Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 БҮЛЕК

Кемнәр терелтеләчәк һәм алар кайда яшәячәк?

Кемнәр терелтеләчәк һәм алар кайда яшәячәк?

ҮТКӘН ике бүлектә без үледән терелтелгән ничә кеше турында укыган идек? ~ Биш кеше турында. Ә аларның ничәсе бала булган? ~ Өчесе. Дүртенчесе яшь кеше булган. Синеңчә, бу нәрсә күрсәтә? ~

Бу Аллаһының балаларны һәм яшь кешеләрне яратканын күрсәтә. Ләкин ул күп кенә башка кешеләрне дә үледән терелтәчәк. Аллаһы яхшылык эшләгән кешеләрне генә терелтәчәкме? ~ Без шулай уйларга мөмкин. Әмма байтак кеше Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы турындагы хакыйкатьне беркайчан да ишетмәгән. Алар начарлыкка өйрәтелгән, шуңа күрә явызлык кылган. Син ничек уйлыйсың, Йәһвә андый кешеләрне терелтәчәкме? ~

Изге Язмаларда болай диелә: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Ни өчен тәкъва булмаганнар, ягъни яхшылык эшләмәгән кешеләр терелтеләчәк? ~ Чөнки аларның Йәһвә һәм аның таләпләре турында белергә мөмкинлеге булмаган.

Ни өчен Аллаһы яхшылык эшләмәгән кайбер кешеләрне терелтәчәк?

Синеңчә, кешеләр кайчан терелтеләчәк? ~ Исеңдәдер, Лазар үлгәч, Гайсә аның апасы Мартага: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дигән вәгъдә биргән. Марта моңа: «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— дигән (Яхъя 11:23, 24). Мартаның Лазар «соңгы көндә» тереләчәк диеп, нәрсә әйтәсе килгән? ~

Гайсә бу кешегә сөйләгән Оҗмах кайда булачак?

Марта Гайсәнең «кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» дигән вәгъдәсе турында ишеткән булган (Яхъя 5:28, 29). Димәк, «соңгы көн» — Аллаһының хәтерендә булган бар кешеләргә яңадан тормыш биреләчәк көн. Бу көн 24 сәгатьлек көн түгел. Ул көн мең ел дәвам итәчәк. Ул көнне, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы җирдәге кешеләрне хөкем итәчәк. Алар арасында терелтелгәннәр дә булачак (Рәсүлләр 17:31; 2 Петер 3:8).

Уйлап кара, нинди искиткеч көн булачак ул! Бу мең ел дәвам иткән көнне миллионлаган үлгән кешеләр тереләчәк. Гайсә алар яшәячәк урынны Оҗмах дип атый. Әйдә, Оҗмахның кайда һәм нинди булачагын белик.

Үлүенә кадәр өч сәгать калганда, янындагы баганага кадакланган кешегә Гайсә Оҗмах турында сөйләгән. Бу кеше кылган җинаятьләре өчен үлемгә хөкем ителгән булган. Ләкин ул, Гайсәне күзәтеп, аның турында нәрсә сөйләгәннәрен ишеткәч, аңа ышанган. Шуңа күрә бу җинаятьче Гайсәгә: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дигән. Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип вәгъдә иткән (Лүк 23:42, 43).

Оҗмахны нинди итеп күз алдына китерергә кирәк?

Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ә Оҗмах кайда булачак? ~ Әйдә, уйлап карыйк. Башта Оҗмах кайда булган? ~ Исеңдәдер, Аллаһы беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, җир йөзендәге оҗмахка урнаштырган. Ул Гадән бакчасы дип аталган. Анда төрле хайваннар булган, ләкин алар беркемгә дә зыян китермәгән. Анда төрле-төрле җимеш агачлары үскән, шулай ук зур бер елга аккан. Бу яшәр өчен бик матур урын булган! (Яратылыш 2:8—10).

