Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 БҮЛЕК

Ни өчен кешеләр авырый?

Ни өчен кешеләр авырый?

СИН авырган берәр кешене беләсеңме? ~ Бәлки, син үзең дә кайчан да булса авыргансыңдыр. Сиңа салкын тигәне я синең эчең авыртканы бардыр. Кайберәүләр бик каты авырый. Алар хәтта, башкалар ярдәм итмәсә, урыннарыннан да тора алмый. Андый хәл еш кына кеше инде бик карт булганда була.

Һәр кеше вакыт-вакыт авырый. Ни өчен кешеләр авырый, картая һәм үлә? Син моны беләсеңме? ~ Бер көнне Гайсә янына йөри алмаган бер кешене алып килгәннәр. Һәм Гайсә ни өчен кешеләр авырый һәм үлә икәнен аңлаткан. Минем сиңа моның турында сөйлисем килә.

Гайсә Гәлиләя диңгезе янындагы бер шәһәргә килә. Ул бер йортта туктала. Бик күп кеше аны күрергә дип килә. Кеше шулкадәр күп, хәтта өй эченә үтеп тә булмый. Хәтта ишек янында да урын юк. Шулай да кешеләр һаман килә дә килә. Дүрт кеше паралич суккан кешене алып килә. Ул йөри алмый һәм ятакта ята.

Ни өчен алар авырган кешене Гайсә янына алып килә? Син беләсеңме? ~ Алар Гайсәнең аңа ярдәм итә алганына, аны савыктыра алганына ышана. Ләкин өй эченә кереп булмый. Алар паралич суккан кешене Гайсә янына ничек алып керергә булган, син беләсеңме? ~

Аларның моны ничек эшләгәнен рәсемнән күреп була. Башта алар бу кешене түбәгә күтәреп менгезгән. Өй түбәсе яссы. Аннары алар түбәне өлешчә сүтеп, зур тишек ясаган. Һәм ахыр чиктә алар шул тишектән авыру кешене ятагы белән бергә аска төшергән. Нинди иман булган аларда!

Бар кеше моны күреп гаҗәпләнгән. Ятакта яткан паралич суккан кешене нәкъ бүлмә уртасына, Гайсә торган урынга төшерәләр. Бу ир-атларга Гайсәнең ачуы килгәнме? ~ Һич тә юк! Ул аларның нык иманнарын күреп шатланган. Гайсә паралич суккан кешегә: «Синең гөнаһларың кичерелде»,— дип әйткән.

Кайбер кешеләргә Гайсәнең сүзләре ошамаган, чөнки алар аның болай дип әйтергә хакы юк дип санаган. Алар Гайсә кешеләрнең гөнаһларын кичерә алмый дип уйлаган. Шуңа күрә Гайсә, моны эшли алганын күрсәтер өчен, паралич суккан кешегә: «Тор, ятагыңны ал да, өеңә кайт»,— дип әйтә.

Гайсә паралич суккан кешегә нәрсә эшләргә кушкан?

Гайсә бу сүзләрне әйткәч, теге кеше савыга. Ул инде сау-сәламәт! Ул хәзер торып йөри ала. Бу могҗизаны күргән кешеләр хәйран кала. Аларның андый хәлне беркайчан да күргәне булмаган! Алар Йәһвәне данлый башлый, чөнки ул алар янына кешеләрне авыруларыннан савыктыра алган Бөек Остазны җибәргән (Марк 2:1—12).

Бу могҗизадан без нәрсәгә өйрәнәбез?

Бу могҗизадан без нәрсәгә өйрәнәбез? ~ Гайсәнең гөнаһларны кичерергә һәм авырган кешеләрне савыктырырга көче бар. Ләкин без тагын бер мөһим нәрсә белдек: кешеләр гөнаһ аркасында авырый.

