Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 БҮЛЕК

Начарлык эшләүчеләр үзгәрә аламы?

Начарлык эшләүчеләр үзгәрә аламы?

ҖИРДӘГЕ бөтен кеше яхшылык кына эшләсә, бик әйбәт булыр иде, шулай бит? ~ Ләкин тормышта еш кына алай түгел. Кайчак без хәтта яхшыны эшләргә теләсәк тә, киресен эшлибез шул. Беләсеңме, ни өчен? ~ Чөнки безнең һәрберебез гөнаһлы булып туган. Әмма кайбер кешеләр бик күп явызлык эшли. Алар башкаларны нәфрәт итә һәм аларга белә торып зыян китерә. Син ничек уйлыйсың, алар яхшы якка үзгәрә аламы? ~

Рәсемгә кара. Читтәрәк басып торган яшь ир кешене күрәсеңме? Ул Стифәнгә ташлар аткан кешеләрнең киемнәрен саклап тора. Аның еврей исеме — Шаул, ә Рим исеме — Паул. Ул Бөек Остазның шәкерте Стифәнне үтерүләрен хуплый. Ни өчен Шаул андый явызлык эшли? Әйдә моны белик.

Шаул фарисей булган. Фарисейлар — яһүдләрнең бер дини төркеме. Фарисейлар Аллаһы Канунын белсә дә, алар үзләренең дини җитәкчеләренең өйрәтүләренә күбрәк ышана. Шуңа күрә Шаул шундый начар эшләр башкара да.

Стифәнне Иерусалимда кулга алганда, анда Шаул да була. Стифәнне судка алып киләләр. Андагы судьялар арасында фарисейлар да бар. Стифән турында начар сөйләсәләр дә, ул тыныч. Ул үзен кыю тота һәм судьяларга Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә турында искиткеч шаһитлек бирә.

Ләкин судьяларга Стифәннең сүзләре бер дә ошамый. Алар Гайсә турында инде күпне белә. Күптән түгел генә алар Гайсәне үлемгә тапшырган иде! Ләкин аннары Йәһвә Гайсәне үледән терелтеп, аны кабат күккә алган. Хәзер үзгәрәсе урынына, судьялар Гайсәнең шәкертләренә каршылык күрсәтә.

Судьялар Стифәнгә ташланып, аны шәһәрдән алып чыгып китә. Алар аны аяктан егып, аңа таш ата башлый. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Шаул моңа карап тора. Ул Стифәнне үтерү дөрес дип уйлый.

Ни өчен Шаул Стифәнне үтерү дөрес дип уйлаган?

Беләсеңме, ни өчен Шаул алай дип уйлый? ~ Ул гомер буе фарисей булган һәм фарисейларның өйрәтүе дөрес дип ышанган. Алар аның өчен үрнәк булган, һәм ул аларга охшарга тырышкан (Рәсүлләр 7:54—60).

Стифән үтерелгәч, Шаул нәрсә эшли? ~ Ул Гайсәнең башка шәкертләрен дә кулга алырга тели! Ул аларның өйләренә бәреп кереп, ир-атларны һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыга. Аннары ул аларны төрмәгә яба. Күп кенә шәкертләргә Иерусалимнан китәргә туры килә. Ләкин алар Гайсә турында вәгазьләүдән туктамый (Рәсүлләр 8:1—4).

Шунлыктан Шаул Гайсәнең шәкертләрен тагы да көчлерәк нәфрәт итә башлый. Ул иң баш рухани Каяфәс янына бара һәм Дәмәшекъ шәһәрендәге мәсихчеләрне кулга алыр өчен, аның ризалыгын ала. Шаул аларны Иерусалимга алып килеп, аларга җәза бирелүен тели. Ләкин Дәмәшекъкә барышлый гаҗәеп бер хәл була.

Шаул белән кем сөйләшә, һәм ул Шаулны нәрсә эшләргә җибәрә?

Кинәт күктән төшкән яктылык Шаулны чолгап ала һәм: «Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетелә. Бу — Гайсәнең тавышы! Яктылык шулкадәр көчле, Шаул хәтта күрми башлый! Һәм аның белән бергә булган кешеләргә аны Дәмәшекъкә җитәкләп алып барырга туры килә.

Өч көн үткәч, Гайсә Дәмәшекътәге бер шәкертенә күренештә күренә. Аның исеме Һанани. Гайсә аңа Шаул янына барып, аның күзләрен ачарга һәм аның белән сөйләшергә куша. Һанани Шаулга Гайсә турында сөйли, һәм ул аның турындагы хакыйкатьне кабул итә. Шаул кабат күрә башлый. Аның тормышы бөтенләй үзгәрә, һәм ул Аллаһының тугры хезмәтчесе булып китә (Рәсүлләр 9:1—22).

