Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 БҮЛЕК

Безне Яратучы Аллаһының хаты

Безне Яратучы Аллаһының хаты

СИН нинди китаплар яратасың? ~ Кайбер балалар хайваннар турындагы китапларны ярата. Башкаларына рәсемнәре күп булган китаплар ошый. Андый китапларны уку күңелле.

Әмма иң яхшы китаплар — Аллаһы турында хакыйкатьне сөйләгән китаплар. Аларның берсе аеруча кадерле. Син ул китапны беләсеңме? ~ Бу — Изге Язмалар китабы.

Ни өчен бу китап шулкадәр кадерле? ~ Чөнки ул — Аллаһыдан. Бу китапта Аллаһы турында һәм аның безнең хакка башкарачак яхшы эшләре турында әйтелә. Анда шулай ук, Аллаһыны шатландырыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш икәне язылган. Бу китапны Аллаһыдан хат дип әйтеп була.

Аллаһы Изге Язмаларны күктә язып, кешеләргә бирә алыр иде. Әмма ул алай эшләмәгән. Ул Изге Язмаларны язар өчен, җирдәге хезмәтчеләрен кулланган. Бу китапны кешеләр язган булса да, анда Аллаһының фикерләре язылган.

Аллаһы моны ничек эшләгән? ~ Моны аңлар өчен берничә мисал карап чыгыйк. Без радиодан берәр кемнең тавышын ишеткәндә кеше үзе бик еракта булырга мөмкин. Ә телевизордан без хәтта ерак илдәге кешеләрне күрә дә алабыз.

Кешеләр хәтта Айга очканда да аннан җиргә хәбәр җибәрә ала. Син моны белә идеңме? ~ Әгәр кешеләр моны эшли ала икән, Аллаһы күктән хәбәр җибәрә аламы? ~ Әлбәттә, җибәрә ала! Ул моны әле радио белән телевизор булганчы эшләгән.

Аллаһының безнең белән ерактан да сөйләшә алганын син ничек аңлатыр идең?

Мәсәлән, ул Мусага үз хәбәрен җиткергән. Муса аны күрмәгән, әмма тавышын ишеткән. Миллионлаган кеше моңа шаһит булган. Шул көнне тау селкенгән, күк күкрәгән һәм яшен яшьнәгән. Кешеләр дә Аллаһыны ишеткән, әмма алар бик нык курыкканнар. Шуңа күрә алар Мусага: «Без үлмәсен өчен, Аллаһы безнең белән сөйләшмәсен»,— дигәннәр. Соңрак Муса Аллаһы әйткәнне язып куйган. Муса язган сүзләр Изге Язмаларда саклана (Чыгыш 20:18—21).

Муса Изге Язмаларның беренче биш китабын язган. Әмма Изге Язмалар китабын язуда башка кешеләр дә катнашкан. Аллаһы моның өчен якынча 40 кешене кулланган. Алар күп-күп еллар элек яшәгән. Изге Язмалар китабы якынча 1 600 ел дәвамында язылган! Һәм шунысы гаҗәеп: аны язган кешеләрнең кайберләре бер-берсе белән таныш булмаса да, аларның язган хәбәрләре бер-берсенә каршы килми.

Изге Язмаларны язуда катнашкан бу кешеләрнең исемнәрен әйт

Изге Язмаларны язар өчен Аллаһы кулланган кешеләрнең кайберләре бик күренекле булган. Муса, башта көтүче булса да, аннары Исраил халкының җитәкчесе булып киткән. Сөләйман иң акыллы һәм иң бай патша булган. Башка язучылар алай ук күренекле булмаган. Мәсәлән, Амос инҗир агачлары үстергән.

Изге Язмаларның тагын бер язучысы табиб булган. Син аның исемен беләсеңме? ~ Аның исеме Лүк. Башкасы салым җыючы булган. Аның исеме Маттай. Тагын берсе яһүдләрнең дини законнары буенча белгеч булган. Ул башка язучыларга караганда Изге Язмаларның күпкә күбрәк китапларын язган. Син аның исемен беләсеңме? ~ Аның исеме Паул. Гайсәнең шәкертләре Петер белән Яхъя да Изге Язмаларны язуда катнашкан. Алар балыкчылар булган.

