Әмма: «Без Изге Язмалар буенча яшибез»,— дигән кешеләрнең барысы да андый карашта тормый. Икенче бөтендөнья сугышы бетеп күп тә үтми бер христиан рухание, немецлар протестанты Мартин Нимёллер болай дип яза: «[Сугышлар] өчен Аллаһыны гаепләгән кеше Аллаһы Сүзендә язылганнарны белми, яки белергә теләми. [...] Христиан чиркәүләре гасырлар буе сугышларны, гаскәрләрне һәм коралны фатихаларга ризалашкан, һәм үзләренең дошманнарын юк итәр өчен, бу христианнарча булмас да, дога кылганнар. Моңа Аллаһы түгел, ә без һәм ата-бабаларыбыз гаепле. Һәм без, бүгенге христианнар, секта дип аталган Изге Язмаларны Тикшерүчеләр [Йәһвә Шаһитләре] каршында оятка калдык, чөнки алар кешеләргә атарга һәм хәрби хезмәткә ризалашмаганга күрә, меңләп концлагерьларга һәм [хәтта] үлемгә барган»12.

Йәһвә Шаһитләрен безнең көннәрдә дә бердәм кардәшлек итеп таныйлар. Алар гарәпләр белән еврейләрне, хорватлар белән сербларны, хуту белән тутсиларны берләштерде. Әмма Йәһвә Шаһитләре шуны таный: мондый бердәмлек алар башкалардан яхшырак булганга түгел, ә аларга Изге Язмаларның хәбәре тәэсир иткәнгә мөмкин (1 Тессалуникәлеләргә 2:13).

Психик яктан сәламәт булыр өчен киңәшләр китабы

Кешенең физик сәламәтлегенә еш кына аның психик һәм эмоциональ сәламәтлеге тәэсир итә. Мәсәлән, фәнни тикшерүләр ярдәмендә кешенең ачуы чыкса бу аңа зыян китерә икәне ачыкланган. Дьюк университетының тәртип өйрәнү буенча медицина үзәгенең җитәкчесе Редфорд Уильямз үз хатыны Вирджиния Уильямз белән «Ачу үтерә» дигән китап язган13. Китапның бер өзегендә болай дип әйтелә: «Булган мәгълүматларның күпчелеге шуны күрсәтә: тату яшәргә яратмаучы кешеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларына (һәм башка авыруларга да) дучар булырга мөмкин. Моның сәбәпләре: дуслар белән әз аралашу, ачу чыкканда физик яктан ярсу һәм сәламәтлек өчен зарарлы гадәтләргә юл кую».

Мондый фәнни эзләнүләр әле бастырылганчы, мең еллар элек, Изге Язмаларда гади, ләкин ап-ачык сүзләр язылган булган. Алар хисләребез һәм сәламәтлегебез бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәтә: «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт, ә көнчелек — сөякләр өчен черек» (Гыйбрәтле сүзләр 14:30; 17:22). Зәбурда: «Ачуыңнан тыел, ярсуыңны ташла»,— дигән киңәш язылган (Мәдхия 36:8). Ә башка бер урында: «Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә»,— диелгән (Вәгазьче 7:9).

Ачу чыкканда үзеңне ничек кулда тотарга? Изге Язмаларда: «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). «Акыл» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «сәбәбен белү» дигәнне аңлата14. «Эшләр алдыннан уйла»,— дигән акыллы киңәш бар. «Ни өчен кеше алай дип әйтте һәм ни өчен алай эшләде?» Моның сәбәбен аңларга тырышу кешегә сабыр булырга һәм ачуын тыярга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

Инҗилдә: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм... бер-берегезне кичерегез»,— дигән тагын бер яхшы киңәш язылган (Көлессәйлеләргә 3:13). Ачу чыгар өчен сәбәп һәрвакыт табылып тора. «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез» — бу башкаларның безгә ошамаган якларын түзеп тору, «кичерегез» — үпкәләмәскә дигәнне аңлата. Үпкәләп йөргәнче оныту акыллырак; ачу саклап йөрсәң, тагы да авыррак кына булачак. («Кешеләр белән тату яшәр өчен киңәшләр» дигән рамканы кара.)

Бүген төрле киңәшләр һәм җитәкчелек бөтен яклардан «явып» кына тора. Әмма иң яхшы киңәшләр Изге Язмаларда язылган. Алар тормышта файда китерә, ә зыян беркайчан да китермәячәк. Андагы акыллылык «һичшиксез дөрес» икәнен күрәбез (Мәдхия 92:5). Бу киңәшләр вакыт узу белән дә үзгәрми. Изге Язмаларның соңгы китабы язылганнан соң якынча 2000 ел үтсә дә, аның сүзләре әле дә кулланырлык һәм аларны һәркайсы кеше, милләтенә һәм расасына карамастан, уңышлы куллана ала. Бу китапта кешеләрне үзгәртә торган көч бар (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә аны уку һәм аның принципларын куллану тормышыгызны яхшы якка үзгәртә ала.

