Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 БҮЛЕК

Ни өчен безгә Гайсәне яратырга кирәк?

Ни өчен безгә Гайсәне яратырга кирәк?

КҮЗ алдыңа китер: син йөзеп барган көймә бата башлый. Берәр кешенең сине коткаруын теләр идеңме? ~ Ә сине коткарыр өчен берәрсе үз тормышын бирсә, син нәрсә хис итәр идең? ~ Гайсә Мәсих нәкъ шулай эшләгән дә. 37 нче бүлектән белгәнебезчә, ул безне коткарыр өчен үз тормышын йолым итеп биргән.

Әлбәттә, Гайсә безне батып үлүдән коткармаган. Нәрсәдән ул безне коткарган? Хәтерлисеңме? ~ Безнең барыбызга Адәмнән күчкән гөнаһ белән үлемнән. Кайберәүләр бик начар эшләр эшли, ләкин Гайсә алар өчен дә үлгән. Андый кешеләрне коткарыр өчен син үз тормышыңны куркыныч астына куяр идеңме? ~

Изге Язмаларда болай диелә: «Тәкъва өчен үләргә бик сирәк кеше генә ризалашыр, ә яхшылык кылучы өчен үләргә, бәлки, кем дә булса җөрьәт итәр». Әмма Изге Язмаларда Гайсә «бозыклар өчен үлгән» дип әйтелә. Ул хәтта Аллаһыга хезмәт итмәүче кешеләр өчен үлгән! Изге Язмаларда болай дип тә әйтелә: «Мәсих, без әле гөнаһлы булганда [начар эшләр эшләгәндә], безнең өчен үлгән» (Римлыларга 5:6—8).

Син кайчандыр бик начар эшләр эшләгән рәсүлне исеңә төшерә аласыңмы? ~ Бу рәсүл болай дип язган: «Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһ кылучыларны коткару өчен килде... Ә гөнаһлыларның иң гөнаһлысы — мин». Бу — рәсүл Паулның сүзләре. Ул үзе турында кайчандыр «тинтәк» идем һәм тормышымны «явызлыкта» үткәрдем, дип әйткән (1 Тимутигә 1:15; Титуска 3:3).

Әйе, Гайсә үз тормышын андый кешеләр өчен биргән. Уйлап кына кара: Аллаһы аны җиргә җибәреп, нинди ярату күрсәткән! Син моның турында Изге Язмаларыңны алып, Яхъя китабы, 3 нче бүлек, 16 нчы шигырьдән укый аласың. Анда болай диелә: «Аллаһы дөньяны [җирдә яшәүче кешеләрне] шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде».

Безнең өчен үз тормышын бирер алдыннан Гайсә нинди газаплар кичергән?

Әйе, Аллаһы безне ярата, Гайсә дә безне Атасы кебек ярата һәм моны үз эшләре белән күрсәткән. Хәтерлисеңдер, бу китапның 30 нчы бүлегендә без Гайсәнең кулга алынган төнне нинди газаплар кичергәне турында укыган идек. Аны иң баш рухани Каяфәс йортына алып килеп, хөкем итәләр. Шунда ялган шаһитләрне чакыралар һәм алар Гайсә турында ялган сөйлиләр. Кешеләр аңа йодрыклары белән сугалар. Шул ук вакытта Петер Гайсәне белмим дип әйтә. Бу вакыйгаларны күз алдына китерик.

Таң ата. Гайсә төне буе йокламаган. Төнлә хөкем итү дөрес булмаганга, руханилар тиз генә Югары киңәшмәгә, яисә яһүдләрнең югары судына җыела да, кабат Гайсәне хөкем итә. Алар яңадан аны Аллаһыга каршы җинаять кылуда гаепли.

Аннан соң руханилар Гайсәне бәйләп, Рим идарәчесе Пилат янына илтә. Алар Пилатка: «Гайсә хөкүмәткә каршы чыга. Ул үләргә тиеш»,— дип әйтә. Ләкин Пилат руханиларның ялган сөйләгәннәрен аңлап ала. Шуңа күрә ул аларга болай ди: «Мин бу кешедә бернинди гаеп тапмадым. Мин аны җибәрәм». Әмма руханилар һәм башка кешеләр: «Юк! Үтер аны!» — дип кычкыра башлый.