Җинаятьченең Оҗмахта булачагы турында укыганда, без Җирне матур бакчага әйләндерелгән итеп күз алдыбызга китерергә тиеш. Гайсә җир йөзендәге Оҗмахта элек җинаятьче булган кеше белән бергә булачакмы? ~ Юк. Беләсеңме, ни өчен? ~

Чөнки Гайсә күктә Патша булачак. Ул оҗмах булып киткән җир өстеннән идарә итәчәк. Гайсә теге кешене үледән терелтеп, аның турында кайгыртачак. Менә шул мәгънәдә ул аның белән булачак. Ләкин ни өчен Гайсә элек җинаятьче булган кешегә Оҗмахта яшәргә рөхсәт итәчәк? ~ Әйдә моны белик.

Бу җинаятьче, Гайсә белән сөйләшкәнче, Аллаһының ниятләре турында белгәнме? ~ Юк, белмәгән. Ул Аллаһы турындагы хакыйкатьне белмәгән, шуңа күрә начарлык эшләп йөргән. Оҗмахта бу җинаятьче Аллаһының ихтыяры турында беләчәк. Бу аңа Аллаһының ихтыярын үтәп, аны чын-чынлап яратканын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Үледән терелгәннәрнең барысы да җир йөзендәге Оҗмахта яшәячәкме? ~ Юк. Беләсеңме, ни өчен? ~ Чөнки кайберәүләр Гайсә белән күктә яшәр өчен терелтеләчәк. Алар аның белән бергә патшалар булып җир өстеннән идарә итәчәк. Бу безгә кайдан билгеле? Әйдә моны белик.

Үләсе төнне Гайсә рәсүлләренә: «Атам йортында торыр урын күп... Мин сезгә урын әзерләргә барам»,— дигән. Аннары Гайсә аларга мондый вәгъдә биргән: «Сез дә мин булган урында булсын өчен, кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын» (Яхъя 14:2, 3).

Гайсә терелтелгәч, кая киткән? ~ Әйе, ул үзенең Әтисе янына күккә кайткан (Яхъя 17:4, 5). Рәсүлләре һәм башка шәкертләре үзе белән бергә күктә була алсын өчен, Гайсә аларны терелтергә вәгъдә иткән. Алар анда нәрсә эшләячәк? ~ Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсәнең «беренче терелүдә катнашучы» шәкертләре күктә яшәячәк. Алар җир өстеннән «аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк» (Ачылыш 5:10; 20:6; 2 Тимутигә 2:12).

Күпме кеше «беренче терелүдә» катнашачак һәм Гайсә белән бергә патша булып идарә итәчәк? ~ Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде» (Лүк 12:32). Күктәге Патшалыкта Гайсә белән бергә идарә итәр өчен терелтелгән бу «кечкенә көтүнең» саны төгәл билгеле. Изге Язмаларда аларның саны 144 000 диелә (Ачылыш 14:1, 3).

Үледән терелтелгән кешеләр кайда яшәячәк һәм нәрсә эшләячәк?

Ә җирдәге Оҗмахта күпме кеше яшәячәк? ~ Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Ләкин Аллаһы Адәм белән Хаувага, алар Гадән бакчасында булганда, балалар тудырырга һәм җирне тутырырга кушкан. Әмма алар моны үти алмаган. Ләкин Аллаһы үз ниятенең үтәлүе турында кайгырткан (Яратылыш 1:28; Ишагыйя 45:18; 55:11).

Уйлап кына кара: Оҗмахта яшәү нинди рәхәт булачак! Бөтен җир йөзе матур бакча сыман булачак. Анда күп кошлар һәм хайваннар булачак, төрле-төрле агачлар һәм чәчәкләр үсәчәк. Берәү дә авырудан интекмәячәк, беркем дә үлмәячәк. Бар кешеләр дус булачак. Оҗмахта мәңге яшисебез килсә, моңа хәзер әзерләнергә кирәк.

Аллаһының җиргә карата нияте турында күбрәк белер өчен, бу шигырьләрне укы: Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22; Вәгазьче 1:4; Ишагыйя 2:4; 11:6—9; 35:5, 6 һәм 65:21—24.