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. «Кушылыр» дип тәрҗемә ителгән дава́к дигән еврей сүзе «берәрсе белән назлы бәйләнештә булуны һәм тугрылыкны аңлата»4. Маттай 19:5 тә «кушылыр» дигән сүз грек телендә «ябышу», «цементлашу», «ныклап берләшү» дигән мәгънә йөрткән сүз белән бәйле5.

^ 18 абз. Борынгы заманда «чыбык» (еврей телендә ше́вет) дигән сүз көтүче куллана торган «таяк» яисә «юл таягы» дигәнне аңлаткан10. Бу шигырьдә чыбык — бу ата-аналар хакимлеге. Ата-аналар балаларына җитәкчелекне шәфкатьсезлек белән түгел, ә ярату белән бирәчәк дигән мәгънә йөртә. (Мәдхия 22:4 не дә карагыз).

^ 19 абз. «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның «Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез», «Гаиләгездәге үсмернең бәхетле булуына булышыгыз», «Гаиләдә фетнәче» һәм «Гаиләгезне зыянлы тәэсирдән саклагыз» дип исемләнгән бүлекләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[23 нче биттәге рамка]

Нинди гаиләләр бәхетле?

Берничә ел элек педагог һәм гаиләләр буенча бер белгеч киң тикшерү үткәргән: гаилә мәсьәләләре буенча 500 дән артык киңәшчегә: «Нинди гаиләләр бәхетле?» — дигән сорау бирелгән. Шунсы кызык: бәхетле гаиләләрнең күпчелеге Изге Язмаларда күп еллар элек бирелгән киңәшләрне тотып яши.

Бу гаиләләрдә фикер алышалар һәм ызгышларны җайга сала беләләр. Алар: «Татулашмыйча йокларга ятма»,— дигән сүзләр буенча яши6. Әле 1 900 ел элек Изге Язмаларда: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын»,— дигән киңәш бирелгән булган (Эфеслеләргә 4:26). Ул вакытта көн кояш батканда башланган һәм икенче көнне батканда тәмамланган. Шулай итеп, күп еллар элек Изге Язмаларда акыллы киңәш язылган булган: бер көн бетеп икенчесе башланганчы, бар туган каршылыкларны тиз генә җайга салыгыз.

Бәхетле гаиләләр «өйдән чыгар алдыннан да, йоклар алдыннан да каршылыкларга китерә алган темаларга кагылмыйлар,— дип яза автор.— Мин „тиешле вакытта“ дигән сүзләрне кат-кат ишетә идем»7. Андый гаиләләр Изге Язмаларда 2 700 ел элек: «Әдәпле [«тиешле вакытта», ЯД] әйтелгән сүз —ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек»,— дип язылган сүзләр буенча эшли (Гыйбрәтле сүзләр 15:23; 25:11). Борынгы заманда көмеш подносларга алма формасындагы алтын нәкышләр ясалган. Бу кыйммәтле һәм матур савыт булган. Тиешле вакытта әйтелгән сүзләр дә матур һәм кадерле. Киеренке хәл туганда дөрес сүзләрне сайлап һәм тиешле вакытта әйтсәк, бу бик зур файда китерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 10:19).

[24 нче биттәге өстәмә сүзләр]

Изге Язмаларда гаилә тормышына кагылышлы ачык һәм акыллы киңәшләр бар

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләре концлагерьларга ябылган кешеләр арасында беренчеләр булган

[26 нчы биттәге рамка]

Кешеләр белән тату яшәр өчен киңәшләр

«Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз; күңелегездән әйткәнегездә яткан урыныгызда үкенегез» (Мәдхия 4:5). Кешегә үпкәләгән булсак, тавыш күтәрмәс өчен, сүзләрдә сак булырга кирәк.

«Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята» (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Әйтер алдыннан уйлагыз. Уйламыйча әйтелгән сүзләр башкаларны «телгәләргә» һәм дуслыкны бозарга мөмкин.

«Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Йомшак җавап бирер өчен сабырлык кирәк, әмма бу еш кына туган кыенлыкларны җайга сала һәм тынычлык китерә.

«Җәнҗалның башлануы — су ташкыны кебек, аны зураеп киткәнче вакытында туктату зарур» (Гыйбрәтле сүзләр 17:14). Үзегезне кулда тота алмаячаксыз икәнен сизсәгез, киеренке хәлгә китерә алган хәлдән качыгыз.

«Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә; чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый» (Вәгазьче 7:9). Башта хисләр туа, аннан соң гына бу тиешле эшкә китерә. Тиз үпкәләүчән кеше акылсыз, чөнки бу уйламыйча әйтелгән сүзләргә һәм эшләргә китерергә мөмкин.