Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 БҮЛЕК

Гайсәнең шәкертләре

Гайсәнең шәкертләре

Бу кем, һәм ул ничек Гайсәнең шәкерте булып китә?

СИНЕҢЧӘ, кем Аллаһының иң яхшы хезмәтчесе булган? ~ Дөрес, Гайсә Мәсих. Ничек уйлыйсың, без дә аның кебек була алабызмы? ~ Изге Язмаларда ул безнең өчен иң яхшы үрнәк булып тора дип әйтелә. Гайсә безне үзенең шәкерте булырга чакыра.

Беләсеңме, Гайсәнең шәкерте булу нәрсә аңлата? ~ Беренчедән, без аңардан өйрәнергә тиеш. Ләкин бу гына җитәрлек түгел. Безгә шулай ук аның әйткән сүзләренә чын күңелдән ышанырга кирәк. Ә аның сүзләренә ышануыбыз эшләребездән күренергә тиеш.

Күпләр без Гайсәгә ышанабыз диләр. Ничек уйлыйсың, аларны чыннан да Гайсәнең шәкертләре дип атап буламы? ~ Күпчелеген юк. Алар, бәлки, чиркәүгә йөриләрдер. Ләкин андый кешеләрнең күбесе Гайсәнең өйрәткәннәрен белер өчен беркайчан да вакыт бүлеп куймый. Әйе, Гайсәнең үрнәге буенча яшәүчеләрне генә аның шәкертләре дип атап була.

Гайсә җирдә яшәгәндә, кайбер кешеләр аның шәкертләре булып киткән. Әйдә, аларның кайберләре белән танышыйк. Гайсәнең беренче шәкертләренең берсе Филип була. Филип үз дусты Натанаилне эзләргә китә. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Натанаил (аны Бартолмай дип тә атаганнар) агач астында утыра. Ул Гайсә янына килгәч, Гайсә: «Менә исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— ди. Натанаил гаҗәпләнеп куя һәм: «Син мине каян беләсең?» — дип сорый.

Гайсә кемне үзенең шәкерте булырга чакыра?

«Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем»,— дип җавап бирә аңа Гайсә. Натанаил шакката: Гайсә аның кайда булганын төгәл белә. Шуңа күрә Натанаил болай ди: «Син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы» (Яхъя 1:49).

Яһүд Искариот, Яһүд (аны Фаддай дип тә атаганнар) һәм Шимун

Кайберәүләр Филип белән Натанаилдән бер көн алдарак Гайсәнең шәкертләре булып китә. Аларның исемнәре Әндри, аның абыйсы Петер, шулай ук Яхъя һәм, күрәсең, аның абыйсы Ягъкуб (Яхъя 1:35—51). Әмма соңрак алар кире үзләренең элеккеге эшләренә, балык тоту эшенә кайта. Бер көнне Гайсә Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, Петер белән Әндринең диңгезгә ятьмә салуларын күрә. Ул аларга: «Миңа иярегез»,— ди.

Ягъкуб (Алфай улы), Томас һәм Маттай

Тагын бераз үткәч, Гайсә Ягъкуб белән Яхъяны күрә. Алар көймәдә әтиләре белән бергә ятьмәләрен төзәтә. Гайсә аларны да үзе белән барырга чакыра. Гайсә сине чакырган булса, син нәрсә эшләр идең? Шунда ук аның артыннан китәр идеңме? ~ Бу кешеләр Гайсәнең кем булуын, аны Аллаһы җибәргән икәнен белә. Шуңа күрә алар балык тоту эшен калдыра да, Гайсәгә иярә (Маттай 4:18—22).

Натанаил, Филип һәм Яхъя

Әйе, бу кешеләр Гайсәнең шәкертләре булып киткән. Әмма бу алар хәзер беркайчан да ялгышмаячак дигәнне аңлатканмы? ~ Юк. Бәлки, исеңдәдер: алар хәтта араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкән. Шулай да алар Гайсәне тыңлаган һәм үзгәрергә теләгән. Үзгәрергә телибез икән, без дә Гайсәнең шәкертләре була алабыз.

Ягъкуб (Яхъяның абыйсы), Әндри һәм Петер

Гайсә төрле кешеләрне үз шәкерте булырга чакырган. Бер тапкыр яшь һәм бай бер идарәче Гайсәгә килеп, мәңгелек тормышны ничек алып була дип сораган. Идарәче аңа балачактан ук Аллаһы әмерләрен үтәве турында әйткәч, Гайсә аңа: «Кил дә, миңа ияр»,— дип әйткән. Шуннан соң нәрсә булганын беләсеңме? ~

Бай кеше, Гайсәнең шәкерте булу байлыктан мөһимрәк булырга тиеш икәнен белгәч, бик күңелсезләнгән. Ул Аллаһыны яратуга караганда күбрәк байлыгын яраткан, шуңа күрә Гайсәнең шәкерте булып китмәгән (Лүк 18:18—25).

Якынча ел ярым вәгазьләп йөргәннән соң, Гайсә үзенең шәкертләре арасыннан 12 рәсүлне сайлаган. Алар махсус эш башкарырга тиеш булган. Син аларның исемнәрен беләсеңме? ~ Әйдә, аларның исемнәрен истә калдырырга тырышыйк. Рәсемгә игътибар итеп, рәсүлләрнең исемнәрен әйтеп карыйк. Ә хәзер аларның исемнәрен яттан әйтеп кара.

Гайсәгә ярдәм иткән бу хатын-кызлар кемнәр алар?

Ахыр чиктә, 12 рәсүлнең берсе начар булып киткән. Аның исеме Яһүд Искариот. Соңыннан бүтән бер шәкерт рәсүл итеп сайланган. Син аның исемен беләсеңме? ~ Аның исеме Маттиас. Соңрак Паул белән Барнаб та рәсүлләр булып киткән, әмма алар 12 рәсүл санына кермәгән (Рәсүлләр 1:23—26; 14:14).

Бу китапның 1 нче бүлегеннән белгәнебезчә, Гайсә кечкенә балаларны бик яраткан. Ни өчен? ~ Чөнки ул аларның да үзенең шәкертләре булып китә алганын белгән. Балаларның әйткән сүзләре хәтта зурларга да тәэсир итә ала, һәм бу зурларны Бөек Остаз турында күбрәк белергә этәрергә мөмкин.

Күп кенә хатын-кызлар да Гайсәнең шәкерте булып киткән. Гайсә төрле шәһәрләрдә вәгазьләгәндә, кайберәүләр, мәсәлән Магдалалы Мәрьям, Яһнә һәм Сусанна, аның белән йөргән. Алар шулай ук, күрәсең, аңа ашарга әзерләгән һәм киемнәрен юган (Лүк 8:1—3).

Синең Гайсә шәкерте буласың киләме? ~ Исеңдә тот: үзеңне аның шәкерте дип атау гына аз. Без җыелыш очрашуларында гына түгел, ә һәркайда аның шәкерте булуыбызны күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, кайда, син ничек уйлыйсың? ~

Әйе, өйдә. Әмма тагын бер урын бар: анысы мәктәп. Гайсәнең чын шәкерте булыр өчен, безгә һәр көн, кайда гына булсак та, Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Моны беркайчан да онытмыйк.

Үзебезне Гайсәнең шәкерте итеп тоту кайда мөһим?

Әйдә, хәзер бергә Изге Язмаларда Гайсәнең шәкертләре турында нәрсә әйтелгәнен укыйк: Маттай 28:19, 20; Лүк 6:13—16; Яхъя 8:31, 32 һәм 1 Петер 2:21.