Син хәзер аңлыйсыңмы, ни өчен Шаул начар эшләр эшләгән? ~ Чөнки ул дөреслеккә өйрәтелмәгән булган. Ул Аллаһыга тугры булмаган кешеләргә ияргән. Шул кешеләр Аллаһы Сүзенә караганда кеше өйрәтүләренә күбрәк ышанган. Ләкин ни өчен Шаул үз тормышын үзгәртеп, дөрес булганны эшли башлый, ә башка фарисейлар Аллаһыга каршылык күрсәтүен дәвам итә? ~ Чөнки Шаул хакыйкатьне чын-чынлап ярата. Шуңа күрә ул, дөреслекне белгәч, дөрес булганны эшләргә әзер.

Беләсеңме, Шаул соңрак кем булып киткән? ~ Әйе, рәсүл Паул, Гайсәнең рәсүле булып киткән. Һәм исеңдәдер, Изге Язмалар китапларының иң күбен Паул язган.

Күп кенә кешеләр, Шаул кебек, үзгәрә ала. Ләкин бу җиңел түгел, чөнки бер шәхес кешеләрне начарлык эшләргә һәрвакыт котыртып тора. Беләсеңме, кем ул? ~ Гайсә Шаулга аның турында әйткән. Шаул Дәмәшекъкә барганда Гайсә күктән аңа болай дигән: «Мин сине... [кешеләр] янына аларның күзләрен ачар өчен, аларны караңгылыктан яктылыкка, Шайтан хакимлегеннән Аллаһыга таба борыр өчен җибәрәм» (Рәсүлләр 26:17, 18).

Әйе, һәркемне начарлыкка котыртып торган шәхес — Шайтан Иблис ул. Кайчак сиңа дөрес булганны эшләү авырмы? ~ Безнең барыбызга да авыр. Бу — Шайтанның эше. Ләкин дөрес булганны эшләү башка сәбәп аркасында да авыр. Беләсеңме, нәрсә аркасында? ~ Гөнаһлы булып тууыбыз аркасында.

Гөнаһ аркасында безгә еш кына начар булганны эшләү җиңелрәк. Алайса, безгә нәрсә эшләргә соң? ~ Әйе, дөрес булганны эшләр өчен, без бик нык тырышырга тиеш. Шулай эшләсәк, безне яраткан Гайсә безгә һичшиксез ярдәм итәчәк.

Гайсә, җирдә яшәгәндә, үз тормышларын үзгәрткән кешеләрне яратканын күрсәткән. Алар, элек начарлык эшләгән булсалар да, үзгәргәннәр. Гайсә аларга үзгәрү никадәр авыр икәнен аңлаган. Мәсәлән, кайбер хатын-кызлар күп ир-атлар белән якынлык кылган. Бу, әлбәттә, бик начар булган. Изге Язмаларда андый хатыннар фахишәләр дип атала.

Ни өчен Гайсә бу фахишә хатынны кичергән?

Бермәл шундый бер хатын-кыз Гайсә турында ишетеп алган. Ул вакытта Гайсә бер фарисей өендә кунакта булган. Һәм шул хатын анда килгән. Ул Гайсәнең аякларын май белән майлаган, күз яшьләре белән аның аякларын чылатып, аларны үзенең чәчләре белән сөрткән. Ул кылган гөнаһлары өчен бик үкенгән. Шуңа күрә Гайсә аны кичергән. Ләкин фарисей аны кичереп булмый дип санаган (Лүк 7:36—50).

Беләсеңме, икенче бер очракта Гайсә кайбер фарисейларга нәрсә дигән? ~ Ул аларга: «Фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак баралар»,— дигән (Маттай 21:31). Ни өчен Гайсә алай дигән? Чөнки фахишәләр Гайсәгә ышанган һәм үз тормышларын үзгәрткән. Ләкин фарисейлар үзгәрмәгән һәм Гайсәнең шәкертләренә начарлык эшләүләрен дәвам иткән.

Шулай итеп, Изге Язмаларга каршы килгәнне эшләгәнебезне аңласак, без шунда ук үзгәрергә әзер булырга тиеш. Һәм Йәһвәнең таләпләрен белгәч, безнең аларны үтәп яшәргә көчле теләгебез булырга тиеш. Йәһвә моңа бик сөенәчәк һәм безгә мәңгелек тормыш бүләген бирәчәк.

Безгә начар булганны эшләүдән качарга бу шигырьләрне куллану булышачак. Әйдә, аларны бергә укып чыгыйк: Мәдхия 118:9—11; Гыйбрәтле сүзләр 3:5—7 һәм 12:15.