Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 БҮЛЕК

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

ГАЙСӘ үзенең шәкертләрен дога кылырга өйрәткән. Бу дога Инҗил китабында, Маттай 6:9—13 тә язылган. Әйдә, аны укып чыгыйк. Догада «синең Патшалыгың килсен» дигән сүзләр бар. Син Аллаһы Патшалыгының нәрсә икәнен беләсеңме? ~

Әйдә, мин сиңа моны аңлатып бирим. Патша — ил яки дәүләт белән идарә итүче. Аның хөкүмәте патшалык дип атала. Кайбер илләрдә хөкүмәт башлыгын президент дип атыйлар. Ә Аллаһы хөкүмәтенең башлыгы ничек атала? ~ Патша. Шуңа күрә Аллаһының хөкүмәте Патшалык дип атала.

Беләсеңме, Йәһвә кемне үз хөкүмәтендә Патша итеп сайлаган? ~ Үзенең Улын, Гайсә Мәсихне. Ни өчен Гайсә кешеләр сайлаган һәр идарәчедән дә яхшырак? ~ Чөнки Гайсә чын-чынлап Әтисен, Йәһвәне ярата. Ул һәрвакыт дөрес булганны гына эшли.

Гайсәнең Бәйтлеһемдә тууына кадәр күп еллар алдан Изге Язмаларда аның тууы һәм Аллаһының сайланган Идарәчесе булачагы турында әйтелгән булган. Әйдә, моның турында Ишагыйя 9:6, 7 дә укыйк. Анда болай диелә: «Безнең сабыебыз туды, угыл безгә бирелде: аның җилкәләренә мирза хакимлеге салыначак. Аны... Тынычлык Мирзасы дип атаячаклар. Аның мирзалык идарәсе киң таралачак, һәм... аның патшалыгында тынычлык мәңге булачак».

Беләсеңме, ни өчен Гайсә монда «Мирза» дип атала? ~ Чөнки ул Аллаһы Патшалыгының Идарәчесе. Һәм Гайсә — Бөек Патша Йәһвәнең Улы. Әмма Йәһвә шулай ук Гайсәне үзенең хөкүмәтенең Патшасы итеп куйган. Бу Патшалык җир өстеннән мең ел идарә итәчәк. Һәм 36 нчы бүлектән белгәнебезчә, Гайсә белән бергә бу хөкүмәттә 144 000 башка идарәче дә булачак (Ачылыш 14:1, 4; 20:6). Суга чумдырылганнан соң, Гайсә кешеләргә «тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты» дип вәгазьли башлаган (Маттай 4:17).

Син ничек уйлыйсың, ни өчен Гайсә Патшалык якынлашты дигән? ~ Чөнки күктән идарә итәчәк Патша ул вакытта алар белән булган! Менә ни өчен Гайсә кешеләргә: «Аллаһы Патшалыгы сезнең арада»,— дигән (Лүк 17:21). Ә син Йәһвә билгеләгән Патшаның үз яныңда булуын теләр идеңме? ~

Әйтче миңа, Гайсә җиргә нинди мөһим эшне башкарырга килгән? ~ Ул болай дигән: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә» (Лүк 4:43). Гайсә вәгазь эшен берүзе генә башкара алмаганын аңлаган. Синеңчә, ул нәрсә эшләгән? ~

Гайсә җиргә нинди эш башкарырга килгән?

Гайсә башкаларны үзенә ияртеп, аларга ничек вәгазьләргә икәнен күрсәткән. Башта ул рәсүлләр итеп сайлаган 12 шәкертен вәгазьләргә өйрәткән (Маттай 10:5, 7). Әмма Гайсә рәсүлләрне генә өйрәткәнме? Юк, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә башка күп кешеләрне дә өйрәткән. Соңрак ул башка 70 шәкертен икешәр-икешәр итеп вәгазьләргә җибәргән. Алар кешеләргә нәрсә сөйләгән? ~ Гайсә аларга: «Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты»,— дип сөйләп йөрергә кушкан (Лүк 10:9). Шулай итеп, кешеләр Аллаһы хөкүмәте турында белгән.

Элекке заманда Исраилдә яңа патша, гадәттә, халыкка күренер өчен, шәһәргә ишәк баласына атланып кергән. Гайсә Иерусалимга соңгы тапкыр барганда нәкъ шулай эшли. Чөнки Гайсә — Аллаһы Патшалыгының булачак Идарәчесе. Кешеләр аның үзләре өстеннән Патша булуын телиме? ~

Гайсә ишәк баласына утырып барганда, күпчелек кеше юл өстенә үз өс киемнәрен җәя. Башкалары агачлардан ботаклар кисеп алып, аларны юлга сала. Шулай эшләп, алар Гайсәнең үзләре өстеннән Патша булуын теләгәнен күрсәтә. Алар көчле тавыш белән: «Йәһвә исеме хакына Патша булып Килүче фатихалы!» — диләр. Әмма кайберәүләр шатланмый. Кайбер дини җитәкчеләр Гайсәгә хәтта: «Остаз, шәкертләреңне тый»,— диләр (Лүк 19:28—40).