Изге Язмаларны язуда катнашкан күп кенә кеше Аллаһының киләчәктә башкарачак эшләре турында язган. Алар моның турында кайдан белә алган? ~ Язучыларга моны Аллаһы җиткергән. Ул аларга киләчәктә булачак хәлләрне ачыклаган.

Бөек Остаз, Гайсә, әле җиргә килгәнче, Изге Язмаларның шактый зур өлеше инде язылган булган. Хәтерлисеңдер, Бөек Остаз башта күктә яшәгән. Ул Аллаһының бар эшләрен күреп торган. Гайсә Изге Язмаларның Аллаһыдан булуына ышанганмы? ~ Әйе, ышанган.

Гайсә, кешеләргә Аллаһының эшләре турында сөйләгәндә, Изге Язмаларның өзекләрен укыган. Кайвакыт ул Изге Язмаларда язылганнарны яттан сөйләгән. Гайсә шулай ук күп кенә нәрсәне Аллаһының үзеннән белеп кешеләргә җиткергән. Гайсә: «Мин дөньяга аңардан ишеткәнне генә сөйлим»,— дигән (Яхъя 8:26). Ул күп кенә нәрсәне Аллаһының үзеннән ишеткән, чөнки аның белән бергә яшәгән. Гайсәнең әйткәннәрен кайдан белеп була? ~ Изге Язмалардан. Шуңа күрә безгә ул китапны укырга кирәк.

Әлбәттә, кешеләр Изге Язмаларны язганда, шул көннәрдә кулланышта булган телләрдә язганнар. Шуңа күрә Изге Язмаларның зур өлеше еврей телендә, кайбер өлешләре арамей телендә, ә калган өлеше грек телендә язылган. Бүген кешеләрнең күпчелеге ул телләрне аңламый, шуңа күрә Изге Язмалар башка телләргә тәрҗемә ителгән. Безнең көннәрдә Изге Язмаларны яки аның өлешләрен 2 260 тан артык телдә укып була. Бу сине гаҗәпләндермиме?! Изге Язмалар — Аллаһының һәр милләт кешесенә язылган хаты. Аны күп телләргә тәрҗемә итсәләр дә, ул барыбер Аллаһының хәбәре булып кала.

Изге Язмаларда әйтелгәннәр безнең өчен бик мөһим. Бу китап борынгы заманнарда язылган булса да, анда бүгенге көннәрдәге вакыйгалар турында әйтелә. Анда шулай ук Аллаһының якын киләчәктә башкарачак эшләре турында язылган. Андагы хәбәр гаҗәеп! Бу китап искиткеч өмет бирә.

Изге Язмаларны укып, син нәрсәләр турында белә аласың?

Без ничек яшәргә тиеш? Изге Язмаларда Аллаһының таләпләре язылган. Анда нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәне аңлатыла. Син дә, мин дә моны белергә тиеш. Бу китапта явыз эшләр башкарган кешеләр хакында һәм соңрак алар белән нәрсә булганы турында әйтелә. Моны белеп, без алар кичергән газаплардан кача алабыз. Бу китапта шулай ук яхшы эшләр башкарган кешеләр турында һәм алар урган яхшы нәтиҗәләр турында әйтелә. Моның барысы безнең өчен сабак итеп язылган.

Изге Язмалар безгә күбрәк файда китерсен өчен, мондый сорауга җавап алырга кирәк: «Изге Язмалар китабын безгә кем биргән?» Син ничек уйлыйсың? ~ Әйе, Изге Язмалар китабын безгә Аллаһы биргән. Алайса, акыллы булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Аллаһыны тыңлап һәм аның әйткәннәрен үтәп.

Шуңа күрә безгә Изге Язмаларны бергәләп укыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Яраткан кешебездән берәр хат алсак, без аны кат-кат укып торабыз. Ул хат безнең өчен бик кадерле. Изге Язмалар да безнең өчен кадерле булырга тиеш, чөнки ул — безне нык яратучы Аллаһының хаты.

Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе. Ул безгә файда китерә. Моны биредә китерелгән шигырьләр күрсәтә. Римлыларга 15:4; 2 Тимутигә 3:16, 17 һәм 2 Петер 1:20, 21 не укы.