Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 БҮЛЕК

Сугышу дөресме?

Сугышу дөресме?

СИН үзләрен көчле итеп күрсәтергә һәм сугышырга яраткан малайларны яки кызларны беләсеңме? ~ Сиңа алар белән аралашу ошыймы? Яки синең игелекле һәм тыныч кешеләр белән дус буласың киләме? ~ Бөек Остаз болай дигән: «Тынычлык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы угыллары дип аталачак» (Маттай 5:9).

Ләкин кайчак башкаларның тәртибе безнең ачуыбызны чыгара, шулай бит? ~ Шунлыктан безнең алардан үч аласыбыз киләдер. Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимга барганда, аларның да шундый ук теләге туган. Минем сиңа моның турында сөйлисем килә.

Күпмедер ара үткәч, Гайсә үз шәкертләрен, кунар урын табар өчен, самариялеләрнең бер авылына җибәргән. Әмма андагы халык аларны кабул итәргә теләмәгән, чөнки алар башка дин тоткан. Алар Иерусалим шәһәренә Аллаһыга табынырга барган кешеләрне яратмаган.

Ягъкуб белән Яхъя самариялеләрдән ничек үч алырга теләгән?

Син андый хәлгә эләксәң, нәрсә эшләр идең? Синең ачуың чыгар идеме? Син алардан үч алырга теләр идеңме? ~ Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъяның үч аласы килгән. Алар Гайсәгә: «Теләсәң, без күктән ут төшсен һәм аларны юк итсен, дип кушарбыз»,— дигәннәр. Шуңа күрә Гайсә аларны «күк күкрәү угыллары» дип атаган да! Әмма Гайсә кешеләрдән үч алу дөрес түгел дигән (Лүк 9:51—56; Марк 3:17).

Чыннан да, кайчак кешеләр безгә карата усал була. Башка балалар сине үзләре белән уйнарга чакырмаска да мөмкин. Алар хәтта: «Без синең белән уйнамыйбыз!» — дип әйтер. Андый сүзләрне ишеткәндә, без күңелсезләнергә мөмкин, шулай бит? ~ Безнең хәтта алардан үч алу теләге туарга мөмкин. Әмма без алай эшләргә тиешме? ~

Әйдә, Изге Язмаларны алыйк та, Гыйбрәтле сүзләр китабын ачып, 24 нче бүлекнең 29 нчы шигырен укыйк. Анда болай дип язылган: «„Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшлим...“,— димә».

Син ничек уйлыйсың, бу сүзләр нәрсә аңлата? ~ Бу шигырьдә без үч кайтармаска тиеш дип әйтелә. Кеше безгә начарлык эшләгән булса, без аңа начарлык белән кайтарырга тиеш түгел. Әмма берәрсе сине үзе белән талашырга котыртса, нәрсә эшләргә? Ул сиңа яман сүзләр әйтеп яки синнән көлеп, синең ачуыңны чыгарырга мөмкин. Ул сине «куркак» дип атаса, син нәрсә эшләрсең? Шунда ук сугышырга тотынырсыңмы? ~

Әйдә, кабат Изге Язмаларны ачыйк. Һәм Маттай китабын, 5 нче бүлекне, 39 нчы шигырьне укыйк. Анда Гайсә болай дигән: «Явыз кешегә каршылык күрсәтмә. Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор». Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Бу сүзләр бер яңагыңа йодрык белән китереп суксалар, син икенчесен дә куярга тиеш дигәнне аңлатамы? ~

Юк, Гайсә бөтенләй башка нәрсә турында әйткән. Яңакка сугу — яңакка йодрык белән китереп сугу түгел. Яңакка сугу күбрәк этү яки төртү кебек. Берәрсе сугышырга котыртыр өчен яңакка сугарга мөмкин. Аның, бәлки, безнең ачуыбызны чыгарасы киләдер. Ә ачуыбыз чыкса, һәм без дә аны төртеп җибәрсәк, нәрсә булыр? ~ Сугыша башлавыбыз бар.

