Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 БҮЛЕК

Синең Аллаһың кем?

Синең Аллаһың кем?

СИНЕҢ Аллаһың кем? Ни өчен бу сорау шулкадәр мөһим? ~ Чөнки кешеләр төрле аллаларга, ягъни илаһларга табына (1 Көринтлеләргә 8:5). Бер тапкыр рәсүл Паул Йәһвәнең көче ярдәмендә беркайчан да йөрмәгән бер кешене савыктырган. Паулның бу эшен күреп, халык: «Илаһлар кеше кыяфәтенә кереп, безнең яныбызга төштеләр!» — дип кычкыра башлаган. Кешеләр Паулга һәм аның дусты Барнабка табынырга теләгән. Алар Паулны — Гермес, ә Барнабны Зевс дип атаган. Бу — ялган илаһларның исемнәре.

Ләкин Паул белән Барнаб кешеләрнең үзләренә табынуын бер дә теләмәгән. Алар халык арасына ташланып, болай дигән: «Сез нәрсә эшлисез инде? Без дә сезнең кебек кешеләр генә ич. Сез бу файдасыз әйберләрне калдырып... тере Аллаһыга таба борылсын өчен, без сезгә яхшы хәбәрне игълан итәбез» (Рәсүлләр 14:8—15). Бар нәрсәне барлыкка китергән «тере Аллаһы» кем ул? ~ Әйе, ул Йәһвә, «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә». Гайсә аны «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаган. Шуңа күрә без кемгә генә табынырга тиеш? ~ Йәһвәгә генә! (Мәдхия 82:19; Яхъя 17:3; Ачылыш 4:11).

Ни өчен Паул һәм Барнаб үзләренә табынырга рөхсәт итмәгән?

Күпчелек кеше «бердәнбер хак Аллаһыга» табынмый. Алар еш кына агачтан, таштан яки металлдан берәр әйбер ясап, аңа табыналар (Чыгыш 32:3—7; Левиләр 26:1; Ишагыйя 44:14—17). Хәтта күренекле булып киткән ир-атлар һәм хатын-кызлар да илаһка, йолдызга яки кумирга әйләнә. Ләкин аларга Аллаһыга табынган кебек табыну дөресме? ~

Шаул рәсүл Паул булып киткәч, ул: «Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 4:4). Бу илаһ кем ул? ~ Әйе, Шайтан Иблис! Шайтан аркасында кешеләр башка кешеләргә һәм төрле әйберләргә табына. Ул бу яктан бик уңышлы!

Бер тапкыр Шайтан Гайсәне үзенә табынырга этәрергә тырышканда, Гайсә аңа нәрсә дигән? ~ Ул: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит»,— дигән (Маттай 4:10). Шулай итеп Гайсә ачыктан-ачык Йәһвәгә генә табынырга кирәк икәнен күрсәткән. Үткәндә яшәгән өч яшь кеше моны яхшы аңлаган. Аларның исемнәре — Седрах, Мисах һәм Авденаго. Әйдә алар турында укыйк.

Бу яшь яһүдләр Аллаһының Исраил халкыннан булган. Аларны әсир итеп Бабылга алып киткәннәр. Анда Набуходоносор исемле патша алтыннан зур пот ясаган. Бер көнне патша, музыка уйный башлагач, һәрбер кеше бу потка табынырга тиеш дигән. «Ә кем тезләнеп табынмаса, шундук утлы мичкә ыргытылачак»,— дип кисәткән ул. Син анда булсаң, нәрсә эшләр идең? ~

Ни өчен бу өч яшь кеше потка табынмый?

Гадәттә Седрах, Мисах һәм Авденаго патша кушкан бар нәрсәне эшләгән. Ләкин хәзер алар потка табынудан баш тарткан. Беләсеңме, ни өчен? ~ Чөнки Аллаһы Канунында болай диелгән булган: «Сезнең Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булырга тиеш түгел. Үзегезгә... потлар ясамагыз. Потларга баш имәгез һәм табынмагыз» (Чыгыш 20:3—5). Шуңа күрә Седрах, Мисах һәм Авденаго патшаның әмеренә буйсынмаган, ә Йәһвә кушканны тыңлаган.

