Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 БҮЛЕК

Син рәхмәт әйтергә онытмыйсыңмы?

Син рәхмәт әйтергә онытмыйсыңмы?

СИН бүген ашадыңмы? ~ Сиңа кем ашарга әзерләде? ~ Бәлки, әниең я башка берәүдер. Әмма ник моның өчен Аллаһыга рәхмәт әйтергә кирәк? ~ Чөнки Аллаһы үсемлекләрне, агачларны барлыкка китергән, ә аларның җимешләре безнең өчен ризык булып тора. Шулай да без ашарга пешергән яки табын әзерләгән кешегә дә рәхмәт әйтергә тиеш.

Башкалар безгә игелек эшләгәч, без кайвакыт рәхмәт әйтергә онытабыз. Бөек Остаз җирдә яшәгәндә, махау авырулы берничә кеше аңа рәхмәт әйтергә оныткан.

Син беләсеңме, махау авыруы нәрсә ул? ~ Махау авыруы — кеше тәненең төрле өлешләрен бозып ямьсезли торган чир. Гайсә көннәрендә махау авырулы кешеләр башкалардан аерым яшәргә тиеш булган. Махаулы кеше башка берәүнең үзе янына килүен күрсә: «Нәҗес! Нәҗес!» — дип кычкырырга тиеш булган. Шулай итеп сәламәт кеше, үзенә махау йоктырмас өчен, аңа якынлашмаган.

Гайсә махаулы кешеләргә бик игелекле булган. Бер тапкыр Иерусалимга барышлый Гайсә кечкенә генә бер авыл аша үткән. Аңа якынлашкач, Гайсә каршына ун махау авырулы кеше чыккан. Алар аңарда Аллаһыдан бирелгән көч бар икәнен ишеткән. Һәм аның кешеләрне төрле чирләрдән савыктыра алганын белгән.

Махау авырулы кешеләр Гайсәгә якын килмәгәннәр. Алар бераз читтәрәк басып торганнар. Алар Гайсәнең үзләрен савыктыра алганына ышанган. Шуңа күрә Бөек Остазны күрү белән алар: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкырган.

Син авыруларны кызганасыңмы? ~ Гайсә кызганган. Ул махаулы булу никадәр авыр икәнен белгән. Шуңа күрә ул аларга болай дигән: «Барыгыз, руханиларга күренегез» (Лүк 17:11—14).

Гайсә бу махаулы кешеләргә нәрсә ди?

Ни өчен Гайсә аларга моны эшләргә кушкан? Йәһвәнең Канунында Аллаһының рухание махаулы кешенең тәнен тикшерергә тиеш булган дип әйтелгән. Рухани аның савыкканмы, юкмы икәнен билгели алган. Сәламәтләнгәч, ул сәламәт кешеләр арасында яши алган (Левиләр 13:16, 17).

Ләкин бу махаулы кешеләр һаман да авыру булган. Алар Гайсә әйткәнчә, руханига күренергә киткәнме? ~ Әйе, алар шунда ук киткән. Бу кешеләр, күрәсең, Гайсәнең үзләрен савыктыра алуына нык ышанган. Аннары нәрсә булган?

Рухани янына барганда бу кешеләрнең махавы беткән. Аларның тәне савыккан. Алар сау-сәламәт булып киткән! Бу кешеләр Гайсәнең көченә ышанганнары өчен бүләкләнгән! Алар һичшиксез шатлангандыр! Ләкин алар рәхмәт белдерер өчен нәрсә эшләргә тиеш булган? Ә син нәрсә эшләр идең? ~

Бу махаулы кеше нәрсә эшләргә онытмаган?

Савыккан кешеләрнең берсе Гайсә янына кире килгән. Ул Йәһвә турында яхшыны сөйләп, аны данлаган. Ул бик дөрес эшләгән, чөнки савыгу көче Аллаһыдан булган. Бу кеше Бөек Остаз алдына тезләнеп, аңа үз рәхмәтен белдергән. Ул Гайсәгә игелеге өчен бик рәхмәтле булган.

