Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 БҮЛЕК

Аллаһы һәр бәйрәмне дә хуплыймы?

Аллаһы һәр бәйрәмне дә хуплыймы?

Ни өчен Йәһвә бу бәйрәмне хуплаган?

СИН бәйрәмнәрдә булырга яратасыңмы? ~ Анда бик күңелле булырга мөмкин. Син ничек уйлыйсың, Бөек Остаз безнең бәйрәмнәргә баруыбызны теләр идеме? ~ Ул да бер көнне бәйрәмгә — туйга барган. Анда аның белән бергә шәкертләре дә булган. Йәһвә — «бәхетле Аллаһы». Шуңа күрә, без яхшы бәйрәмнәрдә күңел ачканда, ул моны хуплый (1 Тимутигә 1:11; Яхъя 2:1—11).

Бу китапның 29 нчы битендә без Йәһвәнең Кызыл диңгез суларын икегә аерганы турында укыган идек. Шунда исраиллеләр диңгезне коры җир аша кичкән. Син моны хәтерлисеңме? ~ Аннан соң кешеләр Йәһвәгә рәхмәт белдереп, җырлар җырлаган һәм биегән. Бу бәйрәм булган. Кешеләргә бик күңелле булган, һәм Аллаһыга да бу бик ошаган (Чыгыш 15:1, 20, 21).

Якынча 40 ел үткәч, исраиллеләр икенче бер зур бәйрәмгә барганнар. Аларны ул бәйрәмгә чакырган кешеләр Йәһвәгә хезмәт итмәгән. Ул кешеләр башка илаһларга табынган һәм үзләренең ире я хатыны булмаган кешеләр белән якынлык кылган. Синеңчә, андый бәйрәмгә бару дөрес булганмы? ~ Йәһвәгә бу ошамаган, һәм ул исраиллеләрне җәзага тарткан (Саннар 25:1—9; 1 Көринтлеләргә 10:8).

Изге Язмаларда шулай ук ике туган көн бәйрәме турында әйтелә. Аларның берсе Бөек Остазның туган көне булганмы? ~ Юк. Бу ике туган көн бәйрәмен дә Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр уздырган. Ул кешеләрнең берсе Һируд Әнтип патша булган. Ул Гайсә көннәрендә Гәлиләя өлкәсенең идарәчесе булган.

Һируд патша күп начар эшләр эшләгән. Ул үз абыйсының хатынын үзенә хатын итеп алган. Аның исеме Һирудия булган. Аллаһының хезмәтчесе Чумдыручы Яхъя Һирудка бу дөрес түгел дип әйткән. Һирудка аның әйткәне ошамаган. Шуңа күрә ул Яхъяны төрмәгә япкан (Лүк 3:19, 20).

Яхъя төрмәдә утырганда, Һирудның туган көне килеп җиткән. Һируд зур мәҗлес җыйган. Ул күп күренекле кешеләрне чакырган. Алар ашаган, эчкән һәм күңел ачкан. Аннары Һирудиянең кызы мәҗлескә килеп биегән. Бу барысына да бик ошаган. Һәм Һируд патша аны бүләкләргә теләгән. Ул аңа: «Миннән нәрсә генә сорасаң да, хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирәм»,— дип вәгъдә иткән.

Кыз нәрсә сорар? Акча, матур кием я үзенә зиннәтле сарай сорармы? Кыз нәрсә сорарга белмәгән. Шунда ул анасы янына киткән һәм: «Миңа нәрсә сорарга?» — дигән.

Һирудия Чумдыручы Яхъяны бик нык нәфрәт иткән. Шуңа күрә ул кызына аның башын сорарга кушкан. Кыз шунда ук патша янына кереп: «Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып бирүеңне телим»,— дигән.

Һируд патшаның Яхъяны үтерәсе килмәгән, чөнки ул аның яхшы кеше икәнен белгән. Ләкин Һируд вәгъдә биргән. Ул, сүзен үтәмәсә, мәҗлестәге кешеләр үзе турында начар уйларлар дип курыккан. Шуңа күрә ул үз сакчысын Яхъяның башын чабарга җибәргән. Күп тә үтмәгән, сакчы әйләнеп килгән. Ул тәлинкәгә салып Яхъяның башын алып килгән һәм аны кызга биргән. Ә кыз анасына тапшырган (Марк 6:17—29).