Әйе, вакыт-вакыт без барыбыз да авырыйбыз. Бу безнең барыбыз да гөнаһлы икәнен аңлатамы? ~ Әйе. Изге Язмаларда без барыбыз да гөнаһлы булып туабыз дип әйтелә. Моның нәрсә аңлатканын син беләсеңме? ~ Без барыбыз да туганда ук камил түгел. Кайчак без, теләмәсәк тә, начар нәрсәләр эшлибез. Ләкин бар кешеләр ничек гөнаһлы булып киткән, син моны беләсеңме? ~

Беренче кеше Адәм Аллаһыны тыңламаганга, без гөнаһлы булып туганбыз. Ул Аллаһының әмерен бозып, гөнаһ эшләгән. Шуңа күрә без барыбыз да Адәмнән гөнаһ мирас итеп алганбыз. Моның ничек булганын син беләсеңме? Әйдә, мин сиңа моны аңлатып карыйм.

Синең, бәлки, ипине икмәк салу савытына салып пешергәннәрен күргәнең бардыр. Әгәр икмәк салу савытының яньчелгән җире булса, ипи белән нәрсә булыр? ~ Андый савытка салып пешерелгән ипи дә яньчелгән булып пешәчәк, шулай бит? ~

Кешеләр ничек гөнаһлы булып киткән?

Адәмне шундый икмәк салу савыты белән, ә безне ипи белән чагыштырып була. Ул Аллаһы әмерен бозгач, камилсез булып киткән. Шул вакытта аның «яньчелгән җире» барлыкка килгән дип әйтеп була. Шуңа күрә аның балалары туганда ук нинди булган? ~ Аның бар балалары «яньчелгән», камилсез, булып туган.

Күп кенә балалар күзгә күренгән кимчелекләр белән, мәсәлән, кулсыз яки аяксыз тумый. Шулай да камилсезлек аларга зыян китерә, һәм алар авырый һәм ахыр чиктә үлә.

Син игътибар иткәнсеңдер, кайбер кешеләр башкаларга караганда ешрак авырый. Ни өчен? Алар гөнаһлырак булып туганмы? ~ Юк. Һәркем бер дәрәҗәдә гөнаһлы булып туа. Без барыбыз да камилсез булып туабыз. Шуңа күрә һәркем иртәме-соңмы берәр нинди авыру белән чирләячәк. Хәтта Аллаһының бар әмерләрен үтәргә тырышкан һәм бернинди дә начарлык эшләмәгән кешеләр дә авырып китәргә мөмкин.

Гөнаһ юк ителгәч, сәламәтлегебез нинди булачак?

Ни өчен соң алайса кайбер кешеләр башкаларга караганда ешрак авырый? ~ Моңа төрле сәбәпләр бар. Мәсәлән, аларның, бәлки, ашарга ризыгы җитәрлек түгелдер. Яисә алар файдалы ризык ашамыйдыр. Ә, бәлки, алар җыен тәм-том гына, мәсәлән пирожный, конфетлар гына ашыйдыр. Башкалар, бәлки, соң йокларга ята һәм шуңа күрә йокылары туймый. Яки алар, урамда суык булганда, җылы киенмичә йөри. Ә кайбер кешеләрнең организмы бик көчсез. Шуңа күрә алар, үз сәламәтлекләре турында бик кайгыртсалар да, барыбер чирли.

Ә авырулар булмаячак вакыт булырмы икән ул? Без кайчан да булса гөнаһтан котылырбызмы? ~ Хәтерлисеңме, Гайсә паралич суккан кеше өчен нәрсә эшләгән? ~ Гайсә аның гөнаһларын кичергән һәм аны савыктырган. Шулай итеп Гайсә киләчәктә дөрес булганны эшләргә тырышкан бар кешеләр өчен нәрсә эшләячәген күрсәткән.

Әгәр без гөнаһ эшләмәскә тырышабыз икән һәм явызлыкны нәфрәт итәбез икән, Гайсә безне савыктырачак. Киләчәктә ул безнең камилсезлекне юк итәчәк. Ул моны Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә иткәндә эшләячәк. Бездәге гөнаһ бер мизгелдә юк ителмәячәк. Моның өчен бик күп вакыт кирәк булачак. Аннары, безнең гөнаһыбыз ахыр чиктә юк ителгәч, без инде бүтән беркайчан да авырмаячакбыз. Безнең сәламәтлегебез камил булачак. Нинди шатлыклы булачак ул вакыт!

Гөнаһның кешеләргә тәэсире турында күбрәк белер өчен, бу шигырьләрне укыгыз: Әюб 14:4; Мәдхия 50:7; Римлыларга 3:23; 5:12 һәм 6:23.