Патшаның бик нык ачуы чыккан. Шуңа күрә ул бу өч яшь яһүдне шунда ук үзе янына китерергә кушкан. Ул алардан болай дип сораган: «Сез чыннан да... минем аллаларыма хезмәт итмисезме һәм мин куйган алтын потка табынмыйсызмы? Хәзер, әзер булсагыз һәм... төрле музыка коралларының тавышын ишетү белән, тезләнеп, мин ясаган потка табынсагыз яхшы булыр. Ә табынмасагыз, шунда ук утлы мичкә ыргытылырсыз. Һәм шулчак нинди алла сезне минем кулымнан коткарыр?»

Бу егетләр нәрсә эшләр? Ә син нәрсә эшләр идең? ~ Алар патшага болай дигән: «Без хезмәт иткән Аллаһыбыз безне коткара ала. Утлы мичтән һәм синең кулыңнан, патша, ул безне коткарачак. Алай булмаса да, сиңа, патша, шул билгеле булсын, без синең аллаларыңа хезмәт итмибез һәм син куйган алтын потка табынмабыз».

Патша бик нык ярсыган. Ул «мичне, гадәттәгегә караганда, җиде тапкыр кызурак итеп ягарга» боерган. Аннары патша үзенең көчле кешеләренә Седрах, Мисах һәм Авденагоны бәйләп, мичкә ыргытырга кушкан! Мич шулкадәр кызу булган, хәтта аның ялкыныннан патшаның теге кешеләре үлгән! Ә өч яһүд белән нәрсә булган?

Седрах, Мисах һәм Авденаго нәкъ ут уртасына килеп төшкән. Ләкин алар торып баскан! Алар бернинди дә зыян күрмәгән. Һәм алар инде бәйләнмәгән. Андый хәл ничек мөмкин булган соң? ~ Мич эченә карагач, патша куркып киткән. Ул: «Без утка өч ир-атны бәйләп ыргытмадык мыни?» — дип сораган. Алар патшага: «Әйе, шулай, патша»,— дигәннәр.

Йәһвә үз хезмәтчеләрен утлы мичтән ничек коткарган?

Шунда патша болай дигән: «Ә мин ут уртасында йөрүче бәйләнмәгән дүрт кешене күрәм, аларга бернинди дә зыян юк». Беләсеңме, дүртенчесе кем булган? ~ Йәһвәнең фәрештәсе. Ул өч яһүдне көчле уттан яклаган.

Моны күреп, патша мич авызы янына килеп, көчле тавыш белән болай дип кычкырып җибәргән: «Седрах, Мисах һәм Авденаго, Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре! Чыгыгыз һәм монда килегез!» Алар мичтән чыккач, барысы да гаҗәпкә калган: аларга уттан бер зыян да булмаган. Алардан хәтта төтен исе дә килмәгән. Шулчак патша болай дигән: «Седрах, Мисах һәм Авденагоның Аллаһысы фатихалы булсын! Ул үзенең фәрештәсен җибәреп... үз хезмәтчеләрен коткарды, чөнки алар үзләренең Аллаһысыннан башка бер аллага да хезмәт итмәде һәм табынмады» (Данил китабы, 3 нче бүлек).

Кешеләр бүген нәрсәләргә һәм кемнәргә табына?

Үткәндә булган бу очрактан сабак алып була. Хәтта бүген дә кешеләр төрле сурәтләргә яки потларга табына. Бер энциклопедиядә: «Флаг, хач кебек үк, изге»,— дип әйтелә («The Encyclopedia Americana»). Сурәтләрне агачтан, таштан, металлдан яки тукымадан ясыйлар. Гайсәнең беренче шәкертләре Рим императорына табынмаган. Тарихчы Дэниел Манникс сүзләре буенча, аларның императорга табынмавы флагка честь бирүдән яки илгә тугры булырга ант бирүдән баш тартуга тиң.

Пот нәрсәдән генә ясалмасын, бу Аллаһы өчен әһәмияткә ияме, син ничек уйлыйсың? ~ Йәһвәнең хезмәтчесенә тукымадан, агачтан, таштан яки металлдан ясалган потларга табыну дөрес булыр идеме? ~ Седрах, Мисах һәм Авденаго потка табынмаган, һәм Йәһвә аларны хуплаган. Ә син алардан ничек үрнәк ала аласың? ~

Йәһвәгә хезмәт итүчеләр аңардан башка беркемгә һәм бернәрсәгә дә табынырга тиеш түгел. Моның турында бу шигырьләрдә укы: Йошуа 24:14, 15, 19—22; Ишагыйя 42:8; 1 Яхъя 5:21 һәм Ачылыш 19:10.