Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 БҮЛЕК

Ни өчен без кичерергә тиеш?

Ни өчен без кичерергә тиеш?

СИҢА берәр кемнең ниндидер начарлык эшләгәне бармы? ~ Бәлки, ул сине рәнҗеткәндер яки сиңа начар сүз әйткәндер? ~ Син дә аңа начарлык белән кайтарырга тиешме? ~

Кешеләрне кемдер үпкәләтсә, алар еш кына явызлыкка явызлык белән кайтарырга тырыша. Ләкин Гайсә безне рәнҗеткән кешеләрне кичерергә кирәк дип өйрәткән (Маттай 6:12). Әмма берәр кеше безгә берничә тапкыр начарлык эшләсә, без аны ничә тапкыр кичерергә тиеш? ~

Петернең дә моны беләсе килгән. Шуңа күрә бер тапкыр ул Гайсәдән: «Мин... ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сораган. Әмма җиде тапкыр аз бит! Гайсә аңа болай дигән: «Җиде тапкыр түгел, ә җитмеш җиде тапкыр».

Петернең кичерү турында нәрсә беләсе килгән?

Җитмеш җиде тапкыр — бу бик күп! Кеше безгә шулкадәр күп начарлык эшләсә һәм безне рәнҗетсә, барысын истә тотып та булмыйдыр, шулай бит? Гайсәнең нәкъ шуны әйтәсе килгән дә: кешеләрнең безгә күпме начарлык эшләгәнен санап барырга кирәк түгел. Алар гафу үтенсә, без аларны кичерергә тиеш.

Гайсә үзенең шәкертләренә башкаларны гафу итү никадәр мөһим икәнен күрсәтергә теләгән. Шуңа күрә, Петернең соравына җавап биргәннән соң, ул шәкертләргә бер хикәя сөйләгән. Аны тыңлыйсың киләме? ~

Хезмәтче бурычын кайтарыр өчен күбрәк вакыт сорагач, патша нәрсә эшләгән?

Яшәгән, ди, бер яхшы патша. Ул бик игелекле булган. Кирәк булганда, ул хәтта хезмәтчеләренә бурычка акча биргән. Әмма бер көнне ул хезмәтчеләреннән бурычка алган акчаларын кайтаруын сораган. Бер хезмәтченең аңа 60 миллион тәңкә бурычы булган. Бу бик зур акча!

Ләкин бу хезмәтче бөтен акчаны сарыф итеп бетергән һәм бурычын кайтара алмаган. Шуңа күрә патша бу хезмәтчене сатарга кушкан. Ул шулай ук аның хатынын, балаларын һәм бар милкен дә сатарга боерган. Шулчак патшага бурычны кайтарып булыр иде. Син ничек уйлыйсың, бу хезмәтче нәрсә хис иткән? ~

Хезмәтче патша алдына тезләнеп, аңардан үтенә башлаган: «Сабыр ит, һәм мин сиңа барын да кайтарып бирермен». Син патша булсаң, бу хезмәтче белән нәрсә эшләр идең? ~ Бу патша хезмәтчесен кызганган һәм аны кичергән. Патша аның бөтен бурычын — 60 миллион тәңкәне тиененә кадәр кичергән. Бу хезмәтче һичшиксез шатлангандыр!

Хезмәттәше үз бурычын кайтара алмагач, хезмәтче нәрсә эшләгән?