Изге Язмаларда әйтелгән икенче туган көн дә беренчесеннән яхшырак булмаган. Бу Мисыр патшасының туган көне булган. Бәйрәм вакытында патша шулай ук бер кешенең башын чабарга кушкан. Аннары бу кешене, кошлар ашасын өчен, асып куйганнар (Яратылыш 40:19—22). Синеңчә, Аллаһы бу ике бәйрәмне хуплаганмы? ~ Син анда булырга теләр идеңме? ~

Һирудның туган көнендә нәрсә булган?

Изге Язмалардагы хәбәрләр юкка гына язылмаган. Анда ике туган көн бәйрәме турында гына әйтелә. Һәм аларның икесендә дә явызлык эшләгәннәр. Аллаһының туган көн бәйрәме турында безгә нәрсә әйтәсе килә, син ничек уйлыйсың? Аллаһы туган көннәрне бәйрәм итүебезне телиме? ~

Әлбәттә, бүген андый бәйрәмнәрдә кешеләрнең башларын чапмыйлар. Ләкин туган көн бәйрәмен хак Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләр уйлап чыгарган. Бер дини китапта Изге Язмаларда искә алынган туган көн бәйрәмнәре турында болай диелә: «Гөнаһ кылучылар гына... үз туган көннәре хөрмәтенә купшы мәҗлесләр уздырган» («The Catholic Encyclopedia»). Безнең алар кебек буласыбыз киләме? ~

Ә Бөек Остаз үзенең туган көнен бәйрәм иткәнме? ~ Юк. Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Гайсәнең беренче шәкертләре дә аның туган көнен бәйрәм итмәгән. Беләсеңме, ни өчен кешеләр соңрак Гайсәнең туган көнен 25 декабрьдә яки 7 гыйнварда бәйрәм итәргә булган? ~

Башка бер китапта моның турында болай диелә: «Рим халкы бу көнне Сатурн бәйрәмен, кояшның туган көнен, уздыра торган булган» («The World Book Encyclopedia»). Шулай итеп кешеләр Гайсәнең туган көнен мәҗүсиләр үз бәйрәмен үткәргән көнне үткәрә башлаган! Мәҗүсиләр — төрле илаһларга табынучы кешеләр.

Беләсеңме, ни өчен Гайсә берничек тә декабрь яки гыйнвар аенда туа алмаган? ~ Чөнки ул туганда, көтүчеләр төннәрне көтүләре белән кырда үткәргән. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә (Лүк 2:8—12). Ул җирләрдә декабрь яки гыйнвар айларында көннәр салкын һәм яңгырлы тора. Шуңа күрә көтүчеләр ул вакытта кырда була алмаган.

Ни өчен Гайсә 25 декабрьдә яки 7 гыйнварда туган дип санау дөрес түгел?

Күп кенә кешеләр Раштуа бәйрәме Гайсәнең туган көне түгел икәнен белә. Аларга хәтта шунысы да билгеле: үткәндә шул көнне мәҗүсиләр Аллаһы хупламаган бәйрәм үткәргән. Ләкин күпләр барыбер Раштуа бәйрәмен үткәрә. Алар Аллаһының бу бәйрәм турында нәрсә уйлаганын белергә теләми. Алар күңел ачу турында гына уйлый. Ләкин без Йәһвәнең хуплавын алырга телибез, шулай бит? ~

Димәк, оештырган бәйрәмнәребез Йәһвәгә ошыймы икәнен белергә кирәк. Без бәйрәмнәрне елның теләсә нинди көнендә үткәрә алабыз. Моның өчен ниндидер махсус көнне көтәсе юк. Без тәмле ризык әзерләп һәм төрле уеннар уйнап, күңел ача алабыз. Сиңа андый бәйрәм ошар идеме? ~ Әти-әниең белән сөйләшеп ал. Алар ярдәме белән син бәйрәм оештыра аласың. Бу бик күңелле булачак, шулай бит? ~ Ләкин бәйрәм оештырыр алдыннан, аны Аллаһы хуплармы икәнен белергә кирәк. Моның турында уйлан.

Бәйрәмнәребез Аллаһыга ошыймы икәнен ничек белергә?

Һәрвакыт Аллаһы хуплаганны эшләү мөһим. Моның турында бу шигырьләрдән укып була: Гыйбрәтле сүзләр 12:2; Яхъя 8:29; Римлыларга 12:2 һәм 1 Яхъя 3:22.