Ни өчен кешеләр Гайсәнең Патша булуын теләми башлаган?

Биш көннән соң Гайсәне кулга алып, идарәче сараена, Понти Пилатка китерәләр. Гайсәнең дошманнары, ул үзен патша итеп саный һәм Рим хөкүмәтенә каршы килә, диләр. Шуңа күрә Пилат Гайсәдән, бу дөресме, дип сорый. Гайсә исә беркайчан да хакимлекне үз кулына алырга омтылмаганы турында әйтә. Ул Пилатка: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— ди (Яхъя 18:36).

Аннары Пилат халык янына чыгып, Гайсә турында: «Мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим»,— дип әйтә. Ләкин хәзер халык Гайсәнең үзе өстеннән Патша булуын теләми һәм аның азат ителүен дә теләми (Яхъя 18:37—40). Гайсә белән тагын бер кат сөйләшкәннән соң, Пилат аның бернинди дә начарлык кылмаганын аңлый. Шуңа күрә, Гайсәне соңгы тапкыр халык алдына чыгарып, Пилат: «Менә сезнең патшагыз!» — ди. Әмма халык: «Үтер аны! Үтер! Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра.

Пилат: «Патшагызны кадаклыйммы?» — дип сорый. Баш руханилар моңа: «Кайсардан башка патшабыз юк»,— дип җавап бирә. Уйлап кына кара: бу явыз руханилар халыкны Гайсәгә каршы котырткан! (Яхъя 19:1—16).

Бүген дә шундыйрак хәл. Күпчелек кеше Гайсәнең үзләре өстеннән Патша булуын теләми. Аллаһыга ышанабыз дисәләр дә, аларның Аллаһы һәм Мәсих кушканны үтиселәре килми. Алар җирдә үз хөкүмәтләре булуын тели.

Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы Патшалыгы һәм ул китерәчәк фатихалар турында белү бездә нинди хисләр уята? ~ Аллаһыга карата ярату уята түгелме? ~ Аллаһыны яратканыбызны һәм аның Патшалыгының идарәсе астында яшәргә теләвебезне без ничек күрсәтә алабыз? ~

Ни өчен Гайсә суга чумдырылган, һәм Аллаһы аны хуплаганын ничек күрсәткән?

Моның өчен безгә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Ә Гайсә Йәһвәне яратканын ничек күрсәткән? ~ «Мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим»,— дигән ул (Яхъя 8:29). Әйе, Гайсә җиргә Аллаһы ихтыярын үтәү өчен һәм үзенә тапшырылган «эшне төгәлләү» өчен килгән (Еврейләргә 10:7; Яхъя 4:34). Әйдә, Гайсәнең вәгазь эшен башлар алдыннан нәрсә эшләгәнен белик.

Гайсә Үрдүн елгасына Чумдыручы Яхъя янына килгән. Алар суга кергән, һәм Яхъя Гайсәне тулысынча суга батырып алган. Беләсеңме, ни өчен Яхъя Гайсәне суга чумдырган? ~

Аллаһы Патшалыгы турында кешеләр белән кайда сөйләшеп була?

Гайсә үзе моны сораган. Ә Аллаһы Гайсәнең суга чумдырылуын хуплаганмы? ~ Судан күтәрелү белән, Гайсә күктән Аллаһының: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм»,— дигән тавышын ишеткән. Аллаһы хәтта Гайсәгә күгәрчен рәвешендә үз изге рухын җибәргән. Суга чумдырылу үтеп, Гайсә Йәһвәгә гомере буе — мәңге хезмәт итәргә теләгәнен күрсәткән (Марк 1:9—11).

Син әле бик яшьтер. Әмма үскәч, син нәрсә эшләрсең? ~ Гайсә кебек суга чумдырылу үтәрсеңме? ~ Сиңа аңардан үрнәк алырга кирәк, чөнки Изге Язмаларда, без аның эзләре буенча барсын өчен, ул безгә үрнәк калдырган, диелә (1 Петер 2:21). Суга чумдырылу үтеп, син Аллаһының Патшалыгы идарәсе астында яшәргә теләгәнеңне күрсәтерсең. Ләкин суга чумдырылу гына җитәрлек түгел.

Безгә һәрвакыт Гайсәгә тыңлаучан булырга кирәк. Гайсә, сез дөньядан булмаска тиеш, дигән. Бу дөньяның эшләрендә катнашсак, без Гайсәгә тыңлаучанлык күрсәтербезме? Гайсә һәм аның рәсүлләре дөнья эшләреннән читтә торган (Яхъя 17:14). Ә алар нәрсә эшләгән соң? ~ Алар башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгән. Бу аларның тормышында иң мөһим эш булган. Без аларның үрнәгенә иярә алабызмы? ~ Әйе, әгәр Аллаһы Патшалыгы килсен дип чын күңелдән дога кылабыз икән, без аның турында башкаларга сөйләрбез.

Аллаһы Патшалыгының килүен теләгәнебезне ничек күрсәтергә? Җавап бу шигырьләрдә бар: Маттай 6:24—33; 24:14; 1 Яхъя 2:15—17 һәм 5:3.