Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 БҮЛЕК

Бар нәрсәне Барлыкка Китерүче

Бар нәрсәне Барлыкка Китерүче

Бар тере нәрсәне кем булдырган?

КУЛЛАРЫҢА кара. Алар гаҗәеп итеп барлыкка китерелгән. Куллар белән нәрсә эшләп була? ~ Бармакларыңны уч төбенә кыс. Кулыңа берәр нәрсәне алып кара. Кулларың күп нәрсәне һәм бик әйбәт башкара ала. Безгә андый кулларны кем биргән? ~

Әйе, Аллаһы. Ул безгә авызны да, борынны да, күзләрне дә биргән. Ул — Бөек Остазның Әтисе. Әллә Аллаһының безгә күзләр биргәне өчен без рәхмәтле түгелме? ~ Алар ярдәмендә без күп нәрсәләрне күрәбез. Без чәчкәләрне, яшел үләнне һәм зәңгәр күкне күрә алабыз. Без хәтта мондагы рәсемдә күрсәтелгән ачыккан кечкенә кош балаларын да күрә алабыз. Әйе, без төрле-төрле нәрсәләрне күрә алабыз. Бу гаҗәеп, шулай бит? ~

Ләкин боларның барысын кем барлыкка китергән? Берәр кешеме? Юк. Кешеләр йортлар төзи ала. Ләкин берәү дә яшел чирәмне барлыкка китерә алмый. Кешеләр кош баласын, чәчәкләрне я башка берәр тере нәрсәне барлыкка китерә алмый. Син моны белә идеңме? ~

Боларның барысын Аллаһы барлыкка китергән. Ул күкләрне һәм җирне булдырган. Ул кешеләрне дә барлыкка китергән. Ул беренче ир-ат белән хатын-кызны яраткан. Моның турында Бөек Остаз Гайсә әйткән (Маттай 19:4—6).

Гайсә моны каян белгән? Аллаһы аларны булдырганда, Гайсә моны күреп торганмы? ~ Әйе, ул күреп торган. Аллаһы беренче кешеләрне барлыкка китергәндә, Гайсә Аллаһы белән бергә булган. Иң беренче итеп Аллаһы Гайсәне булдырган. Гайсә фәрештә булып, Әтисе белән бергә күктә яшәгән.

Изге Язмаларда Аллаһының: «Кешене... яратачакбыз»,— дигән сүзләре язылган (Яратылыш 1:26). Аллаһының бу сүзләрне кемгә әйткәнен син беләсеңме? ~ Ул бу сүзләрне үз Улына әйткән. Аның Улы соңрак җиргә килгән, һәм аны Гайсә дип атаганнар.

Әллә бу гаҗәеп түгелме? Уйлап кына кара: Гайсәне тыңлаганда, без Аллаһы белән бергә булган Угылдан белем алабыз. Аллаһы җирне һәм башка бар нәрсәләрне барлыкка китергәндә, Гайсә Әтисе белән бергә күктә эшләп күп нәрсәләргә өйрәнгән. Чыннан да, Гайсә — Бөек Остаз!

Синеңчә, Аллаһы берүзе булганда, үз Улын әле барлыкка китергәнче, бәхетсез булганмы? ~ Юк. Алайса, ни өчен соң ул фәрештәләрне, кешеләрне һәм хайваннарны барлыкка китергән? ~ Чөнки ул — мәхәббәт Аллаһысы. Ул башкаларның да шатланып яшәүләрен теләгән. Аллаһы безгә тормыш биргән, шуңа күрә без аңа рәхмәтле булырга тиеш.

Аллаһы барлыкка китергән бар нәрсәдә аның мәхәббәте чагыла. Аллаһы кояшны булдырган. Кояш безгә яктылык һәм җылы бирә. Кояш булмаса, суык булыр иде һәм җирдә беркем дә яши алмас иде. Аллаһы кояшны булдырып, бик әйбәт эшләгән, шулай бит? ~

Аллаһы яңгырны да булдырган. Кайвакыт яңгыр сиңа ошамый торгандыр, чөнки яңгыр яуганда син урамга чыгып уйный алмыйсың. Әмма яңгыр ярдәмендә чәчәкләр үсә. Шуңа күрә матур-матур чәчәкләрне күргәндә, без кемгә рәхмәтләребезне әйтергә тиеш? ~ Аллаһыга. Ә тәмле җиләк-җимеш ашаганда без кемгә рәхмәтләребезне әйтергә тиеш? ~ Шулай ук Аллаһыга, чөнки кояш та, яңгыр да аныкы, һәм алар ярдәмендә барысы да үсә.

