Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 БҮЛЕК

Кемне тыңларга икәнен ничек белергә?

Кемне тыңларга икәнен ничек белергә?

КЕМНЕ тыңларга? Моны билгеләү кайчак авыр. Әниең я әтиең сиңа бер нәрсә әйтергә, ә мәктәптәге укытучы я полиция хезмәткәре сиңа бөтенләй икенче нәрсә әйтергә мөмкин. Андый хәл булса, кемне тыңларга? ~

Алдарак бу китапның 7 нче бүлегендә без Эфеслеләргә 6:1—3 не укыган идек. Анда әйтелгәнчә, балалар әти-әниләрен тыңларга тиеш. Изге Язмаларда: «Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез»,— дип әйтелә. Беләсеңме, бу сүзләр нәрсә аңлата? ~ Ата-аналар балаларын Йәһвә Аллаһының кануннарына өйрәткәндә, алар тыңларга тиеш.

Ләкин кайбер зурлар Йәһвәгә ышанмый. Шуңа күрә кайберәүләр контроль эш яки имтихан вакытында шпаргалкадан карап язу я кибеттән акча түләмичә берәр нәрсә алып чыгу начар түгел дип әйтәдер. Синеңчә, алдау я урлау дөресме? ~

Хәтерлисеңдер, бер тапкыр Набуходоносор патша һәркемгә алтын потка табынырга кушкан. Ләкин Седрах, Мисах һәм Авденаго табынмаган. Беләсеңме, ни өчен? ~ Чөнки Изге Язмаларда кешеләр Йәһвәгә генә табынырга тиеш дип әйтелә (Чыгыш 20:3; Маттай 4:10).

Петер Каяфәскә нәрсә ди?

Гайсә үлгәннән соң, рәсүлләрне аның турында өйрәткәннәре өчен Югары киңәшмә алдына китергәннәр. Югары киңәшмә яһүдләрнең дини сораулары карала торган урын булган. Иң баш рухани Каяфәс болай дигән: «Без сезгә бу исемнән өйрәтмәскә катгый боерык бирдек түгелме? Ә сез нәрсә эшлисез? Сез бит үз тәгълиматыгыз белән бөтен Иерусалимны тутырдыгыз». Ни өчен рәсүлләр Югары киңәшмәне тыңламаган? ~ Петер бар рәсүлләр исеменнән болай дип җавап биргән: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:27—29).

Ул вакытта яһүди дини җитәкчеләрнең халыкка тәэсире зур булган. Әмма аларның иле Рим хөкүмәтенең идарәсе астында булган. Бу хөкүмәтнең башы кайсар дип аталган. Яһүдләр кайсарның үзләре өстеннән идарә итүен теләмәсәләр дә, Рим хөкүмәте халык өчен күп яхшы нәрсәләр эшләгән. Безнең көннәрдә дә хөкүмәтләр үз илләрендә яшәүче кешеләр өчен күп файдалы нәрсәләр эшли. Беләсеңме, нәрсә эшли? ~

Мәсәлән, хөкүмәтләр юллар төзи, безне яклаган полиция хезмәткәрләренә һәм янгын сүндерүчеләргә эш хакы түли. Алар шулай ук балаларга белем бирү турында кайгырта һәм олы яшьтәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгырта. Моның барысы өчен дә акча кирәк. Беләсеңме, хөкүмәт каян акча ала? ~ Кешеләрдән ала. Кешеләр хөкүмәткә түли торган акча салым дип атала.

Бөек Остаз яшәгән көннәрдә күп яһүдләрнең Рим хөкүмәтенә салым түлисе килмәгән. Шуңа күрә бер көнне руханилар берничә кешене Гайсә янына бер сорау белән җибәрә. Алар килеп, аңардан: «Әйт әле, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» — дип сорый. Бу катлаулы сорау булган. Чөнки Гайсә: «Әйе, сез салым түләргә тиеш»,— дип җавап бирсә, күп яһүдләргә аның сүзләре ошамас иде. Ә: «Юк, салым түләргә кирәк түгел»,— дисә, бу дөрес булмас иде.

Гайсә нәрсә эшләгән? «Миңа динар күрсәтегез»,— дигән ул. Аңа бер динар тәңкә китергәч, ул теге кешеләрдән: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сораган. Алар: «Кайсарныкы»,— дигән. «Шулай булгач, кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип җавап биргән Гайсә (Лүк 20:19—26).