Соңрак Пилат кабат Гайсәне азат итәргә тырышып карый. Әмма руханилар котырткан халык болай дип кычкырырга тотына: «Аны җибәрсәң, син дә хөкүмәткә каршы! Үтер аны!» Шау-шу күтәрелә. Пилат нәрсә эшли, беләсеңме? ~

Ул бирешә. Башта ул Гайсәне камчыларга куша. Ә аннан соң, аны үтерсеннәр дип, гаскәриләр кулына тапшыра. Алар Гайсә башына чәнечкеле үсемлектән таҗ үреп кидерәләр һәм аның алдына тезләнеп, аңардан мыскыллап көләләр. Шуннан соң алар Гайсәгә зур багана тоттырып, шәһәр читенә, «Баш Сөяге» дигән урынга алып китәләр. Анда алар Гайсәнең кулларын һәм аякларын шул баганага кадаклап куялар. Алар багананы торгызалар, һәм Гайсә анда асылынып кала. Аның яраларыннан кан ага. Авырту көчәйгәннән-көчәя бара.

Гайсә шундук үлеп китми. Ул баганада асылынып тора. Баш руханилар аңардан мыскыллап көлә. Ә үтеп баручылар болай ди: «Аллаһы улы булсаң, төш җәфалану баганасыннан!» Ләкин Гайсә Атасының аны ни өчен җибәргәнен белә. Ул безнең мәңге яшәргә мөмкинлегебез булсын өчен үзенең камил тормышын бирергә тиеш икәнен белә. Ахыр чиктә, көндезге өчләр тирәсендә ул үз Атасына ялварып кычкыра да үлеп китә (Маттай 26:36—27:50; Марк 15:1; Лүк 22:39—23:46; Яхъя 18:1—19:30).

Гайсә Адәмнән никадәр аерылып торган! Адәм Аллаһыны яратмаган, аны тыңламаган. Адәм безне дә яратмаган. Чөнки аның гөнаһы аркасында без барыбыз гөнаһлы булып туганбыз. Ә Гайсә Аллаһыны да, безне дә ярата. Ул һәрвакыт Аллаһыны тыңлый. Һәм Адәм безгә китергән зыянны бетерер өчен, үз тормышын биргән.

Гайсәгә яратуыбызны күрсәтер өчен без нәрсә эшли алабыз?

Син Гайсәнең бу гаҗәеп эше өчен рәхмәтлеме? ~ Дога кылганда син Аллаһыга үз Улын биргәне өчен рәхмәтләр әйтәсеңме? ~ Рәсүл Паул Гайсәнең бу эше өчен рәхмәтле булган. Паул Аллаһы Улы «мине яратып, минем өчен үзен биргән» дип язган (Гәләтиялеләргә 2:20). Гайсә синең өчен дә, минем өчен дә үз гомерен биргән. Без мәңге яши алсын өчен, ул үзенең камил тормышын корбан иткән! Менә ни өчен без Гайсәне яратырга тиеш.

Рәсүл Паул Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора». Мәсихнең яратуы безне нәрсәгә өндәп тора? Син ничек уйлыйсың? ~ Паулның җавабына игътибар ит: «Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көринтлеләргә 5:14, 15).

Мәсихне сөендереп яшәр өчен, син нәрсә эшли аласың? ~ Моның өчен бер мөмкинлек — аның турында белгәннәреңне башкаларга сөйләү. Яисә менә нәрсә турында уйлап кара: син берүзең, нәрсә эшләгәнеңне әниең дә, әтиең дә һәм башка бер кеше дә күрми. Син телевизордан яисә Интернеттан Гайсәгә ошамаган нәрсәләрне карар идеңме? ~ Шуны онытма: Гайсә исән һәм безнең нәрсә эшләгәнебезне күреп тора!

Безнең бар эшләребезне кем күреп тора?

Без Гайсәне Йәһвәдән үрнәк алырга теләгәнгә дә яратырга тиеш. Гайсә: «Ата мине ярата»,— дигән. Беләсеңме ни өчен ул Гайсәне ярата, һәм ни өчен без дә яратырга тиеш? ~ Чөнки Гайсә Аллаһының ихтыяры үтәлсен өчен үләргә әзер булган (Яхъя 10:17). Шуңа күрә Изге Язмаларда язылганны эшлик. Анда болай диелә: «Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз һәм, Мәсих сезне яраткан кебек, яратып яшәгез» (Эфеслеләргә 5:1, 2).

Бу шигырьләр сиңа Гайсәне күбрәк яратырга һәм аның безнең өчен эшләгәннәрен күбрәк кадерләргә булышыр: Яхъя 3:35; 15:9, 10 һәм 1 Яхъя 5:11, 12.