Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

46 БҮЛЕК

Дөньяны яңадан су басармы?

Дөньяны яңадан су басармы?

СИНЕҢ дөнья ахыры турында ишеткәнең бармы? ~ Бүген күпләр моның турында сөйли. Кайберәүләр уйлаганча, бу дөнья, сугыш чыгып, атом-төш коралын куллану аркасында юк ителәчәк. Синеңчә, Аллаһы безнең гаҗәеп Җиребезне, матур күкне һәм күктә җемелдәгән йолдызларны юк итәрме? ~

Инде белгәнебезчә, Изге Язмаларда бу дөньяның ахыры турында әйтелә. Анда: «Дөнья... үтеп китә»,— диелә (1 Яхъя 2:17). Син ничек уйлыйсың, бу сүзләр җир юк ителәчәк дигәнне аңлатамы? ~ Юк, Изге Язмаларда Аллаһы җирне «яшәү өчен» барлыкка китергән дип әйтелә. Әйе, Аллаһы кешеләрнең җирдә шатланып яшәүләрен тели (Ишагыйя 45:18). Зәбурда, Мәдхия 36:29 да болай дип язылган: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр». Менә ни өчен Изге Язмаларда җир мәңге булачак дип әйтелә (Мәдхия 103:5; Вәгазьче 1:4).

Алайса, «дөнья... үтеп китә» дигән сүзләрне ничек аңларга соң? ~ Моны белер өчен, әйдә, Нух көннәрендә нәрсә булганына игътибар итик. Изге Язмаларда: «Шул көннәрдәге дөнья, аны сулар [ягъни Туфан] каплагач, һәлак ителгән булган»,— дип язылган (2 Петер 3:6).

Нух көннәрендәге дөнья Туфан вакытында юк ителгәндә, берәрсе исән калганмы? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы «бозык кешеләр дөньясына туфан китергән. Ә тәкъвалыкны вәгазьләүче Нухны һәм тагын җиде кешене коткарып калган» (2 Петер 2:5).

Нух көннәрендә нинди дөнья юк ителгән?

Димәк, нинди дөнья һәлак ителгән? Нәрсә юк ителгән: җирме яки явыз кешеләрме? ~ Изге Язмаларда «бозык кешеләр дөньясы» юк ителгән дип әйтелә. Игътибар ит, Нух «вәгазьләүче» дип атала. Синеңчә, ул нәрсә турында вәгазьләгән? ~ Нух кешеләрне «шул көннәрдәге дөньяның» ахыры турында кисәткән.

Гайсә үзенең шәкертләренә бөек Туфан килер алдыннан кешеләрнең кылган эшләре турында сөйләгән: «Шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр». Аннары Гайсә, кешеләр хәзерге дөнья ахыры алдыннан да шундый ук эшләр эшләячәк, дигән (Маттай 24:37—39).

Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, ул кешеләрнең мисалы безнең өчен сабак булып тора. Бу китапның 10 нчы бүлегендә без Туфанга кадәр яшәгән кешеләрнең кылган эшләре турында укыган идек, хәтерлисеңме? ~ Кайберәүләр рәхимсез булган һәм башкаларга начарлык эшләгән. Күпләр исә, Гайсә әйткәнчә, Аллаһы Нухны вәгазьләргә җибәргәч, аның хәбәренә колак салмаган.

Бер көнне Йәһвә Нухка начар кешеләрне Туфан китереп юк итәргә җыенганы турында хәбәр иткән. Сулар бөтен җир йөзен, хәтта биек тауларны да капларга тиеш булган. Йәһвә Нухка көймә төзергә кушкан. 238 нче биттәге рәсемгә карасаң, аның зур, озын ящикка охшаш булганын күрерсең.

Аллаһы Нухка көймә зур булырга тиеш дигән. Чөнки көймә эченә аның гаиләсе һәм күп-күп хайваннар сыярга тиеш булган. Нух һәм аның гаиләсе бик каты эшләгән. Алар зур агачлар кисеп, алардан көймә төзи башлаган. Көймәне төзер өчен байтак еллар кирәк булган.

Хәтерлисеңме, көймә төзегән арада Нух тагы нәрсә эшләгән? ~ Ул кешеләрне киләчәк Туфан турында кисәтеп, аларга вәгазьләгән. Берәрсе аның кисәтүенә колак салганмы? Нухның гаиләсеннән башка аны берәү дә тыңламаган. Кешеләр баштанаяк үз эшләренә чумган. Исеңдәме, Гайсә сүзләре буенча, алар нәрсә эшләгән? ~ Бу кешеләр ашаган, эчкән, өйләнгән һәм кияүгә чыккан. Алар үзләрен начар дип санамаган һәм Нухны тыңлар өчен вакыт бүлеп куймаган. Әйдә, алар белән нәрсә булганын белик.

