Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 БҮЛЕК

Безнең кардәшләребез кем?

Безнең кардәшләребез кем?

БЕР тапкыр Бөек Остаз кызык сорау биргән. «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сораган ул (Маттай 12:48). Син бу сорауга ничек җавап бирер идең? ~ Син инде беләсеңдер, Гайсә әнисенең исеме Мәрьям булган. Ә аның энеләренең исемнәрен беләсеңме? ~ Аның сеңелләре дә булганмы? ~

Изге Язмаларда Гайсә энеләренең исемнәре «Ягъкуб, Йосыф, Яһүд һәм Шимун» булган дип әйтелә. Гайсәнең сеңелләре дә булган. Гайсә беренче угыл булганга, аларның иң олысы булган (Маттай 13:55, 56; Лүк 1:34, 35).

Гайсәнең энеләре аның шәкертләре булып киткәнме? ~ Изге Язмаларда язылганча, «энеләре... аңа иман итми иделәр» (Яхъя 7:5). Әмма соңрак Ягъкуб белән Яһүд аның шәкертләре булып киткән һәм хәтта Изге Язмаларның китапларын язуда катнашкан. Нинди китапларны, беләсеңме? ~ Әйе, алар Ягъкуб һәм Яһүд китапларын язган.

Изге Язмаларда Гайсә сеңелләренең исемнәре әйтелмәсә дә, аның ким дигәндә ике сеңелесе булган. Аның сеңелләре дә шәкерт булып киткәнме? ~ Изге Язмаларда моның турында язылмаган, шуңа күрә моны төгәл әйтеп булмый. Әмма ни өчен Гайсә: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сораган? ~ Әйдә, моны белик.

Бер тапкыр Гайсә үз шәкертләрен өйрәтеп утырганда берәү аның сүзен бүлеп болай дигән: «Урамда әниең белән энеләрең тора, аларның синең белән сөйләшеп аласы килә». Шунда Гайсә бер мөһим сабак биргән. Ул: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сораган. Аннан соң кулын сузып шәкертләренә күрсәткән дә: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем!» — дигән.

Аннан соң Гайсә нәрсә әйтәсе килгәнен аңлатып болай дигән: «Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә» (Маттай 12:47—50). Бу сүзләр шәкертләрнең Гайсә өчен никадәр якын булганын күрсәтә. Ул әйткәнчә, аның шәкертләре үзе өчен абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм аналары кебек булган.

Гайсә аңлатканча, кем аның абый-энеләре һәм апа-сеңелләре?

Ул вакытта Гайсәнең энеләре — Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд — аның Аллаһы Улы булуына ышанмаган. Алар Җәбраил фәрештәнең әниләренә әйткән сүзләренә дә ышанмагандыр (Лүк 1:30—33). Бәлки, алар Гайсә белән үзләрен кырыс тоткандыр. Үзен шулай тотучы һичкем чын абый-эне һәм апа-сеңел дип атала алмый. Син үз абыйлары я апалары белән үзләрен кырыс тоткан кешеләрне беләсеңме? ~

Изге Язмаларда Эсау белән Ягъкуб турында әйтелә. Бер тапкыр Эсауның шундый ачуы чыккан ки, ул хәтта: «Мин кардәшем Ягъкубны... үтерәчәкмен»,— дигән. Аларның аналары Рәбика, Эсау үз энесен үтерер дип куркып, Ягъкубны туганы Лабан янына җибәрә (Яратылыш 27:41—46). Әмма еллар үткән, һәм Эсау үзгәргән. Ягъкуб белән очрашкач, ул аны кочаклап үпкән (Яратылыш 33:4).

Вакыт узу белән Ягъкубның 12 улы туган. Әмма олы абыйлары үз энеләре Йосыфны яратмаган. Йосыф үз атасының иң яраткан улы булганлыктан, алар аңардан көнләшкән. Бер тапкыр алар аны Мисырга юл тоткан сәүдәгәрләргә кол итеп сатып җибәргән. Ә аталарына Йосыфны кыргый хайван үтергән дип сөйләгән (Яратылыш 37:23—36). Нинди явыз эш, шулай бит? ~

Соңрак Йосыфның абыйлары кылган эшләренә үкенгән, һәм Йосыф аларны кичергән. Йосыф Гайсәгә никадәр охшаган икәнен күрәсеңме? ~ Гайсәгә авыр булганда аның үз рәсүлләре аны калдырып киткән, ә Петер хәтта аны белмим дигән. Шулай да, Йосыф сыман, Гайсә аларның барысын кичергән.