Берәрсе синнән: «Кешеләр белән хайваннарны да Аллаһы булдырганмы?» — дип сораса, син нәрсә дип әйтер идең? ~ Әйе, кешеләр белән хайваннарны Аллаһы булдырган дип әйтү дөрес булыр. Ә берәрсе Аллаһының кешеләрне булдырганына ышанмаса? Әйтик, ул кешеләр хайваннан барлыкка килгән дип әйтә, ди. Ләкин Изге Язмаларда алай дип әйтелми. Анда барысын Аллаһы барлыкка китергән дип әйтелә (Яратылыш 1:26—31).

Йортны кем дә булса төзегән икән, димәк, чәчәкләрне, агачларны һәм хайваннарны да кем дә булса булдырган

Әмма берәрсе: «Мин Аллаһыга ышанмыйм»,— дисә, син аңа нәрсә диярсең? ~ Берәр йортка күрсәтеп, аңардан: «Бу йортны кем төзегән?» — дип сора. Җавап һәр кешегә билгеле: һәр йортны кем дә булса төзегән. Ул үзеннән-үзе барлыкка килмәгән бит инде! (Еврейләргә 3:4).

Аннан соң үсеп утырган чәчәккә күрсәт тә: «Моны кем булдырган?» — дип сора. Бер кеше дә чәчәкне барлыкка китерә алмый. Һәм йорт үзеннән-үзе барлыкка килмәгән кебек, чәчәк тә үзеннән-үзе барлыкка килә алмый. Аны Аллаһы барлыкка китергән.

Шуннан соң туктап кошларның сайраганнарын тыңлагыз. Шул кешедән: «Кошларны кем барлыкка китергән һәм кем аларны сайрарга өйрәткән?» — дип сора. Аллаһы Тәгалә. Ул күкләрне, җирне һәм андагы бар тере нәрсәләрне барлыкка китергән! Ул — бар нәрсәгә Тормыш Бирүче.

Шулай да берәрсе: «Мин күзгә күренгән нәрсәләргә генә ышанам, ә күзгә күренмәгәненә ышанмыйм»,— дип әйтер. Әйе, кайбер кешеләр, Аллаһыны күрә алмаганга, аңа ышанмый.

Чыннан да, без Аллаһыны күрә алмыйбыз. Изге Язмаларда кешеләр Аллаһыны күрә алмый дип әйтелгән. Аны ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да күрә алмый. Шуңа күрә беркем дә аның сурәтен дә, сынын да ясарга тиеш түгел. Йортыбызда андый нәрсәләр булса, бу Аллаһыга ошамас иде (Чыгыш 20:4, 5; 33:20; Яхъя 1:18).

Ләкин без Аллаһыны күрә алмыйбыз икән, аның барлыгын ничек белә алабыз? Бер мисал карап чыгыйк. Син җилне күрә аласыңмы? ~ Юк. Беркем дә җилне күрә алмый. Ләкин син җилнең нәрсә эшләгәнен күрә аласың. Мәсәлән, җил искәндә син ботакларның селкенгәнен, яфракларның җилфердәгәнен күрәсең. Һәм син җилнең барлыгына ышанасың.

Җилнең барлыгын ничек белеп була?

Син Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләрне дә күрә аласың. Үсеп торган чәчәкне я берәр кошны күргәндә, син Аллаһы барлыкка китергәнне күрәсең. Шулай итеп, син Аллаһының барлыгына ышанасың.

Кем дә булса синнән: «Кояшны һәм җирне кем барлыкка китергән?» — дип сорарга мөмкин. Изге Язмаларда: «Аллаһы күкне һәм җирне яратты»,— диелә (Яратылыш 1:1). Әйе, бар гаҗәеп нәрсәне Аллаһы яраткан! Бу синдә нинди хисләр уята? ~

Яшәве шундый рәхәт, шулай бит? Без кошларның сайравын ишетә алабыз. Без чәчәкләрне һәм Аллаһы булдырган бар нәрсәләрне күрә алабыз. Без шулай ук Аллаһы безгә биргән ризыкны ашый алабыз.

Моның барысы өчен без Аллаһыга рәхмәтле булырга тиеш. Ә иң мөһиме, без аңа тормыш биргәне өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Аңа чыннан да рәхмәтле булсак, без беләсеңме нәрсә эшләячәкбез? ~ Без Аллаһыны тыңлаячакбыз һәм ул Изге Язмалар аша әйткәнне үтәячәкбез. Шулай итеп без бар нәрсәне Булдыручыны яратканыбызны күрсәтәчәкбез.

Аллаһы булдырган бар нәрсә өчен без аңа рәхмәтебезне белдерергә тиеш. Ничек итеп? Китерелгән шигырьләрне укы: Мәдхия 138:14; Яхъя 4:23, 24; 1 Яхъя 5:21 һәм Ачылыш 4:11.