Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 БҮЛЕК

Армагеддонның якын икәнен ничек белергә?

Армагеддонның якын икәнен ничек белергә?

БИЛГЕ нәрсә ул, син беләсеңме? ~ 46 нчы бүлектә без бер билге турында укыган идек. Аны Аллаһы дөньяны бүтән беркайчан да Туфан китереп юк итмәм дип биргән булган. Рәсүлләр дә Гайсәдән билге бирүен сораган. Бу билге аша алар аның кайту һәм бу дөньяның үз ахырына якынлашу вакытын белә алган (Маттай 24:3).

Гайсәне күктә күреп булмый. Шуңа күрә, кешеләр аның идарә итә башлавын белә алсын өчен, ачык билге кирәк булган. Шул сәбәптән Гайсә шәкертләренә җирдә булачак вакыйгалар турында сөйләгән. Шул вакыйгаларның үтәлә башлавы Гайсәнең кайтканын һәм күктә Патша булып идарә итә башлаганын күрсәтер иде.

Уяу булуның мөһимлеген аңлатыр өчен, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Инҗир агачына һәм барлык башка агачларга игътибар итегез. Аларның бөреләнүен күреп, сез җәй инде якын икәнен аңлыйсыз». Син җәй җитеп килгәнен белә аласың, шулай бит? Шуның кебек үк, Гайсә әйткән вакыйгаларның үтәлгәнен күреп, син Армагеддонның якын икәнен белерсең (Лүк 21:29, 30).

Гайсә инҗир агачы турында мисал китереп, нинди сабак биргән?

Шушы һәм киләсе биттә Гайсә әйткән вакыйгалар сурәтләнгән. Алар Гайсә биргән билгенең өлеше булып тора. Бу вакыйгалар Аллаһы Патшалыгы якын икәнен күрсәтә. Боларның барысы да үтәлгәч, 46 нчы бүлектә укыганыбызча, Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгы җирдәге барлык хөкүмәтләрне җимерәчәк.

Шул ике биттәге рәсемнәрне игътибар белән карап чык. Хәзер без алар турында сөйләшербез. Син бу рәсемнәрдә күргән нәрсәләр турында Маттай 24:6—14 һәм Лүк 21:9—11 дә язылган. Һәр рәсемнең үз номеры бар. Рәсемнәрнең һәрберсе бер-бер артлы алдагы абзацларда аңлатыла. Гайсә биргән билге үтәләме? Әйдә, моны белик.

1. Гайсә болай дигән: «Сугышлар хакында ишетерсез... Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер». Синең сугышлар турында ишеткәнең бармы? ~ Беренче бөтендөнья сугышы 1914 елда башланып, 1918 елда тәмамланган. Аннары 1939 елдан алып 1945 елга кадәр Икенче бөтендөнья сугышы булган. Моңарчы беркайчан да андый бөтендөнья сугышлары булмаган! Хәзер төрле җирләрдә сугышлар бара. Һәр көн диярлек моның турында телевизор белән радиодан ишетеп яки гәзиттән укып була.

2. Гайсә шулай ук: «Урыны-урыны белән ачлык... булыр»,— дигән. Син беләсеңдер, кайбер кешеләрнең ашарларына ризыгы җитәрлек түгел. Һәр көн меңләгән кеше ашарга ризыклары булмаудан үлә.

3. Гайсә тагы: «Урыны-урыны белән үләтләр... булыр»,— дип өстәгән. Син беләсеңме, нәрсә ул үләт? ~ Үләт — берәр нинди авыру яки чир аркасында күпләп үлү. Мәсәлән, «испанка» дип аталган бер генә каты авырудан якынча бер ел эчендә 20 миллионга якын кеше үлгән. Безнең көннәрдә исә тагы да күбрәк кешенең СПИДтан үлүе ихтимал. Ел саен меңләгән кеше рактан, йөрәк авырулары һәм башка авырулардан үлә.

4. Гайсә билгенең тагын бер өлеше турында болай дип әйткән: «Урыны-урыны белән... җир тетрәүләр булыр». Син җир тетрәүнең нәрсә икәнен беләсеңме? ~ Җир тетрәгәндә аяк астында җир көчле итеп селкенә башлый. Өйләр җимерелә һәм еш кына кешеләр һәлак була. 1914 елдан башлап һәр ел күп кенә җир тетрәүләр булып тора. Синең җир тетрәүләр турында ишеткәнең бармы? ~

5. Гайсә шулай ук билгенең тагын бер өлеше — «канунсызлыкның үсүе» турында әйткән. Менә ни өчен дөньяда урлашу һәм көч куллану шулкадәр күп. Кешеләр үз өйләренә караклар үтеп керер дип курка. Моңарчы беркайчан да җинаятьчелек белән рәхимсезлекнең шулхәтле күп булганы юк иде әле. Андый хәл хәзер бөтен җирдә күзәтелә.

6. Гайсә билгенең тагын бер бик мөһим өлешенә игътибар итеп, болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Әгәр дә «бу яхшы хәбәрнең» мөһимлегенә ышанасың икән, сиңа бу хәбәрне башкаларга сөйләргә кирәк. Шулай эшләп, син билгенең бу өлешенең үтәлүендә катнаша алырсың.

Кайбер кешеләр Гайсә алдан әйткән вакыйгалар элек тә булган дип әйтә. Ләкин моңарчы беркайчан да андый вакыйгаларның барысы берьюлы бөтен дөнья буенча булганы юк иде әле. Син хәзер билгенең нәрсә икәнен аңладыңмы? ~ Барлык бу вакыйгаларның үтәлгәнен күреп, без шуны аңлыйбыз: бу явыз дөньяның ахыры якын һәм тиздән Аллаһының яңа дөньясы булачак.

Бу билгене биргәндә, Гайсә шулай ук елның бер фасылы турында әйткән. Ул болай дигән: «Качу вакытыгыз кышка... туры килмәсен дип дога кылыгыз» (Маттай 24:20). Синеңчә, аның нәрсә әйтәсе килгән? ~

Кыш көне берәр нинди афәттән качып котылу җиңелме? ~ Әлбәттә, юк. Чөнки кыш көне бик суык була һәм берәр җиргә качу аеруча кыен. Кеше хәтта качып котыла алмаска да мөмкин. Әгәр дә кеше тиз генә эш итү урынына үз эшләренә чумса һәм шуның аркасында һәлак булса, бу бик аяныч булыр иде, шулай бит? ~

Качу вакыты турында әйтеп, Гайсә нәрсәгә өйрәткән?

Син Гайсәнең кыш килгәнен көтмичә качу мөһим диеп, нәрсә әйтәсе килгәнен аңладыңмы? ~ Армагеддонның инде якын икәнен белгәнгә, безгә вакытны сузмыйча Аллаһыга инде хәзер үк ашкынып хезмәт итеп, аны яратканыбызны күрсәтергә кирәк. Алай эшләмәсәк, аннары соң булырга мөмкин, һәм без Туфанга кадәр яшәгән кешеләрдән берничек тә аерылып тормаячакбыз: алар Нухның кисәтүләрен ишетсәләр дә, көймәгә кермәгәннәр.

Ә хәзер әйдә Армагеддон сугышыннан соң тормышның нинди булачагы турында сөйләшик. Без Аллаһының безнең барыбыз өчен — аны яраткан һәм аңа хезмәт иткән кешеләр өчен — нәрсә әзерләгәнен белербез.

Бу шигырьләрдән дә Армагеддонның якын икәнен күреп була: 2 Тимутигә 3:1—5 һәм 2 Петер 3:3, 4.