Кабилнең Һабил белән тотышыннан нинди сабак алып була?

Кабил һәм Һабил исемле бертуган абыйларның мисалыннан да яхшы сабак алып була. Аллаһы Кабилнең йөрәген күргән һәм аның үз энесен яратмаганын белгән. Шуңа күрә Аллаһы Кабилгә син үзгәрергә тиешсең дигән. Кабил Аллаһыны яраткан булса, аның сүзен тыңлар иде. Әмма ул Аллаһыны яратмаган. Бер тапкыр Кабил Һабилгә: «Әйдә, кырга чыгабыз»,— дигәч, тегесе аның белән барган. Кырда берүзләре булганда Кабил үз энесен бик каты сугып үтергән (Яратылыш 4:2—8).

Изге Язмаларда без бу очрактан мөһим сабак алабыз дип әйтелә. Нинди сабак, беләсеңме? ~ «Башлангычтан ук ишеткән хәбәрне онытмагыз: без бер-беребезне яратырга тиеш. Кабил кебек булмыйк. Ул Явыздан булган». Шулай итеп, кардәшләр Кабил кебек булырга тиеш түгел, алар бер-берсен яратырга тиеш (1 Яхъя 3:11, 12).

Ни өчен Кабил кебек булу начар? ~ Чөнки Изге Язмаларда: «Ул Явыздан булган»,— дип әйтелә. Явыз ул — Шайтан Иблис. Кабил Иблис кебек эш иткән, шуңа күрә Иблис аның атасы дип әйтеп була.

Хәзер күрдеңме ни өчен кардәшләреңне яратырга кирәк? ~ Аларны яратмасак, без кемнең балаларына охшаш булыр идек? ~ Әйе, Иблис балаларына. Әмма син аның баласы булырга теләмәс идең, шулай бит? ~ Ә инде Аллаһының баласы булырга теләсәң, моны ничек күрсәтеп була? ~ Кардәшләреңне чын күңелдән яратып.

Ә нәрсә соң ул ярату? ~ Ярату ул — безне башкаларга игелек кылырга дәртләндерүче эчке хис. Кешеләрне якын күреп һәм аларга яхшылык эшләп, без аларга ярату күрсәтәбез. Ә без яратырга тиешле кардәшләребез кем соң? ~ Исеңдәдер, Гайсә өйрәткәнчә, мәсихчеләр җыелышындагы һәркем безгә кардәш.

Кардәшеңә яратуны ничек күрсәтергә?

Мәсихче кардәшләребезне ярату никадәр мөһим? ~ Изге Язмаларда болай диелгән: «Үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:20). Димәк, без җыелыштагы берничә кардәшне генә түгел, ә бар кардәшләрне яратырга тиеш. Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән (Яхъя 13:35). Син бар кардәшләрне дә яратасыңмы? ~ Шуны исеңдә тот: яратмасаң, син чынында Аллаһыны да ярата алмыйсың.

Кардәшләребезне чыннан да яратканыбызны ничек күрсәтеп була? ~ Аларны яратсак, без алардан читләшмәбез, ә киресенчә, алар белән аралашырбыз. Без барысы белән дә үзебезне дусларча тотарбыз. Без кардәшләр белән һәрвакыт игелекле булырбыз һәм булганнарны уртаклашырбыз. Без алар белән чын гаилә, шуңа күрә кардәшләребезгә авыр булганда, аларга ярдәм кулы сузарбыз.

Бар кардәшләребезне дә чын-чынлап яратсак, бу нәрсәне күрсәтер? ~ Бу безнең Бөек Остаз Гайсәнең шәкертләре булуыбызны күрсәтер. Әллә безнең аның шәкертләре буласыбыз килмиме? ~

Кардәшләребезне ярату турында шулай ук Гәләтиялеләргә 6:10 һәм 1 Яхъя 4:8, 21 дә әйтелә. Бу шигырьләрне ачып укы.