Ләкин Гайсә үз шәкертләренең сугышуларын теләмәгән. Шуңа күрә ул берәрсе безнең яңакка сукса, без җавап итеп аның яңагына сугарга тиеш түгел дигән. Чөнки суксак, без сугышырга котырткан кешедән бернәрсә белән дә аерылып тормаганыбызны күрсәтер идек.

Әмма берәрсе сиңа бәйләнә башласа, нәрсә эшләргә? ~ Иң яхшысы — китеп бару. Ул кеше, бәлки, сине берничә тапкыр этәргә яки төртергә тырышыр. Ләкин аннан соң ул тынычланыр. Китеп барсаң, бу синең куркак икәнеңне күрсәтмәс. Киресенчә, бу синең кыю икәнеңне һәм дөрес булганны эшләргә теләгәнеңне күрсәтер.

Берәрсе безгә бәйләнә башласа, нәрсә эшләргә?

Әгәр син сугыша башласаң һәм җиңеп чыксаң, нәрсә булырга мөмкин? ~ Син кыйнаган кеше үз дусларын ияртеп алып килергә мөмкин. Алар үзләре белән таяклар яки пычаклар алып, сине кыйнап ташларга һәм хәтта җәрәхәтләргә мөмкин. Хәзер син ни өчен Гайсә сугышмаска кушкан икәнен аңлыйсыңмы? ~

Әмма башка кешеләрнең сугышканын күрсәк, нәрсә эшләргә? Без берәрсенең ягына басарга тиешме? ~ Изге Язмаларда андый очракта нәрсә эшләргә кирәк икәне аңлатыла. Гыйбрәтле сүзләр 26 нчы бүлекне, 17 нче шигырьне укыйк. Анда: «Башкалар низагына тыгылу — урам этенең колагыннан эләктереп алу белән бер»,— дип әйтелә.

Ни өчен «башкалар низагына» кысылу — этнең колагыннан тарту белән бер? Бу яхшыга китермәс, алай эшләмә!

Этнең колагыннан тартсаң, нәрсә булыр? Этнең колагы авыртыр, һәм ул сине тешләргә маташыр, шулай бит? Эт кулдан ычкынырга тырышыр. Шуңа күрә сиңа аның колакларыннан катырак тотарга кирәк булыр, ә бу этне тагы да көчлерәк ярсытыр. Әгәр аны ычкындырсаң, ул сиңа ташланып, сине бик каты тешләр. Әмма аның колакларын мәңге тотып тора алырсыңмы? ~

Башкалар сугышканда аларга кысылсак, безнең белән нәкъ шундый ук хәл булырга мөмкин. Без кемнең беренче булып сугыша башлаганын яки ни өчен аларның сугышканын белмәскә дә мөмкин. Әйтик, син берәрсен кыйнаганнарын күрәсең, ди. Ә, бәлки, ул берәрсенең әйберен урлагандыр. Аңа ярдәм итсәң, бу каракка ярдәм итү булыр иде. Ә бу дөресме?

Димәк, башкаларның сугышканын күрсәң, син нәрсә эшләрсең? ~ Андый хәл мәктәптә булса, укытучыга барып әйтергә була. Ә башка җирдә булса, әти-әниеңне я полиция хезмәткәрен чакырып була. Әйе, башкалар сугышырга теләсә дә, без үзебезне тыныч тотарга тиеш.

Башкаларның сугышканын күрсәң, син нәрсә эшләрсең?

Гайсәнең чын шәкертләре сугышмас өчен мөмкин булганны эшли. Шулай итеп без дөрес булганны эшләргә теләгәнебезне күрсәтәбез. Изге Язмаларда Гайсәнең шәкерте «тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотарга» тиеш дип әйтелә (2 Тимутигә 2:24).

Ә хәзер, әйдә, берничә яхшы киңәшкә игътибар итик. Алар безгә сугышудан качарга булышыр: Римлыларга 12:17—21 һәм 1 Петер 3:10, 11.