Гайсә бу кешеләрнең соравына нинди җавап биргән?

Андый җавапка каршы бер сүз дә әйтеп булмаган. Кайсар үзе акча чыгарган һәм халык өчен яхшы нәрсәләр эшләгән. Димәк, моның өчен аңа салым түләү, әлбәттә, дөрес булган. Шулай итеп Гайсә безнең турында кайгырткан хөкүмәткә салым түләү дөрес икәнен күрсәткән.

Син әле салым түләмисең, чөнки син әле кечкенә. Ләкин син нәрсә эшләргә тиеш, беләсеңме? ~ Син илдәге законнарга буйсынырга тиеш. Изге Язмаларда без «өстен торучы хакимлеккә» буйсынырга тиеш дип әйтелә. «Өстен торучы хакимлек» бу — илдә идарә итүче хөкүмәт кешеләре. Шулай итеп Аллаһы үзе безгә хөкүмәт законнарына буйсынырга куша (Римлыларга 13:1, 2).

Әйтик, законда урамда кәгазь я башка берәр нәрсә ташларга ярамый диелгән, ди. Син бу законга буйсынырга тиешме? ~ Әйе, чөнки Аллаһы синең буйсынуыңны тели. Ә полиция хезмәткәренә син буйсынырга тиешме? ~ Хөкүмәт аларга, тәртип саклаганы һәм кешеләрне яклаганы өчен, эш хакы түли. Аларны тыңлау хөкүмәтне тыңлау дигән сүз.

Син юл аша чыгарга торганда, полиция хезмәткәре: «Туктагыз!» — дисә, син нәрсә эшләрсең? ~ Башкалар моңа карамастан юл аша йөгереп чыкса, син дә шулай эшләрсеңме? ~ Хәтта башкалар туктамаса да, син туктарга тиеш. Аллаһы сиңа тыңлаучан булырга куша.

Бәлки, якын тирәдә берәр хәл булгандыр һәм полиция хезмәткәре: «Өегезгә кайтыгыз! Урамга чыкмагыз»,— дип әйтәдер. Ләкин син ниндидер тавышлар ишетәсең һәм синең нәрсә булганын беләсең киләдер. Син урамга чыгарсыңмы? ~ Бу «өстен торучы хакимлеккә» буйсыну булыр идеме? ~

Күп җирләрдә хөкүмәт шулай ук мәктәпләр төзи һәм укытучыларга эш хакы түли. Син ничек уйлыйсың, Аллаһы укытучыны тыңларга кушамы? ~ Әйдә уйланыйк. Хөкүмәт укытучыларга безне укытсыннар өчен, ә полиция хезмәткәрләренә безне якласыннар өчен эш хакы түли. Шуңа күрә полиция хезмәткәренә һәм укытучыга тыңлаучан булу хөкүмәткә буйсыну кебек була.

Ни өчен без полиция хезмәткәрен тыңларга тиеш?

Ә укытучы сиңа берәр нәрсәгә табынырга кушса? Син нәрсә эшләрсең? ~ Өч яһүд, хәтта Набуходоносор патша аларга потка табынырга кушканда да, табынмаган. Хәтерлисеңме ни өчен? ~ Чөнки алар Аллаһыга тыңлаучан булырга теләгән.

Уилл Дюрант исемле тарихчының сүзләре буенча, Гайсәнең беренче шәкертләре иң элек кайсарга түгел, ә Аллаһыга тугры булган. Әйе, алар өчен Йәһвәгә тугры булу иң мөһиме булган! Шуңа күрә шуны онытма: тормышыбызда иң беренче урында Аллаһы торырга тиеш.

Без хөкүмәткә буйсынабыз, чөнки бу Аллаһының таләбе. Ә безгә Аллаһы хупламаганны эшләргә кушсалар, без нәрсә эшләрбез? ~ Без рәсүлләр иң баш руханига әйткән сүзләрне әйтербез: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:29).

Изге Язмаларда без законнарны хөрмәт итәргә тиеш дип әйтелә. Бу шигырьләрне укы: Маттай 5:41; Титуска 3:1 һәм 1 Петер 2:12—14.