Ә калган тугызы турында ни әйтеп була? Гайсә болай дигән: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? Аллаһыны данлар өчен бу чит милләт кешесеннән башка беркем дә кире килмәдемени?»

Әйе, тугызы кире килмәгән. Ун кешенең берсе генә Аллаһыга дан китергән, яки аны мактаган һәм Гайсәгә рәхмәт әйткән. Бу кеше самарияле — чит ил кешесе булган. Калган тугызы Аллаһыга да, Гайсәгә дә рәхмәт белдермәгән (Лүк 17:15—19).

Син бу кешеләрнең кайсысына охшарга теләр идең? Без бу самарияле кебек булырга теләр идек, шулай бит? ~ Шуңа күрә берәрсе безгә игелек эшләсә, без нәрсәне онытмаска тиеш? ~ Әйе, без рәхмәт әйтергә онытмаска тиеш. Кешеләр еш кына рәхмәт әйтергә оныта. Ләкин рәхмәт әйтү дөрес. Без рәхмәт белдергәндә, Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы, Гайсә, бик шатлана.

Гайсә янына кире кайткан кешедән нәрсәгә өйрәнеп була?

Исеңә төшер: сиңа күпләрнең игелек эшләгәне бардыр. Мәсәлән, синең авырганың бармы? ~ Синең, бәлки, беркайчан да теге ун махаулы кеше кебек авырганың юктыр. Ләкин сиңа салкын тигәне булгандыр яки синең эчең авырткандыр. Ул чакта берәрсе синең турында кайгырткан идеме? ~ Бәлки, ул сиңа дару биргәндер яки башка берәр нәрсә эшләгәндер. Ул сиңа сәламәтләнергә ярдәм иткәнгә, син шатлангансыңдыр, шулай бит? ~

Теге самарияле Гайсәгә үзен савыктырганы өчен рәхмәт әйткән, һәм Гайсә моңа бик шатланган. Син ничек уйлыйсың, әти-әниең сиңа берәр нәрсә эшләгәч, син аларга рәхмәт әйтсәң, алар сөенерме? ~ Әйе, бу аларга бик ошар.

Ни өчен рәхмәт әйтү мөһим?

Кайбер кешеләр сиңа һәр көн яки һәр атна игелек эшли. Бәлки, бу аларның эшләредер. Берәр нинди эшне башкару аларга шатлык китерәдер. Ләкин син аларга рәхмәт әйтергә онытырга мөмкин. Мәсәлән, синең укытучың сиңа белем бирер өчен күп тырышлыклар куядыр. Бу аның эше. Әмма син аңа моның өчен рәхмәт әйтсәң, ул бик сөенер.

Кайчак кешеләр безнең өчен төрле вак эшләр башкара. Мәсәлән, берәрсе сиңа чыкканда яки кергәндә ишекне тотып торырга яки ашаганда ипи бирергә мөмкин. Хәтта андый эшләр өчен дә рәхмәт әйтү бик мөһим.

Без кешеләргә рәхмәт әйтергә онытмыйбыз икән, күктәге Әтиебезгә бигрәк тә рәхмәт әйтергә онытмаска тиеш. Йәһвәгә бик күп нәрсә өчен рәхмәт әйтеп була! Ул безгә тормыш һәм тормышка ямь өстәгән күп нәрсәләр биргән. Аллаһыны данлар өчен чыннан да күп сәбәпләр бар. Шуңа күрә, әйдә, һәр көн аның турында башкаларга яхшыны сөйлик.

Рәхмәт әйтү мөһим икәне турында бу шигырьләрдән укыйк: Ишагыйя 12:1; Эфеслеләргә 5:20; Көләсәйлеләргә 3:17 һәм 1 Тисалуникәлеләргә 5:18.