Нух үзенең гаиләсе белән көймәгә кергәннән соң, Йәһвә алар артыннан ишекне япкан. Тышта калган кешеләр Туфанның килүенә һаман да ышанмаган. Ләкин кинәт күктән яңгыр ява башлаган! Бу гади генә яңгыр булмаган. Яңгыр чиләктән койган шикелле яуган! Тиздән су куәтле, шаулы ташкыннарга әйләнгән. Сулар зур агачларны аударган һәм зур ташларны вак ташлар сыман тәгәрәткән. Ә көймәгә кермәгән кешеләр белән нәрсә булган? ~ «Туфан килеп, барысын да юк иткән»,— дигән Гайсә. Көймә эченә кермәгән кешеләрнең барысы да һәлак булган. Ни өчен? ~ Гайсә әйткәнчә, «алар төшенмәгәннәр». Алар колак салмаган! (Маттай 24:39; Яратылыш 6:5—7).

Ни өчен без күңел ачу турында гына уйларга тиеш түгел?

Исеңә төшер: Гайсә үткәндә булган бу хәл безнең өчен сабак булып тора дигән. Без нинди сабак алабыз? ~ Туфан вакытында начар кешеләр дә, Аллаһы һәм аның ниятләре турында белергә вакыт тапмаган кешеләр дә юк ителгән. Безгә, алар кебек булмас өчен, сак булырга кирәк, шулай бит? ~

Синеңчә, Аллаһы яңадан Туфан китереп бу дөньяны юк итәрме? ~ Юк, Аллаһы бүтән алай эшләмәскә сүз биргән. Ул болай дип әйткән: «Антлы килешүемнең мәңгелек галәмәте итеп Мин болыттан җиргә таба салават күпере сузам». Әйе, Йәһвә «терек дөньяны юк итәрдәй туфан сулары ташуына беркайчан да юл куймам» дигән. Һәм аның сүзләре буенча, салават күпере моңа билге булып торачак (Яратылыш 9:11—17).

Шулай итеп, без шуңа ышана алабыз: Аллаһы бүтән беркайчан да дөньяны Туфан китереп юк итмәячәк. Шулай да, белгәнебезчә, Изге Язмаларда дөньяның ахыры турында әйтелә. Аллаһы хәзерге дөньяны юк иткәндә кемнәр исән калачак? ~ Үз эшләре белән мәшгуль булып, Аллаһы турында белергә теләмәгән кешеләрме? Яки Изге Язмаларны өйрәнер өчен беркайчан да вакыт тапмаган кешеләрме? Син ничек уйлыйсың? ~

Без Аллаһы исән калдырачак кешеләр арасында булырга телибез, әйеме? ~ Безнең гаиләбез Нух гаиләсеннән үрнәк алса, Аллаһы безне саклап калачак. Бу ничек искиткеч булыр иде, шулай бит? ~ Ахыр вакытында исән калырга теләсәк, безгә Аллаһының бу дөньяны ничек юк итәчәген һәм ничек гадел яңа дөнья булдырачагын белергә кирәк. Әйдә, моны белик.

Бу яктан безгә Изге Язмалар булыша ала. Данил китабының 2 нче бүлеге, 44 нче шигырендә безнең көннәр турында әйтелә: «Шул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык [ягъни хөкүмәт] урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».

Сиңа бу сүзләр аңлашыламы? ~ Изге Язмаларда Аллаһының хөкүмәте җирдәге бөтен хөкүмәтләрне юк итәчәк дип әйтелә. Ни өчен? ~ Чөнки алар Аллаһы билгеләгән Патшага буйсынмый. Ә ул Патша кем? ~ Әйе, Гайсә Мәсих.

Гайсә Мәсих, Аллаһы сайлаган Патша, явыз дөньяны Армагеддонда юк итәчәк

Йәһвә Аллаһының җир өстеннән нинди хөкүмәт идарә итәргә тиеш икәнен билгеләргә хакы бар. Һәм ул Патша итеп үзенең Улы Гайсәне куйган. Озакламый Аллаһы сайлаган Идарәче Гайсә Мәсих бу дөньяның бөтен хөкүмәтләрен юкка чыгарачак. Изге Язмаларда, Ачылыш китабының 19 нчы бүлегендә, 11 дән алып 16 нчы шигырьләргә кадәр аның моны ничек итеп эшләячәге сурәтләнә. Мондагы рәсем шул вакыйганы күз алдына китерергә булыша. Аллаһының дөньядагы бөтен хөкүмәтләрне юк итәчәк сугышы Изге Язмаларда Һар-Магедон, ягъни Армагеддон дип атала.

Әйе, Аллаһы үзенең Патшалыгы ярдәмендә бар кешелек хөкүмәтләрен юкка чыгарырга вәгъдә итә. Ләкин ул безнең бу сугышта катнашуыбызны телиме? ~ Юк, Изге Язмаларда Армагеддон «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш» дип атала (Ачылыш 16:14, 16). Әйе, Армагеддон — Аллаһының сугышы. Ул сугышны Гайсә Мәсих һәм аның күк гаскәре, ягъни фәрештәләре алып барачак. Армагеддон сугышы якынмы? Моны без киләсе бүлектән белербез.

Аллаһы кайчан явыз кешеләрне юк итәчәк һәм үзенең хезмәтчеләрен коткарачак? Әйдә, моның турында бергәләп шушы шигырьләрдән укыйк: Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22; Ишагыйя 26:20, 21; Иремия 25:31—33 һәм Маттай 24:21, 22.