Аннары бу хезмәтче нәрсә эшләгән? Чыгып киткәч, ул үзенә нибары йөз тәңкә генә бурычлы башка хезмәтчене эзләп тапкан. Ул аны муеныннан буа башлаган һәм аңа: «Миңа бурычыңны түләп бетер»,— дигән. Патша аңа шундый зур бурычын кичергән, ә ул кечкенә бурычны кичерергә теләмәгән! Син моны күз алдыңа китерә аласыңмы? ~

Йөз тәңкә бурычы булган хезмәтче бик ярлы булган. Ул акчаны шунда ук кайтара алмаган. Шуңа күрә ул хезмәттәше алдына тезләнеп, аңардан: «Сабыр ит, һәм мин сиңа кайтарып бирермен»,— дип ялвара башлаган. Тегесе хезмәттәшенең үтенеченә колак салып, бераз көтеп торырга тиеш булганмы? ~ Ә син нәрсә эшләр идең? ~

Бу кеше патша кебек игелекле булмаган. Ул үз акчасын шунда ук кайтартырга теләгән. Ә хезмәттәше акчаны кайтара алмаганга, ул аны төрмәгә ташлаган. Бүтән хезмәтчеләр булган хәлне күреп торган, һәм бу аларга ошамаган. Алар төрмәдәге хезмәтчене бик кызганган. Шуңа күрә алар патша янына барып, бөтенесен сөйләп биргән.

Патша мәрхәмәтсез хезмәтче белән нәрсә эшләгән?

Патшага да бу ошамаган. Аның теге явыз хезмәтчесенә ачуы чыккан. Ул аны чакырып алган да, болай дигән: «Явыз хезмәтче... мин синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем... Син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?»

Бу мәрхәмәтсез хезмәтче яхшы патшадан үрнәк алырга тиеш булган. Әмма ул алай эшләмәгән. Шуңа күрә патша аны төрмәгә ташлаган һәм 60 миллион тәңкәне түләп бетергәнче, сак астында тотарга кушкан. Ләкин, билгеле, төрмәдә ул шулкадәр күп акча эшләп таба алмас иде. Шуңа күрә ул бөтен калган гомерен төрмәдә үткәрергә тиеш булган.

Бу хикәяне сөйләп бетергәч, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк» (Маттай 18:21—35).

Әйе, без барыбыз да Аллаһы алдында бик тә бурычлы. Уйлап карасаң, Аллаһы безгә иң кадерле нәрсә — тормыш биргән! Башка кешеләрнең безгә күпме генә бурычы булмасын, безнең Аллаһы алдында бурычыбыз күпкә күбрәк. Кешеләрнең безгә булган бурычын хезмәтче бурычка алган 100 тәңкә белән чагыштырып була. Ә Аллаһы алдындагы бурычыбызны — ясаган хаталарыбызны — явыз хезмәтче патшага тиеш булган 60 миллион тәңкә белән чагыштырып була.

Аллаһы бик мәрхәмәтле. Без күп хаталар ясасак та, ул безне кичерә. Ул бездән бурычыбызны кайтаруны таләп итми, югыйсә ул бездән тормышыбызны мәңгегә тартып алыр иде. Әмма бер сабакны истә тотарга кирәк: без үзебезгә начарлык эшләгән кешеләрне кичерсәк кенә, Аллаһы безне кичерәчәк. Бу бик мөһим сабак, шулай бит? ~

Берәрсе синнән гафу үтенсә, син нәрсә эшләрсең?

Димәк, берәрсе сине рәнҗетсә, ә соңрак гафу үтенсә, син нәрсә эшләрсең? Аны кичерерсеңме? ~ Ә ул берничә тапкыр шулай эшләсә? Син аны барыбер кичерерсеңме? ~

Без башка кешедән гафу үтенсәк, аның безне кичерүен теләмәс идекме? ~ Шуңа күрә без дә башкаларны кичерергә тиеш. Кичерәм дип әйтү генә җитәрлек түгел, кичергәндә, чын күңелдән кичерергә кирәк. Шулай эшләп, без чыннан да Бөек Остазның шәкерте булырга теләгәнебезне күрсәтәбез.

Кичерү никадәр мөһим икәнен аңлар өчен бу шигырьләрне укып чыгыйк: Гыйбрәтле сүзләр 19:11; Маттай 6:14, 15 һәм Лүк 17:3, 4.